Марсель Гыймазетдинов шигырьләрендә кеше исемнәренең кулланылышы
Роза ЗАКИРОВА,
Менделеевскидагы 1 нче гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Бу дөньяда кеше өчен беркайчан да әһәмиятен югалтмый торган эшләр бар. Буыннан-буынга шуларның иң мөһиме булып калучыларның берсе – балага исем кушу. Беренче карашка бик җиңел, ансат кебек кенә күренгән бу йола – зур җаваплылык, салкын акыл, ныклап уйланылган нәтиҗә таләп итә. Юкка гына иң күркәм, иң затлы исемнәрне җырга салып көйләмиләрдер, шул исемнәргә сокланып, шигырьләр иҗат итмиләрдер.
Бүген, кызганыч, электән килгән бик күп матур гадәтләребез югалып барган кебек, күп гаиләләр исем кушуга да җитди карамыйлар. Яшь ата-аналар нарасыйларына аннан-моннан ишеткән, гәҗит-журналлардан укыган, фильм-сериалларда күргән сәер, ни аңлатканын чамалап та булмый торган шыксыз исемнәр кушалар. Ә бит яхшылап уйлап карасак, халкыбызның гасырлар буе кулланылышта йөрүче исемнәр фонды искиткеч бай. Халык җырларында еш очраучы күркәм исемнәр дә моңа дәлил булып тора. Мәсәлән, “Әпипә”, “Өммегөлсем”, “Сания апа”, “Хәмдия”, “Фирдәвескәй”, “Галиябану”, “Гөлҗамал”, “Зәйнәбем”, “Зөбәрҗәт”, “Зөләйха”, “Рәйхан”, “Мәрфуга”, “Мәдинә”, “Җәмилә”, “Саҗидә”, “Зиләйлүк”, “Нурия”, “Әзифә”, “Хәтирә” һәм башка җырларда күпме гүзәл исемнәрне очратырга мөмкин.
Марсель Гыймазетдиновның шигырьләренә килсәк, аның һәр әсәрендә мәхәббәт ярылып ята: туган ягына, гаиләсенә, якыннарына, табигатькә. Һәм, әлбәттә, хатын-кызга. Бу – әнисенә, хатынына, апа-сеңелләренә, гомумән, авыл хатын-кызларына булган мәхәббәт, хөрмәт. Шуңа күрә аның шигырьләрендә хатын-кыз исемнәре шактый. Берничәсенә тукталып үтик.
“Мәрфуга түтәй кибәне” …Түбәтәйдәй матур кибәннәре — Мәрфугаттәй кибән өстендә. Ак яулыгы – яшьлек елларыннан Истәлеккә калган төс кенә… [1:19].
“Гөлзирәк” …Бернинди дарулар төзәтми – Аңа бит бары тик син кирәк. Кайтыр дип өзелеп көтәмен, Кайт инде, күз нурым, Гөлзирәк”… [1:27].
“Әнисә” …Зәңгәр күктә ярсып тургай җырлый, Талгын гына язгы җил исә. Язлар кебек матур, гүзәл дә син, Сөенечкә минем, Әнисә… [1:29].
“Син генә – Гөлгенә” … Күптән ап-ак һава, Күктән мамык ява, Тибрәлдерә аны җил генә. Язны көтә күңелем, Мәхәббәтем, Гөлем, Сөенечем бары син генә, Яшьлек дустым, гүзәл Гөлгенә… [1:35].
“Әлфирә” …Киткәч кошлар кире кайтыр әле, Кышлар үтеп тагын яз җитсә. Кайтыр кошлар кебек моңлы да син – Беләсеңме үзең, Әлфирә… [1:37].
“Халидә” …Тургайларга тиң син, Язлар белән кил син, Сандугачтай сайра моңланып. Моңнар диңгезендә Йөз әле бүген дә – Җырлар белән күмеп дөньяны… [1:58].
Ир-ат исемнәре “Мәрфуга түтәй кибәне” (Шәрифҗан)[1:19] һәм “Сорау бирә дуслар” (Сәет) [1:52] шигырьләрендә генә очрады.
Ныклап уйлап карасак, балага мәгънәле исем кушу, шул исемнәрне җырга салып көйләү, шигырьләрдә куллану – нинди күркәм гадәт бит. Ә мәктәп укучылары исемнәренең мәгънәсе турында уйланамы икән? Эш барышында мин гимназиябезнең 9 нчы сыйныфтагы укучылары арасында анкета үткәрдем. Аларга түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать иттем:
- Сиңа исемең ошыймы?
- Исемеңнең нәрсә аңлатканын беләсеңме?
- Мөмкинлек булса, исемеңне үзгәртер идеңме?
- Исемнәрне кыскартып һәм бозып әйтүгә карашың нинди?
- Сиңа нинди татар исеме ошый?
19 кешенең анкеталарын анализлагач, түбәндәге нәтиҗәләр чыкты.
Беренче сорауга 18 кеше “әйе” дип җавап биргән, ягъни бер генә укучыга үзенең исеме ошамый икән. Үз исеменең нәрсә аңлатканын 16 укучы белә. Исемен үзгәртергә 4 кеше риза. Исемнәрне кыскартып әйтүгә күпчелеге уңай карый (14 кеше). Соңгы сорауга җаваплар төрле. Иң күп ошаучы малайлар исеме – Руслан, Кәрим, Тимур, Илгиз, кызлардан – Гүзәл, Алсу.
Татар халкының җыр хәзинәсе, талантлы шагыйрь-язучыларыбыз язып калдырган иҗат чишмәләре — үзенә күрә бер тарих ул. Аларда без ерак гасырлар тавышын да, бүгенге көннәр аһәңен дә ишетәбез. Ә ул ядкарьләрдә кулланылган кеше исемнәре –хәзинәнең бер бизәге кебек. Шуңа күрә исем кушканда игътибарлырак булсак, мәгънәле исемнәр кушсак иде. Саф татар телендә яңгыраган Саҗидә, Әнисә, Зөһрә исемнәренә ни җитә!
Эшебезне Дагстан халык шагыйре Гамзат Цадаца сүзләре белән тәмамлыйсы килә:
Яхшы исем кыйммәт барсыннан да,
Аннан тугры дусны күрмисең;
Безнең хакта мәңге ядкарь саклап
Картаймыйча яши һәр исем.
Кулланылган әдәбият
- Гыймазетдинов М.. Язлардан алалмыйм күземне. – Казан, Татар. кит. нәшр., 1992.
- Кыдашева З. Исемнәр бакчасында: гөлләр һәм тигәнәкләр // Татарстан яшьләре. – 2016.
- Татар халык җырлары.