Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда иртәнге гимнастика аша физик күнекмәләрне ныгытуда музыканың роле

№ 202

Рамилә САФИУЛЛИНА,

Казандагы 46 нчы билингваль балалар бакчасының физик инструкторы

Гүзәлия БАРИЕВА,

Казандагы 46 нчы билингваль балалар бакчасының I квалификация категорияле музыка җитәкчесе

Соңгы елларда үсеп килүче буын арасында сәламәтлек мәсьәләсе бик актуальләште. Чөнки җәмгыятькә нәкъ менә сәламәт, акыллы, камил, бар яктан да актив шәхесләр кирәк. Ә моның өчен кем җаваплы соң? Беренче чиратта баланың сәламәтлеге өчен әти, әни җавап бирә. Ә аннары гына педагоглар һәм медицина хезмәткәрләре җаваплы. Ясалган күзәтүләргә караганда, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның 50 процентының сәламәтлегендә тайпылышлар бар. Бу – аңлашыла да, чөнки хәзерге көндә балаларның компьютер, телефон, планшет артында күп вакыт үткәрүләрен барыбыз да белә. Ун-унбиш ел элек балаларны урамнан алып кереп булмаса, хәзер, киресенчә, алар урам белән бөтенләй кызыксынмый дисәк тә, ялгышмабыз. Хәзер спорт белән шөгыльләнгән балалар да бик аз. Әти-әниләр арасында да спортка караганда интеллектуаль секцияләрне өстен күрүчеләр шактый.

Ә балалар бакчасында спорт мәсьәләсе аеруча зур игътибар үзәгендә тора. Чөнки бала көннең күп вакытын бакчада үткәрә. Шуңа күрә битараф булмаган һәр педагагның бурычы – балаларга физик күнегүләрнең, спортның мөһимлеген аңлату. Спорт – сәламәтлекнең нигезе. Баланы хәрәкәтләр дөньясына җәлеп итеп, без аның физик һәм психик сыйфатларын үстерәбез. Бу – киләчәктә сәламәтлекне ныгытуда ярдәм итә.

Спорт балалар бакчасында көн дәвамында төрле вакытта, төрле формада кулланылырга мөмкин. Ә без бу язмабызда аның бер формасы – иртәнге гимнастиканы тирәнрәк карап китәрбез.

Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан соң сулышын, кан йөрешен, нерв системасын нормальләштерә. Ул шулай ук баланың физик һәм уйлау сәләтен үстерә. Иртән кәефсез килгән баланың кәефен күтәрә, уятып җибәрә. Шук баланы тәртипкә өйрәтсә, оялчан балага активрак булырга ярдәм итә. Ә иртәнге гимнастика тагын да үтемлерәк булсын өчен без аны музыка астында эшлибез. Чөнки музыка – эмоциональ халәтне яхшыртучы һәм кызыксыну уятучы иң төп чара. Музыканы ишетүгә, балалар үзләрен иркен тота башлый, күнегүләр ясау да күпкә җиңелрәк бирелә. Музыка белән бергә хәрәкәт иткәндә балалар төрле хисләр кичерәләр, хәтта хәрәкәтләрне дә тизрәк истә калдыралар. Темп, ритм кебек төшенчәләргә өйрәнәләр. Таныш музыканы ишетүгә, ирексездән алдан эшләгән күнегүләр искә һәм бик җайлы кабатлана. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның күбесе игътибарсыз, озак вакыт бер урында утыра алмый, түземлелек хисе әле формлашмаган була. Ә иртәнге гимнастика балаларның көне буена рухи халәтен күтәрә, энергия бирә. Иртәнге гимнастика файдалы һәм нәтиҗәле булсын өчен балалар бакчасында музыка җитәкчесе һәм физик инструктор арасында үзара тыгыз элемтә булу мөһим.