Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирүдә мнемотехника ысулын куллану

Лилия ЯРХОМОВА, Ләйсән ХАҖИЕВА,

Казандагы Балаларның үсеш үзәге – 396 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре

Балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү – катлаулы педагогик процесс. Аның нигезендә әхлакый хисләр үсеше ята. Ватан хисе… Ул – балада гаиләгә, иң якын кешеләргә – әти-әниләргә, әби-бабайларга карата якын, җылы караш. Ватан хисе баланың иң беренче күргән тирәлек белән кызыксынудан, аңа сокланудан башлана. Бала бу хисләрне җаны белән тоеп, аңлап та бетермәскә мөмкин. Ләкин бу хисләр аның Ватанны яратучы шәхес булып формалашуында зур роль уйный. Әхлакый-патриотик тәрбия бирүне  әдәби әсәрләр кулланудан башка күз алдына китерергә дә мөмкин түгел. Халкыбызда һәм күп кенә язучыларның иҗатында Ватанга карата мәхәббәт тәрбияләү бик якты чагылдырылган.

Әхлак тәрбиясе бирү күп кенә бурычларны үз эченә ала:

– үз гаиләсенә, балалар бакчасына, туган шәһәренә карата мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү;

– табигатькә һәм тирә-юньгә карата сакчыл караш формалаштыру;

– хезмәткә хөрмәт тәрбияләү;

– рус милләтенә, гореф-гадәтләрнә кызыксыну уяту;

– кеше хокуклары турында башлангыч белем формалаштыру;

– Россия шәһәрләре турында булган белемнәрен ныгыту;

– балаларны дәүләт символлары (герб. флаг, гимн) белән таныштыру;

– ил казанышлары өчен җаваплылык һәм горурлык хисләре тәрбияләү;

– толерантлык формалаштыру, башка милләт вәкилләренә, аларнын гореф-гадәтләренә карата хөрмәт хисе уяту.

Без түбәндә әхлакый-патриотик тәрбия бирү темасын чагылдырган һәм  үзебез яратып куллана торган мнемотаблицалар тәкъдим итәбез. Иң беренче мнемотехниканың нәрсә икәнлеген искә төшереп үтик.

Борынгы заманнардан бирле кешеләр мәгълүмат туплау, аны истә калдыру, буыннын-буынга күчеру өчен төрле алымнар уйлап табарга тырышканнар һәм бу алымга «мнемотехника» дигән гомуми исем биргәннәр.

Мнемотехника грек теленнән тәрҗемә иткәндә, истә калдыру, хәтер үстерү техникасы дигәнне аңлата. Мнемоника яки мнемотехника – белем бирү барышында мәгълүматны истә калдыруны җиңеләйтү, хәтер тирәнлеген арттыру өчен ясалма ассоциацияләр аша уен рәвешендә кулланыла торган төрле алымнар, ысуллар тупланмасы. Безнең көннәрдә мнемотехника киң кулланылыш алган. Монын төп «сере» бик гади һәм яхшы таныш. Кеше үз хыялында берничә визуаль образны күзаллаганда баш мие бу бәйләнешне истә калдыра. Һәм киләчәктә дә бу ассоциациянең бер образын гына да искә төшерүгә, элек хәтердә булган бәйле барлык мәгълүматлар искә төшәчәк. Кече яшьтән үк балаларда билгеле бер күнекмәләр барлыкка килсен өчен, аларны истә калдыру өчен белем бирү һәм тәрбия процессында еш кына мнемотаблицалар кулланыла. Мәсәлән, юынганда, киенгәндә һ.б

Визуаль образга таяну – бик мөһим һәм кирәкле ысул. Әгәр дә текстны тынлаганда билгеле бер образ баланың күз алдына килмәс, бала бу текстны аңламаска мөмкин.

Без үз эшебездә мнемотаблицалар кулланабыз. Бу ысулны куллану шигырьләр өйрәнгәндә, әкиятләр укыганда, уйлап сөйләү эшчәнлеген үстерүдә бик нәтиҗәле алым булып тора. Шулай итеп, шигырьдәге һәр сүзгә яки сүзтезмәгә рәсем уйлап табыла, схема төзелә. Бала шул схеманы кулланып, хәтерендә кузаллап бөтен шигырьне сөйләп бирә. Башлангыч этапта балага әзер план-схема тәкъдим ителә. Киләчәктә бала үзе дә әкеренләп схемалар төзергә өйрәнергә мөмкин. Мнемотаблицалар белән эшләү техникасын үзләштерү төп психик процесслар – хәтер, образлы уйлау, фикерләү сәләтен, игътибарны арттыруга юнәлдерелгән бурычларны хәл итәргә булыша. Терәк рәсемнәр куллану шигырь өйрәнү барышын мавыктыргыч итә, шөгыльне уенга әверелдерә.

Әбием

Минем әби бик әйбәт,

Гел көлеп кенә тора.

– Балакаем, дип әйтеп,

Сөеп, иркәләп тора.

Әбием һәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләре белән

Безнең күңелне күрә.

Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда? (Ләйсән Сираева)

 

 

 
 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шофёр булам

Мин дә әтием шикелле

Шофёр булырга уйлыйм.

Шуның өчен мин һәрвакыт

Машина белән уйныйм.

Тизрәк үсеп, шофёр булсам,

Нишләргә белер идем:

Урамдагы бар баланы

Утыртып йөрер идем. (З.Туфайлова)