Мәҗит Гафуриның «Ана теле» шигыре

(Продуктив технология кулланып, шигырь анализлау)

Алсу ГАНИЕВА,

Менделеевскидагы

Советлар Союзы Герое

М.С. Фомин исемендәге

 1 нче урта мәктәпнең

югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

 

Дәреснең максаты: 1. Мәҗит Гафуриның иҗаты белән кызыксыну, шигырьләрен укырга теләк тудыру.

  1. Шагыйрьнең «Ана теле» шигыре аша туган телнең үзенчәлеген, әһәмиятен ачыклау, укучыларның белем һәм күнекмәләрен тирәнәйтү.
  2. Үзеңне тәрбияләп үстергән анага, ул бүләк итеп биргән ана теленә хөрмәт уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

 Шәхескә бәйле: туган телнең тормышта кеше өчен кирәклеген билгеләү.

Метапредмет: тел турында гомуми күзаллау булдыру.

Предмет: үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү.

Җиһазлау: дәреслек, сораулар һәм җөмләләр язылган карточкалар; компьютер, проектор, экран, слайдлар.

Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу дәресе.

      Яңа белемнәрне үзләштерү дәресенең структурасы.

  1. Оештыру этабы.

Кәефләрегез ничек?

Иртәнге кояш кебек.

Татар телен – анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

Укучылар, дәресебез уңышлы булсын өчен, теләкләр телик әле. (Көнебез уңышлы булсын, сабыр булыйк, тыңлыйк, тәртипле, тәүфыйклы булыйк, кәефебез шәп булсын.) Шушы теләкләребез чынга ашсын өчен, без дус, тату, бердәм, ярдәмчел булырга тиеш.

Укучылар, без бүгенге әдәбият дәресеннән нәрсә көтәбез?

Мин нәрсә белергә телим?  (Кызыклы хикәяләр, язучылар, шагыйрьләрнең тормыш юлы белән танышуны, әсәрләргә анализ.)

 

  1. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Төрле телләрдә «Туган тел» җыры яңгырый.

  • Ничек уйлыйсыз, дәресебезнең темасы нинди булыр? (Туган тел.)
  • Сез нинди телләрдә җыр ишеттегез? (Удмурт, мари, чуаш, рус, татар…)
  • Безнең республикада бик күп милләтләр яши. Һәр милләтнең үз туган теле бар.
  • Сезгә кызыклы бирем. Хәрефләре буталган җөмлә. Мәкаль.

ЕЛТ – ҢИМЛӘЛТЕН ЫСКЧАЫС.    ТЕЛ – МИЛЛӘТНЕҢ САКЧЫСЫ Бу безнең дәресебезнең эпиграфы булыр.

  • Телне балага кем өйрәтә? Әни, әти, ана…

Әйе, без бүген М.Гафуриның «Ана теле» шигыре өстендә эшләрбез. Дәресебезнең максаты нинди булыр? Дәрестә нишлибез? (Укыйбыз, сөйлибез, сорау куябыз, җавап бирәбез.)

Дәреснең максаты: 1. Мәҗит Гафуриның иҗаты белән кызыксыну, шигырьләрен укырга теләк тудыру.

  1. Шагыйрьнең «Ана теле» шигыре аша туган телнең үзенчәлеген, әһәмиятен ачыклау, укучыларның белем һәм күнекмәләрен тирәнәйтү.
  2. Үзеңне тәрбияләп үстергән анага, ул бүләк итеп биргән ана теленә хөрмәт уяту.

Шушы максаттан бурычлар чыга.

  1. М. Гафуриның «Ана телем» шигыренә анализ.
  2. Язучы әйтергә теләгән төп фикерне табу.
  3. Тел белән бергә генә милләт бербөтен, аерылгысыз булуын тану.

 

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

– Сезгә өй эше М. Гафури турында мәгълүмат туплау иде. Алдыгызда бәяләү карталары ята. Анда тест биремнәре. Тестны эшлибез, экрандагы җавапларга карап, бер-беребезне тикшерәбез.  Үзебезгә билгеләр куябыз.

Тест: (слайд)
1. Мәҗит Гафуриның туган төбәге:

  1. a) Мордовия Республикасы Рузаевка районы Татар Пешләсе авылы;
    ә) Башкортстанның Гафури районы Җилем-Каран авылы;
    б) Татарстаннның Аксубай районы Иске Кармәт авылы.
    Язучының туган елы:
    a) 1884 ел, 27 февраль;
    ә) 1901 ел, 1 гыйнвар;
    б) 1880 ел, 20 июлендә.

3.Мәҗит кайда укырга-язарга өйрәнә?

а) авыл мәдрәсәсендә;

ә) әти-әнисеннән;

б) Пешлә мәдрәсәсендә.

  1. Ничә яшьтә ятим кала?

а) унөч яшендә;

ә) унбер яшендә;

б) биш яшендә.

  1. Беренче әсәре кайчан языла?

а) Троицк мәдрәсәсендә укыганда;

ә) Казанга килгәч;

б) Уфада.
6. Мәҗит Гафури ничәнче елда Казанга килә?
a) 1940  елда;
ә) 1905  елда;
б) 1931  елда.
7. Мәҗит Гафуриның вафат булу вакыты:
a) 1931 ел, 8 гыйнвар;
ә) 1885 ел, 16 март;
б) 1934 ел, 28 октябрь.

Укучылар, өстәлдә китаплар күргәзмәсе. М.Гафури әсәрләрен мәктәп яки татар китапханәсеннән алып укый аласыз.

  1. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
  2. 1. «Ана теле» шигырен аудиоязмада тыңлыйбыз. Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара? (Тел, әни теле, телне ярату.) (Продуктивное чтение. Укыганчы текст белән эш.)
  3. Сүзлек өстендә эш.

Макъсуд – максат

Үгрәнәм – өйрәнәм

Чактук – чакта ук

  1. Шигырьне пышылдап укып чыгыгыз.
  • Сөйләү кайсы заттан алып барыла? (1 зат мин)
  • Автор күренәме? Кем ул? (Ул – лирик герой. М.Гафури.)
  1. Ә хәзер чылбырлап укыйбыз һәм автор белән әңгәмә корабыз. (Диалог с автором. Аңлап уку. Осмысленное чтение.)

– Нәрсә ул үз әйберең? (Кием, уку әйберләре.) Кешегә бирәсең киләме? Минеке.

  • Максатың нинди синең? (Яхшы уку, «4» һәм «5»ле алу, әти-әни мактасын өчен тырышу, чыгыш ясау.)
  • «Балам» ди, тагын ничек әйтәләр сиңа?
  • Иман нәрсә ул? (Гореф-гадәтләр, дини бәйрәмнәр, йолаларны белү, тәүфыйклы булу.)
  • Булырмын чын адәм. (Белемле, яхшы эше булган, тормышта үз юлын тапкан кеше.)
  • «Бәбкәм» сүзенең синонимы очрады безгә. (Балам, улым, кызым, бәбием.)
  • Өйдә, дусларым белән, дәрестә татарча сөйләшәм, җырлыйм, спектакль куям.
  • Татарча хәзер бик матур китаплар чыга, шуларны укыйм.

Шулай булгач, безнең фикер белән автор фикере туры киләме соң? (Әйе, туры килә.)

  1. Бу шигъри юллар аша шагыйрь телнең төп функция башкаруын әйтә. Ул – дөньяны танып белү. М. Гафури белемле, әхлаклы, тәрбияле кеше тәрбияләүдә туган телнең роле бик зур булуын ассызыклый. Туган тел аңа яшәргә көч бирә.
  • Шигырьнең исеменә карыйк әле. Бәлки, аны башкача да атап буладыр? Нинди исем бирер идегез? (Туган тел.)
  • Ни өчен?
  • Укучылар, ни өчен туган телне М.Гафури ана теле дип атаган? (Чөнки безгә телне әни өйрәтә, бала күбрәк әнисе янында.)
  • Шигырь нәрсә турында? Ни өчен язган ул аны? (Тел югалуыннан курка автор.)
  • Телнең саклануы ни өчен кирәк икән?

 

  1. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.
  2. Сезнең алдыгызда М.Гафуриның «Ана теле» шигыре язылган битләр ята. Шушы шигырь өстендә парлашып эшлибез.

а) Әни өйрәткән тел нинди ул?  Нинди? соравына җавап биргән сүзләрне төскә буйыйбыз. Икенче группа парлашып нишли? соравына җавап биргән сүзләрне аерып буйый.

ә) Партагызда шушы сүзләр язылган карточкалар бар. Үзегезне тикшерегез. Билге куегыз.

б) Укучылар, хәзер тактага нинди?, нишли? сорауларына җавап биргән сүзләрне беркетик әле. Шигырьнең график сурәтен төзибез. Кластер.

(Уртада тел сүзе. Түгәрәкләп сүзләрне тезәләр. Кластер (график сурәт барлыкка килә.) Чиратлап укыйлар.)

  1. Карагыз әле, синквейн өчен күпме сүзләр таптык. Алдыгыздагы төсле кәгазьләргә синквейн төзибез. 3–4 бала укый. Тактага эпиграф астына ябыштырабыз. Хәзер экранга карыйбыз. Слайд.

Тел

Аһәңле, яңгырашлы.

Кызыксынам, сөйләшәм, аңлыйм.

Туган телем – иркә гөлем.

Анам теле.

Әни кем ул? Без узган дәрестә М.Гафуриның «Ана» шигыре белән таныштык. (Әни турында өй эшен карыйбыз. Шигырь, проект эше.)

 

  1. Яңа белемнәрне ныгыту.
  2. Ана теле турында М.Гафури гына язганмы? (Г.Тукай, Р.Фәйзуллин, Х. Туфан шигырьләре бар.)
  3. Укучылар, безнең районда яшәп иҗат итүче шагыйрьләр дә бу темага еш мөрәҗәгать итәләр.
  4. Сез кем шигырен яттан беләсез? Аны татар халкының гимны буларак та кабул итәбез.

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син туган тел аркылы.

 

  1. Ике шагыйрьнең портретын ни өчен янәшә куйдым?

Мәҗит Гафури – бик талантлы шәхес. Аның шигырьләрен  укыйсы килеп тора, чөнки ул, Тукай кебек үк, чынбарлыкны яза.  Күрү, тою тойгысы анда бик көчле. Тукай белән әле аларның язмышлары да уртак. Икесе дә ятимлек ачысын бик иртә татый.

 

Карагыз әле, Тукай белән Гафури шигырендә охшаш фикерләр бармы?

1) Ике шигырь дә туган тел турында;

2)  Ике шигырьдә дә туган тел матур;

3) Лирик герой туган тел аркылы күп нәрсә белгән;

4) Лирик геройга барысын да туган тел өйрәткән.

5) Ике шигырьдә дә көй көйли.

Г. Тукай                                                           М. Гафури

и туган тел, и матур тел                                         матур, иң тәмле тел

әткәм-әнкәмнең теле                                         үз ана телем

күп нәрсә белдем                                              укыйм, язам; тарих, хисап укыйм

Дөньяны танып белү өчен, ана теленнән башка тагын нинди телләр өйрәнергә кирәк дип саныйсыз? (Инглиз, рус, кытай телләрен.)

6) Тел турында халык авыз иҗаты әсәрләре дә бик күп. Халык туган телгә зур игътибар биргән.  «Башы бар, ахырын тап» уены. Төркемнәрдә эшлисез. Тактага эләсез.

 Телләр белгән – илләр белгән.

Туган телем – иркә гөлем.

Тел – ананың баласына иң кадерле бүләге.

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

 

7) Хәзер төркемнәргә проблемалы сорау.

а) Туган тел – өй теле. Өйдән чыгып киткәч, кирәк түгел диләр. Сез ничек  уйлыйсыз?

(Кирәк. Мин үз телемне бик яратам, татарча аралашам. Кино, театр, спектакльләр карыйм. Татарча җырлыйм.)

б) Бөтен дөнья халкы бер генә телдә сөйләшсә, әйбәтрәк булмасмы?  (Минемчә, бик начар булыр. Тел бетсә, милләт тә бетә бит.)

 

Укучылар, ни өчен һәр милләт үз туган телен сакларга тырыша? (Чөнки милләт яшәсен өчен, туган тел кирәк, үз телеңдә җырларга, сөйләшергә кирәк. Тел югалмасын өчен, безнең шәһәребездә якшәмбе мәктәпләре эшләп килә. Мари, удмурт, әрмән якшәмбе мәктәпләре бар. Милләт белән туган тел бербөтен, аерылгысыз.) (Йөрәк рәсеменең ике ягына тел, милләт сүзләре язылган макет.)

Эпиграфка карыйк әле. Чыннан да, бары тик үз туган теле булган халык кына дәүләтле була ала һәм милләт буларак таныла.

 

  1. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.
  2. Шигырьнең 1–2 строфасын ятларга.
  3. Халык авыз иҗатының кайсы жанрларында тел турында язылган?
  4. Минем гаиләмдә ана теленең роле.

 

  1. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Бу шигыре белән М.Гафури безгә нәрсә әйтергә тели?

Үз туган телебездә сөйләшергә, балаларыбызга да өйрәтергә, татарча китаплар, газета-журналлар укырга кирәк. Тел белән милләт – бербөтен!