Лев Толстойның «Әбисе белән оныгы» хикәясен өйрәнү

(4 нче сыйныфта «Әдәби уку» дәресе)

Гүзәлия ЗАКИРОВА,

Яшел Үзәндәге 14 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Дәреснең предмет нәтиҗәсе:

балаларны Л.Н.Толстойның “Әбисе белән оныгы” текстының эчтәлеге белән таныштыру;

– анда өйрәнелгән лексиканы актив кулланылышка кертү.

Дәреснең метапредмет нәтиҗәсе:

– укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен үстерү, текстта ориентлаша белүне үстерү, фигыльнең заман формасын ныгыту;

– ситуатив күнегүләр аша уңай һәм тискәре җавап бирү күнекмәләрен диалогик сөйләмдә камилләштерү.

Дәреснең шәхси нәтиҗәсе:

– укучыларда рус вәкилләренә һәм аларның хезмәтләренә карата кызыксыну уяту;

– татар халык авыз иҗаты һәм бөек шагыйребез Г.Тукай шигыре аша балаларда хезмәткә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Мультимедиа проекторы, презентация, дәреслек (70 – 71 нче битләр).

Әдәбият

  1. Хәйдәрова Р.З. Күңелле татар теле. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 2 нче кисәк. – Казан: Мәгариф, 2017.
  2. Хәйдәрова Р.З., Гыйниятуллина Л.Ә. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 4 сыйныф (укытучылар өчен методик кулланма)

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше
  2. Исәнләшү:

– Исәнмесез, укучылар!

– Хәерле көн!

– Хәлләрегез ничек?

– Иртәнге кояш кебек.

Тукай теле – татар телен

Өйрәнергә дип килдек.

– Ярый, рәхмәт, укучылар, урыннарыгызга утырыгыз. Ә хәзер бүгенге көн турында бераз сөйләшеп алыйк.

– Хәзер нинди ел фасылы? (Яз)

– Язның нинди ае? (Март)

– Бүген һава торышы нинди?

  1. Фонетик зарядка.

[Ә], [О[ авазлары өстендә эш.

“Ә” – әби-әбиләр         “О” – онык-оныклар

яхшы әби                      игелекле онык

эшчән әби                     мәрхәмәтле онык

Әби ипи пешерә.           Онык савыт-саба юа.

Әби тәмле ипи пешерә. Онык күп савыт-саба юа.

  1. Актуальләштерү һәм үткән теманы ныгыту

Укытучы. Әйдәгез әле, укучылар, алда өйрәнелгән сүзләрне искә төшереп үтик.

Сүзлек эше

– Кыз, әби, йоклаган, эшләгән, пешергән, картайган, теккән.

– Яхшы кыз, игелекле бала, карт әби, үсеп җиткән онык, картайган әби.

– Кечкенә кызчык йоклаган. Әби үзе эшләгән. Менә әби картайган. Онык үсеп җиткән.

– Бабушка, внучка, работа, хлеб, посуда, дом, печь, выросла, постарела.

– Трудолюбивая бабушка, хорошая внучка, легкая работа, вкусный хлеб, чистая посуда, теплая печь.

– У одной бабушки была внучка. Бабушка была очень трудолюбивой. Она постарела. Вот внучка выросла. Она сама стала вести домашние дела.

 

– Укучылар, өй эше итеп, мин сезгә Л.Н.Толстойның “Әбисе белән оныгы” әсәрен укып килергә куштым. Өйдә әзерләнеп килгәнсездер дип беләм. Без бүген бу әсәр белән тагын да якыннанрак танышырбыз. Төрле эш алымнары, ысуллары аша алган белемнәребезне ныгытырбыз, ә башта автор турында берничә сүз.

Укучы. Бөек рус язучысы Л.Н.Толстой 1828 елда дөньяга килә. Ул бик озын һәм катлаулы тормыш юлы үтә. Үзе яшәгән Ясная Полянада ул крестьян балалары өчен мәктәп төзетә һәм махсус дәреслекләр, “Әлифба” яза. Л.Н.Толстой чын мәгънәсендә гади халыкка хезмәт итә, патша тәртипләрен күрә алмый, аларны тәнкыйть итә.

Ул зурлар һәм кечкенәләр өчен дә бик күп әсәрләр иҗат итә. Аның зур тәрбияви әһәмияткә ия булган хикәяләре арасында “Песнәк белән Варя”, “Җимеш төшләре”, “Әбисе белән оныгы” әсәрләре дә бар. Автор 1910 елда якты дөнья белән хушлаша. (2 нче слайд)

– Укучылар, без әсәрнең авторы белән бераз кыскача танышып үттек, ә хәзер текст өстендә эшләп алыйк. Кайсыгызның әсәрне русча сөйләп үтәсе

килә? (1 бала сөйли.)

 

– Текстның эчтәлеген бөтенегез дә аңладыгызмы? Аңлашылмаган сүзләр калмадымы? Ә хәзер ишетеп аңлау күнегүләре эшләп алабыз. (Аудирование)

III. Яңа тема өстендә эш

1) Аудирование күнегүләре.

  1. Прослушайте и укажите слова со звуком [Ә].

Әле, кечкенә, өй, үсеп, җиткән, теккән, онык.

  1. Прослушайте и укажите количество слогов в каждом слове.

Әбинең, әби, әбисе, картайган, пешергән, йоклаган.

  1. Прослушайте и укажите лишнее слово в логическом ряду.

Әби, онык, йомгак, карчык, өй, ипи, картайган.

  1. Прослушайте и укажите, что изменено во втором предложении.

Бер әбинең оныгы булган. Бер әбинең кызы булган.

  1. Прослушайте и закончите предложения.

Кечкенә кызчык…

Әбинең оныгы үсеп…

  1. Прослушайте и переведите на татарский язык.

У одной бабушки была внучка. Вот бабушка состарилась. Внучка для бабушки пекла хлеб, убиралась в доме, мыла посуду, шила.

2) (Компьютерда план күрсәтелә.)

Укытучы. Укучылар, экранда план күрсәтелгән, әйдәгез әле бу өлешләргә туры килгән җөмләләрне табып укыйк. (4 нче слайд)

План:

  1. Оныкның кечкенә чагы.
  2. Әбинең эшләре.
  3. Әбинең картлыгы.
  4. Оныкның хезмәтләре.

3) Укытучы. Ә хәзер әйдәгез бераз ял итеп алыйк:

Нинди яхшы балалар

Аяк, кулны язалар.

Чүгәлиләр, торалар,

Иңбашларын боралар.

Уңга, сулга, алга, артка

Гәүдәләрен ияләр,

Сәламәт бул! – дияләр.

4) Укытучы. Укучылар, хәзер без фигыль формаларын искә төшереп үтик. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең соравын искә төшерик. (Нишләгән?)

– Аларның кушымчалары нинди? (-ган/-гән, -кан/-кән)

– Хәзерге заман хикәя фигыльнең соравы нинди? (Нишли?), ә кушымчалары нинди була? (-ый/-и, -а/-ә)

– Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең соравы нинди? (Нишләде?)

– Кушымчаларын әйтеп үтегез әле? (-ды/-де, -ты/-те)

– Ә хәзер тексттан фигыльләрне эзлибез. (5, 6 нчы слайдлар)

Хәзерге заман

хикәя фигыль

Билгеле үткән заман хикәя фигыль Билгесез үткән заман хикәя фигыль
була

йоклый

эшли

пешерә

җыештыра

юа

тегә

картая

ята

үсеп җитә

булды

йоклады

эшләде

пешерде

җыештырды

юды

текте

картайды

ятты

үсеп җитте

булган

йоклаган

эшләгән

пешергән

җыештырган

юган

теккән

картайган

яткан

үсеп җиткән

 

5) Укытучы. Ә хәзер 48 нче биттәге 9 нчы күнегүне табабыз, биремен укыгыз әле.

  1. 7. Укытучы. Ә хәзер мин сезгә аерым фигыльләр әйтәм, сез тексттан бу сүзләр кергән җөмләләрне табып укыгыз:

булган, эшләгән, теккән, яткан, йоклаган, пешергән.

Укытучы. Бу җөмләләрдә нинди фигыльләр керде инде? (Билгесез үткән заман)

  1. Укытучы. Ә хәзер әйдәгез әле, укучылар, парларда эшләп алыйк.

Дәреслекнең 71 нче битендә 10 нчы күнегү урын алган, биремен укы әле, … (Әзерләнергә бераз вакыт бирелә.)

… , син бүген өй җыештырдыңмы? (Әйе, юк)

  1. Укытучы. Ә хәзер әйдәгез, шушы рәвештә текст җөмләләренә сораулар төзибез.
  2. (Компьютерда ситуатив күнегүләр күрсәтелә.) Рәсемнәргә карап, укучылар ситуатив күнегүләрне үтиләр. (7 – 21 нче слайдлар)
  3. Йомгаклау

Укытучы. Балалар, әйтегез әле, сезгә бу әсәр ошадымы?

– Ни өчен ошады?

– Текст нәрсәгә өйрәтә? (Балалар җавабы.)

– Әйе, балалар, чынлап та бу хикәя бик мәгънәле, эчтәлекле. Татар халкында бик мәгънәле мәкаль бар, менә тыңлагыз әле: “Ни чәчсәң, шуны урырсың”.

  • Русчага ничек тәрҗемә ителә? (Что посеешь, то и пожнешь.)

чәчсәң – посеешь

урырсың – пожнешь

– Сүзлек дәфтәренә язып куябыз. Моны ничек аңлыйсыз?

– Әйе, балалар, чыннан да, җиргә бодай чәчсәң, бодай үсеп чыга, ә борчак түгел. Моннан шуны аңларга була: бәләкәй чакта балага яхшылык орлыклары чәчсәң, үскәч, бу бала мәрхәмәтле, игелекле, эшчән булып җитешер.

Укытучы. Бу мәкальгә өстәп, бөек шагыйребез Г.Тукай да бик эчтәлекле шигырь язып калдырган:

 

Эшкә өндәү

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

Укытучы. Балалар, бүген без сезнең белән ниләр эшләдек?

– Сезгә дәрес ошадымы?

  1. Өй эше

Укытучы. Бүген өй эше ике төрле була. Үзегез кайсын телисез, шунысын сайлап алыгыз.

  1. Яхшылык турында кечкенә хикәя төзеп килергә.
  2. Хикәянең эчтәлеген сөйләргә.

Укытучы. Бүген сезнең барыгыз да актив булдыгыз, эшләп утырдыгыз.

(Һәр укучы дәфтәрдәге җавапларга үзе “5”ле, “4”ле, “3”ле куя.)

Хатасыз җавап – “5”ле;

1 – 2 хаталы җавап – “4”ле;

3 – 5 хаталы җавап – “3”ле.

– Дәресебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!