Мәхәббәт ул – үзе иске нәрсә.

(Һади Такташның  “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы буенча эш)

 

Илсөяр ВӘЛИЕВА,

Казандагы

180 нче күппрофильле

полилингваль гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Тема: Һади Такташның  “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы буенча эш.

Максат:

  1. Һ.Такташ иҗатындагы мәхәббәт темасы белән таныштыру, “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы өстендә эш, әсәрнең идея-эстетик кыйммәтен аңлату.

2. Поэманы сәнгатьле итеп уку, анализлау.

3. Вакыйгалардан гыйбрәт алу, гаилә бәхете турында әңгәмә.

 

Эпиграф:   Мәхәббәт ул – үзе иске нәрсә,

Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта.

Тиле яшьлек ярты гомерен бирә,

Аның хисе белән янарга.

                          Һади Такташ

           Дәрес барышы

Оештыру моменты.

– Укучылар, сезгә бу сәнгать әсәрләре танышмы?

– Алар ничек аталалар? Алиһә, мәхәббәт алласы.

Алар  кайсы халыкның мифологиясеннән? Исемнәрен беләсезме?

Борынгы Греция   һәм Борынгы Рим мифологиясеннән. Афродита, Венера, Амур, Купидон.

– Бу сәнгать әсәрләре нинди мәгънәне үз эченә алган? Яки нинди хисне белдерәләр? Бер сүз белән әйтегез? Мәхәббәт.

Бу сүзнең синонимнары бармы? – Сөю, ярату, гашыйк булу, гыйшык.

Мәхәббәт сүзе  белән бәйле нинди  әсәрләрне беләсез?

– Үткән дәрестә Һади Такташ иҗаты  белән таныштык.  “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасын укырга иде.

     Дәреснең  максатына чыгу.

Бүгенге дәрестә нинди эшләр башкарырсыз?

 “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы өстендә эшләрбез,  анализ ясарбыз, мәхәббәт турында әңгәмәләшербез.

 

   Поэма өстендә эш.

– Әсәрне укыгач, кем миңа бүген сорау алып килде? Нинди сорау ул?

Нәрсә ул тәүбә? (Сүзлекләр  белән эшләү.)

– Тәүбә 1) теге яки бу эшне моңарчы эшләгәненә үкенеп, яңадан кабатламаска бирелгән сүз, ант.

2) Берәр яман (гөнаһлы) эштән яки сүздән кайтканны белдерү.

3) Покаяние,  раскаяние.

Шулай итеп, без анализ ясый торган әсәр мәхәббәт, ярамаган эшкә үкенү турында булып чыга.

  • Поэманың кайсы юллары сезгә ошады? (Укучылар өзекләрне сәнгатьле итеп укый.)
  • Әсәр нәрсә турында? Темасы: мәхәббәт һәм җаваплылык.
  • Әсәрдә нинди образлар белән таныштык?

Образлар системасы (Төп образлар. Ярдәмче образлар. Эпизодик образлар.

Табигать образлары. Шартлы/ субъектив образлар.)

Җил, Ай, Песи малае, Зөбәйдә, Мәхмүт, Лирик герой, Ибәй карт.

  • Төп образлар хакында ниләр әйтә аласыз?
  • Зөбәйдә – комсомолка кыз, чибәр. Сабыр холыклы, эчкерсез. Рухи дөньясы кичерешләргә бай. Шул ук вакытта көчле рухлы. Баласы өчен җаваплылыкны аңлый.
  • Мәхмүт – “наборщик”, ягъни хәреф җыючы булып эшли. Ләкин гадәти генә эшче түгел, ул җыелышларда доклад сөйли, театрга йөри. Димәк, сәясәттән, сәнгатьтән читтә тормый торган кеше. Шул ук вакытта ул яңа тормышта әхлакның нигезе “ирекле сөю” булырга тиеш дип уйлый.

– Лирик герой – акылын йөрәгенә башлык иткән, кеше бәхетен кайгыртып яши торган бай тормыш тәҗрибәле образ.

Зөбәйдә һәм Мәхмүт арасындагы мөнәсәбәтләрнең кайсы ягы сезгә ошамады?

(Мәхмүт тарафыннан булган “ирекле сөю” позициясе.  Егет  җаваплылыкны үз өстенә  алмый. Мәхәббәт сынавын үтә алмый.)

Провакацион сорау бирү. Мәхмүт кенә гаеплеме бу очракта? Гаеп бер яклы гына буламы, әллә ике як та гөнаһлымы? Бу ситуациянең килеп чыгуында  Зөбәйдәнең  дә гаебе юкмы соң? (Зөбәйдә тарафыннан булган эчкерсезлек, ышану, саф сөю кызның үзенә үк авырлык китерде. Поэма 1927  елда язылган. Ул чорда  кияүгә чыкмыйча бала табу  – гайре табигый хәл. Чөнки халык тарафыннан меңнәрчә еллар дәвамында тудырылган әдәп, әхлак кануннары бар.)

– Мәхмүт Зәбәйдәне чынлап яратамы соң? Яратамы– яратмыймы, әйтегезче.

(“Ромашка” чәчәгенең таҗларына  язылган биремнәрне эшләү, нәтиҗә чыгару.)

Биремнәр.

  1. Күз алдыңа китер, син әсәр герое – Зөбәйдә. Әсәрнең башыннын ахырына тиклем син нинди хисләр спектры кичерәсең?

Ярату, борчылу, үкенү, курку, оялу, өметләнү, ачу, үпкәләү, сагыну, нәфрәт, шатлану.

2. Поэманың  кәефен һава торышы яки музыка белән чагыштыр. (Ассоциатив фикерләү формалаштыру.)

Яңгырлы көзге төн, буранлы кышкы көн, язгы иртә.

  1. Әгәр сөйли алса, Зәбәйдәнең кулындагы инә (энә) нәрсә сөйләр иде?

Зөбәйдә канлы яшьләре белән елады. Онытылып, бер ноктага текәлеп калды. Докторга барды. Ул тиздән ана булыр. Булачак сабыена күлмәк текте. Үзе Мәхмүтне сагынды.

4. Зөбәйдәнең әнисе белән Мәхмүтнең әнисе очраштылар, ди. Балаларының арасындагы мөнәсәбәтләр турында белмиләр. Алар нәрсә турында сөйләшерләр? Шуны истә тотыгыз, һәр әни өчен аның баласы – иң яхшысы.

Зөбәйдәнең әнисе: минем кызым бик акыллы, тәртипле, тәрбияле, эшчән. Бигрәк нечкә күңелле һ.б.

Мәхмүтнең әнисе: улым бер дигән минем. Акыллы, укымышлы, докладлар укый, чыгышлар ясый. Эшендә аны яраталар, хөрмәт итәләр һ.б.

5. Мәхмүттән интервью  алыгыз. Нинди сораулар  бирерсез?

– Ирекле мәхәббәткә карашыгыз нинди?

– Сез нинди әти булырсыз?

– Яшьлек ялгышларыннан ничек сакланырга?

6. “Мәхәббәт күзсез була, ди,

ярату сүзсез була”, – дип язган Татарстанның халык  шагыйре Равил Фәйзуллин. Мәхәббәтне сүзсез ничек аңлатып була?

(Эшләр белән – ихтирам итү, җаваплы булу, авырлыклар китермәү, хисләрнең сафлыгын саклау, үкенерлек эшләр кылмау.)

  • Мәхмүт үзенең мәхәббәтен сүзсез генә Зөбәйдәгә аңлата алдымы?

Бирелгән фразалардан әсәрнең идеясен чыгару.

  • Тиле яшьлек ярты гомрен бирә,

Аның хисе белән янарга…

  • «.. Алдарсың дип сине белмәдем;

Вәгъдә бирдең,

Өзелеп көттем сине…

  • Ата күңле күрми түзалмас!

Тукта!

Әсәрнең идеясе: яшьлек ялгышларыннан сакланыгыз, тормыш мәгънәсе булган сөю хисен саклагыз, бәхетле гаиләнең нигезе – саф хисләр, үзара ышаныч һәм җаваплылык.

Поэманың идеясен  ачарга ярдәм иткән  сурәтләү чараларын табу.

Сынландыру:  ә ай  күктә һаман сүгенеп йөри,  яшьлек кичен чәчәк ата, ә таңында инде коела; йөрәк мәхәббәтне яңарта; яшьлек гомерен бирә һ.б.

Метафора: янган яшьлек; тиле яшьлек; яшьлек таңы, тәңкә карлар һ.б.

Чагыштыру: кара болыт кебек, мәхәббәт тә нәфис чәчәк  кебек һ.б.

Эпитет: сандугачлы таңнар, азгын күңел һ.б.

Рефрен: “Их син, яшьлек …”, “Бала елый …” строфалары  2 җирдә кулланылган.

Фразеологик әйтелмәләр: тәүбә итү, күз тимәсен.

Пейзажга игътибар итү. Бәхетсез төнне ай да холыксызлана, бүре дә котырынган, караклар үзләренең кара эшләрен башкаралар. Кыз да алдана. Җил дә мондый гаделсезлекне күреп дулый, буран тузгыта.

                            Дәресне йомгаклау.

Бүгенге дәрестә  сөйләшкәннәрдән чыгып, иптәшләрегезгә, дусларыгызга нинди киңәшләр бирер идегез? Күршегезгә  борылыгыз, күзенә карагыз һәм әйтегез.

Дустым,….

  • мәхәббәтеңне сакла.
  • яраткан кешеңне алдама.
  • мәхәббәттә җаваплылык кирәк икәнен онытма.
  • ялгышларыңны таный бел.

– саф хисләрне пычратырлык гамәлләр кылма.

                                                      Өйгә эш.

             – Татар язучыларының мәхәббәт, ярату, сөю турындагы канатлы сүзләрен, фикерләрен тупларга.

  • Поэмадан өзек ятларга.