Мәктәп бетсә, ни калыр?

Фәндәс САФИУЛЛИН,

сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе

Мәктәп —  минем өчен ул бәләкәй чагымның иң якты хәтирәсе, ә «мәктәп» сүзе телем ачылганда ук аңыма-хәтеремә сеңгән сүз. Биш яшем тулганда сугышка китеп, шунда ятып калган әтием укытучы булганга шулайдыр, еш кына авылыбыз мәктәбенә мине җитәкләп, үзе белән йөрткәнгәдер. Өебезгә кунаклар күпләп килгән көннәрдә әти-әнием белән, мендәр-юрганнар күтәреп, төн кунарга да мәктәбебезгә күченгән чаклар хәтермдә. Өч мәктәптә укырга туры килде миңа. 1944 елдан башлап IIV башлангыч сыйныфларны үзебезнең нибары 40 хуҗалыклы, 20 ел элегрәк кенә туган өр-яңа авылыбызда Актүбәдә, VVII сыйныфны бездән сигез чакрым гына күрше авылда Мәлбагышта, унъеллыкны 1954 елда Бөгелмә татар мәктәбендә тәмамладым. Өчесен дә, укытучыларымның барысын да олы хөрмәтем белән искә алам. Ул заманның укытучылары  укытучы гына түгел иделәр.  Безгә, әтиләрсез үскән сугыш чоры балаларына, алар гомерлек тәрбия, тормыш  дәресләре бирүче остазларыбыз булды.

Татар мәктәбенең бүгенге аяныч хәле, Россия дәүләтенең аңа усал үги ана мөнәсәбәте, уз дәүләте тарафыннан кимсетелгән татар балаларының картлык хәтеренә, тормыш болай барса, нинди авыр истәлекләр салып калдырырлар икән? Хәзерге укытучыларны да кызганам. Безнекеләрнең ирекләре киңрәк, хәзерге бюрократик нормалар белән богауланмаганнар иде.

Әгәр мәктәпләребезнең хәле кешелекле юнәлештә үзгәрми калса, милли мәктәпләргә дәүләтнең шовинистик түбәнсетү мөнәсәбәтен туктатып булмаса   катастрофик ахырын күз алдына да китерәсем килми.

Мәктәпнең үлеме ул  милләтнең үлеме. Мәктәбе бетсә милләт  юк!

Шул турыда борчылуып уйлануым.

Дәүләтең нинди булса, мәктәбең дә шундый була. Илеңне төзүче, ныгытучы, дошман явыннан саклаучы, үз тормышын үзенең тырышлыгы белән матурлап, бердәм гаилә булып яшәүче халык кирәк булса, мәктәп баланы да шул ихтияҗга әзерләргә мәҗбүр була. Әгәр дә андый халыкның дәүләткә кирәге калмаса, баланы, русчалап әйткәндә, просто «укыталар», «чему-нибудь и как-нибудь».

Бүген, үз җирендә, меңнәрчә еллар үз тарихы, уз гореф-гадәтләре, мәдәнияте, үз ана теле белән яшәгән дистәләрчә халыкларга үз ана телеңдә «чему-нибудь и как-нибудь» укыту да бетерелеп килә. «Россияда бер генә тел, ягъни, бер генә милләт калырга тиеш!» дигән дәүләти максат инде ачыктан-ачык, законлашкан рәвештә тормышка ашырыла.

Россия илендә бу – яңалык түгел. Элегрәге XX гасырның башында куелды бугай. Ялгышсам тарихчылар төзәтерләр. 1908 елның 3 апрелендә Россиянең мәгариф министры А.Шварц ул максатны бик каты итеп куйган булган: «Необходимо неуклонно отстранять   всякие притязания инородцев на какую бы то ни было обособленность и национализацию школы. Руководящим началом должна быть единая русская государственная школа, на всех её ступенях и для всех без исключения инородцев империи».

Патша премьер-министры П.Столыпин, бик тырышса да, бу идеяне ахырына җиткереп өлгерми. Ә совет хакимияте аны, үзеннән алдагылары кебек  катгый рәвештә куймаса да, милләтләрне руслаштырудан бөтнләй үк баш тартмады, «интернационализм» сүзе белән халыкларның күзен буяп, авызын каплап, вакыты җиткәч үзләре бетәрләр дигән сыманрак, ашыкмыйча дәвам итте.

«Яңа Россия» XXI гасырга аяк басканда, шул җитәсе вакытның килеп җиткәнен көтеп тормыйча, шварцлар, столыпиннар башлаган эшне ахырына җиткергә кереште. 2001 елның 15 февраль көнендә дәүләтнең дуамал ниятләрен сынап карау өчен җәмәгатьчелеккә җиткерүче, парламент рәисенең урынбасары дәрәҗәсендәге җитәкче депутат тарафыннан Дәүләт Думасы трибунасыннан Россияне күпмилләтлектән «коткару» идеясе кабат  яңгыратылды:

«Мы не должны радоваться, что у нас многонациональная страна. Это наша беда!».

«Бәладән» («беда»дан) котылу юлларын да озак эзләп тормадылар. Беренчесе итеп, дөнья тарихы белмәгән-күрмәгән закон кабул ителде. Латин графикасы нигезендә яңартылган татар әлифбасын Россиянең иминлегенә, бөтенлегенә куркынычны тудыруда, Татарстанны татар хәрефләре аша «Төркия экспансиясе»нә юл ачуда гаепләп, татар халкы үз ана теленә үзе хуҗа булу хокукыннан мәхрүм ителде. Бик кызганыч, ул законны кабул итүгә каршы тора алмадык. Аерым шәхесләр, галимнәр, журналистлар, Думада бер депутат, Разил Вәлиев белән Туфан Миңнуллинның үҗәтлеге белән Татарстан Дәүләт Советының протест карары да бу кыргый законны туктата алмады. Газета, радио, телевидение аша: «Әгәр бу законга каршы эндәшми генә чигенә калсак, алдагысы мәктәпләребезне бетерүгә юнәлтеләчәк» дигән кисәтүләребез дә ишетелми калды.

Ул законда сүз латинга кайту-кайтмау турында түгел бит, ә татар халкын үз ана теленә үзе хуҗа булу хокукын юк итү! Ни гаҗәп: шуны аңларга теләмәүчеләрне миңа татар укытучылары арасында да бик еш очратырга туры килде.

Шулай да, 34 сүздән генә торган ул дуамал законны әзерләү һәм кабул итү ике ел дәвамына сузылды. Һәр адымнары саен тукталып, Татарстанның, татар җәмәгатьчелегенең кискен реакциясеннән шикләнеп көтәргә мәҗбүр булдылар, көтә-көтә, тавыш артык каты чыкмагач, тынычланып, законны кабул иттеләр. Бөтен татар дөньясыннар каршы фикере яңгыраган булса, закон төшеп кала иде. «Кухня»сын белеп язам.

Нигә кирәк булды бу тарихны кабатлап торуым?

Нәкъ менә шушы, язма телебезгә һөҗүм кампаниясен башлап җибәргән явыз федераль закон, ә, законның үзеннән бигрәк, бердәм булып күтәрелеп аңа каршы тормавыбыз, аңардан соң кабул ителәселәренә, бүгенге мәсхәрәле хәлебезгә киң юл ачты. Үзебез такырайттык без ул юлны! Ун ел буе әлифбабызны яңарту турына буш чүбек чәйнәп кыскарттык без аны! Шул әзер юлга баскан Россия дәүләтенең милли сәясәте бүгенге көннәрдә мәктәбебезнең, телебезнең, татар буларак милләтебезнең хәлен упкын чигенә китереп җиткерде. Гаепнең күп өлеше үзебездә. Шуны аңлап чистарынмыйча, шул дискриминацион законнарның барысын да юк иттерүгә ирешмичә, безгә алга китеш юк!

Әйе, татар милли мәгариф ситемасы бөтен тарихыбызда тиңе булмаган авыр кризис кичерә. Мәктәп мәгарифенең дәүләт стандартыннан милли компонентны алып ташлау, мәктәпләребездә туган телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне укыту-өйрәнүне федераль законнар тарафыннан якланудан-сакланудан төшереп калдырды. Соңрак аларның бераз  өлеше, законнан тыш, хөкүмәт карары белән генә, протестларны искә алып, димәк, вакытлыча гына, кире кайтарылган сыман ителде.

Милли компонентны бетерү – милли мәктәпләр системасына үлем хөкеме дигән сүз. Ә татарча укыган балаларга русча ЕГЭ (БДИ) тапшырттыру – шул хөкемне гамәлгә ашыру ул. Бандитларча әйткәндә, үтергәннең башына «контрольный выстрел».

Кайберәүләр милли компонентны бетергән законны акларга тырышып, ике әйберне бутыйлар: ана телендә укыту һәм ана телен уктытуны. Чыннан да, милли компонентны чыгарып ташлаган закон ана телендә укытуны тыймый (физика, химия һ. б.), ләкин ана телен укытуны законнан чыгара, аның белән бергә – милли культураны, әдәбиятны, тарихны мәктәпнең белем стандартыннан төшереп калдыра. Законында туры итеп әйтелмәгән, ә рус телендә аны «издевателство» диләр. Татар мәктәпләре өчен татар дәреслекләрен бастырту да хәзер Мәскәү цензурасы аша гына рөхсәт ителә.

Милли мәктәпләрдә рус теле буенча БДИ нормасын рус мәктәпләренә тиң иң югары категория дәрәҗәсендә, ана теле югарылыгында кую – монысы инде рус түгел халыкларны, аларның балаларын турыдан-туры, ирексезләп үз туган теленнән, үз милләтеңнән баш тартырга мәҗбүр итү! Ягъни, укып «кеше буласың» килсә – рус бул! Артыбызга тибеп, руслашуга этәрәләр безне.

Кара ният котырып тормышка ашып килә. Инде барча татар мәктәпләре  диярлек русча укытуга күчеп бетте. Татар мәктәпләре өчен татар укытучылары әзерләү дә туктатылды.

«Боларны Фәндәстән башка да беләбез, кабатлап торасы юк!» –диючеләрнең булуын күңелем белән сизеп торам. Түзегез, нигә кабатлавымны аңлатырга тырышам бит.

«В начале было слово» диелгәнгән христиан доньясының изге китабында – бу дөньяның башланып китүе турында. Россия XXI гасырга аяк баскач, илебезнең иң зур җитәкчесе дә ташка уеп калдырырлык сүзләр ычкындырган иде:

«Полная дурь и бред, если кто-то, где-то запрещает в многонациональной стране родной язык или препятствует этому. Абсолютно недопустимо, вредно для страны в целом. Россия – сосредоточие такого национального, культурного, языкового богатства, которого в мире нигде нет. В этом как раз сила нашего государства».

Бу фикер – Россия Федерациясы Президенты В.В.Путинның 2002 елның 30 август көнне Казанда, Бөтендөнья татар конгрессының III корылтаенда әйтелгән сүзләре.

Әлбәттә, милии мәктәпләребезгә карата кылынган башбаштаклыкка   Президент авызыннан «полная дурь и бред» дигән бәяне ишетү, беренче алдануы булмаган халыкта да куанычлы өметләр уята. Монысына да ышанырга тырыштык. Ләкин ахыры бөтенләй перпендикуляр, капма-каршы, киресенчә килеп чыкты. Биш-алты ел үтүгә, «дурь и бред» федераль закон статусына күтәрелде. Путин сүккән башбаштаклык та Россия төбәкләрендә шул килеш калды.

Судсыз-нисез, «төрек шпионнары» эзләгән булып, татар-төрек лицейларын юкка чыгардылар. Монысы белән, Мәскәү чамалаган чамадан артык яхшы мәктәпләрнең татар мәктәпләре булырга ярамаганын бик аңлаешлы итеп белдерттеләр.

Әле болары – закон көчен алган «дурь  и бред» та, милли мәктәпләрне «оптимальльштерү», дикриминацион законнар, тыюлар, кысулар да – мәктәпләребез язмышы өчен иң куркынычы түгел. Алардан да яманрагы – шул тыюларның, бетерүләрнең сәяси мотивы һәм аларны рәсми «дәлилләү». Алар төрле формаларда әйтелсә дә, эчтәлеге бер генә: милли мәктәпләрдән сәяси шикләнү, дошманнар эзләү. Мисалларын күпләп санап тормыйм. «Фәндәс артык күпертә» дип төртттермәсеннәр өчен тәрҗемәсез ике рәсми фактлар гына китерәм.

 2008 ел, ноябрь ае. Россия мәгариф һәм фән министрлыгы Казанда барлык республикаларның рәсми вәкилләре катнашында үзенең күчмә утырышын үткәрә. Көн тәртибендә: милли мәктәпләр проблемасы. министрлык исеменнән укылган докладтан өзекләр (тәрҗемәсез):

«Может ли национальная школа стать массовой в республике?Конечно нет! Потому что, во-первых, в настоящее время нет ни одного моноэтнического субъекта; во-вторых, школа всегда получала и получает от государства заказ на формирование ОБЩЕРОССИЙСКОГО СОЗНАНИЯ».(Баш хәрефләр – минеке. Ф. С.)

«Кругом враги!» логикасы: рус мәктәбендә укысаң, «общероссийское сознание» аласың, ә татар мәктәбендә бары тик «общетатарское». Ә түрәләрнең читтә укыган балалары нинди «сознание» ала икән: «общеамериканское»мы? «общеанглийское»мы? Анысы турында борчылу юк.

Докладчик:

«Школа на родном языке обучения – это особая школа… В зависимости от реализации воспитательных задач и в зависимости выстраивания содержания она может выполнять или функцию консолидации, или функцию конфронтации, … создания межэтнического напряжения».

Докладтан берничә аерым җөмлә:

— «в ряде субъектов РФ компонентный принцип использовался для достижения самостоятельных политических целей»;

— «в ряде субъектов выстраивается национальная этническая система образования, что противоречит Конституции РФ»;

— «сделав школу фактором культурной автономизации этноса, школы используются как институт этнической мобилизации молодежи».

— «в 82 случаях из100 детей школьного возраста, проживающих в Республике Татарстан, отсутствует понятие «Я живу в России. Я гражданин России».

Бу кадәресе докладның башы гына иде. Минтимер Шәймиев, ачуыннан түземлеге бетеп, ярсып, докладчыны бүлдереп өлгерде. Ә тегесе, бераз аңына килеп, әйтәселәрен әйтеп бетермәде. Әйтелгән кадәресе дә нәтиҗә ясарга җитәрлек: Россия мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәктәпләрне илебезнең дошманнарына тиңләп эш итә!

Тагын бер, башка сыймаслык, факт. 2016 елның гыйнварында Дәүләт Думасы «Концепция преподавания русского языка в общеобразовательных организациях России» дигән закон кабул итә алмый калды. Депутат Разил Вәлиев инициативасы буенча Татарстан Дәүләт Советы бу «Концепция»гә каршы кискен протест белдереп өлгерде. Татарстан позициясенә башка берничә республика да кушылды.

Менә нәрсә язылган иде аның проектында (РФда барлык мәктәпләр дә рус телендә генә укытуга күчәләр, дигән өлешен китереп тормыйм):

«Однако существующее положение дел свидетельствует о том, что не во всех регионах интегративная функция русского языка реализуется в полном объеме. Так, на сегодняшний день более 4 тыс. школ РФ дают образование не на русском языке, что ставит граждан России в неравные условия. Игнорирование данной проблемы неизбежно приведет к ситуации утраты языкового единства государства, усилению социального расслоения и нарастанию напряженности, что является прямой угрозой национальной безопасности».

Монда да чуеннан коеп куйган «полицейская логика»: «милли мәктәпләр – Россиянең дошманы».

Без барыбыз да – бу дәүләтнеке, ә дәүләт үзе безнекеме? Безнеке булса, нигә безне дошман итеп күрә?

Тагын шелтә сизенәм: «Арттырма, Фәндәс! Думада «дурь и бред» җитәрлек: алар нинди генә дуамал проектлар язмаслар!»

Бу очракта да арттырасы юк. Проектны жириновскийлар язмаган. Ул бик югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Авторлар командасында: Думаның тулаем бер комитеты һәм проект тирәсендә шул ук, безне дошман итеп күрүче министрлык. Ә авторлар төркеменең җитәкчесе – Дума рәисе үзе – Нарышкин әфәнде!

«Концепция» йомшартылып кабул ителде. Ләкин милли мәктәпләрне дошманнар рәтенә рәсми рәвештә кертү нияте суд хөкеменә дә тартылмады, тәнкыйть тә ителмәде, беркемгә бер шелтә беледрелмәде. Димәк, үз вакытын көтеп, исән калды. Нинди нәтиҗә ясарга тиеш булабыз?

Нәтиҗә кыска: милли мәгарифебезне саклап калу турында Татарстанда нинди генә планнар төзесәк тә, нинди карарлар, программалар кабул итсәк тә, мәктәпләребезне Россиянең потенциал  дошманнары итеп күрүне үзгәртмичә – милли мәгариф проблемасын хәл итеп булмаячак! Безнең мәктәплэребезне, телебезне саклап калу өчен тырышуыбыздан һаман шул «дошманлык»ны саклап калу ниятен генә күрәчәкләр. 

«Россиянең мәктәпләребезгә мөнәсәбәте үзгәргәнне көтеп, тик утырыйк» дигән сүзем түгел бу. Нинди сәяси шартларда эшләргә туры киләчәгебезне истән чыгарырга ярамый икәнен кисәтү генә.

Спортча чагыштырып әйткәндә, безнең «команда»га аерым кагыйдә буенча ярышырга туры килә. Йөзүчеләр марафонында «өлкән туганыбызның» командасы елгада иркен хәрәкәт белән, агым буйлап – өске яктан аска йөзә. Ә безнекеләргә – агымга каршы, бәйләнгән куллары-аяклары белән. Ике төрле кагыйдә ике командага ике төрле максат тудыра. Берсенә – дистанцияне үтеп, призлар алырга, икенчесенә — батып үлмичә, исән калырга.

Әлбәттә, Россиянең милли мәктәпләргә карашын кешелекле итеп үзгәртү – ул аерым сәяси проблема һәм икенче зур тема. «Укытучыларның монда ни катнашы булырга мөмкин?» дигән сорауга җавап итеп кенә берничә тәкъдимем бар. «Кереш сүз»дән» башлыйм. Бу сәяси мәсьәләне, иң беренче чиратта, Дәүләт Думасында Татарстан халкы сайлап җибәргән депутатларыбыз күтәреп чыгарга тиеш, дип саныйк. Моңарчы алар, 2004 елдан башлап, һәр чакырылышта, республикабызның хокукларын кыса торган, милли мәктәпләрезне бетерә торган законнарны эндәшмичә хуплап, бертавыштан яклап утырды. Беләсезме бу турыда? Ә сайланганда аларга 90 – 95% ны кем тәэмин итә? Сайлаучыларны тавыш бирергә кыстаучы агитаторлар кемнәр соң? Укытучылар түгелме? Кемнәр матур итеп санаучылар? Сайлау алды җыелышларында булачак депутатка укытучылар тарафыннан: «Нигә син, иптәш кандидат, инде 3 – 4 мәртәбә сайланып, бер сүз дә кыстырмыйча, безгә каршы законнар өчен кнопкага басып утырасың?» дигән сорауны бирүчеләр бармы, булсалар – күпме?!

Киңәш-тәкъдимем. Сайлаулар, исән булсак, булачак бит әле, хөрмәтле укытучылар! Шунда үзегезнең мөкинчелекләрегезне, бәлки, башкарак төрле кулланып карарсыз. Процентларны 95тән 35кә төшереп димим, ә сүзегезне әйтеп, дөреслекне халыкка җиткереп, кандидатларга сораулар яудырып, оят тойгысы югалмаганнарын оялтып… Кандидатларны сайлаучыга тәкъдим иткән партиянең Татарстан обкомына да, бәлки, сорауларыгыз булыр. Анда да бит үзләре күрсәткән депутатларының Думадагы гамәлләрен хуплап, халыктан  шыпырт кына яшереп утыралар.

Шулай да кытучыларыбызның сәяси пассивлыгын бераз аклый торган бер бик җитди сәбәп тә бар. Халкыбызга информация җиткермәү. Әле күптән түгел генә базарда, ерак районнан килгән бер укытучы, 2007 елда милли компонет турында закон булганын, бездән сайланган депутатларның аны хуплавын миннән генә ишетеп белде. Гаҗәп түгел. «Татмедиа» дигән оешмабыз мәгълүмати блокаданы армыйча-талмыйча, чыпчык чырылдавы үтеп кермәслек итеп, еллар буе шактый уңышлы саклый алды.

Сүземнең ахырында «Милли мәгарифебезне исән калдыру юлында зур көрәшне нәрсәдән башларга?» дигән сорауга бер җавап-тәкъдимем белән генә чикләнмәскә булам: УНИВЕРСИТЕТТАН! Татар дәүләт милли университетыннан!

Татарстан Югары Советының Татар милли дәүләт университетын 1995 елда булдырырга дигән 1994 елның 20 июлендә кабул ителгән № 2186-XII карары, тормышка ашырылмаса да, әле исән, гамәлдән чыгарылмаган. Ул карар Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча гамәлдәге дәүләт программасында, «Татар дәүләт милли университетын төзү эшен дәвам итәргә» дип язып калдырылган. Федераль хакимияттән дә бер уңай аңалык булды: Федерация субъектларына үз вузларын булдырырга законлы рөхсәт бирелде.

Аның төп вазифаларын, үземчә, якынча түбәндәгечә күргәнем:

—                     татар телен фән, мәдәният, сәясәт, дәүләт белән идарә итү телләре дәрәҗәснә күтәрү;

—                     аны бөтен татар дөньясын берләштерү үзәгенә әверелдерү;

— милли кадрлар әзерләү.

—                     татар мәктәпләрен саклап калуда һәм аларның дәрәҗәсен үстерүдә аларны алга  тартучы локомотив итеп, милли мәгариф системасының ышанычлы нигезен булдыру;

— төрле милләт вәкилләрен татар культурасына, теленә, тарихына якынлаштыру, һәм шуның нигезендә күп милләтле Татарстан халкында үзара хөрмәт һәм аңлашылып яшәүне ныгыту.

Татар университеты – ул татарлар өчен генә түгел. Аның ишекләре һәркем өчен, нинди милләттән булуына карамастан, ачык булырга тиеш. .

Сүз уңаеннан: Мәскәүдә һәм Петербургта 3 яһүд университеты бик матур итеп эшләп ята. Нигә алардан үрнәк алмаска? Мәскәү каршы булганда, нигә алар мисалына таянып, катырак тормаска?

Балалр бакчасыннан башлап, милли университетлар белән тәмамланган тулы милии мәгариф системасын булдыру – халкыбызны милләт буларак исән калдыру өчен иң кичектермәс, иң кайнар, иң мөһим проблема, тарихи язмышыбыз алдында иң җаваплы бурычыбыз.  

Һәрбер халык үзенең телен һәм мәдәниятен үстерү юлларын ирекле рәвештә сайлау хокукына ия. Татар халкының да яшәү һәм үсеш хокукы башка бер халыкныкыннан да ким түгел.

Әгәр дә, дошманга тиңләп кимсетелүгә, көчләп руслаштыруга баш иеп буйсынып, телебезне, мәктәбебезне  халкыбыздан тартып алуга битараф калсак, ул үз халкыбызның киләчәгенә үзебез кул салуга тиң булыр иде. Үз-үзенә кул салган кешене, рухыбыз таза чорларда, зиратка кертмәгәннәр. Ә үз-үзенә кул салган халыкка исә дөнья тарихында урын булмас. Тиз арада бу турыда халкыбызның фикере, татар җәмәгатьчелегенең сүзе милләтебезнең корычтай каты ихтыярын белдереп, ярып салынсын иде. Шулай итмәсәк, тарих арбасыннан төшеп калуыбыз да бик ихтимал.

Сүзне үземнең мәктәпләрем турында башлаган идем. Ахырын да шуның белән тәмамлыйсым килә.

Безнең чор татар авылының, үзем укыган башлангыч татар мәктәбе тормышыннан үзем кичергән-күргән, гыйбрәтле бер мисал. Аны илнең барлык мәктәпләренә «тапкырлап» була, анда-монда артык аерма булмагандыр.

Салам түбәле авылыбызның башлангч мәктәбе алты почмаклы (ике бүлмәле), калай түбәле гади авыл йорты иде. Дүрт класска ике укытучы. Аның дүрт классы да саны буенча хәзерге бер класс нормасыннан артмагандыр. Бер смена укыйбыз, бер бүлмәдә ике класс утыра. Дәрес икесенә дә берьюлы алып барыла. Кышның бик салкын көннәрендә, яисә укытучыларның берәрсе килә алмаса, дүрт сыйныф бергә утырабыз. Дәреслекләр юк диярлек. Булганы да сугышка тикле басылганнары гына. Өйдә укырга аларны начаррак укыган балаларга гына бирәләр. 1944 елның беренче сыйныф укучыларына безнең мәктәптә бөтен уку елына икешәр дәфтәр, ике корыч каләм, ике карандаш бирделәр. Язарга караны мич корымыннан ясыйбыз. Күрсәтмә әсбап дигән әйберләр икәү: берсе бер бүлмәдә – СССР картасы, икенчесе икенче бүлмәдә – планетабызның ярымшарлар картасы.

Хәзерге мәктәп белән чагыштырганда, чигенә житеп терәлгән хәерчелек. Ул тормыштан бүген котылдык. Ә нәрсәсен югалттык?

Менә шул аяныч хәерчелек шартларында да, сугыш елларында бер мәктәп тә ябылмады, укытучылар эштән куылмады, бернинди «оптимимальләштерү» үткәрелмәде! Татар мәктәбе турында сүзем. Ә бүген, баеп чери башлаган илебездә мәктәпләрне, мәктәпләрдәге калассларны, укытучылары белән бергә, йөзәрләп, меңәрләп «кыскарту» бара.

Илгә үлем куркынычы янаганда да исән калганны, Гитлер булдыра алмаганны бүген үзебез БУЛДЫРАБЫЗ. Оят һәм хурлык.

«Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

 Без тынычта аттан артык эшлибез»,

дип, горурланып, Россия тарихында татарның зур хөрмәткә лаеклы урынын искәртеп язган иде Тукаебыз. Ә киләчәктә кирәк булмас микәнни бугенге Россиягә безнең юлбарыстай көчле көчебез? Кирәгебез беткән булса, кем файдасына аттан артык эшлибез?