“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясенә багышланган кичә

№80

Гөлшат ТАҖИЕВА,

Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Кичә барышы

1.Татар халык биюе

2. “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры

1 алып баручы.

Таң ата да кояш чыга,

Кояшны сәламли көн.

Саумы кояш, сүнмәс учак

Әссәламегаләйкем!

2 алып баручы.

Мәктәбебез – туган йортыбыз,

Каршы ала, безне таңнарда

Максатыбыз – ныклы белем алу

Сүнмәс рух яши җаннарда.

1 алып баручы.

Замана баласы дибез

Кем соң ул? Нинди була?

Бездә ул менә мондыйрак,

Таныш бул, тыңлап кара.

2 алып баручы.

Өсте-башы пөхтә аның,

Игътибарлы карашы.

Йөзе якты, сүзе татлы

Бу – замана баласы.

1 алып баручы.

Килә аның бар фәннән дә

Төпле белем аласы.

Күп укый ул, күпне белә

Бу – замана баласы.

2 алып баручы.

Чит телләрне өйрәнергә

Вакыт кайдан табасы?

Ә ул таба, барын ала,

Бу – замана баласы.

1 алып баручы.

Белергә тели иленең

Үткәнен, бүгенгесен.

Тырыша ул киләчәктә,

Чын хуҗа булыр өчен.

2 алып баручы.

Үзе яшәгән заманнан

Килми артта каласы

Һәр яңалык кызык аңа

Бу – замана баласы.

1 алып баручы.

Гимназия, колледжларда

Килә белем аласы.

Зур белемгә омтылучы

Ул – замана баласы.

2 алып баручы.

Юк аңа эшнең авыры

Яманы, аламасы.

Бар эшкә дә кулы ята

Бу – замана баласы.

1 алып баручы.

Киләчәктә милләтенең

Зыялысы буласы.

Җырчы да ул, биюче дә

Бу – замана баласы.

2 алып баручы.

Бу сезгә безнең хәлләрнең

Кызыгы яңалары.

Үсә бездә менә шундый

Замана балалары.

Укытучы.

– Әйе, заманалар үзгәреп тора. Хәзерге заман кешеләргә бик зур таләпләр куя. Мин балаларыбызның Резеда Вәлиеваның шушы шигырендәге кебек милләтебезнең чын зыялары булуларын телим. Хәерле көн кадерле балалар, хөрмәтле әниләр, бүгенге бәйрәмнең килгән кунаклары. Хәерле- матур, аяз, тыныч көн булу белән беррәттән, бүгенге көн яхшылык, шатлык алып килгән, миһербанлы көн.

Бүген безнең Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә 1 нче сыйныфлар өчен “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясенең бәйрәме. Бездә кунакта Пөшәңгәр башлангыч мәктәбенең, Апаз урта мәктәбенең һәм безнең, Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбенең нәниләре. Бик тиздән безнең кадерле нәниләребез, 1 нче сыйныф укучыларыбыз булып, зур белем иленә аяк басачаклар. Рөхсәт итегез, барыгызны да бүгенге искиткеч гүзәл, якты, мәрхәмәтле бәйрәм белән тәбрик итәргә.

Укытучы.

Беренче мәртәбә мәктәпкә бару — иң истәлекле һәм мөһим көн. Шуңа күрә белем иленә юлга чыгып киткәнче, сезгә үзләренең теләкләрен җиткерер өчен сүзне мәктәбебезнең директоры Шамил Виловичка һәм килгән кунакларга бирәсебез килә. (Мәктәп директоры котлау сүзләре әйтә.)

Укытучы.

Бүгенге бәйрәмебездә 1 нче сыйныф укучыларының иң хөрмәтле кешеләре – аларның әти-әниләре катнаша. Сезнең өчен, хөрмәтле әти-әниләр, авыр да, җаваплы да, шул вакытта күңелле дә чор якынлаша – Сез кабат мәктәп елларына әйләнеп кайтасыз. Һәм инде сезнең үзегезнең кадерлеләрегезгә әйтә торган матур фикерләрегез, теләкләрегез бардыр. Ә хәзер сүзне сезгә бирәбез. (Әти-әниләр котлау сүзләре әйтә.)

1 сыйныф укучылары чыгышы.

Бик күңелле сөйләшеп,

Шаулашып та гөрләшеп,

Иң беренче мәртәбә

Җыелдык без мәктәптә.

Гел елмаер безгә кояш

Баш тыгып тәрәзәдән.

Китәрбез белем иленә

Таныш түгел эзләрдән.

Хыяллар безнең канатлы,

Хыяллар шундый матур.

Киләчәктә барыбыз да

Булырбыз кыю, батыр.

Без җилдә чыныгып

Кояшта янганбыз

Зур булып үскәнне

Сизми дә калганбыз.

Хәрефләр дә өйрәнербез

Сүзләр тезеп уйнарбыз.

Сагынып көткән мәктәптән без

Беркайчан да туймабыз.

Язарга да өйрәнербез

Каләм тотып кулларга

Хәрефләрне тезәрбез без

Тигез матур юлларга.

Аннан мисал-мәсьәләне

Чишү юлын эзләрбез.

Дәфтәрләрне, көндәлекне

Бишле белән бизәрбез.

Бергә.

Ант бирәбез сезнең алда

Һәрвакыт сүз тыңларга.

Мәктәптә дә, тормышта да

Яхшы кеше булырга.

Укытучы.

– Ә хәзер, кадерле балалар, бер уен уйнап алырбыз. Сез мин биргән сорауларымны игътибар белән тыңлап, килешсәгез: БУ МИН, БУ МИН, БУ МИНЕМ ДУСЛАРЫМ! – диярсез, килешмәсәгез кул гына чабарсыз.

– Кем һәркөн иртә белән

Куанып мәктәпкә килә?

– Кем китап, дәфтәрләрен

Һәрчак тәртиптә тота?

Кемнең колагы пычрак

Чәчсәң шалкан тишелерлек?

– Кем һәр көнне дәрескә

Гел соңа калып керә?

Кем өйгә бирелгән эшне

Гел бишлелек эшләп килә?

– Кемнең йөзе гел көләч

Кем спортны ярата?

Кем бии, җырлый белә

Әйтеп бирегез миңа!

Укытучы. Ә хәзер татар кызлары биюен карап китәрсез. Башкара безнең 1 сыйныфка укырга керүче нәни кызыбыз Илүсә Әхмәтова. (Бию)

Нәни сандугачыбыз,1 класска укырга керүче, Зөһрә Хәйретдинова  һәм апасы Зәринә башкаруында “Туган телем-татар теле” җыры.(Җыр)

1 алып баручы.

Еллар үтәр аккан сулар кебек

Гомер генә кайтмас кирегә.

Тик балачак чакырып әйдәп торыр.

Мәңге серле мәктәп иленә.

2 алып баручы.

Көмеш кыңгыраулар сузар

Тәүге дәрес җырын.

Белем йортларына узар.

Ашкынып яшь буын.

1 алып баручы.

Чакырыр, тагын чакырыр

Кыңгырау классларга.

Озакламый-Белем көнен

Уку елын башларга.

2 алып баручы.

Мәктәп еллары безнең нәниләребез өчен кызыклы, мавыктыргыч, файдалы үтсен.

1 алып баручы.

Үзебезнең рәхмәтләребезне шушы бәйрәмне оештыручыларга җиткерәсебез килә:

Сезнең изгелекләрегезгә,

балаларга булган игътибарлылыгызга,

аларга мәктәпкә барырга ярдәм кулы сузуыгызга сокланабыз, мондый зурларыбыз белән горурланабыз.

Бергә:

Бик зур рәхмәт сезгә!

1 алып баручы.

Адаштырмас маягыбыз – мирас,

Юлда юлдаш-туган телебез.

Туган телне, җирне сөйсәк кенә

Якты булыр безнең көнебез.

2 алып баручы.

Яшибез гел шулай кояшлы

Һәм тыныч көннәргә сөенеп

Һәркемнең күңелендә бер теләк

Бергә.

Иминлек

Иминлек

Иминлек.

Бергә.

Хәерле юл!

Хәерле юл сезгә, нәни дусларыбыз!