Лайфхак: инглизчәне татар теле аша өйрәнү

№ 198

(6 нчы сыйныфта инглиз теле дәресе)

Эльвира ИСМӘГЫЙЛЕВА,

Арча районы Сеҗе төп мәктәбенең югары квалификация категорияле инглиз теле укытучысы

Максат: укучыларга инглизчәне туган тел аша өйрәнү ысулларын күрсәтү.

Бурычлар:

белем бирүдә: төп фикерне укучы аңына җиткерү өчен шартлар булдыру;

фикерләү сәләтен үстерүдә: анализлау, чагыштыру, гомумиләштереп нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам иттерү;

тәрбияви: туган телне яхшы белүнең чит телләрне үзләштерү өчен ярдәм иткәненә ышандыру.

Дәрес барышы

T: Good morning, I’m glad to see you!

S: Good morning, good morning

Good morning to you!

Good morning, good morning

I am glad to see you!

T: Ask each other how is your friend?

S: -How are you, Fidan?

– Great, thanks

-How is your life, Veronica?

– I’m OK

– What about you, Fandas?

-Fine,thanks

– Are you all right, Nailya?

– Yes,I am

T: Take your seats.

T: Look at the blackboard and tell about the portrait.

S: There is the portrait of Gabdulla Tukai. He is the greatest poet .

T: Please, tell about him in your native language

1 нче укучы. Булачак шагыйрь хәзерге Арча районының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә

2 нче укучы. Малай туып биш ай үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Шунда аның газаплы, авыр тормышы башлана.

3 нче укучы. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямчыга утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямчы исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» дип кычкырып йөри…

4 нче укучы. Ничә гаилә учагы аның борчуларын нәни күңеленә сыйдырган. Авыр тормыштан чыгу юлын берләшүдә күргән. Шулай булганда гына, тормышны уңай якка үзгәртеп булачагына ышанган ул. Хезмәт юлын газета-җурнал белән бәйләп җибәрүе дә очраклы булмаган, күрәсең. Ул үзенең көчен иҗатта, халкына әйтерлек сүзендә күргән.

5 нче укучы. Бөек шагыйрь туган көн – 26 апрель Татарстанда Туган тел көне дип игълан ителде.

T: Well done, thanks!

There is a proverb on the blackboard, read it together

S: Business before pleasure

T: It is  the name of Tukay’s poem at the same time.  А picture can help you to guess it.

S: Эш беткәч, уйнарга ярый

T: Think of your own examples

S1: I can go for a walk after my lessons

S2: I often chat with my friends after household chores

S3: I do my hobby in my free time

S4: It is pleasure to help parents and then to relax .

T: I quite agree with you.

I wish you a good mood and I’m calling you to cooperate at our lesson.

I suggest you to collect this word from the given letters in front of you.

(Укучылар бергәләп хәрефләрдән сүзләр төзи.)

What does it mean the word  “cooperate”?

What have you just done?

S: We gathered the word from letters

T: You have worked all together, you’ve cooperated.

“Cooperate” means – хезмәттәшлек итү, килешеп эшләү (сүз тактага беркетелә)

T: Укучылар, Габдулла Тукайның “Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы” дигән тирән мәгънәле сүзләре бар. Әгәр без аны бүгенге дәрес девизы дип алсак, без бүгенге дәрестә нинди сорау өстендә эшләрбез? Ничек уйлыйсыз?

S: Инглиз телен без күбрәк рус теле аша өйрәнәбез. Ә бит аны татар теле аша да үзләштереп була

T: Инглизчәне татар теле аша өйрәнүнең нинди өстенлекле яклары бар?

S: Һәр кешегә үз туган теле якын.

T: Татар һәм инглиз телләренең  нинди охшаш якларын атый аласыз?

S1: Авазлар охшашлыгы. Әйтик, татарларның [ң] авазы инглизләрнең ing кушымчасына туры килә.

S2: Инглиз телендә татар телендәге [ә] авазы бар. For example, apple.

[Һ] авазы бар: For example , hello.

S3: Инглиз теленең заманнары татар теленекенә охшаш: Continuous, Perfect татар грамматикасында да бар.

S4: Инглизләр дә, татарлар да – кунакчыл, ачык, киң күңелле халык! We  are super!

T: You have interesting ideas. Excellent! I want you  to introduce with Farida Ibrakhim from America. She lives in the Aiova state. She was born in Uzbekistan. Farida studied in Arsk, graduated Kazan Federal University. Her husband is American. She teaches English through tatar Language. Let’s see a fragment from her lesson. https://www.youtube.com/watch?v=-wWKX7cQVYE

– Did you like the video?

– Are you sure that it is possible to learn English language through the native language?

– Give your examples with “ Kinds of Rains”

S1: And the rain pours and pours, fine warm, two or three times a day turning into a fairly long downpour.

S2: The weather was stormy, fine rain fell in half with snow.

S3: It was raining cold and a strong wind was bending the trees.

S4: Raindrops knocked on the roofs like fine shot.

S5: Soon it began to rain heavily, they were soaked to the skin.

T:  Дәвам итәбез. Бик еш кына татар телендә күп атамаларның инглизчә атамасын ишетәбез. Укучылар, шундый сүзләр атагыз әле.

S: креатив, презент, блогер, тинэйджер, лайфхак.

T: Лайфхак –нәрсә ул?

S: Лайфхаксыз күңелсез булыр иде. Лайфхаклар вакытны янга калдырырга, көндәлек мәшәкатьләрне җиңел башкарып чыгарга ярдәм итә.

T: Интернет белән таныш һәркемнең бу сүзне очратканы бардыр. Әлеге төшенчә безнең көнкүрешкә 2006 елда килеп керде. Бүген ул файдалы сүзләр исемлегенә керә. Инглиз теленнән “lifehack” сүзе “тормышны җимерү” дип тәрҗемә ителә. Шулай да моны турыдан-туры мәгънәдә кабул итәсе түгел, ул тормыштагы кайбер күнегелгән күренеш яки гадәтләрне җимерү, үзгәртү, җиңеләйтү дигән позитив мәгънәне аңлата.

Безнең үзебез генә белгән лайфхаклар бардыр. Искә төшерик әле. Мөмкин булса, инглизчә тәрҗемәләрен дә сөйлик.

S1: Мәктәптә укытучылар төрле презентацияләр һәм докладлар эшләргә кушсалар, аларны Google Drive*та гына эшлә. Google эшләгән эшеңне һәр секунд саен саклап бара. Әгәр презентация яисә докладыңны флешкага күчерергә онытсаң, борчыласы юк: син һәрвакыт телефоннан яисә планшеттан Google Drive кушымтасына кереп, эшләреңне күрсәтә аласың.

If teachers are assigned to make various presentations and reports at school, do them only on Google Drive*. Google saves its work every second. If you forget to transfer a presentation or report to a USB stick, don’t worry: you can always log in to the Google Drive app from your phone or tablet and show your work.

S2: Дәресне яхшы үзләштерү өчен, йоклар алдыннан материалларны бер кабат укып чык. Мәктәптә бөтен фәннәр дә яхшы үзләштерелмәскә мөмкин. Андый дәресләрдә доклад, реферат яки презентация ясарга алын.

To learn the lesson well, reread the material once before going to bed. Not all subjects can be well learned at school. In such classes, you can make a report, an abstract or a presentation.

S3: Өстәмә дәресләр турында онытмас өчен, телефонда календарьне тутырып куй. Смартфон сиңа дәресләрнең кайчан башланачагын һәм аларга ничек әзерләнергә кирәклеген искә төшерәчәк.

In order not to forget about additional classes, fill out the calendar on your phone. Your smartphone will remind you when classes start and how to prepare for them.

S4: Шигырьне ятлар өчен кычкырып укырга киңәш итәләр. Әгәр сиңа бу гына булышмый икән, күз алдына сурәтләр китерергә кирәк. Шулай ук төрле ассоциацияләр һәм бит ярдәмендә шигырьне тиз арада ятлап була. Төгәл ритм материалны баш миенә сеңдерергә булыша, диләр.

The poem is recommended to be read aloud by heart. If it doesn’t help you, then you need to imagine pictures. Also, with the help of various associations and pages, you can quickly learn a poem by heart. They say that a clear rhythm helps the material to be absorbed by the brain.

T: Great!

Укучылар, 2021 ел Татарстан Республикасында нинди ел дип игълан ителгән иде?

S: 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы иде. Әйдәгез әле, дуслык картасын бар халыклар да аңлый торган халыкара инглиз телендә төзик. Сез төзегән арада мин сезгә танылган блогерлар һәм җырчылар башкаруында яздырылган матур җыр тыңларга тәкъдим итәм. https://www.youtube.com/watch?v=-ow8lJeOl5o

(Укучылар рус телендә бирелгән куплетларны инглизчә вариантлары белән туры китереп, бергәләп картаны төзиләр.)

Свет, теплота, благородство и знание,

Мудрость, терпение и сострадание,

Честность, улыбка, доверие, нежность,

Смех, остроумие и безмятежность.

Нравственность, стойкость, уверенность, сила,

Великолепно, прекрасно, красиво,

Солнечно, страстно, добротно, искусно,

Тихо, заботливо, ласково, вкусно.

Мир, понимание, вечность, сердечность,

Благо, сочувствие, дар, безупречность,

Жизнь, драгоценность, победа, рождение,

Сладость, любовь, абсолютность, движение.

Магия, книга, язык, философия,

Гордость, наука, искусство, утопия,

Родина, знамя, культура, отечество,

Память, наследие, нимб, человечество,

Вежливость, чудо, ребенок, цветок,

Мама, семья, бог.

Light, warmth, nobility and knowledge,

Wisdom, patience and compassion,

Honesty, smile, trust, tenderness,

Laughter, wit and serenity.

Morality, fortitude, confidence, strength,

Magnificent, beautiful, beautiful,

Sunny, passionate, solid, artful,

Quiet, caring, affectionate, delicious.

Peace, understanding, eternity, cordiality,

Good, sympathy, gift, perfection,

Life, jewel, Victory, birth,

Sweetness, love, absoluteness, movement.

Law, morality, information, logic,

Skill, skill, personality, motor skills,

Morning, success, divinity, enlightenment,

Name, gift, prosperity, accomplishment,

Politeness, miracle, child, flower,

Mom, family, God.

Рефлексия

T:  Укучылар, дәрестә чит телләрне өйрәнү өчен туган телнең алыштыргысыз икәнен исбатлый алдыкмы? Киләчәктә сез бу алымнарның кайсыларын кулланырсыз икән? (Укучыларның җаваплары тыңланыла. Дәрес өчен билгеләр куела.)