Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә әкиятләрне сәхнәләштерүнең әһәмияте

 

 Фәридә ШАҺИТОВА,

Казандагы 101 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Бүгенге көндә актуаль сорауларның берсе − балаларны кечкенәдән социаль тормышка яраклаштырып тәрбияләү. Тормышта үз урыныңны табу, үз күңелең теләгәнчә яшәү, көнкүрештә, эш урынында килеп чыга торган сорауларны хәл итү өчен аралаша, сөйләшә белү бик мөһим. Берничә телдә сөйләшә белсәң, тагын да уңайлырак.

Безнең 101 нче полилингваль балалар бакчасы, нәкъ менә шушы максатлардан чыгып, үз эшчәнлеген алып бара. Мин үземнең урта төркем балаларына рус һәм татар телләрен өйрәтәм.

Телләр өйрәнү җиңел булсын өчен төрле кызыклы алымнарны кулланам, шуларның берсе – әкиятләрне сәхнәләштерү. Сөйләм телен үстерүдә әкиятләрне сәхнәләштерүнең әһәмияте зур. Сәхнәдә әзер әкиятне уйнар өчен алдан оештырылган эшчәнлеккә балаларның, әти-әниләрнең, тәрбияченең зур хезмәте салына.

Әкиятне сайлаганда эчтәлегенә, геройларына, әкияттә күтәрелгән мәсьәләләргә, әхлакый тәрбия бирә торган көчкә аеруча игътибар итәм. Без балалар белән бергәләп башта әкиятне төркемдә укып чыгабыз. Әкият эчтәлеге буенча минем тарафтан бирелгән сорауларга балалар җаваплар кайтаралар. Геройлар турында сөйләшкәндә, һәр бала геройны үзенчә күрә, күзалдына китерә һәм үзенчә характерлый. Мондый әңгәмәләр бик кызыклы үтә, чөнки балалар әкиятне  тын да алмый тыңлыйлар, эчтәлегенә кереп китәләр, шул вакыйгаларда үзләре катнашкан кебек хисләр кичерә башлыйлар, әкиятне яратып өлгерәләр, сорауларга да чын күңелләреннән җаваплар кайтаралар, геройларны яклыйлар яки гаеп итәләр. Элеге сөйләм эшчәнлегендә һәр баланың эчке дөньясы ачыла, хис-кичерешләре барлыкка килә, балалар кеше хәлен аңлау, кеше хәленә керә белү кебек сыйфатларын үстерәләр, иптәшләренең сөйләмен тыңларга, котеп торырга, сабыр булырга, өйрәнәләр, әгәр иптәшләренең фикерләре белән килешмәсәләр, үз фикерләрен әйтәләр, татарча да русча да сөйләм телләрен ныгыталар, баеталар, шомарталар. Әкиятләрне анализлаганда мин балалардан яңа сүзләрне истә калдыру өчен ике телдә дә кабатлатам, мәгънәләрен аңлатам. Һәм бу сүзләрнең чын тормышта кайда, кайчан кулланылганлыгын аңлату максаты белән яңа сүзләрне рәсемнәрдә интерактив тактада күрсәтәм, чын тормыштан мисаллар китерәм.

Әкият геройларын рольләргә бүлү үзе бер кызыклы күренеш, чөнки әкият белән танышу барышында, анализлаганда ук мин балалардан сиңа кайсы герой ошады, син кайсы геройны уйнар идең дигән сораулар бирәм һәм һәр бала үзе теләгән геройны уйнар өчен сәхнәгә менә – бу алым бик файдалы һәм нәтиҗәле.

Әкиятне сәхнәдә күрсәтү өчен балалар белән берлектә декорация, реквизитлар әзерлибез. Безгә ярдәмгә әти-әниләр дә килә – алар костюмнар әзерләүдә, бизәүдә катнашалар, балаларга әкият героеның сүзләрен ятларга, өйдә сәнгатьле итеп сөйләп карарга ярдәм итәләр.

Репетицияләр вакыты тагын да кызыклы вакыйгага әверелә. Балалар чын күңелләреннән, теләк белән рольгә кереп уйный башлыйлар, геройларның репликаларынан барлыкка килгән диалоглар ярдәмендә образны ача торган интонациядә сөйләшәләр, дөрес мимикаларны күрсәтәләр, тиешле хәрәкәтләр ясыйлар – боларның барысы да баланы үстерә торган эшчәнлек төрләре.

Әкиятне сәхнәдә тамашачылар алдында, ягъни балалар, тәрбияче апалар алдында уйнау зур бәйрәмгә әйләнә. Балалар үзләрен тыныч тоталар, алар оялмыйлар, кыенсынмыйлар, бик теләп, рольгә кереп уйныйлар. Тамашачылар сокланып карап утыралар.

Мәктәпкәчә яшьтәге урта төркем балаларының сөйләм телен үстерүдә әкиятләрне сәхнәләштерүнең әһәмиятен мин үз тәҗрибә эшчәнлеге аша сурәтләдем. Телләрне өйрәнүгә иҗади якын килгән очракта гына нәтиҗәгә ирешеп була, чөнки тел өйрәнү кызыклы, тормышчан булырга тиеш. Сәхнәдә әкият уйнау процессында балаларның рольгә кереп сөйләшүе, уйнавы, вакыйгаларны сурәтләве, тамашачы адында үзен дөрес тота белүе, әкиятне ахырына кадәр уйнап чыгуы  − ул урта төркем балаларын шәхес итеп үстерә торган,  социаль тормышка яраклаштыра торган, телләргә кызыксыну, игътибар, ярату, хөрмәт хисе тәрбияли торган зур эшчәнлек.