Матрешкалар өчен тухья
Лилия САФИУЛЛИНА,
Азнакай районының
Тымытык авылы балалар бакчасы
тәрбиячесе
Максат: чуваш халкының милли киемен әвәләргә өйрәнү. (Уртанчылар төркемендә сәнгать иҗаты буенча турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге конспекты (әвәләү).)
Бурычлар:
Белем бирү бурычы: иң гади формаларны (шарны) ясауны һәм аларны үзгәртүне дәвам итәргә – башка формаларга әверелдерергә (шарны дискка тигезләргә), шул ук вакытта сәнгатьле образ (тәңкә) ясарга өйрәтү.
Үстерү бурычы: балаларның иҗади сәләтләрен халык иҗатына тарту аша үстерү; зур кисәктән камыр чеметеп алу, уч төпләрен туры хәрәкәтләр белән тәгәрәтү күнекмәсен формалаштыруны дәвам итү, тәңкәләр ябыштыруда иҗади сәләтне үстерү, сүзлек формалаштыру: чуваш баш киеме – тухья.
Тәрбия бирү бурычы: ярдәмчеллек һәм башкаларга шатлык китерү теләге уяту.
Сүзлек эше: балалар сөйләмендә чуваш баш киеме, тухья сүзләрен беркетү.
Методлар һәм алымнар: уен мотивациясе – Анук курчагына сәяхәт, «автобуста барабыз» инсценировкасы; Анук курчак белән очрашу; баш киеме сурәтләнгән ике слайдны карау; тухья өчен тәңкә ябыштыруны күрсәтү; бармак уены; тәңкә әвәләүне аңлату һәм күрсәтү; балалар эшләренә анализ; җыр башкару: «Мы – веселые матрешки»; «балалар бакчасына кайту» уены.
Материаллар: Анюк курчагы, компьютер, тозлы камыр, әвәләү өчен такталар, балалар өчен дымлы тастымаллар, баш киеме булмаган матрешкаларның әзер яссы силуэтларын әзерләү һәм «Сәйлән» рәсемнәре төшерелгән тухья баш киеме.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Мин бүген сезнең балалар бакчасына бик ашыга идем. Миңа дустым, Анук курчак шалтыратты. Аңа безнең ярдәм кирәк. Ләкин мин аның белән нәрсә булганын аңламадым. Балалар, сез Анук курчагына нәрсә булганын белергә телисезме? Алайса безгә ашыгырга кирәк. Без аның янына автобуста барабыз. Тик анда билетсыз кереп булмый. Күз алдына китерегез, минем кулда билетлар, аларны алу өчен аңа кагылырга һәм үз исемеңне әйтергә кирәк (үз исемнәрен атыйлар). Менә сезнең барыгызның да билетлары бар, минем арттан тезеләбез һәм киттек.
«Барабыз, барабыз, автобуста барабыз.
Безнең автобус зәңгәр,
Бик тиздән килеп җитәр
Би-би-би! Би-би-би!»
Тәрбияче. Менә килеп җиттек. Карагыз, безне Анук каршы ала. Хәерле иртә, Анук! Малайлар исәнләшегез. Без сиңа ярдәм итәр өчен килдек. Ни булды?
Курчак Анук. Дусларым, баш киемендәге тәңкәләр уйнаганда чәчелеп киткән.
Тәрбияче. Анук, дус кызларың кемнәр алар?
Анук курчак. Бу агачтан ясалган кызлар
Бер-берсенә качарга яраталар,
Ачык киемнәр кияләр,
Матрешкалар дип атала!
Тәрбияче. Матрешкаларның башларында яулык түгелмени?
Анук курчак. Минем дус кызларымда чуваш баш киеме ул тәңкәләр белән.
Тәрбияче. Сезнең баш киеме ничек атала?
Анук курчак. Тухья, башымдагы кебек, карагыз.
Тәрбияче. Балалар, карагыз, нинди матур баш киеме. Сезгә ошыймы? Тәңкәләре нинди?
Тәрбияче. Анук, борчылма. Без балалар белән тәңкәләр җыярга һичшиксез ярдәм итәчәкбез. Ярдәм итәрбезме? Алайса безгә икенче бүлмәгә керергә кирәк. Баш киемен каян табарга соң? Безгә компьютердан файдаланырга мөмкин. Карагыз әле, безнең матрешкаларда тухья кайда. Мин тухья эшләнмәсен таптым. Тик тәңкәләр генә җитми.
Тәрбияче балаларны әзерләп куелган материаллар белән өстәл янына чакыра.
Тәрбияче. Анук бик шәп итеп бик күп камыр баскан. Бәлки, безгә тәңкәләрне камырдан ясаргадыр?
Балалар ризалаша.
Тәрбияче. Анук, синең камырыңнан файдаланып буламы? Рәхмәт.
- Мин камыр кисәгеннән кечкенә генә түгәрәк чеметеп алам.
- Шуңардан шар тәгәрәтәм.
3.Шарны, эшләнмә өстенә куеп, бераз басам. Тәңкә килеп чыга.
- Алдагы тәңкәне беренче тәңкә янына куярмын.
Балалар, Анук уйнарга тәкъдим итә, сез ризамы?
Бармак гимнастикасы.
Тәрбияче балаларның ничек эшләвен күзәтә, аларга ярдәм итә.
Тәрбияче. Балалар шундый матур тәңкәләр ясадылар. Эшне бетергәч, кулларны тастымал белән сөртәбез. Килегез әле, матрешкаларның башына тухья кидерик. Матрешкалар шундый шат! Балалар, безне матрешкалар әйлән-бәйлән уйнауга чакыралар.
Балалар аудиоязмага «Мы веселые матрешки» бииләр
Курчак Анук. Рәхмәт, сез безгә бик тә булыштыгыз!
Тәрбияче. Балалар, безгә бакчага кайтырга вакыт! Дусларыбыз, сау булыгыз! Балалар бакчасына җәяү кайтырбыз дип уйлыйм. Сез әзерме? Алайса мин алдан барырмын. Сез минем арттан кабатлагыз:
«Юл буйлап дус кызлар бара иде.
Алар аз гына иде:
Бер матрешка,
ике Матрешка һәм өч Матрешка».
Без балалар бакчасына кайттык.
Сез бүген барыгыз да булдырдыгыз, эшне бик әйбәт башкарып чыктыгыз. Барысы да бердәм эшләделәр, тырыштылар. Рәхмәт.