Мәктәп вокзалы – соңгы тукталыш

(«Соңгы кыңгырау» бәйрәме сценарие)

Фәридә ВАГЫЙЗОВА

Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның югары квалификация категорияле биология һәм география укытучысы, сыйныф җитәкчесе

Кичә барышы

(Зал тимер юл вокзалы формасында бизәлә. Микрофоннан дикторның  нидер хәбәр биргән тавышы, поездлар килгән, аларның кычкырткан авазлары фонында укучы керә.)

1 нче укучы (уйланып, тирә-ягына каранып, үз-үзе белән сөйләшеп керә). Бигрәк шаулы инде бу мәктәп вокзалы… Кеше, кеше, кеше… Кемнәр генә, кая гына китеп бетмиләрдер бу вокзалдан…  Кемнәр генә басып тормаганнардыр менә шушы перронда… (Ике укучы килеп керә. Булатны күреп, аңа каршы киләләр.)

2 нче укучы. Сәлам, Булат дус… Нәрсә син үз-үзең белән сөйләшеп йөрисең? (Кул биреп исәнләшәләр.)

3 нче укучы. Привет… (кул чәбәкләп күрешәләр).  Без сине читтән генә күзәтеп тордык… Бигрәәәәк аптыраган кыяфәт белән йөрисең син бүген…

1 нче укучы. Менә мәктәп вокзалы турында уйланам әле… Кемнәр генә булмагандыр бу вокзалда… Кемнәр генә, кай тарафларга гына китмәгәндер шушы вокзалдан…

3 нче укучы. Әйе шул,  шуңа күрә дә «вокзал» диләр бит инде аны… Кемдер килә, кемнәрдер вакыты җиткәч, сәгате суккач китеп бара….

2 нче укучы. Ә кайберәүләр, киткән юлларыннан кире кайта…

 

3 нче укучы. Кире кайтучылары да, күп очракта, кунакка дип, «Бер күреп китик, хатирәләрне яңартыйк», – дип кенә кайта бит аның….

1 нче укучы. Әйе шул, һәрнәрсәнең үз вакыты… Һәрнәрсәнең үз сәгате… (Тагын бер укучы керә, болар янына килә.)

4 нче укучы. Сәлам барыгызга да… Нәрсә бик уйланып торасыз соң әле сез? Бер-бер хәл булмагандыр бит?

2 нче укучы. Вакыт агышы турында сөйләшәбез… Кире кайтарып булмый торган вакыт агышы турында…

4 нче укучы. Ә нишлисең, тормыш шулай яратылган… Бер вокзалдан – икенчегә, аннан тагын алдагысына күчү… Бер максатны чынга ашырып, икенчесенә омтылу… Соң, үзебез дә бүген шушы мәктәп вокзалына китәр өчен, яңа сукмакларга чыгар, яңа юллар табар өчен килдек түгелме соң?

3 нче укучы. Әйе шул… Безнең дә китәр сәгатебез җитә…

1 нче укучы. Кара әле, ә безнең калганнарыбыз кайда соң? Автобус соңга калдырмасын тагын үзләрен…

2 нче укучы. Юк, Минсалих абый төгәл кеше ул, вакытына китереп җиткерер…

4 нче укучы. Әнә киләләр дә инде, ахры… (Кул болгап чакыралар.) Динә, Румия, без монда!.. Ээээээээй! Айназ, Рифат!.. (Җыр музыкасы астында керәләр, сәламләшү пантомимасы.) 

2 нче укучы. Без инде: «Соңга калалар, ахры», диеп кайгыра да башлаган идек.

5 нче укучы. Юк, вакыт бар бит әле.

6 нчы укучы. Соңга калмыйк дип, иртәрәк чыктык бит бүген.

7 нче укучы. Башка вакытта соңга калмаганны, бүген генә соңга калмабыз инде…

8 нче укучы (хисләнеп). Көне нинди соң аның бүген!.. Көне нинди!.. Һич тә соңга кала торган көн түгел бит.

Бергә.

Бүген бит безнең өчен Мәктәп вокзалы – соңгы тукталыш,

Алда көтә безне – зур тормыш.

1 нче укучы.

Вакыт килеп җиткән түгелме соң

Ялгыз калып уйга калырга?

2 нче укучы. Киләчәктә мине ниләр көтә?

3 нче укучы. Кем булырга? Кая барырга?

4 нче укучы. Балачактан ничек аерылырга?

5 нче укучы. Юллар кая алып китәрләр?

6 нчы укучы. Язмыш ишекләре ачылырмы?

7 нче укучы. Анда мине кемнәр көтәрләр?

8 нче укучы.

Дуслар белән ничек саубуллашыйм?

Күңелемдә яна мең сорау.

1 нче укучы.

Сөенермен, әллә көенермен

Яңгыраганда соңгы кыңгырау?

2 нче укучы.

Сорауларга җавап табармынмы?

Тормыш мең сорамас, бер сорар.

Балачактан моңсу аваз булып,

Чыңлар инде, чыңлар кыңгырау.

3 нче укучы.

Узып китте мәктәп елларыбыз,

Ямансу да бүген, читен дә.

Шатлыгыбыз безнең әллә ничек

Ватылган да төсле, бөтен дә.

1 нче укучы. Туктагыз әле, дуслар, нигә күңелсезләнәбез соң әле без?.. Күпме матур хатирәләр, күңелле минутлар озата барды бит безне бу елларда..

2 нче укучы. «Уффф!» – дип кереп, елмаеп чыккан дәресләр…

3 нче укучы. Ашханәдән килгән тәмле исләр…

4 нче укучы. Төрле-төрле чараларга әзерлекләр…

5 нче укучы. Шаярышып уйнаулар, үпкәләүләр…

Бергә. Барысы да булган,  узган – күңелләрдә уелып калган. (Барысы да парлап «Чума үрдәк, чума каз…» уенына басалар. Музыка туктаган саен мини-сценка уйнала.)

1 нче пар

Инсаф, син география дәресе буена, үз-үзеңә нәрсә сөйләдең ул?

– Мин дога кылдым, Фәридә апа.

– Нәрсә дип?

– Әй, Аллам, Фәридә апа тестларны тикшергән арада гына булса да, Франциянең башкаласы Берлин булса иде, – дип.

2 нче пар

– Рамзис, ты совсем обнаглел. Как можно было в сочинении по творчеству Пушкина написать, что Дантес был киборгом, посланным школьниками из будущего?!

– Нуууу, Гулшат Галяутдиновна, вы же сами сказали, что в сочинении важно выразить своё мнение, а не списывать готовое из Интернета.

3 нче пар

– Изидә Нуретдиновна, сез шундый шәп тарих укытучысы…

– Ай, рәхмәт, Рифат… Ниһаять, син дә, тарих дәресләрен ярата башладың….

– Әйе, минем сезнең дәрестән чыккач, Путинның портретын кочаклап, бүген үк илебезне сакларга деп, армиягә китәсем килә башлады…

4 нче пар

Динә, синең нигә тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) дәресендә фикерләрең чуала, җавап бирә алмыйсың?

– Эх, Люция Гомәровна, әгәр сез миңа, противогазның нинди туфли, нинди сумочка белән туры килеп, модалы була алуын аңлатсагыз, мин гел сезне генә тыңлап торыр идем…

5 нче пар

– Беләсеңме, рәсем дәресендә мин зууур ачыш ясадым…

– Нинди ачыш?

– Беләсең килсә… Казимир Малевич үзенең атаклы «Кара тартма» әсәрен утлар булмаган вакытта – телевизор экранына карап торганда иҗат иткән…

6 нчы пар

– Румия, җавап бир әле… Текстны экранда язгач, аны «тычкан» белән күчерелмәсен аласын… Һәм ул текст кайда сакланыр?

– Соң… кайда булсын инде?.. Тычкан астында…

7 нче пар

– Алсу, аңладыңмы инде, салатның барлык ингридиентлары да шакмаклап туралырга тиеш!

– Аңлавын аңладым да… Тик борчак белән ни эшләргә кирәген генә аңламадым…

8 нче пар

– Инсаф! Син кайчан миңа химиядән биш практик эшеңне тапшырасың инде?!

– Тапшырам, тапшырам, Нәфисә Арифовна… Мин аларны «оптом» тапшырам…

– Ярар, тик аларның бәяләре дә «оптом» буласын онытма…

(Музыка астында алга килеп тезелеп басалар.

Әйе, кызык мизгелләр бик күп булган икән шул…

– Ә авыр минутлар…. Такта каршында белми, кызарып басып торулар….

– «2»леләр…

– 7 нче дәрестә өйгә кайтасы килеп утырулар…

– Дәресләр беткәч, автобус көтүләр….

Бергә. Барысы да булган,  узган – күңелләрдә уелып калган.

(«Мәктәп тормышыннан шаян мизгелләр» видеосын күрсәтү.)

1 нче укучы. Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

2 нче укучы. Вакыт-елга бик тиз агып беткән.

3 нче укучы. Мәктәп елы  сизелмәгән, үтеп киткән

4 нче укучы. Бик күп нәрсә безгә бүләк иткән.

5 нче укучы. Күп белемнәр тупланылган,

6 нчы укучы. Әдәп-әхлак кагыйдәсе сеңгән –

7 нче укучы. Барысы да, барысы да, укытучым

Бергә. Сезнең хезмәт, сездән безгә иңгән.

(«Яле, яле, карап кара» җыры көенә мәктәп тулында такмаклар.)

Әйдә, дустым, алып барам

Зирекле лицеена.

Тормыш бик күңелле анда,

Дуслар бары да шунда.

Яле, яле, яле, тыңлап кара

Лицеебыз хакында.

Шәп ук(ы)тучылар эшли анда –

Галимнәр барысы да.

Лицеебыз корабында

Айрат абый – капитан.

Курс сайлау, дөрес бару –

Бигрәк авыр вазифа.

Шунысы хак: курсы дөрес –

Мәктәбе бара алга.

Адымы нык һәм тәвәккәл,

Күпләр сокланып тора.

Командадагы бердәмлек

«Зам»нарга нык бәйләнгән.

Завучы һәм ЗыДыВыРы –

Күптән эшли, өйрәнгән.

Дәресләр, төрле чаралар

Гөрләп үтә мәктәптә.

Субботниклар һәм концертлар

Калмадыбер дә читтә.

(Директор һәм ике урынбасар чыга. Укучылар, аларны каршы барып, сәхнәгә алып чыгалар, алдан әзерләнгән урыннарга утырталар, чәчәкләр бирәләр. Бу вакытта һәр укытучы турында матур сүзләр, җылы теләкләр әйтелә.)

Алфавитның ахырында

Э, Ю, Я хәрефләре.

Хәреф танудан башлана

Мәктәпнең дәресләре.

Яле, яле искә төшер

Башлангыч сыйныфларны.

Ничек түзгән икән дибез,

Безнең укытучыларыбыз.

(Башлангыч сыйныф укытучылары чыга, аларны шулай ук каршы алалар, чәчәк бүләк итәләр.)

Математика, физика

Һәм дә информатика –

Төгәл фәннәр – белү кирәк,

Башкаеңны эшләтә.

Синус, минус, катангенслар,

Тагын интергаллары…

Бигрәк авыр икән, дуслар,

Матемнан ЕГЭлары.

(Математика укытучылары чыга.)

Тел фәннәре, тел фәннәре –

Кагыйдә дә кагыйдә.

Аллаһ ярдәм бирсен безгә

Бар(ы)сын да хәтерләргә.

Яле, яле, укып кара

Кагыйдәнең берәрсен.

Телләрне белсәң генә син,

Бик күп нәрсә белерсең.

(Татар, рус, инглиз теле укытучылары чыга.)

Тарих, җәмгыять белеме

Калдырма бу дәресне.

Бар үткәнне белеп торсаң,

Булырсың киләчәкле.

Даталарны ятлап йөрим,

Сөйләргә була, белгәч,

Тарих дәресләререндә дә

Бигрәк кызык бит белгәч.

(Тарих укытучысы чыга.)

Физ-ра, хезмәт һәм ОБЖлар –

Без яраткан дәресләр.

Чемпионнар, төз мәргәннәр

Булырбыз әле без дә.

Хезмәтнең дә төрлеләре

Үтте безнең куллардан.

Тормыш кичкәндә – алда,

Кирәгер әле бар да.

(Физкультурв, ТИН, технология укытучылары чыга. Укучылар барлык укытучыларны да букетлар белән каршы ала.)

1 нче укучы.

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

Ничек кенә табыйм сүзләрен?

2 нче укучы.

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.

Хор. Рәхмәт сезгә укытучыларыбыз!

(Укытучылар утыргач.)

3 нче укучы. Без бүген шулай ук еллар буена кирәкле китаплар, продуктлар һәм башка кирәк-яракларны кайгыртып торучы Гөлшат апага;

– тәмледән-тәмле ризыклар пешереп ашатучы, ачык йөзле Гөлсинә һәм Гөлүсә апаларыбызга;

– чисталыкны саклаучы Ләйлә һәм Таня апаларыбызга;

– һәрвакыт мәктәбебезне җылы итүдә көчләрен кызганмаучы Газинур, Рифнур, Илгар абыйларга;

– гел ачык йөзле, шаян сүзле шоферыбыз Минсәлих абыйга зур рәхмәтебезне әйтәбез. Кылган изгелекләреез үзегезгә әйләнеп кайтсын, үз балаларыгызның да игелеген күрегез.

Хушлашу вальсы

(Берәм-берәм алга чыгып сөйлиләр.)

1 нче укучы.

Ашкынабыз ерак юлларга без

Яулар өчен күбрәк җиңү-дан:

Юлда безне бәлаләрдән саклар,

Әти-әни, сезнең фатиха.

2 нче укучы.

Баш очында кайчак кояш сүнә,

Атмас кебек була якты таң.

Караңгыда безгә юл күрсәтә,

Әти-әни, сезнең фатиха.

3 нче укучы.

Киңәшләргә янда дус югында

Бәргәләнгән чакта ялгыз җан,

Иң акыллы киңәшче бит ул,

Әти-әни, сезнең фатиха.

4 нче укучы.

Шунсыз җирдә яшәү мөмкин түгел,

Шунсыз булмас иде безгә сан –

Туган көннән алып, гомерлеккә

Кирәк сезнең хәер-фатиха.

(Әти-әниләргә чәчәк бүләк итү.)

РЭП «Сау бул мәктәп»

Сонгы звонок чыңы безнен күнелләрдә

Күз яше аша елмаю безнең йөзләрдә.

Балачакны күрер өчен үткәндә

Тузанлы кинотасма әйләнә бүген дә.

Хәтерлим беренче тапкыр укырга барганны

Таяк белән ап-ак карга сүзләр язганны.

Ул сүзләрне күптән буран себереп бозды,

Ә гомерләр буран кебек йөгереп узды.

Балачакта калды матур мәктәп еллары

Тибрәтеп гитарадай.күңел кылларын.

Артта калды дәрескә соңарып керүләр,

Өй эшләрен кайвакыт эшләми йөрүләр.

Калды алъяпкычлы тәүге сөйгән ярым,

Бары ул анлата алды мәхәббәтнен барын.

Go-Goсыз кичке дискәтүк, укытучылар…

Бу мәктәптә без бүгеннән бары тик кунаклар.

Табалмам кабинетлар, кая калды ул минутлар

Секундлар кар кебек эри ярыла айсберглар…

Классыма кереп утырдым сонгы партага,

Анда инициаллар, хатирәләр картада.

Тактадагы язуны булмый берничек бозып,

Язуы таштан, акбурын тотып булмый – кызу.

Кыен бозу, акбур белән нигә булмый язып!?

Сызар идем тәрәзәдән бәрә жиле язнын.

Карадан ак белән язылган укыйм сүзләрен:

«Мин китәм инде. Сау бул, мәктәбем!».

Жилләр куды тышка таба япты мәктәп капкасын.

Бүген китәм тәүге тапкыр, тик булмасын соңгысы…

Сонгы звонок чыңы безнен күнелләрдә

Куз яше аша елмаю безнең йөзләрдә

Балачакны күрер өчен үткәндә

Тузанлы кинопленка әйләнә бүген дә.

1 нче укучы. Менә, дуслар, күптән көтелгән аерылу минутлары да килеп җитте…

2 нче укучы. Ә дәресләр бит инде, башка булмаячак…

3 нче укучы. Димәк, дәресләргә әзерләнергә дә кирәк булмаячак….

4 нче укучы. Уррра! Свобода!!!

5 нче укучы. Тукта!!!! Әле ЕГЭ бирәсе бар…

6 нчы укучы. Бирербез, Алла теләсә! Башкалар бирә бит…

7 нче укучы. Ә аннары?!. Аннары мәктәптән бөтенләйгә китәрбез… Зур кешеләр булабыз!

8 нче укучы. Ләкин… ләкин … барыбер никтер күңелсез…

1 нче укучы. Соң… безнең өчен хәзер соңгы кыңгырау чыңлар…

2 нче укучы. Гаҗәеп күңелле, гамьсез тормыш, балачак вакытыбыз үтте дигән сүз…

3 нче укучы. Күрәсезме: безне олы тормыш юлына озатырга дип күпме кеше җыелган…

4 нче укучы. Барысы да соңгы кыңгырау чыңлавын көтә….

5 нче укучы. Ә беренчеләр, беренчеләрне күрегез…

6 нче укучы. Йөгереп чыгып, кыңгырау бирергә әзерләр…

7 нче укучы. Соң әйдә, шалтыратсыннар кыңгырауны…

8 нче укучы. Туктагыз әле… (Алгарак йөгереп чыга да.) Ә мин, бүгенге кыңгырауны башкаларның да шалтыратуын телим… Айрат абый – директорыбыз безнең, безнең өчен соңгы кыңгырауны шалтыратмассызмы икән?! (Директор шалтырата, теләген әйтә.)

Фәридә апа – сыйныф җитәкчебез, безнең өчен соңгы кыңгырауны шалтыратмассызмы икән?! (Шалтырата, теләген әйтә.)

Беренчеләр, ә хәзер сезгә сүз… (Беренчеләр шалтырата башлый. Рәмзис «Гомер үтә» җырын башлый.)

 

Гомер үтә, нигә үтә

Еллар арты, ел йомгагын сүтә,сүтә

Балачагың артта кала

Сиздермичә олы тормыш килеп җитә

Яшәп калыйк, янып калыйк,

Бу тормышта игелекле эзләр салыйк.

Яшәп калыйк, янып калыйк,

Бу тормышта игелекле эзләр салыйк.

Гомер үтә, нигә үтә?

Кешелекне уйга салып сәгать суга,

Яшәү ямен, тормыш гамен,

Саклар өчен син дә, мин дә җирдә туган

Яшәп калыйк, янып калыйк,

Бу тормышта игелекле эзләр салыйк.

Яшәп калыйк, янып калыйк,

Бу тормышта игелекле эзләр салыйк.

 

 

(Гитара музыксы һәм җыр астында 11 нче сыйныф укучылары, беренче сыйныф укучыларын җитәкләп, зал уртасыннан әйләнеп үтеп чыгу ягына юнәләләр, ахырдан гитарачы егет тә чыга.)