МӘРҖӘНИ ДӘВАМЧЫЛАРЫ

 

 (Мәктәптә Ш.Мәрҗәни, Г.Тукай һәм Ф.Әмирхан эшчәнлекләрен өйрәтү тәҗрибәсеннән)

 

Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА,

Зеленодольскидагы 10 нчы гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Мәктәптә әдәбиятны укытуның төп принципларының берсе – дәвамчанлык принцибы. Шуңа күрә дә әдәбият өлкәсендә тирән эз калдырган шәхесләрнең биографиясен һәм иҗатын өйрәнү эшен берьяктан концентризм һәм сызыклылык принципларын истә тотып, иҗат лабораториясе форматында өйрәтүне хупласак, икенче яктан – үзара да әлеге шәхесләрнең эшчәнлеген үреп алып баруны өстен күрәбез. Үзебезнең педагогик эшчәнлектә дә әлеге принципларны үтәргә тырышабыз. Әдәбият – вакуумда барлыкка килгән күренеш түгел. Ул – тормыш белән турыдан-туры бәйле һәм алай гына да түгел – тормыш-яшәешнең күчерелмәсе. Әдәбият өлкәсендә эшчәнлек алып барган шәхесләр дә үзара аралашып, бер-берсенә киңәшләр биреп яшәгән, аларның һәркайсысының үз остазлары һәм шәкертләре, дәвамчылары булган.

Ш.Мәрҗәни – Г.Тукай – Ф.Әмирхан өчлеген алсак, бу бөек шәхесләрнең дә гаҗәеп дәрәҗәдәге киң эшчәнлеге никадәр тыгыз рәвештә бәйле булганлыгын күрәбез. Безнең максат: укучыларга да шушы бәйләнешне күрергә өйрәтү. Шуңа күрә дә әлеге әдипләрнең иҗаты белән танышкан чакта шушы дуслыкны, остаз-шәкертлекне яктырту мөһим.

Ш.Мәрҗәни эшчәнлеген, иҗатын өйрәткән чакта дәрескә эпиграф итеп Г.Тукайның «Шиһаб хәзрәт» шигырен китерергә мөмкин. Шул рәвешле, әлеге шигъри юллар мисалында Г.Тукайның Ш.Мәрҗәнигә карата булган хөрмәтле мөгәлләмәсен күрәбез. Шигырь «Аң» журналының 1913 елгы 2 нче (1 гыйнвар) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Беренче тапкыр «Мәҗмугаи асарь»гә (1914) кертелгән. Шигырь Ш.Мәрҗанине олылап, аның фикерләрен, дөньяга карашын хуплап, туган көненә багышлап язылган.

Әйе, чынлыкта да Г.Тукай татарның энциклопедист галиме Ш.Мәрҗәнине бик хөрмәт иткән. Ул «Шиһаб хәзрәт» мәдхиясендә «Татарда да гыйрфин (аң-белем) уты кабынганны күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше» бар, дип, мөселман дөньясында алдынгы фикер иясе, тарихчы, дин гыйлеме белгече буларак танылган Ш.Мәрҗани алдында баш ия, чын дин кешесе шундый булырга тиеш дигән фикер уздыра.

Ш.Мәрҗәни нигез салган мәгърифәтчелек юнәлешен дәвам итеп, Г.Тукай да үз гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлый. Әлеге юлда ул үзе кебек татарга фидакарьләрчә хезмәт иткән фикердәшләрен таба. Шундый дусларының берсе – Ф.Әмирхан була.

Фатих Әмирхан замандашы Габдулла Тукай кебек талант иясе белән бер сафта торып, егерменче йөз башы яңа татар әдәбиятеның нигез ташларын салучыларының берсе була. Тукай белән Әмирхан дуслыгы – «син мине хөрмәт итәсеңме?» мәгънәсендә түгел, ә рухи кардәшлек, кыйблалар уртаклыгы, талантларын үзара тәкъдир итүгә нигезләнгән чын мәгънәсендәге илаһи дуслык ул. Гаять дәрәҗәдә таләпчән әдип Җаек каласыннан килгән хикмәтле, мәгърифәтле зур Казанга килеп кенә төшкән Тукайны бик тиз үз итә, тиңе һәм фикердәше дип кабул итеп, аңа дуслык кулын суза. Кешеләрне тиз таный, аларда сирәк ялгыша торган әдип үз хозурына нинди иҗад алып килгәнен бер мизгелдә абайлап ала. Шундый ук күзәтүчән, үткен Тукай да үзенең нинди олуг затка тап булганын тиз сиземли.

«Әл-Ислах»  басмасында  эшләгәндә Ф.Әмирхан чорның күренекле шәхесләре – Г.Тукай, Г.Камал белән якынлаша һәм 1907 елда Тукай белән Әмирханның ахирәти мөнәсәбәтләре бөреләнә. Г.Тукайның Казанга килгәч, 1907 – 1909 елларда иҗат иткән күпчелек әсәрләре беренче булып Ф.Әмирхан җитәкләгән «Әл-Ислах» газетасында дөнья күрә. Бөек шагыйрьнең шигъри җыентыкларына бәяне бирүче, шагыйрь иҗатының әһәмиятен, киләчәктәге урынын дөрес билгеләүче дә Ф.Әмирхан була.1908 – 1913 елларда «Яшен», «Ялт-йолт», «Аң» журналлары, аннары «Кояш» газетасы дәирәсендә калыплана, ныгый. Бу газета-журналлардагы хезмәттәшлек аларның үзара мөгамәләләренә шифалы яңгыр булып төшә, шәхси дуслыклары иҗади атмосферада яңа үсентәләр бирә. «Әл-Ислах» битләрендә Әмирхан, дустының иҗатына багышлап, берничә мәкалә бастыра («Габдулла Тукаев шигырьләре», «Татар шагыйрьләре», «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш», «Габдулла Тукаев диваны» һ.б.), аерым тәнкыйть сүзләре әйтү белән бергә, әсәрләренә югары бәя бирә, Тукайны урынсыз һөҗүмнәрдән аралап, шигырьләренең нәфислеген билгеләп үтә, саф ана телендә язуын куәтләп, дустын яңа иҗади уңышларга рухландыра. Ф.Әмирхан истәлекләреннән: «…Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды… Шәхси тормыштан мәхрүм Тукаев үзенең шигырьләре, ул шигырьләрнең халык күңелендә яңгыраткан яңгырашы белән генә яшәде, шул гына аңа тормыш иде».

Ике бөек әдип, аз гына вакытка аерылып торган чакларында да, еш хат алышалар, форсат чыкканда кош теледәй запискалар белән элемтә тоталар. Тукайның Әмирханга язган безгә мәгълүм хат вә запискалары 1908 елның 23 июненнән алып 1913 елның март айларынача чорны колачлый. Шагыйрь аларда Фатихка булган ихтирамын, дуслыгын, рәхмәт хисләрен һәрдаим белдереп тора, иҗади хезмәттәшлек хакына үтенечләр белән мөрәҗәгать итә, табыш-казанышлары белән уртаклаша. Әйтик, әҗәленә санаулы көннәр генә калуга карамастан, Тукай дустына рәхмәт сүзләре әйтергә дә, иҗади максатлары өчен яңа материаллар сорарга да онытмый: «Фатих! Мәкаләне бик сирәк нәрсәне баскан кеби зурлап баскансыз. Рәхмәт. Тагы да язмый булмас ахры, дип торам әле. Хәтереңдә булса, Шиһаб хәзрәтнең әллә кайсы гарәп шагыйреннән алып Болгар манарасында язган бәетен язып җибәр әле. Хәзер үк…»

Әдип бөек шагыйрьдән шулай ук зур иҗади илһам ала, аның шифалы йогынтысында иҗтимагый тормыштагы демократик, алгарыш идеаллары тагын да ныгый. Кызганыч ки, Әмирханның Тукайга адресланган хат һәм башка төр язмалары безнең көннәргә килеп ирешмәгән. Ләкин шунысы мәгълүм: Казандагы бар гомерен төрле кунакханә номерларында уздырган шагыйрьгә үзе дә көпчәкле арбага береккән әдип кадәри хәл ярдәм кулы сузарга тырыша. Аерым алганда, «Кояш»ның сәркатибе булуыннан файдаланып, редакциядә утырып эшләүне шарт итеп куймыйча гына, зур гына эш хакына Тукайны даими язышучы итеп алуга ирешә. Дустын элек-электән намуслары шөбһәле «вак кешеләр» даирәсеннән йолып алу өчен күп тырышкан Әмирхан каләмендәшенең яшәү-көнкүрешен гаилә ысулы белән көйләүне дә алга сөрә. Аерым алганда, сеңелләре аркылы шагыйрьгә ерак кодачасы Зәйтүнә Мәүлүдованы димли, бу изге эшкә фатиха биреп, хатлар яза. Әмма тәкъдир авыру шагыйрь белән яшь Чистай сылуының сукмакларын аймыл итә.

Вакытсыз әҗәленең котылгысызлыгы инде күптән мәгълүм булса да, дустының вафаты Әмирханны тетрәтә. Тукайны соңгы юлга озаткан көнне «Кояш» газетасында аның тирән сыкрану белән сугарылган «Азмы какканны, вә сукканны» дигән мәрсиясе басылып чыга. Иң кайнар эзләрдән язылуына карамастан, мәкалә Тукайның бөеклеген тану, иҗатының халыкчанлыгын билгеләү җәһәтеннән үрнәк бәяләмәләрнең булып тора.

Ф. Әмирхан бу югалтуны авыр кичерә, әмма Тукай турында язганнарында күз яше юк: ул монда да аналитик фикер йөртүче булып кала. Ул Тукай исемен вак буржуаз гайбәттән саклый, аның тормыш юлына объектив һәм тәнкыйди анализ ясый. Октябрь революциясенә кадәр Тукай турында (бигрәктә, ул үлгәч) күп язылган, әмма шулар арасыннан фәннең Тукайны өйрәнү дигән изге бер бүлегенә ул чордан бары тик Ф.Әмирхан хезмәтен генә алып булыр сыман.

Авыр югалту, юксыну хисе Әмирханны шул фаҗигалы көннәрдә үк «Аң» журналында «Тукай тугрысында искә төшкәннәр» исемле хатирә язарга этәлә. Дустының вафаты әдипнең үзен дә аяктан ега: Әмирхан озак итеп, урынга ятып авырый. Бу хакта газеталарда әледән әле хәбәрләр басылып тора. 1914 елның апрелендә шагыйрьнең үлүенә бер ел тулу уңае белән «Кояш» газетасында Ф.Әмирханның «Тукай үлем алдыннан» дигән хатирәсе басыла. Йөрәк җылысы, сагыну тойгысы белән эретелгән бу язма үзенең самимилеге, трагизмы белән җәлеп итә. 1918 елда шагыйрь вафатының 5 еллыгы уңае белән әдип «Тукай вә хатын-кыз» дип исемләнгән хатирәләрен бастыра.

Шул рәвешле, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башындагы татар мәгарифе, мәдәнияте һәм әдәбиятында төп шәхесләр буларак бер-берсе белән бәйле. Мәрҗани реформизм нигезләрен сала,  Тукай белән Әмирхан аларны үстерә, заманча татар шигърияте һәм прозасына нигез салучылар була, милләтне модернизацияләүнең уртак максатларын алга сөрә.

Алар бергәләп Мәрҗанинең теологик һәм мәгариф реформаторлыгыннан алып Тукай һәм Әмирханның яңа әдәбиятына кадәр татар фикеренең өзлексез үсеш линиясен күрсәтәләр. Мәктәп укучыларына әлеге шәхесләрнең бер-берсенә ясаган йогынтысын өйрәтү, күрсәтү – безнең бурыч.