Мигрант балаларны мәктәптә укытуны оештыру тәҗрибәсе

№ 152

Ләйсән ХИСАМОВА,

Балык Бистәсе районы мәгариф бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты

Районыбызның дүрт мәктәбендә Россия Федерациясенең башка милләт балалары укый. Аларның икесе – әрмән, икесе – азәрбайҗан, икесе – үзбәк, 22 се – тадҗик милләтеннән. 47 бала катнаш никахлары булган гаиләләрдә тәрбияләнә.

Безнең районда мигрант балаларны укытуны оештыру гомуми белем бирү оешмасының теге яки бу коллективына йөкләнгән. Бу – коллектив өчен дә, бала өчен дә зур хезмәт. Мигрант балалар өчен авырлыклар аз түгел.

Беренчедән, мигрант балалар сыйныфташлары белән аралашуда еш кына кыенлыклар кичерә. Барыннан да элек, рус телен белмәү, кече яшьтәге мәктәп укучыларында аралашу күнекмәләренең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы комачаулый. Мәсәлән, бала башка балага ничек  мөрәҗәгать итәргә, тәкъдимнән ничек дөрес итеп баш тартырга белми.

Икенчедән, мигрант балаларга еш кына мәктәп программасы авыр бирелә, бу – аларның үз-үзләрен бәяләүне кыенлаштыра, рус телен начар белүләрен һәм мәктәпкәчә әзерлекнең начар оештырылган булуын күрсәтә. Алар укытучының сөйләмен  аңламыйлар, үз фикерләрен белдерә алмыйлар.

Әлеге факторларның уртак гамәлләре нәтиҗәсендә күп кенә мигрантлар 7 – 8 яшьтә үк социумны  кире кагучы, кимсетүче итеп кабул итә башлый. Әлеге проблеманы хәл итү башлангыч сыйныф укучыларын турыдан-туры сыйныф коллективларында үзара хезмәттәшлек һәм үзара максатчан булырга өйрәтүдән тора. Балаларны үзара хезмәттәшлеккә мигрант укучы мәктәпкә килү белән үк өйрәтергә кирәк: бу – тискәре стереотипларны, шул исәптән этник стереотипларны булдырмас өчен иң яхшы ысул. Балаларда иптәшенә карата дустанә мөнәсәбәт формалаштыру, проблемалы хәлләр турында фикер алышуга әзерлек һәм конструктив карарлар таба белү игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Моның өчен укытучыга балаларның эшен оештыру ысулын билгеләргә кирәк. Дәресләр тематикасы теләсә нинди булырга мөмкин: мәсәлән, рәсем ясау, конструкцияләү, текстлар ясау һ.б. Бу – балаларны хезмәттәшлеккә өйрәтү белән бер үк вакытта тәрбия мәсьәләләрен дә хәл итәргә мөмкинлек бирә. Яхшы мохит тудыру өчен түбәндәге эшләр башкарылырга тиеш дип саныйм:

1. Хезмәттәшлеккә уңай мөнәсәбәт булдыру. Балаларны башкалар белән бергә эшләүне кызыклы итү, партнерларга карата җылы хисләрне уртак эш тәмамланганнан соң да саклау.

2. Үз шәхси мәнфәгатьләренне башкаларныкы белән килештерү гадәтләрен формалаштыру. Һәр баланың эшкә керткән өлеше башка катнашучыларның эшчәнлеген баета.

3. Балаларны уртак эшне нәтиҗәле оештыру кагыйдәләренә өйрәтү. Эшкә керешкәнче балаларны планнар, эш барышы турында фикер алышырга, бурычларны билгеләргә өйрәтергә кирәк.

4. Эмоциональ үсеш өлкәсе. Балаларны партнерларның эмоциональ халәтен тоярга, аларның сүзләренә, жестларына, мимикасына вакытында җавап бирергә, үз хисләрен адекват итеп күрсәтергә һәм партнерларның фаразланган хисләре турында фикер алышырга өйрәтергә кирәк.

Балаларның коллектив иҗади эшчәнлеген оештыруда һәм педагогның балаларны үзара хезмәттәшлеккә өйрәтүдәге роле өчен биремнәр сайлау мөһим.

Сыйныф җитәкчесе телне начар белгән мигрант балага ярдәмгә сыйныфтагы лидер укучыны билгели ала. Яшьтәшләренә мондый ярдәм  балага яңа мохиттә җайлашырга бик булыша. Баланы укуга һәм дәрестән тыш эшчәнлеккә тарту балага үз сәләтен күрсәтергә, укытучының хуплавын һәм яшьтәшләренең ихтирамын уятырга ярдәм итә. Төрле дәресләрдә ирешелгән уңышлар балага популярлык китерергә, аның үзбәясен арттырырга мөмкин.

Әлбәттә, мигрант балаларны адаптацияләүда һәм укытуны оештыруда ата-аналар зур роль уйный. Мәктәптә мигрант балаларның интеграциясе һәм психологик адаптациясе проблемасын хәл итү әти-әни һәм мәктәпнең үзара бәйләнешенә һәм хезмәттәшлегенә турыдан туры бәйле. Бу юнәлештә нәтиҗә сыйныф җитәкчесенең хезмәттәшлекне оештыруыннан тора.

Яңа коллективка килгән өлкәннәрнең дә адаптация вакытын кыенлык белән үткәнне исәпкә алсак, мигрант баланың яңа коллектив, башка яшәү рәвеше булган мохиткә ияләшүе, шул коллективның бер әгъзасы булып тою хисен тудыру өчен югарыда әйтеп киткән факторлар җыелмасы булганда гына мөмкин, дип уйлыйм.