Лексик темаларны үзләштерү өчен хәрәкәтле уеннарның форматлары
Алисә КӘРИМОВА,
Казандагы «Бала-Сити»
балалар бакчасы тәрбиячесе
Белүебезчә, хәрәкәт күбрәк булган саен, интеллектуль үсеш тә яхшырак. Хәрәкәттә бәрәкәт дип юкка гына әйтмиләр. Балалар бакчасында хәрәкәтчән уеннар куллану аларның сөйләм телен үстерүдә дә мөһим урын алып тора. Уен формасында яңа материал тизрәк кабул ителә, җиңелрәк истә кала. Хәрәкәтчән уеннарга түбәндәге уеннарны кертәбез: татар халык уеннары, дидактик, драматик, өстәл уеннары, бармаклар белән уеннар, туп белән һәм башка предметлар кулланып уйнала торган уеннар һәм башкалар. Әлеге статьяда хәрәкәтчән уеннарның өстенлекләре, аларның төрләре һәм үткәрелү өчен лайфхаклар тәкъдим ителә.
Сөйләмне үстерү өчен хәрәкәтчән уеннарның өстенлекләре:
- Аралашу өчен мотивация булдыру. Актив уеннар кызыксыну һәм катнашырга теләк уята, бу исә диалогик сөйләмне үстерүгә ярдәм итә.
- Сүз запасын арттыру. Эчтәлек буенча уеннар яңа сүзләр, командалар, сүз-кычкырулар куллануны таләп итә, димәк уйнаганда яңа сүзләр өйрәнмичә булмый.
- Сөйләм күнекмәләрен үстерү. Уеннан соң балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклашалар, бу бәйләнешле сөйләмне таләп итә.
- Аваз, әйтелеш һәм артикуляцион күнекмә формалаштыру. Актив күнегүләр хәрәкәт аша авазларны беркетергә ярдәм итә.
Хәрәкәтчән уен төрләре:
- Киртәләр аша үтү (уң яктагы кәрзиннән ошаган уенчыкны алып, киртәләр аша утеп, сул яктагы ике яки өч кәрзиннең берсенә уенчыкны салып, дөрес җавап бирергә).
Материаллар: төрле зурлыктагы кәрзиннәр, тема буенча уенчыклар, обруч, эскәмия, туннель, һәм башка киртәләр.
Мисал: Җиләк-җимеш, яшелчәләр темасын үткәннән соң, балаларга уң яктагы кәрзиндә темага караган уенчыклар бергә тәкъдим ителә, бала алардан (кишер, кәбестә, кыяр, алма, киви, карбыз) үзенә ошаганын сайлый һәм киртәләр аша үтеп, тәрбиячегә дөрес җавап әйтеп, җиләк-җимеш яки яшелчә кәрзиненә сала.
Уенны төрле темаларга бәйләргә була: геометрик фигуралар, төсләр, хәйваннар һәм кошлар.
- Хәрәкәтләрне дөрес күрсәтү.
Әлеге уенны уйнаганчы, балалар белән фигыльләрне өйрәнү мөһим, кайсы фигыльне нинди хәрәкәт белән күрсәтүне дә билгеләп куярга кирәк. Беренче уйнаганда, тәрбияче балаларга хәрәкәт сурәте күрсәтә һәм шул сурәтне әйтә, балалар хәрәкәтне башкаралар. Алга таба, тәрбияче бер сурәт күрсәтә, әмма башка хәрәкәт әйтә, балалар тәрбияче әйткән сурәтне башкаралар. Уенны уйнаганда игътибар белән тыңлау шарт.
Материаллар: хәрәкәтле сурәтләр (кул чабарга, атларга, йөгерергә, сикерергө, йокларга, җырларга, биергә, язарга, әйләнергә, укырга һәм башкалар)
Мисал өчен, тәрбияче укырга дигән сурәт күрсәтә, әмма биергә дип әйтә, балалар бии. Тәрбияче йокларга дигән сурәт күрсәтә, әйләнергә дип әйтә, балалар әйләнәләр.
- Тылсымлы беләзек
Балалар бер зур түгәрәккә басып, бер-берсенә тылсымлы беләзек тапшыралар һәм билгеле бер темага караган (мисал өчен, хайваннар, кошлар, төсләр, киемнәр) бер сүз әйтәләр, яңа сүз әйтә алмаган бала уеннан чыга.
Материал: кинетик йөзекләр
- Күплек санын өйрәнү.
Алдан тәрбияче кабинетта, күренә торган җирләргә, темага караган предметлар таратып куя (тәрәзә төбенә, өстәлгә, эскәмиягә). Балалар бер зур түгәрәк ясап басалар, бер-бер артлы кабинетта темага караган предмет табып, берлек санда әйтеп, икенче балага тапшыралар, ул бала предметны күплек санда әйтеп, кәрзингә сала һәм башка предмет эзли.
Материаллар: темага караган предметлар, кәрзин
Мисал: мәктәп әсбаплары темасын үткәч, тәрбияче балаларга рюкзак тутырырга тәкъдим итә, бүмәдә төрле җирләрдә бетергеч, каләм, туры таяк, карандаш, дәфтәр, очлагыч, кайчы бар. Беренче бала мисал өчен дәфтәр таба һәм икенче балага “дәфтәр” дип тапшыра, икенче бала аны алып, “дәфтәрләр” дип рюкзакка сала.
- 1,2,3 башладык!
Балалар ике командага бүленеп ике колоннага басалар, һәр команда алдында өч обруч, обручлардан соң, бер кәрзин. Кәрзиндә 4 төсле предмет (мисал өчен: кызыл туп, сары машина, зәңгәр китап, яшел тәлинкә). Икенче командада башка предметлар. Кәрзиннән соң, 4 төсле тә булган җәймә (твистер уенындагы җәймәне кулланып була).
Уен барышы: ике команданың да беренче уенчылары бергә башлыйлар, обручларга сикереп: “бер, ике, өч, башладык” диләр, тәрбияче бер төс әйтә, балалар шул төстә уенчыкны кәрзиннән алып, дөрес төскә җәймәгә куялар һәм предметны һәм төсне атыйлар һәм командага барып басалар, икенче уенчы уенны дәвам итә.
Материаллар: алты обруч, төсле җәймә (твистер җәймәсе), дүрт төсле уенчыклар, ике кәрзин.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерү өчен хәрәкәтле уеннар төрледән төрле, аларны һәрберсен үткәргәндә дә, түбәндәге тәкъдимнәре истә тоту мөһим. Беренчедән, балалар өчен эмоциональ уңай атмосфера булдыру, дәртләрдерү, активлык һәм тырышлык өчен балаларны күбрәк мактау – аларда уйнау теләге арттыра. Икенчедән, игътибар җәлеп итү өчен төрле кызык, уникаль атрибутика сайлау: карточкалар, уенчыклар, музыка кораллары. Өченчедән, уеннар катлаулылык һәм эчтәлек буенча балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә тиеш. Әлбәттә, балаларның инициативасын хуплап, аларның тәкьдимнәрен кабул итү. Хәзерге заман белән бергә атлау уеннарның нәтиҗәлелегенә турыдан туры тәэсир итә.
