Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга этномәдәни тәрбия бирүне халык авыз иҗаты аша оештыру

 Гүзәл МУЛЛАГАЛИЕВА,

Казандагы 159 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Татарстаныбыз күпмилләтле халыклар дуслыгын гәүдәләндерә. Һәр халыкның үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле бар. Һәм бу – тиңсез хәзинә. Төрле телләрдә сөйләшсәк тә, һәркем өчен үзенең туган теле әни кебек кадерле. Туган телен, мәдәниятен, халкының гореф-гадәтләрен белгән халык югалмас, бу җиһанда аның эзе җуелмас. Кечкенәдән күңелгә беркетелгән ярату хисе кебек, туган телебезгә булган ихтирам да кешене гомере буе озата килә. Һәм бу – горурлык катыш дәрәҗә билгесе дә! Һәр халыкның бүгенге көнгә кадәр хәзинә булып килеп ирешкэн гореф-гадәтләрен, иҗатын, тарихын онытмыйча буыннан буынга тапшыру тәрбия эшендэ бик зур урын алып тора.

Сабый үз туган телендә белем алырга тиеш, дип уйлыйм. Ана телендә укуын дәвам иткән баланың үсеше дә, күзаллау дәрәҗәсе дә, фикерләве дә югары булуы бәхәссез. Балаларда бердәмлек, дуслык, туган илгә, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт кебек сыйфатлар тәрбияләгәндә иң элек телгә ихтирам хисләрен уятырга тиешбез. Төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре, яшәеше, халык авыз иҗаты турында күзаллауны  барлаганда  ихлас кызыксыну күзәтелә икән, димәк, тәрбияче үз һөнәрен сайлаганда ялгышмаган дигән сүз.

Үз халкың белән сине күренмәс җепләр аша бәйләп торучы нәрсә ул – тел. Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Икесе дә – безнең өчен иң кадерле, якын тел.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә 2015 – 2030 елларга Милли мәгарифне үстерү концепциясе кабул ителде. Яшь буынга туган телгә, тарих һәм Татарстан халыкларының этномәдәни мирасын үзләштерүгә кызыксынуны арттыру әлеге Концепциянең көтелгән нәтиҗәләренең берсе булып тора.

Хәзерге вакытта барган зур үзгәрешләр чорында, балалар бакчасы һәм гаилә алдына сабыйларны, үзләренең ата-аналарының, әби-бабаларының үткән юлын, аларның тарихын, мәдәниятен, халык авыз иҗатын өйрәнмичә,  рухи яктан көчле, белемле, тормышта үз урыннарын таба алырга сәләтле итеп тәрбияләү бурычы куела.

Балалар бакчаларында этномәдәни тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан, фольклорыннан башка күз алдынада китереп булмый. Халкыбызның авыз иҗаты, мәкальләре, табышмаклар, сынамышлыр, уеннар, җырлар яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак булып тора. Ул әдәби һәм тарихи, тәрбияви  мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗатын халыкның күмәк акылы, сәнгатькә сәләте тудырган, форма ягыннан гасырлар буе камилләштереп, сүз сәнгате югарылыгына күтәргән. Этномәдәни тәрбия, туган тел чыганагы булган. Сынамышлыр, табышмаклар, әкиятләр өйрәнү, уку  балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерә.

Татар халык авыз иҗаты үз эченә күптөрле жанрларны ала: бишек җыры, әкият, табышмак, мәкаль һәм әйтем, тел көрмәкләндергеч, җыр, бәет, санамыш, уеннар, мөнаҗәт, такмак, эпос, кыйсса, легенда һ.б.

Бурычлар

Киләчәк буынны милләтнең рухи, мәдәни хәзинәләренә таянып тәрбияләү, аның милли үзаңын үстерү, милләтенә карата ихтирам, горурлык, сөю хисләре тәрбияләү яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә көн кадагына килеп баскан җитди бурычлар булып тора. Билгеле, мондый шәхес, гомумкешелек сыйфатларына таянып, ирекле, иҗатка сәләтле, яңа сәнәгать технологияләренә яраклы белгеч итеп тәрбияләнергә тиеш. Бу бурычларны фәкать милләтебезнең халык педагогикасын укыту-тәрбия процессының нигезенә куеп кына тормышка ашырып була:

– Фольклор турында төшенчә булдыру, татар халык авыз иҗатының милли үзенчәлекләрен өйрәнү;

– сабыйларнын күзаллавын киңәйтү, халык иҗатының бүгенге көндә дә яшәвен аңлату;

– үз халкың, аның үткәне һәм бүгенгесе белән горурлану хисләре тәрбияләү;

– халык иҗатының этнография белән тыгыз бәйләнештә булуын аңлату. Этнографик эволюцияне күрсәтү. Татарстанда яшәүче башка халыклар фольклоры турында мәгълүмат бирү;

– мәктәпкәчә яшьтәге балаларнын сөйләм телен баету;

– балаларнын, иҗади сәләтләрен үстерү. Фольклорга нигезләнеп, иҗат эшенә җәлеп итү.

Табышмак – табигать  дөньясындагы, халыкның тормыш- көнкүрешендәге барлык җанлы һәм җансыз әйберләрне, күренешләрне, исемен атамыйча, читләтеп сүрәтләүгә корылган, я булмаса, шаян сорау рәвешендә төзелгән, күп очракта шигъри формага салынган кечкенә кү- ләмле халык авыз иҗаты әсәре. Балалар бакчасында табышмакларга зур игътибар бирелә. Аларны теләсә кайсы шөгыльдә урынлы файдаланырга мөмкин. Табышмаклар балаларга өс- тәмә мәгълүмат бирә, тормышны танып белергә, зирәк, тапкыр булырга өйрәтә, игътибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияли, эзлекле һәм образлы фикерләү сәләтен үстерә, тел байлыгын арттыра.

Татар халык авыз иҗатында шактый киң урын алган, тормышта нык таралган һәм хәзерге көндә дә еш кулланыла торган жанр – ул мәкальләр һәм әйтемнәр. Милләтебезнең тормыш тәҗрибәсе, дөньяга карашы, тирән акылы, әхлак нормалары мәкальләрдә тулы чагыла. Матур һәм тирән мәгънәле итеп әйтелгән мәкальләрне балалар да яратып кабул итәләр, исләрендә калдыралар һәм үзләре дә кулланалар. Мәкальләрнең тормыштагы ролен балаларга аңлатып бирү тәрбияви яктан бик отышлы. Аларны өйрәнү, урынлы файдалана белү балаларның сөйләмен баета, милләтебезгә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли. Рус балаларында татар теленә карата кызыксыну уятуда да мәкальләрнең роле зур. Ул чит телне өйрәнгән вакытта кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора. Шул максаттан, балалар бакчасында мәкальләр кулланып төрле уеннар уйнату бик отышлы. Балалар көнкүрештэ үзләрен ачып бетермәскә мөмкин, ә төрле мәкаль әйтү уеннары вакытында моңа шартлар тудырыла. Балалар бу вакытта үзләрен кыюрак тота башлый; аларның, беренчедән, үз-үзләренә, икенчедән, үзләре янәшәсендәге кешеләргә ышанычлары арта.

Милләтебезнең  иң әһәмиятле беренче әсәре – бишек җырлары. Аларда аналарның теләкләре, ышанычлары, баласын рухи һәм физик яктан матур, булдыклы, игелекле, мәрхәмәтле, тәүфыйклы, гадел итеп күрү өметләре чагыла. Балалар бакчасының нәниләр төркемендә бишек җырлары үзенең дәвамын ала. Курчаклар белән уйнатканда, балаларны йоклатырга салганда бишек җырларын җырламыйча мөмкин түгел. Чөнки бишек җырларының нинди тәрбияви көчкә ия булуын, баланың теле ачылуда, зиһенен уятуда иң үтемле тәрбия чарасы икәнлеген  һәрберебез белә.

Бала сөйләшә башлагач, бармак уеннары, табигатькә, кош-кортларга, бөҗәкләргә эндәшләр, такмаклар, тел көрмәкләндергечләр, тизәйткечләр – барысы да балаларның сүзлек байлыгын үстерүдә, авазларны дөрес әйтергә өйрәтүдә ярдәм итә.

Татар халкы – әкиятләргә бай халык. Әкиятләр – балалар арасында иң популяр әсәрләр. Моның сәбәбе – әкиятләрнең гаҗәеп оста иҗат ителгән булуында. Әкиятләр кешенең гүзәллеген, сафлыгын, хыялларын чагылдыра. Аларда белем алу, һөнәр өйрәнү, дуслык, батырлык, үзара ярдәмләшү кебек күркәм сыйфатлар турында сөйләнә. Шул ук вакытта кешедәге тискәре сыйфатлар: ялкаулык, саранлык, комсызлык, көнчелек, явызлык тәнкыйть ителә. Бала әкиятләрне тыңлап, уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнә, күңеле белән гаделлекнең җиңүен тели. Әкиятләр балаларда матурлыкка, изге эшләргә соклану, усаллыкка, явызлыкка нәфрәтләнү, шулай ук яклаучысызларны, ятимнәрне кызгану, кайгырту кебек хисләр тәрбияли. Әкиятләрдә без бала тәрбияләүнең төрле мәсьәләләре буенча күп кенә кыйммәтле киңәшләр, тәкъдимнәр табабыз.

Татар халык авыз иҗатында шактый киң урын алган, тормышта нык таралган һәм хәзерге көндә дә еш кулланыла торган жанр – ул мәкальләр һәм әйтемнәр. Милләтебезнең тормыш тәҗрибәсе, дөньяга карашы, тирән акылы, әхлак нормалары мәкальләрдә тулы чагыла. Матур һәм тирән мәгънәле итеп әйтелгән мәкальләрне балалар да яратып кабул итәләр, исләрендә калдыралар һәм үзләре дә кулланалар. Мәкальләрнең тормыштагы ролен балаларга аңлатып бирү тәрбияви яктан бик отышлы. Аларны өйрәнү, урынлы файдалана белү балаларның сөй- ләмен баета, милләтебезгә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.

Балалар тормышында иң мөһиме, иң кирәклесе, баланың төп эше – ул уен. Татар балалар уен фольклорында хәрәкәтле уеннарга зур урын бирелгән, чөнки «Хәрәкәттә – бәрәкәт», – ди халык. Аларны уйнар өчен катлаулы кагыйдәләр дә, кыйммәтле уен кораллары да кирәкми, бары тик теләк һәм җитезлек кенә кирәк. Уеннарда шобага салу, санамыш әйтүләр балаларда кызыксыну уята, күңелләрен күтәрә.  Җырлы-биюле, түгәрәкле уеннар балаларның  зәвыгын арттыра, әхлакый һәм эстетик  яктан тәрбияләүгә булыша. Милләтебезнең  гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан татар халык уеннары балаларда үз көченә ышану, бердәмлек, ярдәмләшү, кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек  күркәм сыйфатлар тәрбияли.

Кешеләрне рухландыручы гореф-гадәтләр, йолалар, буыннан-буынга күчеп, камилләшеп, бүгенге көнгә кадәр җиткән. Бала, өлкәннәр белән аралашып, кирәкле күнекмәләргә өйрәнә, халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын үзләштерә. Ата-бабаларыбыз тормышында сыналган иманлылык, әхлаклылык, гаделлек, әйберне исраф итмәү, ата-ана хакы, күрше хакы, туганлык, кардәшлек җепләрен саклау, мәрхәмәтлелек, ярдәмчәнлек кебек сыйфатлар тәрбиянең нигезен тәшкил итәләр. Балалар милли җанлы булып үссеннәр, татар булулары белән горурлансыннар  дисәк, һәр гаиләдә балаларга сабый чактан ук халыкның милли мирасын  өйрәтү мөһим. Үз чиратында бу эш балалар бакчасында дәвам итсен иде.

“Нәүрүз”, “Сабантуй” бәйрәмнәре безнен балалар бакчасында да ел да үткәрелә.

Һәр милләт үзенә генә хас үзенчәлеккә ия. Бай тарихы, мәдәнияте, әдәбияты, гореф-гадәтләре, йолалары булган татар халкы да дөнья культурасын кабатланмас бизәк-аһәңнәр белән тулыландыра. Төре чаралар, дәресләр аша, халкыбызның рухи, мәдәни байлыкларыннан файдаланып, бала йөрәгенә матурлык, инсафлык орлыклары чәчү, әхлаклы, белемле, һәр яктан да  сәламәт балалар тәрбияләү – һәр тәрбияченен изге бурычы.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә. Халык авыз иҗаты – ул милләтебезнең гыйлем капчыгы, яшь буынны тәрбияләүдә тупланган уңай тәҗрибәләре, тормыш дәреслеге.

Гомумəн, ирешелгəн нəтиҗəлəребез сөенечле, əмма алда торган бурычлар тагын да колачлы, чөнки милли мəгарифне, этномәдәни тәрбияне  бары тик яӊалыкка омтылып кына үстереп була.