Мәктәптә музей эшчәнлеге

№ 213

Гөлнара САФИНА, Рәмзия МУЛЛАХМӘТОВА,

Казандагы 137 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары 

Соңгы елларда заман акыллылары балаларга әхлак тәрбиясе бирүнең бербөтен системасын булдыру турында хыяллана. Чыннан да, үз иле, халкы, гаиләсе тарихын яхшы белгән һәр кеше тәрбия өлкәсендә килеп чыккан иң четерекле сорауларга җавапны өлкәннәребез тормышыннан эзләп таба ала.

Һәрбер ата-ана үз баласының акыллы, итагатьле, тәртипле, намуслы булып үсүен тели. Олыларны хөрмәтләргә, көчсезләрне һәм кечкенәләрне рәнҗетмәскә өйрәтә. Хезмәтне яратсыннар, аяныч язмышларны тудыручы наркотик, алкоголь белән мавыкмасыннар, дип тели. Ә теләкне тормышка ашыру өчен, ул башта үз әхлагын, хисләрен, тәртибен  төзәтергә тырыша һәм гореф-гадәтләргә, җәмгыять мораленә, иман ныклыгына таяна. Шушы тәҗрибә гаиләләрдә гасырлар буена туплана, чарлана, киләчәк буынга күчә бара. Менә шулай халык менталитеты һәм аның рухи кыйммәтләре формалаша. Бу байлык әллә ни сизелерлек тә түгел кебек, ләкин болардан башка халыкның киләчәге юк. Чөнки халык кына яхшылыкны яманнан аера белә, гөнаһлардан арынырга омтыла.

“Җир йөзендәге һәр халыкның үзенә генә хас яшәү кануннары барлыкка килгән, милли тәрбиягә нигез салынган. Милли үзенчәлекләр тарихи һәм хрономик ландшафт факторларына бәйле рәвештә формалашкан”, – дип саный галим Л.Н.Гумилев[1].

Милли тәрбия бирүнең эчтәлеге, нигездә, өч өлештән тора дип әйтергә була. Беренчесе – укучыларга гомумкешелек кыйммәтләренең асылын аңлату, һәм аларның бу кыйммәтләрне тануына ирешү. Икенчесе – укучыларда гомумкешелек сыйфатларын формалаштыру. Өченчесе – балаларның үз милләтләренең төп сыйфатларына ия булуларына ирешү.

Шулай итеп, халкыбызның язмышы, киләчәге бүгенге яшьләребезнең нинди шәхси сыйфатларга ия булуына бәйле.

Иҗади  эшләүче һәр укытучы, дәресләренең, сыйныфтан тыш чараларының эчтәлеген баету өчен, үз халкының миллилеген саклаган һәрбер нәрсәдән файдаланырга тырыша. Безнеңчә, үз халкыңның үткәнен бүгенгесе белән чагыштырып өйрәнү өчен мәктәп музейларыннан да кулайрак тәрбия урыны юктыр. Чөнки мәктәп музееның бай материалын уку-укыту процессында һәрдаим кулланырга мөмкин. Каядыр барасы һәм чыгымнар турында уйлыйсы юк, дәресләреңә кирәкле әзер материал кул астыңда. Тагын бер мөһим нәрсә бар: берникадәр укучы мәктәп музейлары эшчәнлегенә тартыла. Алар бу өлкәдә танып-белү даирәсен киңәйтә, үзен компетентлы шәхес итеп тәрбияли. Менә шуңа күрә  без әдәбият дәресләренең кайберләрен, бигрәк тә Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләрне үткәндә, мәктәп музейларында үткәрүне күпкә уңышлырак та, файдалырак та дип саныйбыз.

Хезмәтебезнең максаты: тарихи, әдәби һәм мәдәни мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшыруда музейларның әһәмиятен күрсәтү.

Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

– мәгълүмати чыганаклар аша рухи байлыгыбызны барлау һәм арттыру;

– туган як тарихына кызыксынуны көчәйтү, үз халкың белән горурлану хисе тәрбияләү.

Әлеге хезмәтебез өстендә без инде өч ел эшлибез. Шунысы куандыра: эшләгән эшебезнең нәтиҗәсе бар, ел саен музеебыз экспонатлар белән тулылана бара, укучыларыбыз бик теләп безгә кушыла. Әлеге хезмәтебез дәвамлы булуына ышаныч уята.

Музей бит балаларда үз илләре, үз туганнары белән горурлану хисләре тудыра. Ветераннар сугыш кырындагы вакыйгаларны сөйләгәндә укучыларның күзләре аларга гына төбәлгән, “Без дә шулай булдыра алыр идекме икән?” – дип уйлыйлардыр кебек.

Безнең мәктәптә Эчке Эшләр министрлыгы музее эшли. Бу музей 1963 елда ачыла, аны ачарга Киров районы Эчке Эшләр министрлыгы ветераннары бик нык ярдәм итә. Аның базасында 1998 елда милиция сыйныфларында укучылар укый башлый. Музей җитәкчесе –Мария Васильевна Поклад. Музеебызда төрле экспозицияләр бар:

– “Татарстан Республикасының Эчке Эшләр министрлыгының тарих”;

– “Бөек Ватан сугышында Эчке Эшләр министрлыгы”;

– “Киров районының Эчке Эшләр идәрәсе ветераннары”;

– “Кировлылар – Бөек Ватан сугышында”;

– “Туганнар каберлеге – Окольная, Сабан урамнарында”;

– “Район ветераннары белән эшләү”.

Менә шуларның берничәсе турында сөйләп китәсебез килә.

Һәрбер укучы да музейга үзеннән өлеш кертте. Кайсы укучы – үзенең сугышта катнашкан яки сугыш вакытында тылда хезмәт иткән туганының фотокарточкасын, кайсысы сугыш кырларыннан исән-сау кайткан дәү әтисенең хатирәләрен язып килде.

Кунгуров Федор Андреевич. Аның кызының кызы безнең 137 нче урта мәктәпне тәмамлый. Федор Андреевич мәктәптә укучылар белән очрашуларга еш килә иде. Очрашуларда ул үзенең сугыш вакытында күргәннәрен сөйли, хатирәләре белән уртаклаша. Укучылар аннан: “Сугышта курыктыгызмы?” – дип сорадылар. Ә ул: “Курыктым, чөнки миңа әле ул вакытта 20 генә яшь иде”, – диде. “Минем ул вакытта әле берәр кызны кочаклап үпкәнем дә юк иде бит”, – дип, үзенең хисләре белән уртаклашты. Федор Андреевич үләр алдыннан үзенең гимнастеркасын, медальләрен, хатларын мәктәп музеена тапшырган. Алар – музеебыз өчен иң кадерле, иң истәлекле әйберләр.

Николай Илларионович Голубятников 1897 елның 9 маенда Сембер губернасында туган. Аның хатыны – Александра Тимофеевна Анна Ильинична Ульянованың ире – Марк Тимофиевич Елизаровның сеңлесе була. Әтисе туберкулез авыруыннан бик иртә үлә. Гаиләләре бик авыр хәлдә кала. Николай, 13 яшендә Самара шәһәренә килеп, кибеттә йомышчы малай булып  эшли башлый. 1916 елда патша армиясенә алына, Казан шәһәрендә хезмәт итә. Октябрь революциясенең беренче көннәрендә үк Совет властен кабул итә. 22 яшендә большевиклар партиясе әгъзасы була.1918 елның 15 сентябреннән иң авыр, иң куркыныч хезмәттә – милициядә җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшли. Казан шәһәрен акгвардиячеләрдән азат иткәннән соң, милиция төп идарәсенең сәркатибе итеп билгелиләр. Голубятниковның идеясе ярдәмендә егерме кешедән торган милиция органнарында җинаятьләрне ачу һәм булдырмау эшләре белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр төркеме булдырыла. Күп кенә хәвефле җинаятьләр Николай Голубятников һәм аның иптәшләре белән берлектә ачыла. Яшь, ләкин инде тәҗрибә туплаган Голубятников, җинаять урыннарына үзе бара.

2 март. Кич. Эштән соң, ул беркайчан да план буенча эшләнергә тиеш эшкә анализ ясамыйча кайтып китмәгән. Җинаять эшләре буенча журнал  карап утырганда, дәүләт тоз складына һөҗүм ясалуы турында хәбәр ала. Бандитлар, складка кереп, каравылчыны үтерәләр һәм капчыклар белән тозны урлыйлар. Ул вакытта тоз алтын бәясенә торган. Җинаятьчеләрне кайдан эзләргә? “Элеккеге танышлар” картотекасыннан эзлиләр. Ләкин шунда яшь кенә бер малай капчыкларны Подлужная урамына ташуларын күрә. Голубятников, җинаятьләрне ачучы төркем белән бергә бу урамдагы барлык сарай, подвалларны тикшереп чыга. Ләкин һич таба алмыйлар. Бер сарайда ул кечкенә генә чоланда ишек күреп ала. Шулвакыт ату тавышы яңгырый. Голубятников яралана, ләкин бандитларга каршы атып, аларны яралый. Бандитларны кулга алалар. Суд карары нигезендә аларны аталар. 6 сәгатьтән соң Голубятников авыр яралардан үлә. Үләр алдыннан абыйсы Викторга: “Сау бул, мине бу сугышта син алыштыр”, – ди. Бер елдан абыйсы да бандитларны кулга алганда һәлак була. Николай Голубятников Казан шәһәре Киров районы зиратында җирләнә. Аны озатырга бик күп халык килә.

1968 елның 26 ноябрендә Яңа Савин районында бер урамга аның исемен бирәләр, 25 нче мәктәп каршына аның бюстын урнаштыралар.

Горшков Иван Дмитриевич 45 ел Татарстан Эчке Эшләр министрлыгының пост-патруль хезмәтендә милиционер булып эшли. Ул Киров районы Елга аръягында туа, бик актив комсомолец, дружиначы була. Бөек Ватан сугышы башлангач, 17 яшендә үзе теләп сугышка китә. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен 18 медале була, фронттан кайткач та, милициядә хезмәт итә.

Садыйков Рәфгать Фатыйх улы 1923 елның 17 сентябрендә Казан шәһәрендә туа. 1940 елда Киров районындагы 137 нче татар мәктәбен тәмамлап, университетка укырга керә. Ләкин 1941 елда сугыш башлангач, аны  Ульяновск шәһәренә укырга җибәрәләр. Училищены лейтенант исемен алып тәмамлый. Бөек Ватан сугышында бик күп батырлыклар күрсәтә, орден-медальләр белән бүләкләнә. 1969 елга кадәр Совет Армиясендә хезмәт итә.

Бакиев Фәрит Габдрахман улы 1923 елның 5 февралендә Целеноград шәһәрендә туа. Сугышка кадәр үк 16 яшендә мәктәп директоры була.Үз теләге белән сугышка китә. Сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. 20 ел хәрби хезмәттә була. 1971 елда Казандагы 137 нче мәктәпкә директор итеп билгелиләр.

Архив шүрлекләрендә, сандыкларда, китап араларында һәм төргәкләрдә сакланган бу хәзинәләр бик күп нәрсә турында сөйли. Туган илен, халкын, хатынын, балаларын, әти-әнисен, әби-бабасын сагынып язылган хатлар. Хаты киткәч, солдат атакага күтәрелгәндер, һәлак булгандыр, бәлки, исән-сау Туган иленә кайткандыр, шул ук хатын үзе укыгандыр.

Музейда уздырылган һәр чара: экскурсия, дәрес, батырлык дәресләре, сугыш ветераннары белән уздырылган кичәләр зур тәрбияви һәм танып-белү үзенчәлегенә ия. Укучылар уздырылган һәрбер чараны йотлыгып тыңлыйлар. Җиңү бәйрәме кичәләренә әзерләнгәндә укучылар үзләре теләп шушы бүлектәге экспонатларны сайлап алалар. Кичәләрдә алар зур горурлык белән залдагы ветераннарга сугышта үлеп калганнарның фронттан язган хатларын укыйлар. Аларда солдатларның Татарстанда калган туганнарына никадәр наз, мәхәббәтләре чагыла. Хатларда солдатлар үзләренең батырлыклары, тыныч тормышка ышанычларын язып китәләр.

Язмабызга нәтиҗә ясап, шуны әйтәсебез килә:

белем һәм тәрбия бирү процессында этномәдәни компонентлардан файдалану – заман таләбе;

– мәктәп музейларының җәмгыять, халык тормышын өйрәнү, телен, мәдәниятен саклап калу өлкәсендәге роле гаять зур;

– Туган ил, Ватан– дигәндә халкыбызның рухи мирасын киләчәк буыннарга тапшыру чарасы. Туган илгә мәхәббәт тәрбияләүдә мөгаллим исә – балага шушы хакыйкатьне аңлатучы, төшендерүче, җиткерүче;

– укытучысының бурычы – үзенең барлык белемен, балага уңай тәэсир итүнең төрле юлларын файдаланып, аңлатуга, тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерү, туган илең белән горурлану хисе уяту.

Чыннан да, Г. Ибраһимов билгеләп үткәнчә, «Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр»[2].

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: туган җиребезгә , халкыбызның үткәненә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүдә мәктәп музее зур роль уйный. Чөнки милли традицияләргә нигезләнгәндә генә мәктәп үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын тулысынча үти ала.

Кулланылган әдәбият

  1. Алексеев, М. Ю. Особенности национального поведения / М. Ю. Алексеев, К. А. Крылов. – М.: Арт-Бизнес-Центр, 2001. – С. 318.
  2. Гумилев Л.Н. Конец и вновь начало: Популярные лекции по народоведению. – СПб, 2002.
  3. Заһидуллина Д. Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. –Казан: Мәгариф, 2004.
  4. Ибраһимов Г.Г. Әсәрләр: сигез томда. Т. 5: Әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр (1910–1933) / Томны төзүче, текст, искәрмә һәм аңлатмаларны әзерләүчеләр М. Х. Хәсәнов, Р. Р. Гайнанов. – Казан: Татар кит. нәшр., 1978.
  5. Мәктәп музейлары материаллары.
  6. Мөлекова Ф.Р. Музей – тәрбия учагы. //Ачык дәрес. – Сентябрь. –2010.
  7. Харисова Л. А. Национальная культура в содержании образования. –М., 1995.
  8. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогика. –Казан: Мәгариф, 2004.
  9. Этнопедагогика в современной школе: Пособие для учителя. – Абакан: Хакасское книжное издательство, 2010. – С. 208.

[1] Гумилев Л.Н. Конец и вновь начало: Популярные лекции по народоведению.- СПБ, 2002 г.

 

[2] Ибраһимов Г.Г. Әсәрләр: сигез томда. Т. 5: Әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр (1910–1933)