Мәктәпкә әзерлек төркемендә математика өлкәсеннән дәрес конспекты “Математик викторина”
Мәктәпкә әзерлек төркемендә математика өлкәсеннән дәрес конспекты
“Математик викторина”
Лилия ХИСАМЕТДИНОВА,
Казан шәһәренең татар телендә тәрбия һәм белем бирүче
60 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат: 1 дән 10 кадәр саннарның ике кечкенә саннан килеп чыгу ысулларын ныгыту; арифметик мәсәлләр һәм мисаллар чишүне ныгыту, так һәм җөп саннарны аеруны ныгыту
Тәрбияләү максаты:
- Мөстәкыйльлек тәрбияләү,
- Уку материалын аңлау һәм мөстәкыйль үтәү,
Балалар белән алдан эшләнгән эш:
- Логик мәсәләләр һәм мисаллар чишү,
- 10 кадәр булган саннарның ике кечкенә сан белән килеп чыгышын карау,
- Так, җөп саннар белән танышу
Методик алымнар:
- уен (сюрпризный момент)
- күрсәтмәле (иллюстрацияләр куллану)
- сүзле (кабатлау, сораулар бирү, мөстәкыйль җаваплар)
- мактау, анализ ясау
Җиһазлар:.
Дәрес барышы
Тәрб: Исәнмесез , балалар.Әйдәгез без сезнең белән бүген математика дәресен ярыш формасында кебек уздырыйк эле. Сез ризамы? Безгә ике командага бүленергә кирәк. Төркемгә бүлү ысулы: балалар саны буенча балалар яратып ашый торган киндер ячейкалары алына. Ике төстәге тасмалар булдырыла. Шул тасмалар тигез күләмгә бүленеп ячейкаларга салына. Ячейкаларны кечкенәрәк капчыкка салып бутала. Балалар капчытан ячейканы алалар һәм аны ачып нинди командада булганлыкларын беләләр. Командалар үзләренә исем табалар. Ике командада капитан билгеләнә.
Командалар өчен биремнәр:
1 нче бирем
1командага – Кәгазь битенә 20 кадәр булган так (счетные) саннарны языгыз
( 2, 4, 6, 8, 10, 12, 14, 16, 18, 20)
2 командага — Кәгазь битенә 20 кадәр булган җөп ( не счетные) саннарны языгыз
( 1, 3, 5, 7, 9, 11, 13, 15, 17, 19)
Хатасыз язган командага 1 бал бирелә
2 нче бирем
Командаларга ел фасыллары һәм тәүлек вакыты ясалган рәсемнәр бирелә . Рәсемнәрне тиешле тәртиптә тактага беркетергә кирәк
1 команда– ел фасыллары
2 команда – тәүлек вакыты
Дөрес тәртиптә төзегән командага 1 бал бирелә
3 нче бирем
Балаларга игьтибарына хаталар белән эшләнгән мисаллар бирелә. Балалар ялгыш эшләнгән мисалларны табып , аларны дәресләргә тиеш. Хатасыз эшләгән команда 1 бал бирелә.
1 команда – 2 команда-
6 – 5 =2 6 – 2=3
3 + 3 =7 4 + 4= 9
3 – 2 =1 5 + 5= 10
9 – 6 =5 2 + 7= 8
10 – 4=6 6 – 5 =1
2 + 5= 9 10 – 4=3
4 + 5= 6 9 – 8=1
7 – 5=2 3 + 6= 8
4 нче бирем
Рәсемгә карап мәсәлә төзе. Ике группага да рәсемле мәсәлә бирелә. Һәр команда рәсемгә карап мәсәлә уйлый һәм мәсәләне чишә.
1нче команда өчен бирем
2 нче команда өчен бирем
Дөрес эшләгән командага 1 бал бирелә
5 нче бирем
Саннын составын дөрес билгелә. Ике командага да колонналап язылган саннар җыелмасы бирелә. Бер командага 7санынын ике кечкенә саннан чыккан вариантын , икенче командага 8 санынын ике кечкенә санна чыккан вариантын табып кырыена галочка тамгасы куерга, дәрес булганна вариантны сызып ташларга
1 команда 2 команда
3 5 5 2
4 2 7 3
1 7 3 4
5 1 1 6
3 3 9 1
6 4 8 2
6 0 6 1
1 1 2 2
1 5 4 3
3 6 7 0
2 4 3 3
1 8 5 2
Дөрес эшләгән командага 1 бал бирелә
6 нчы бирем.
Кирәкле ике санны кушып таблицадагы саннарны билгеләп чыгарга
1 нче командага бирем
2 нче команда өчен бирем
Дөрес эшләгән командага 1 бал бирелә
Шөгыль ахырында балалар кайсы команда кубрәк бал җыйганы ачыклана. Тәрбияче балалардан нинди бирем аларга авыр утәлүен, нинди бирем кызыклы булуы турында сораша.