Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә Виммельбух әсбабы нигезендә квест уены»

 

Флорида МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Казандагы «Бала-Сити»

балалар бакчасының тәрбиячесе

 

«Виммельбух» – балалар китаплары арасында төрле илләрдән килгән һәм безнең илдә дә балаларның мәхәббәтен тиз яулап алган әсбап. Бу китаплар беренче булып Германиядә бастырылып чыккан.

Wimmeln дигән фигыль «өелешү, төркемләшү» дигән сүзне аңлата. Бу китаплар эчендә күп предметлар һәм геройлар белән детальле рәсемнәр урын алган. Кайвакыт бу китапларны күзәтү китабы дип тә әйтәләр.

Виммельбух китаплары балаларның:

– хәтерен, фикерләүне стимуллаштыра;

–хыялларын, юмор хисен үстерә;

– балаларның актив сүзлек запасын киңәйтә һәм сөйләмен үстерә;

– күп булган детальләр һәм рәсемдәге геройлар балаларны уйларга, аларны күзәтергә өйрәтә;

– төрле вакыйгалар һәм геройлар арасында бәйләнешен табарга юнәлтә;

– логик чылбырлар төзүне һәм ни өчен, нәрсә булганын аңлата;

– китаплар кешеләр һәм җәнлекләр, кошлар дөньясы, төрле һөнәрләр, ел фасыллары белән таныштыра;

– персонажларны караганда балалар аларның хис-кичерешләрен һәм мөнәсәбәтләрен танырга өйрәтә, бу үсешкә ярдәм итә.

Бу рәсемнәрне карап балалар үз фикерләрен уйлап чыгарып әйтәләр, детальләрен уйлыйлар. Һәр китап – геройлар һәм вакыйгалар белән тулы үзе бер дөнья. Бала үзе өчен яңа бер дөнья ача һәм үзе вакыйгаларны уйлап таба. Бу китапларның күп төрле вариантлары бар. Ел фасыллары сериясе балалар бакчаларында сөйләмне үстерү өчен бик отышлы: кыш, яз, җәй, көз. Әлеге әсбапның рәссамы Ротраут Сузанна Бернер.

Балалар бакчасында балаларның төрле сәләтләрен үстерер өчен, тәрбияче виммельбух белән бәйле төрле форматлардагы төрле чаралар оештыра ала. Аларның иң отышлыларының берсе – квест.

Квест барышында балаларның санына карап, тәрбияче  ике төркемгә бүләргә тиеш була. Һәр төркем үзенә исем сайлый һәм җәнлек сурәте төшерелгән ободоклар кия. Бу балаларга нинди төркемдә булуларын төгәл белергә, ялгышмас өчен тәкъдим ителә.

Тәрбияче квестның төп герое – Полинага әйләнә. Полина – ул виммельбух китабындагы балалар белгән,  ярата торган бер персонаж. Иң беренче, Полина үзе турында сөйли һәм балалар белән диалог алып бара, алар белән таныша.

Мәсәлән:

– Мин Полина, мин китап укырга яратам. Ә син кем? Син нишләргә яратасың?

– Мин Мәдинә, мин рәсем ясарга яратам.

– Рәхмәт, Мәдинә.

1 нче этап.

Тартмадагы җәнлек һәм кошларны сурәттән (эт,песи, сыер, керпе, тиен, карга, күгәрчен, чыпчык, күке, ябалак) табып ябыштырырга.

Уен барышы: өстәлдәге тартмага биш җәнлек һәм биш кош сурәте куела.

Бервакытта катнашучылар тартмадан берәр фишканы алып, сурәткә ябыштырырга тиеш була. Кайсы төркем беренче булып биремне үти, шул кыңгырауга баса.

Полина биремнең дөреслеген тикшерә, тагын диалог алып бара.

Мәсәлән:

– Сиңа нинди кош яки җәнлек эләкте?

– Миңа сыер эләкте.

– Рәхмәт. Дөрес.

Полина катнашучыларны тикшерә (дөресли) һәм җиңүче төркемгә фишка (чикләвек) бирә.

Җәнлек кошларны беренче этап үтүгә кире өстәлдәге тартмага җыеп алалар.

2 нче этап. Уң белән сул як төшенчәләрен камилләштерү.

Бер төркемгә уңга, икенче төркемгә сулга карап тора торган уклар бирелә. Катнашучылар үзләренең якларына туры килгән геройларны тартмадан табып укка куя. Уен беткәч, Полина һәр катнашучы белән әңгәмә алып бара.

– Сиңа нинди сурәт эләкте? Ул кайсы якка карап тора?

– Миндә күгәрчен. Ул сул якка карап тора.

Кайсы төркем беренче һәм дөрес итеп биремне үти, шул кыңгырауга басарга тиеш була. Полина биремнең дөреслеген тикшерә һәм җиңүче төркемгә фишка (чикләвек) бирә.

3 нче этап. Юкка чыккан предметны табып исемен әйтү.

Сурәттә йортның эчке күренеше ясалган (йокы бүлмәсе, аш бүлмәсе, юыну бүлмәсе, кунак бүлмәсе). Бер бүлмәнең бер предметы юкка чыккан. Катнашучылар, нәрсә югалганын эзләп табып, кыңгырауга басарга тиеш була. Дөрес җавапка фишка (чикләвек) бирелә.

Полина катнашучыларга квестның тәмамланганын белдертә һәм фишкаларны бергә санарга тәкъдим итә. Җиңүче төркем чын чикләвекләргә ия була.

Шулай итеп, виммельбух ярдәмендә күрсәтмә модельләштерүне куллану балаларда кызыксыну уята, сөйләм телен үстерә, грамматик яктан дөрес җөмләләр төзергә ярдәм итә, материалны истә калдыру һәм үзләштерү процессын тизләтә.