Мәктәпкәчә яшьтәге балалар үсешендә уенның роле

№50

(Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балаларның ата-аналары катнашында җыелыш)

Нурия СӘЙФЕТДИНОВА, Миләүшә НАСЫЙБУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылындагы «Умырзая» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре

Максат: балаларның уен эшчәнлегендә килеп туган проблемалар буенча ата-аналарның педагогик белемнәрен үстерү.

 Бурычлар:

1. Ата-аналарга уенның һәрьяклап үскән, белемле, иҗади фикер йөртә, көчле ихтыярлы, матурлыкка омтыла белә торган, рухи һәм физик яктан сәламәт камил шәхес тәрбияләү чарасы булып торуы турында төшенчә бирү.

2.Үз балалары белән бердәм уен эшчәнлегенә кызыксыну уяту.

3.Балалар бакчасында һәм өй шартларында уен тирәлеген оештыру темасына фикер алышу, уенчыкларның файдасы һәм зарары турында сөйләшү.

Үткәрү формасы: «Түгәрәк өстәл».

Катнашучылар:  тәрбиячеләр, әниләр.

Алдан әзерләнгән эш: анкета үткәрү,  киңәшләр бирү, иҗади эш өчен материаллар әзерләү, төркемне җиһазлау.

Җиһазлау: дидактик уен, хәрәкәтле уен, түгәрәк уены, сюжетлы уен өчен атрибутлар, магнитофон. Өстәлләр ярымтүгәрәкләп тезелгән. Аерым өстәлдә – әниләрнең иҗади эшләре.

Җыелыш барышы.

(«Җырлыйм әнием турында» җыры яңгырый.)

Тәрбияче. Хәерле көн, хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, әбиләр! Сезне күрүебезгә без бик шат. Бүген без сезнең белән балалар уеннары, уенчыклар, әйләнә-тирәне танып белүдә аларның роле хакында сүз алып барырбыз, уеннарның балалар үсешенә йогынтысын ачыкларбыз. Арада күбегез кечкенә вакытта яратып уйнаган уеныгызны, уенчыкларыгызны хәтерлисездер. Күп гаиләләрдә  уенчыклар буыннан-буынга күчеп килә, андый уенчыклар бай  хәзинә  булып тора. Безнең  җыелышыбыз җанлы дәвам итсен өчен, сезгә визит карточкасы тутырырга тәкдим итәм. Үзегезнең исем-фамилиягезне  языгыз һәм кәефегезгә туры килгән рәсем ясагыз (кояш, болыт һ.б.).

Психологик  күнегү «Елмай».

Тәрбияче. Беләсем килә: сезнең кәефегез яхшымы? Очрашканда, ничек итеп сүзсез генә башкаларга шат, яхшы кәефеңне  бүләк итеп була? Ничек итеп сүзсез генә үзеңнең яхшы кәефең турында  хәбәр итәргә? Әлбәттә, елмаеп.  Уң яктагы күршегезгә елмаегыз, сул яктагы күршегезгә елмаегыз. Елмаю кешеләргә җылылык өләшә, сезнең  яхшы, ачык күңелле кеше булуыгызны күрсәтә һәм кәефне күтәрә.

Туп белән уен.

Тәрбияче. Күптән түгел балагыз белән нинди уен уйнадыгыз? Әгәр балагыз сезнең белән уйныйсы килүе турында белдерсә, сез нишлисез? Балагыз бигрәк тә кайсы уенны яратып уйный? Яңа уенчык сайлаганда, нәрсәгә нигезләнәсез? Кечкенә вакытта нинди уеннар уйнадыгыз, балагызга ул турыда сөйлисезме? Балагыз уенчыкны ватса, сез нишлисез? Балагыз кайда күбрәк уйный? Нинди уңайлыклар тудырылган? Нинди яраткан уенчыклары бар? Өйдә бала белән кем күбрәк уйный? (Әңгәмә уздырыла.)

«Бала тормышында уен» темасы очраклы гына рәвештә алынмады, чөнки  һәрберебез үз баласының акыллы, тәрбияле, мөстәкыйль,  киләчәктә  тормышта үз урынын табуын тели. Балалар уенда тәрбияләнә. Уенда роль башкарганда,  алар үзләрен киләчәккә, олылар тормышына  әзерли. Уен – бала өчен вакыт машинасы, ул балага күп еллардан соң буласы тормыш белән яшәп карарга мөмкинлек бирә.Уенның әһәмияте, аның бала шәхесе үсешенә йогынтысы әйтеп бетергесез. Уен, тылсымлы таяк кебек, баланың бар нәрсәгә дә карашын үзгәртергә мөмкин. Уен балалар коллективын берләштерә,  үз эченә бикләнгән балаларны актив эшчәнлеккә  тарта.  

(Җыелышка әзерләнгәндә, ата-аналар арасында уздырылган анкета җавапларына нәтиҗә ясау. «Балалар бакчасында без уйныйбыз» дигән темага әзерләнгән  презентация белән танышу.) 

Бүгенге көндә без, педагог-тәрбиячеләр, балаларны уеннар аша табигать һәм җәмгыять белән дөрес мөнәсәбәттә яшәргә өйрәтергә тиешбез. Аларда кешелеклелек, гуманизм, үзара ярдәмләшү, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре формалаштырырга кирәк. Балаларны уеннарда башкалар фикере белән исәпләшергә, бәхәсләрне гадел хәл итәргә, үзенең һәм иптәшләренең кылган гәмәлләрен гадел бәяләргә өйрәтик. Физик тәрбиядә – хәрәкәтле уеннар, акыл эшчәнлегендә дидактик уеннар кулланылса, сөйләм үстерү, сөйләмдәге кимчелекләрне төзәтү эшендә дидактик уеннарны да, сюжетлы-рольле уеннарны да, халык уеннарын, үстерелешле уеннарны да уңышлы кулланырга була. Сөйләм үстерү шөгыльләрендә серле янчык, серле тартма, хат, балаларга яңалык, серлелек китерә. Безгә курчаклар, кошлар, җәнлекләр кунакка килә, алар балаларның уңышлары белән кызыксынсын. Шушындый уеннар балаларны активлаштыра, сөйләмнәрен үстерә, аларга үзләренең бу иркен, зур, катлаулы дөньяның бер кисәге икәнен аңларга булыша. Шуңа күрә балаларда җаваплылык хисе үсә, алар шул кошлар, җәнлекләрнең үзләренә караганда көчсез, яклауга мохтаҗ икәнлеген аңлыйлар, рухи яктан чистаралар, савыгалар. Ял минутларында халык уеннары, җырлы-сүзле-хәрәкәтле түгәрәк уеннары балаларны берләштерә, дуслаштыра; сүз, хәрәкәтләрне яраклаштырырга ярдәм итә. Зурлар хезмәтенә, эш-хәрәкәтләренә имитацияләр балаларның сүзлеген баету өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү белән бергә, балаларны физик яктан ял иттерә һәм тискәре энергиядән бушанырга булыша.

 «Әйдәгез, бергәләп уйныйбыз». Гамәли өлеш.

(Тәрбияче  әниләрне төркемнәргә бүлә. Төркемнәргә дүрт төрле уенның барышын уйнап күрсәтергә тәкъдим итә: дидактик уен, хәрәкәтле  уен, түгәрәк уены, сюжетлы  уен.)

  «Мин башлыйм, сез дәвам итәсез»:

«Уен  ул – …»

• Уен ул – … (күңелле, кызык).

• Уен кызык булсын өчен …

• Уенчык нинди булырга тиеш? (Әниләрнең җавабы тыңлана.)

(Эстетик яктан зәвыклы,  бала өчен куркыныч тудырмый торган булырга;  аң-белемнәрен үстерергә,  баланы мавыктырырга тиеш.)

Аш бүлмәсендә уен.

Тәрбияче. Ә хәзер без уйнап алырбыз. Барыгыз да катнашырсыз дип уйлыйм. Сезнең өчен без сораулар әзерләдек. (Вазада – сораулар  язылган кәгазьләр.)

Гаилә күп вакытларын аш бүлмәсендә үткәрә. Бигрәк тә хатын-кызлар. Ничек уйлыйсыз, бала аш бүлмәсендә үзенә шөгыль таба аламы? Түбәндәге материалларны кулланып, бала үзен нәрсә белән мавыктыра ала? (Музыка, ваза түгәрәктә йөри. Музыка туктый, ваза кем кулында кала, шул аңа җавап бирә.)

1. «Йомырка кабыгы». Кабыкны кисәкләргә вату, картонга юка гына итеп пластилин сылау һәм шунда, йомырка кабыкларын кулланып, бизәк төшерү.

2«Камыр».  Нәрсә телисең, шуны әвәләргә була.

3. «Макароннар». Өстәлдә яки кәгазь битендә төрле бизәкләр төзү, формаларын әйтү.

4«Манный ярмасы яки фасоль». Икесен бергә катнаштыру, фасольне манный ярмасыннан аерып алу.

5. «Борчак».  Борчакны бер стаканнан икенчесенә бушату яки  санау.

6. «Геркулес». Ярманы кечерәк табакка салып, эченә вак уенчыклар яшерү. Бала эзләргә тиеш.

7. «Вак ярмалар». Ярма белән төрле рәсемнәр ясау.

8. «Бер тапкыр кулланыштагы стакан». Берсе эченә берсен кертеп кую яки пирамида ясау.

10. «Су». Суда көймә йөздерә, «Бата – батмый» уенын уйный ала.

Әниләр өчен иҗади эшчәнлек.

Тәрбияче. Бала белән аш бүлмәсендә дә уйнап булганлыгына төшендек. Мин сезгә төрле ярмалардан иҗади эш эшләргә тәкъдим итәм. Өстәл янына килеп, үзегезгә кирәк булган  материалларны алыгыз. (Әниләр музыка астында эшли.)

Үзегезнең эшләрегезне өйдә балагызга күрсәтегез.

Йомгаклау өлеше.

Тәрбияче. Җыелышыбыз ахырына якынлашты. Катнашуыгыз өчен рәхмәт, Уйлавымча, моннан соң сезнең һәркайсыгыз «Бала тормышында уенның роле» дигән сорауга җавап таба алыр.

Рефлексия.

  1. Ата-аналар җыелышыннан алган кичерешләр.
  2. Үзегез өчен нинди нәтиҗә ясадыгыз? (Әниләргә сүз бирелә.)

Уен бала тормышында әйдәүче эшчәнлек булып тора. Ул балалар бәхете, аларның сәламәтлеге  һәм  дөрес үсеше өчен кирәк. Уен балаларны сөендерә, аларның күңелен күтәрә. Уйнаганда, алар күп хәрәкәтләнә: йөгерәләр, сикерәләр, корылмалар төзиләр. Шуның нәтиҗәсендә балалар көчле, батыр, җитез сау-сәламәт булып үсә. Уен уйлау эшчәнлеген, фантазияне үстерә. Бергә уйнап балалар дус-тау яшәргә, бер-берсенә юл куярга, бер-берсе турында кайгыртырга өйрәнәләр.

Әти-әниләр, ял вакытларыгызда балаларыгыз белән урманга, елгага сәяхәткә барыгыз, кышын ап-ак кар өстендә чаңгы юллары сызыгыз, кар йомарлап атышыгыз. Балалар сихри дөньяда булып, хис итәргә, тоемларга, хыялланырга, табигать матурлыгын тоярга өйрәнә. Алар физик яктан да, рухи яктан да ял итә. Шулай ук сулыш күнегүләре дә, йөз, артикуляция, бармак гимнастикасы да ясала, авазлар да ныгытыла, сүзлек тә байый, активлаша. Балачак, чыннан да, бәхетле, кайгысыз булсын дисәк, балаларыгызга рәхәтләнеп яшәргә шартлар булсын. Әйдәгез, үзебезнең балалар белән ешрак уйныйк. Киләсе очрашуларга кадәр!

Ата-аналарга анкета.

  1. Гаиләдә балага уйнар өчен нинди уңайлыклар тудырылган? (Уен почмагы булу, уенчыклар җыелмасы, яшь үзенчәлекләренә туры килүе,)

2. Уенчыклар арасында яратып уйнаган уенчыгы бармы? Нинди уенчыклар?

3. Кем уенчыклар сатып ала, ешмы? Уенчыкны сайлау нинди принципка нигезләнә?

4. Балагыз уенчыкны еш ватамы? Ул очракта сез  нишлисез?

5. Гаиләгездә кайсыгыз күбрәк бала белән уйный?

6. Әгәр гаиләдә олы абый яки апа булса, балалар бергә нинди уен уйный, олы балалар уеннны оештырамы?

7. Балагыз  нинди уеннарны күбрәк яратып уйный?

8. Балалар бакчасы тәрбиячеләренә тәкъдимнәрегез.