М.Галләмованың  «Чын иптәш» хикәясен өйрәнү

№ 195

(3 нче сыйныфта рус телле укучылар өчен туган телдә әдәби уку дәресе)

Ләйсән СӘЛАХОВА,

Казандагы 181 нче күп профильле мəктəпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– «Чын иптәш» хикәясендәге яңа сүзләр белән таныштыру;

– фикерләү, нәтиҗә ясый белү сәләтен үстерү;

– укучыларда бер-берсенә карата ихтирам, дуслык хисе тәрбияләү

Җиһазлау: 3 нче сыйныф дәреслеге, презентация.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Исәнмесез! Хәерле иртә, укучылар!

Укучылар. Хәерле иртә.

Укытучы. Бүген кем дежур? (Дежур укучы чыгышын тыңлау.) Мин сезне күрүемә бик шат! Әйдәгез, бер-берегезнең кулларын тотып, елмаеп, бер-берегезне сәламләгез.

  1. Актуальләштерү

Укытучы. Укучылар, әйдәгез өй эшен тикшерәбез. Сез дустыгыз турында хикәя төзеп килергә тиеш идегез. (2 – 3 укучыдан сорау.) Афәрин, булдырдыгыз.

III. Дәрес темасын, максатын ачыклау

Укытучы. Хәзер игътибар белән тактага карыйбыз. Ребус чишәбез. (Дуслык турында ребус чишеп, теманы ачыклау.)

Бу ребус нәрсә турында? (Иптәш турында.) Сезнең иптәшләрегез (дусларыгыз) бар, без моны инде белдек. Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез ? (Иптәш, дус турында.)

  1. Белемнәрне үзләштерү

Уку мәсьәләсен чишү.

а) сүзлек өстендә эш:

иптәш (дус) – друг,подруга

чын – настоящий

мисал – пример

аңлатам объясняю

ярдәм помощь

сорады попросил

чиште решил

күчер списывай

күчермә не списывай

хикәя рассказ

ярдәмчел – отзывчивый

гадел – справедливый

ә) сүзтезмәләр тәрҗемә итү:

әйбәт иптәш

мин аңлатам

яхшы аңлатам

ул ярдәм сорады

дустыннан ярдәм сорады

мисал чиште

чын иптәш (дус)

ярдәмчел иптәш (дус)

син күчермә

мисал күчер

Укытучы. Әйдәгез, укучылар, бу сүзтезмәләр белән җөмләләр төзик.

б) – Ә хәзер без сезнең белән дуслар турында сөйләшүне дәвам итәбез. Текст белән танышабыз. Биремнәр тутырылган файлдан 1 нче биремне алыгыз.

Текст өстендә эш (укытучы укый).

Закирның ике иптәше бар: Равил һәм Зөфәр. Алар өченче сыйныфта укыйлар.

Балалар өйдә хикәя укыдылар һәм мисаллар чиштеләр.

Закир хикәяне укыды, ләкин мисаллар чишмәде. Ул икенче көнне мәктәпкә килде һәм иптәшләреннән ярдәм сорады. Зөфәр үз дәфтәрен аңа бирде дә:

Мә, күчер, мин мисалны дөрес эшләдем, диде.

Ә Равил:

Юк, Закир, күчермә. Мин сиңа хәзер үзем аңлатам, син үзең эшлә, диде.

Укытучы. Текст нәрсә турында? (Укучылар чылбырлап текстны укыйлар. Бер-ике укучы тәрҗемә итә.)

Физминутка

  1. Белемнәрне ныгыту

Укытучы. Укучылар, әйдәгез, текстка әйләнеп кайтабыз. Һәр парның икенче җөмләсендә нәрсә үзгәргән? Прослушайте и укажите, что изменено во втором предложении каждой пары.

а)

– Закирның иптәше бар.

– Закирның ике иптәше бар.

ә)

– Балалар өйдә хикәя укыдылар.

– Балалар өйдә хикәя укыдылар һәм мисал чиштеләр.

б)

– Закир мисал чиште.

– Закир мисалны дөрес чиште.

Укытучы. Ә хәзер дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге числоны язабыз һәм тактадагы биремне үтибез. Җөмләләрне дәвам итеп языгыз:

Алар өченче сыйныфта … .

Балалар өйдә … .

Закир … укыды.

Закир мисалны ….

Ситуатив күнегү (Төркемнәрдә эш.)

Скажите что:

– ты читаешь рассказ;

– Марат списывает;

– я решаю пример;

– он не решил пример. (Дуслык турында көй куела.)

Укытучы. Укучылар, тактада язылган мәкальләрне укыйбыз. Аларның дөрес тәрҗемәсен өстәлләрегездән табабыз. У вас на столах лежат пословицы, найдите правильный перевод пословиц, которые на доске.

Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсачы.

Дуслык таулар күчерә.

Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма.

Чын дуслык – зур байлык.

Афәрин! Булдырдыгыз! Бу мәкальләр нәрсә турында? Аларны нәрсә берләштерә? (Дуслык.)

  1. Гамәли эш

Укытучы. Укучылар, безгә хат килде. Кем хат язган икән? (Хат уку.)

Исәнме? Мин – Мырау батыр. Минем тычканнар белән дуслашасым килә, алар мине аңламыйлар. Дуслар нинди була? Әйтегез әле миңа?

Укытучы. Укучылар, әйтегез әле, дуслар нинди була? Сезнең өстәлегездә – кояш нурлары, һәрберсенә бу сыйфатларны языгыз. На ваших столах лежат лучи солнца, напишите на них, качества друзей, какими должны быть друзья? (Дуслык турында көй куела. Укучылар кояш нурларына язалар, һәрберсе үзе язганны укып, беркетеп куя)

Укытучы. Бик яхшы, мин сезнең белән килешәм. Укучылар, әйдәгез, текстны тагын бер кат искә төшерик.

VII. Белем үзләштерүне тикшерү

а) сорау-җавап:

Малайлар ничәнче сыйныфта укый?

– Закир нәрсә укыды?

– Закир мисалны чиштеме?

– Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

– Чын дус (иптәш) нинди була?

– Чын дус гадел, яхшы, тәртипле була.

– Чын дус тырыш, әйбәт, игътибарлы була.

ә) Укытучы. Ә хәзер, укучылар, иптәш, дус турында шигырь язабыз. (Синквейн алымы белән дуслык турында шигырь чыгару.)

Название: иптәш.

Придумайте 2 положительные качества товарища: чын, ярдәмчел.

Придумайте 3 глагола о таврище: булыша, аңлый, тыңлый.

Придумайте 1 предложение или пословицу о товарище: чын дуслык – зур байлык.

Укытучы. Дуслыкны нәрсә белән чагыштырып була? Чем можно ассоцировать слово «иптәш»? (Кояш белән. Солнцем.) Әйе, балалар, кояш безне җылыта, дуслар да безгә җылылык бирә.

VIII. Өй эше

Укытучы. Укучылар, өй эше тактада, кайсы вариант сезгә күбрәк ошый, шуны эшләп килерсез.

а) сүзләрне истә калдырырга;

ә) бирелгән өч сорауга җавап бирергә:

  1. Закирның ничә иптәше бар?
  2. Закирга кайсы иптәше ярдәм иткән?
  3. Кайсысы чын иптәш?

б) текстның кыскача эчтәлеген сөйләргә.

  1. Үзбәя

Билгеләр кую.

Укытучы. Укучылар, кем үзен дәрестә бик яхшы җавап бирдем, яхшы катнаштым дип исәпли, алар үзләренә «5» ле куя.

Кем әле тиешенчә җавап бирмәдем дип уйлый, алар «4» ле куя.

Кем барысын да аңлады, ләкин дусты турында сөйли алмый, шул үзенә «3» ле куя.

Сез дәфтәр читенә үзегезгә бәя куегыз, мин дәфтәрләрне тикшергәч, төгәл билгене куярмын.

Дәреснең видеосына ссылка:

https://drive.google.com/file/d/1611PVHVKLlkJtUhu276By7B9DFZsvR3Z/view?usp=sharing