Литр һәм килограмм
(4 нче класста математикадан ачык дәрес)
Мөнирә ИСМӘГЫЙЛОВА,
Арча районы
Наласа урта мәктәбенең
башлангыч класслар укытучысы
Максат: литр белән килограммны чагыштыру, төрле сыек матдәләрнең авырлыклары төрлечә булуын аңлату. Мәсьәлә чишә белү һәм исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.
Үстерешле уку гамәлләре: математик сөйләм телен үстерү, логик фикер йөртү осталыгын камилләштерү, хәтерне үстерү; анализлау, чагыштыру күнекмәләрен үстерү.
Тәрбияви: эш барышында үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү, предметка кызыксыну уяту.
Планлаштырылган нәтиҗә:
Предмет нәтиҗәләре: 1 литр суның 1 кг булуы белән таныштыру, төрле сыеклыкларның күләме 1 литр булып та авырлыгы төрлечә булуын аңлауларына ирешү, мәсьәлә чишә белү һәм исәпләү күнекмәләрен үстерү.
Шәхси нәтиҗәләр: уку материалына кызыксыну уяту, уку эшчәнлеген мотивлаштыру, иптәшеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы.
Дәрес тибы: яңа белемнәрне өйрәнү.
Төп төшенчәләр: зурлыклар.
Пространство оештыру: индивидуаль, парларда эш.
Материал: Математика дәреслеге. 4 класс Авторы: А.Л. Чекин.
Җиһазлау: презентация, карточкалар.
Предметара бәйләнеш: әдәби уку, музыка, физкультура.
I. Оештыру өлеше
- Уңай психологик халәт тудыру.
– Кем дәрескә әйбәт кәеф белән килде, кулларыгызны күтәрегез әле.
–Дәресебезне психологик гимнастикадан башлап җибәрик. Бик үзенчәлекле серле утрауда яшәүчеләр бер-берләренә һәрчак яхшылык бүләк иткәннәр. Ә ничек дисезме? Бик гади. Алар кул бирешкәндә, уч төпләре очрашуга, аннан нәни генә очкын – кечкенә кояшчык кабынган. Ул бик нәни булганлыктан кулларын пешермәгән, уч төпләрен җылыткан гына. Хәзер сез дә янәшәгездә утырган иптәшегез белән җылылык бүләк итешегез әле.
Яхшы кәеф, шат күңел белән дәресебезне башлап җибәрәбез. Шушы яхшы кәефләрне дәрес дәвамында саклап, дәрестән соң, өйгә кайткач та күңелләр күтәренке калсын өчен, дәрестә игьтибарлы булыйк, тырышып эшләп яхшы билгеләр алыйк.
2.Телдән исәпләү.
1) 420 һәм 6 саннарының өлеше.
2) Нинди санны 8 тапкыр арттырсак, 56 була.
3) Нинди сан 720 дән 100 гә кечерәк.
4) 480 не ничәгә бүлсәк, 60 була?
5) 4 йөз 3 дистә 5 берәмлектән торган сан.
6) Автобус 70 км/ сәг тизлек белән 3 сәг барган. Ул ничә км юл үткән?
7) 800035 нең күршеләрен әйтегез.
II. Актуальләштерү
– Хәзер парларда эшләрбез. (Карточка өләшү.) Беренче таблицадагы мисалларны чишәргә кирәк. Чыккан җавапларны астагы таблицага язып барырга. Аннары бу саннарны беренче таблицада кими бару тәртибендә, икенчесендә арта бару тәртибендә язарга. Һәр мисал каршында хәрефләр язылган. Шул хәрефләрне туры килгән саннар турысына язып куярга.
1 нче таблица.
Г | (320:40) х 8 = |
М | 900 : (25х4) = |
Л | 172 – 72х1 = |
И | 400 –265 = |
К | 218 + 10 = |
Р | 357 : 7= |
О | 24 + 56 = |
М | (62 +28) :10 = |
А | 1000: 10 – 80 = |
Икенче юлга саннарны кими бару тәртибендә язарга. Өченче юлга хәрефләрне куеп чыгарга.
135 | 100 | 64 | 228 | 9 | 51 | 80 | 20 | 9 |
2 нче таблица
Р | 1 куб дм = куб см |
Л | 1 тонна = ц |
Т | 2 сәгать = мин |
И | 3 ел = ай |
Саннарны арта бару тәртибендә язарга. Хәрефләрне куярга.
1000 | 10 | 120 | 36 |
III. Яңа теманы өйрәнүгә хәзерләнү
– Килограмм белән нәрсәләрне үлчәдегез? Литр белән? Литр белән килограммны чагыштырып буламы соң? (Юк.) Димәк, безнең дәресебезнең максаты нинди булыр? (1 кг = 1 литр га тигез икәнен тикшерербез. Төрле сыеклыкларны үлчәп карарбыз. Безнең эштә төп максат – уйлау, эзләү һәм чишү.)
– Әйдәгез, искә төшерик әле, нәрсә ул күләм? Ә авырлык нәрсә?
– Карагыз әле кайсының күләме зуррак? (Губка белән гернең күләмен чагыштыру.)
- Хәзер авырлыкларын чагыштырырбыз. (Губка белән гернең авырлыкларын чагыштыру.)
- Нәрсә күрәбез? (Гер авыррак. Губканың күләме зур, ә авырлыгы әзрәк.)
- Нинди нәтиҗә ясыйбыз? (Зур күләмле предметның авырлыгы кечкенә күләмле предметтан җиңелрәк була ала икән.)
- IV. Яңа теманы аңлату
– Безнең тема: “Литр һәм килограмм”. 1 кг –1000 грамм.
– Хәзер тәҗрибә үткәрербез. 1 литр су белән 1 кг/лы герне чагыштырып карарбыз. (Үлчәүгә куябыз.)
– Нинди нәтиҗә ясарбыз? (1 литр су = 1кг)
– Тагын 1 тәҗрибә ясыйк әле. 1 литр майны үлчәрбез. (Үлчибез.) Нинди нәтиҗә ясыйбыз?
ФИЗКУЛЬТМИНУТКА. Дәреслек белән эш.
– Дәреслекнең 97 нче битен ачабыз.
1) №335. (Төркемнәрдә телдән эшлибез.) Мәсьәләне уку. Бензин су өстендә йөзеп йөри. Бу факт нәрсәне аңлата? Кайсы җиңелрәк: 1 л сумы, әллә бензинмы? (Бензин судан җиңелрәк, шуңа күрә су өстендә йөзеп йөри.)
2) №336. ( Мәсьәләне уку.)
– Нәрсәне табарга кирәк? (Кайсы авыррак, 1 литр туңдырмамы, әллә 1 литр сумы икәнен?)
Ничек итеп фикер йөртәбез? (Әгәр 100 литр суны 1 литр итеп тутырсак, 100 шешә кирәк булыр иде.)
- Ә туңдырмага ничә савыт кирәк? (120)
–Димәк, нәрсәнен күләме зуррак: туңдырманыңмы, суныңмы? (Туңдырманың.)
– Димәк, 1 литр су 1 литр туңдырмадан авыррак.
3) №337 Май су өстендә йөзеп йөри. Бу нәрсәне аңлата? (1 литр май 1 кг судан җиңелрәк.)
–1 кг май = 1 литр суга. 1литр май 1 кг майдан әзрәк. Әгәр 1 кг майны 1 литрлы савытка салсак, аның бераз өлеше артып та калыр иде.
- Әгәр бәясе бертөрле булса, кибеттән 1кг май алу файдалымы, әллә 1 литр майнымы?
V. Карточка буенча эш
Әти 2 литрлы пакет белән 3 пакет сөт алып кайтты, әни 1 кг пакетлар белән 5 пакет сөт алган. Кемнең алган эйберләре авыррак һәм ничә кг га?
- Мәсьәләдә сөт нәрсәләрдә үлчәнә?
– Мәсьәләне чишү өчен нинди шарт үтәлергә тиеш? (1 литр сөт = 1 кг.)
Ничә пакет? | сыешлык | барлыгы | |
Әти | 3 | 2 | ? |
Әни | 5 | 1 | ? |
VI. Йомгаклау. Рефлексия
- Укучылар, без бүген дәрестә куйган максатыбызга ирештекме?
- Нинди яңа белемнәр үзләштердек? Нинди нәтиҗә ясадык? (1 л = , >, < 1 кг)
- Кайсы күнегү бик авыр булды, ә кайсысын җиңел үзләштердегез? Ә тормышта бу белемнәр кирәк булырмы?
- Әгәр кеше үз эшен яхшы башкарса, аның кәефе күтәрелә. Карыйк әле сезне кәефегез нинди икән? (Кояшны күтәрәләр.) Өй эше бирү. Карточка буенча.
- Өйгә кайткач, сез тикшерүләр үткәрерсез. Кибеткә кергәч, төрле сыеклыкларны карарсыз һәм авырлыкларын бу карточкага тутырып килерсез. (Карточкалар өләшенә.)
Исеме | Күләме | Авырлыгы |
Су | 1 л | 1 кг |
Үсемлек мае | 1 л | |
Зәйтүн мае | 1 л | |
Сөт | 1 л | |
Кефир | 1 л | |
Томат пастасы | 1 л | |
Бал | 1 л | |
Туңдырма | 1 л |