Математика дәресләрендә «Раnаboard» интерактив тактасын куллану мөмкинлекләре

№ 120

Лилия СӘҮБӘНОВА,

Ютазы районы Урыссу интернат-мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы

Заман алга барган саен уку-укыту технологияләре дә үзгәрә, камилләшә. Уку-укыту эшчәнлегенә компьютер технологияләренең үтеп керүе соңгы елларның иң зур казанышы булды, әлбәттә. Әлеге технология дәресләрне җиһазлауның бер чарасы гына түгел, бәлки  нәтиҗәлелеген арттыруда һәм уку сыйфатын күтәрүдә дә билгеле бер әһәмияткә ия. Компьютер технологияләрен дәреснең һәрбер этабында мәгълүмат эшкәртүнең төрле төрләрендә дә кулланырга мөмкин.

Б.генге көндә компьютер технологияләренен аерым бер төре булган  интерактив технологияләр белән кызыксыну көчәйде. Актуаль яңалыкларның берсе – интерактив такталар. Гади дәресләрдән аермалы буларак, интерактив дәресләр төзегәндә укытучыга, булган методларны куллану белән беррәттән, яңаларын уйлап чыгарырга да мөмкинлекләр туа. Бу вакытта укучыларның яшь үзенчәлекләре, әзерлек дәрәҗәсе, уку профиле дә исәпкә алына.

Интерактив такта ул – гади итеп әйтсәк, компьютерның дисплее. Шулай булгач, компьютерда булган бар материалны интерактив тактада күрсәтеп була. Бу тактаның күп кенә функцияләре дәресләрне кызыклырак итүгә ярдәм итә. Мәсәлән, төрле төстәге каләмнәр игътибарны бер генә нәрсәгә юнәлтергә ярдәм итә. Экранда язу-сызу эшләре үткәрә алу мөмкинлеге укыту процессын тагын да җиңеләйтә. Материалның төрлелеге укучыларның предмет белән кызыксынуын арттыра һәм дәресләрнең сыйфатын яхшырта.

Бүгенге көндә мин үсешләрендә тайпылышлар булган балалар өчен Урыссу интернат-мәктәбендә математикадан укытам. Укытучы буларак үз алдыма: «Ничек дәресне кызыклырак үткәрергә?», «Балаларда математика дәресләренә ни рәвешле кызыксыну уятырга?» дигән сорауларны куям. Мәктәбебездә булган «Раnаboard» интерактив тактасын дәресләрне кызыклырак итү өчен түбәндәге ысуллар белән кулланам:

– экранга чыгарылган мисал, мәсьәләләрне чишү, рәсемнәр өстендә язу-сызу эшләре алып бару (төрле кагыйдәләр буенча эшләү, саннарны таркату, тигезләмәләр чишү, төрле шаблоннар ясау);

600

– математика дәресләренә әзерләнгәндә төрле геометрик фигураларны төзергә туры килә, бу очракта без галереядәге шаблоннарны куллана алабыз. Бу галериядә күпкырлыклар,төрле фигуралар күп урнаштырылган, шулай ук үзең ясаган рәсемнәрне дә бу коллекциягә кертергә мөмкин;

601

– диаграммалар, таблицалар, рәсемнәр, карточкалар өстендә бергә эшләү, соныннан яшерелгән жавапны күрсәтү;

602

– компьютер кулланмыйча гына, интерактив такта аша идарә итү. Бу форманы төрле тренажерлар, «Кирилл һәм Мефодий» электрон дәреслекләре белән эшләгәндә кулланам;

603604

– интерактив тактаны гади такта итеп кулану;

605

– виртуаль клавиатура кулланып, җавплар язу;

– почмаклар төзү һәм зурлыгын үлчәү;

606

– информацияне бер-бер артлы күрсәтү, экраннын бер өлешен ябып тору;

608607

– интерактив тактада дәрес вакытында эшләнелгән барлык эшләрне дә саклау (икенче дәресләрдә дә куллану максатын күздә тотып). Бу исә сакланылган дәресләре булмаган укучыларга мөстәкыйль рәвештә өйдә өйрәнү мөмкинлеге бирә;

– бер укучының эшен барлык укучыларга да күрсәтү, хаталарын табу;

– аннимацияле физминуткалар, ял минутларын үткәрү;

609

– презентацияләр, видеороликлар кулану;

– укучыларның белемен тикшерү өчен: карточкалар, тестлар белән эшләү, Яна «Kahoot» интернет сервисын куллану.

610

Әлеге сервис белән тест төзеп, балаларның белем дәрәҗәсен дәреснең һәрбер өлешендә тикшереп була.

Үсешләрендә тайпылышлар булган балалар бу дәресләрдә яхшырак җавап бирә, кызыксынулары арта.  Эшемдә кулланган әлеге ысуллар башка хезмәттәшләремә дә файдалы булыр дип уйлыйм.