Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирүдә проект ысулын куллану

 

Зөлфия АБДРАХМАНОВА,

Казандагы 8 нче балалар бакчасы

тәрбиячесе

 

Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан илебезнең патриотларын тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелә. РФ Президентының 2024 елның 8 маенда кабул ителгән «Россия Федерациясенең тарихи агарту өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында»гы Указы  нәтиҗәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тарихи белем бирү системалы рәвештә оештырылачак.

 

Ул имзалаган ватанпәрвәрлек тәрбиясе өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү турындагы Указда әйтелгәнчә: “Без үз киләчәгебезне һәм балаларыбызның киләчәген төзергә тиеш. Һәм әлеге нигез – бу ватанпәрвәрлек. Бу – Ватаныбызга һәм халкыбызның гореф-гадәтләренә, рухи кыйммәтләренә хөрмәт. Бу – үз илеңә һәм аның киләчәге өчен җаваплылык. Балаларның күргәннәре, ишеткәннәре һәм укыганнары күп очракта җәмгыятьтәге рухи-әхлакый климатка бәйле.

Эш тәҗрибәбездә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирүдә проект ысулын яратып кулланабыз.

Без бакчабыз белән “Җанлы кәсепләргә кайтаваз” темасы буенча проект эшчәнлеге алып бардык. Бу проектта онытыла барган һөнәрләр белән таныштык. Проект “Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү” дип аталган республика конкурсында җиңүче булды.

Проектның максаты:

  • Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар мәдәнияте һәм тарихы белән таныштыру;
  • Үзләренең иҗатлары һәм үткән заманның сәнгать тәҗрибәсен үзләштерү аша ватанпәрвәрлек тәрбияләү һәм гражданлык позициясен формалаштыру.

Проектның бурычлары:

  • Балаларны үз халкының мәдәниятенә һәм тарихына җәлеп итү, толерантлык тәрбияләү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларда  халык һөнәрләренә кызыксыну уяту;
  • Татар телен һөнәрчелек һәм традицион сәнгать төрендә куллану аша үстерүгә ярдәм итү: сүзлек байлыгын баету, дөрес сөйләм булдыру;
  • Балаларда кулдан ясалган әйберләрнең матурлыгын күрә белү сәләтен үстерү, эстетик зәвык тәрбияләү;
  • Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга иртә һөнәри  юнәлеш бирү юлы белән хезмәтнең  төрле төрләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыру.

Проект темасы буенча һәр төркемгә аерым бер һөнәрне сайлап алдык.

  • Балчыктан чүлмәк ясау
  • Фольгадан чеканлау
  • Шоперларны (заманча чүпрәк сумка) татар халык орнаментлары белән бизәү
  • Киез басу (киездән төрле хайваннар, киемнәр басу)                                                                                                                                                                                          Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бу проект темасы бик актуаль, чөнки безнең төбәкнең борынгы гореф-гадәтләре, һөнәрләре онытылып бара. Бу юнәлештә эш алып бару балаларда үз халкының мәдәниятенә һәм тарихына, халык һөнәрләренә кызыксыну уята.

 

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирүдә посткроссинг

Посткроссинг ул – төрле илдәге очраклы кешеләр арасында хат hәм почта открыткалары алмашу.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә посткроссинг ачык хатлар һәм үз төбәгебез тарихы, табигате һәм истәлекле урыннары турында мәгълүматлар белән хатлар алышыну аша тарихи тәрбия бирү коралы буларак кулланыла ала. Бу балаларны башка төбәкләр мәдәнияте белән таныштыруга, аларда Туган илгә карата төшенчәләр формалаштыруга, иҗади һәм аралашу үзлекләрен үстерүгә, шулай ук үз Ватанына горурлык хисен тәрбияләүгә ярдәм итә.

Балалар һәм тәрбиячеләр төрле балалар бакчаларыннан үз шәһәрләре, аның тарихы һәм мәдәнияте турында фото- һәм видеоматериаллар белән бергә, рәсемнәр, истәлек бүләкләре дә алышалар.  Хат алышу барышында балалар башка шәһәрләрнең истәлекле урыннары, һәйкәлләре, танылган кешеләре һәм тарихи вакыйгалары турында белем алалар.

Бу юнәлеш миндә кызыксыну уятты. Свердловск өлкәсендәге балалар бакчасы белән элемтәгә кердем. Тәрбиячеләр минем тәкъдимемне зур кызыксыну белән кабул иттеләр һәм без сүзнең мәгънәсеннән чыгып, “Дуслык күпере” исеме астында проект ачып җибәрдек.

Беренче хатыбызны язар алдыннан әзерлек эше алып барылды. Балалар гаиләләре белән Казанның төрле тарихи урыннарында булдылар, өйләрендә Казанның истәлекле урыннары төшерелгән открыткалар әзерләделәр, рәсемнәр төшерделәр. Бу эш барышында безнең балалар тагын да шәһәребезнең тарихи һәм истәлекле урыннары белән таныштылар.

Ниһаять, утырып хат яздык. Анда башта бакчабыз һәм үзебез белән таныштырып үттек, аннары  Казан шәһәренең берничә истәлекле урыннары турында мәгълүмат бирдек. Балаларга Казанның истәлекле урыннары төшерелгән открыткалар, буяулы битләр, татар телендә китап һәм иң мөһиме балалар үз куллары белән ясаган лалә чәчәкләрен салдык. Лалә чәчәгенә «Әйдә танышыйк» сүзе һәм  бала исеме язылган.

Шулай итеп, балалар белән беренче хатыбызны язып салудан шушы проектка нигез салдык. Әлбәттә, әти-әниләр дә бу проекттан читтә калмады: материал тупладылар, балаларны Казанның тарихи урыннары белән таныштырдылар, аерым хат язучы гаиләбез дә булды. Бик актив гаиләбез бала белән бергә  хатны почта бүлегенә илтеп тапшырды.

Шулай ук электрон адреска әти-әниләр һәм балалар белән бергә Казан турында төшерелгән видеоролик та җибәрдек. Шул видеороликны караганнан соң, Свердловск өлкәсеннән җавап итеп сәлам видеосы алдык, ул  балаларга бик ошады. Хәзер инде түземсезлек белән хат көтәбез.

“Дуслык күпере” проекты минем өчен дә, балалар өчен дә бик кызыклы һәм нәтиҗәле булыр, чөнки балалар башка шәһәрләр, андагы халыкның яшәеше, гореф-гадәтләре белән танышачак. Бу эш балаларда һичшиксез Ватаныбызга карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисләре уятачак.

Киләчәктә тагын яңа өлкәләр, шәһәрләр белән элемтәгә кереп, “Дуслык күпере” проекты өстендә эшне дәвам итәргә уйлыйбыз.