Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мари халык мәдәнияте белән таныштыру

№ 88

(Зурлар төркемендә белем бирү)

Гөлназ ЗАРИПОВА,

Казандагы 100 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: үз туган халкыңның мәдәниятен өйрәтү аша тугандаш республика халыклары мәдәнияте белән таныштыру.

Бурычлар: балаларны Россия дәүләтендә, Татарстан Республикасында  яшәүче мари халкының гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше белән таныштыру. Башка милләт вәкилләренә карата дуслык, туганнарча аралашып яшәүгә хокуклы булу төшенчәсен бирү. Сөйләм телен үстерү, бер-береңә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Сүзлек: хокук, дөнья картасы, Мари-Эль Республикасы, тынычлык, гимн, әләм, тугра.

Җиһазлар: презентация, Мари-Эль Республикасы символикасы, мари халкыныц милли киемнәре, уен, эш кораллары, савыт-сабасы; рәсемнәр, «Мари кызы» курчагы, кул эше өчен һәрбер балага вак акчалар, бисер, 10 см озынлыгындагы тасма, җилем.

Алдан эшләнгән эш: Мари-Эль Республикасы символикасы, мари халкының гореф-гадәтләре, «Бәрәңге», «Биляш» дигән милли уеннары белән танышу; ата-аналар, балалар белән белән берлектә «Мари-Эль Республикасы» дигән өстәл китабы ясау.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Хәерле иртә, балалар! Әйтегез әле, без нинди илдә яшибез? Ул ничек атала? (Балалар җавабы тыңлана.)

Слайд (экранда Россия дәүләтенең картасы).

Тәрбияче. Балалар, сез экранда Россия дәүләтенең картасын күрәсез. Россия дәүләте нинди? Илебездә нинди милләт халыклары яши? (Балаларның фикерләре тыңлана.)

Тәрбияче. Бу халыклар төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, бер-берсенең телләрен хөрмәт итәләр. Алар төрле телдә аралаша, җырлый, әкиятләр укый, язалар, әмма бер-берсе белән һәрвакыт дус яшиләр. Халыклар төрле җирдә яши: шәһәр, авыл, тау, чүл, урман, диңгез, елга буйларында  һәм башка җирләрдә. Кайда гына яшәсәләр дә, алар үз илләрен яраталар, аның белән горурланалар. Сез нинди телләрдә сөйләшәсез? (Балаларның җавабы тыңлана.)

(«Балалар хокуклары» дигән презентация тәкъдим ителә.)

Тәрбияче. Балалар төрле милләттән булсалар да, аларның хокуклары бертигез. Бергәләп искә төшерик:

– Безнең илдә һәрбер кеше, һәрбер бала үзенең туган телендә сөйләшә алырга хокуклы.

– Безнең илдә һәрбер бала бушлай медицина ярдәме алырга хокуклы.

– Балалар гаиләдә тәрбия алырга һәм үсәргә хокуклы.

Тәрбияче. Без яшәгән республика ничек атала?

(Экранда – Татарстан Республикасының картасы. Карта янында әңгәмә уздыру.)

Тәрбияче. Картадан Татарстан Республикасының башкаласы табыйк. Ул ничек атала?

Тәрбияче. Безнең республикада нинди телләрдә сөйләшәләр?

Балалар. Татар, рус, удмурт” мари, чуваш, башкорт һ.б. телләрендә.

Тәрбияче. Димәк, нинди халыклар яши? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Әйе, дөрес, безнең республикада бик күп милләт вәкилләре яши.

Бүген без сезнең белән тагын бер якын күршеебез – Мари-Эль Республикасы белән танышырбыз. (Экранда Мари-Эль Республикасы картасы.) Бу – Мари-Эль Республикасы картасы.

Аның башкаласы – Йошкар-Ола шәһәре. «Йошкар-Ола» сүзен татарчага тәрҗемә итсәк, «кызыл, матур» шәһәр дигәнне аңлата.

Тәрбияче. Һәрбер илнең дәүләт символикасы була. Алар нәрсәләр?

Балалар. Илнең гербы, флагы, гимны.

Тәрбияче. Әйе. Бу – Мари-Эль Республикасының флагы (эләме), гербы (туграсы). (Рәсемнәре күрсәтелә.) Мари-Эль Республикасы урманнарга бай, ә мариларда аю урманның сакчысы һәм хуҗасы булып саналган. Ул уң кулына – калкан, сул кулына кылыч һәм алтын чүкеч тоткан. Калканда уңыш символы, кылыч – көч, батырлык; чүкеч – уңганлык, һөнәрчелек кебек символларны аңлата. Гербны өске өлештә таҗ бизи. Таҗның өч теше зур өч шәһәрне күрсәтә: Йошкар-Ола, Волжск, Козьмодемьянск.

Тәрбияче. Тыңлагыз әле, нинди көй уйный? (Гимн уйнала.) Бу – Мари-Эль Республикасының гимны. Гимнны  һәрвакыт басып тыңлыйлар.

Тәрбияче. Һәрбер милләтнең милли киеме була. («Мари кызы»курчагы күрсәтелә.)

Тәрбияче. Күлмәге ничек тегелгән? (Балалар җавабы тыңлана.)

Тәрбияче. Әйе, мари халкының  милли киеме ак төстә һәм ул чигүле. Ә аларның киеме нинди орнаментлар белән бизәлгән?

(Презентация буенча йөгерек күзәтү.)

Мари халкының баш киемнәре төрле: чигүле, төрле тимер акчалар, төймәләр белән бизәлгән яулыклар, башлыклар. тәкыя. Кияүгә чыккан хатын-кыз баш киеме кияргә тиеш булган. Яшь кызлар гына яланбаш йөри алган.

Мари халкы, агачны чукып, төрле кул эше белән дә шөгыльләнгән: фонарьлар, май басучы, су, төрле әйбер сала торган мичкәләр, тал чыбыгын, каен тузын  үреп төрле савытлар, кәрҗиннәр ясаганнар.

– Алар шулай ук туку белән дә шөгыльләнгәннәр. Туку станокларында тукыганнар, сөлгеләр сукканнар, аларны соңыннан чиккәннәр. Төрле уен коралларында уйнаганнар. Болар: шувыр (волынка), тумыр (барабан), шилтыш (дудочка). Мари халкының милли көен тыңлыйк. (Мари халкының милли көен тыңлау.)

– Марилар төрле бизәнү әйберләре ясаганнар. Болар: төрле төймә, тимер акча һәм агачтан ясалган мәрҗән, чәч бизи торган ошпу, вуйиме, акча янчыгы (янцик), каптыргыч (сюльгама), алкалар.

Тәрбияче. Без сезнең белән хәзер мари халкы киеп йөргән беләзекне ясарбыз. Аны сәйлән, вак тимер акчалар белән ябыштырырбыз. Моның өчен  кара төстәге калын тасмага башта җилем сылыйбыз һәм аны бисер, вак акчалар белән бизибез.

Балалар эше. Кечкенә күргәзмәгә куеп, беләзекләрне карау. Үз фикерләрен әйтү.

Тәрбияче. Безнең бүгенге сәяхәтебез сезгә ошадымы? Күңелегездә нинди хисләр калды?