Күз белән – күзгә-күз 

№ 184

(4 нче сыйныф. Әйләнә-тирә дөнья)

Лилия ЗӘЙНАГОВА,

Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат. Күрү органы буларак күзнең  төзелеше, функциясе белән таныштыру.

Җиһазлау. Дәреслек (Әйләнә-тирә дөнья. 2 кисәк, 52 – 56 нче битләр), мөстәкыйль эш дәфтәре, презентация.

Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру

Уңай психологик халәт булдыру.

  1. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Исегезгә төшерегез әле без нинди бүлек темасын өйрәнәбез?

Укучылар. Кеше организмы һәм сизү органнары.

(«Галим-биолог» такта янына чыга, «журналистлар» сораулар бирә. «Үз-үзеңне бәяләү бите»нә баллар куялар.)

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз әле. (Берничә лимон телеме куела. Төркемдәгеләргә аларны тотып карарга,иснәргә,тел тидереп карарга да рөхсәт бирәм.) Төсен, күләмен, санын белә ачыклый алдыгызмы? (Юк.) Ни өчен? (Аны ачыклау өчен күзләр кирәк.) Дөрес.

Тәнебездәге кайсы әгъза һәркайсыгызга әниегезнең елмайган йөзен күрергә, кызыклы китап укырга, салават күперенә карап сокланырга мөмкинлек бирә? Күз турында уйлаган булсагыз, сез хаклы.

Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (Күзләр турында.)

Синквейн

Күзләр

Серле, ягымлы

Күрә, күзәтә

Күзләр – күңел көзгесе

Караш (күрү органы)

  1. Уку мәсьәләсен чишү

– Күзләр – кешенең алыштыргысыз сизү органы.

– Күзләр турында нәрсәләр беләсез?

– Нәрсәләр өйрәнергә кирәк? (Төзелешен)

Күз төзелешен өйрәнү өчен төркемнәрдә эш

1 нче төркем (күз төзелешләрен өйрәнеп сөйли һәм рәсемдә  күрсәтә). Күз түгәрәк формада, өстәл теннисы тубы зурлыгындарак була. Ул баш сөягендәге махсус уентыкта – күз чокырында урнаша. Күзнең алгы ягын күз кабагы саклап тора. Бер минут эчендә берничә мәртәбә ачылып һәм ябылып, күз кабагы күзнең чиста һәм юеш халәттә булуын тәэмин итә. Бу процесс күз йому дип атала. Күз кабагындагы керфекләр дә күзне тузаннан саклый. Күз кабагының башка функцияләре дә бар. Караңгы бүлмәдә ут кабынганда, мәсәлән, күз кабагы ныгытып ябыла. Кеше, күзләре яктыга ияләнсен һәм яктылык күзләргә зыян китермәсен өчен, күзләрен йомып тора.

Укытучы. Афәрин, укучылар, рәхмәт сезгә. Бу төркемнең эшен ныгытып китү өчен алдыгыздагы карточкаларны алып, күз төзелешен билгеләрбез, дөреслеген экраннан карап тикшереп, билге дә куярбыз. Дәфтәрләрне ачабыз, 52 нче биттәге биремне эшлибез.

Көзгеләрне кулга алабыз. Ике күзегезнең дә уртасында төсле түгәрәк күрерсез. Ул төсле катлау дип атала.

2 нче төркем (күзнең функцияләре турында сөйли). Төсле катлауда «меланин» дип аталган пигмент бар. Нәкъ менә шул матдә безнең күзебез төсен билгели. Меланин күбрәк булган саен күзнең төсе караңгырак була һәм киресенчә. Төсле катлау үзәгендәге кара төстәге түгәрәк күз карасы дип атала. Менә шул түгәрәк аша яктылык күзнең эчке өлешенә үтә дә инде. (Фонарьлар ярдәмендә тәҗрибә ясап күрсәтәләр.)

Күзнең тагын бер әһәмиятле өлеше күз карасы артында урнашкан. Аны махсус приборлар белән табиблар гына күрә ала. Бу – хрусталик. Күз карасыннан кергән яктылык хрусталикка төшә. Ул төссез һәм үтә күренмәле. Үзе аша узучы яктылыкны бер фокуска туплап, күзнең арткы өлешендәге челтәрсыман тышчага юнәлтә. Күзнең нәкъ шушы өлеше безнең күрүне тәэмин итә.

Укытучы. Афәрин. Бу төркемнең эшен ныгытып китү өчен 53, 54 нче биттәге биремнәрне эшлибез.

Без төсләрне ничек аерабыз соң?

Хрусталик кино күрсәтү аппаратындагы (проектор) линза кебек эшли. Ә безнең күзебездә челтәрсыман тышча шул экран ролен үти. Бик кечкенә, почта маркасы кадәр генә булса да, челтәрсыман тышчада яктылыкка сизгер 130 млн. күзәнәк урнаша.

Кешедәге яктылыкка сизгер күзәнәкләр ике төрле була: таякчыклар һәм колбачыклар.

Таякчыклар ак, кара төсләрне һәм күк төснең барлык төсмерләрен аера алмый, аның каравы, таякчыклар үтә сизгер булганга, без бик караңгыда да күрә алу сәләтенә ия.

Колбачыклар безгә барлык төсләрне дә күрергә булыша, әмма алар яктыда яхшырак эшли. Шуңа күрә караңгыда бөтен әйберләр соры булып күренә. Челтәрсыман тышчага арттан күрү нервы якын килә. Челтәрсыман тышчаның таякчык һм колбачыклары без күрә торган форма һәм төсләрне миллионлаган хәбәргә әйләндерәләр, һәм бу хәбәрләр, әлеге нерв буйлап, баш миенә таба сәфәр чыга.

Күрү нервы, югары тизлектә эшләүче телефон чыбыгы кебек, күз белән баш миен тоташтыра. Күз баш миенә безнең нәрсәләрне күрүебез турында хәбәр бирә, ә баш мие кабул ителгән информацияне безгә таныш төшенчәләргә әйләндерә. Мәсәлән, бу – шоколад, ә монысы – алма, китап. (Мөстәкыйль эш дәфтәреннән 56 нчы биремне эшләү.)

Физкультминутка

(Күзләрне ял иттерү.)

  1. Белемнәрне ныгыту

– Кеше ни өчен күзлек кия?

– Күзләрне саклау өчен нишләргә кирәк? Ничек сакларга?

  1. Рефлексия

Укытучы. «Үз-үзеңне бәяләү таблицасы»н тутырып бардыгыз. Шуңа карап һәм эшләгән эшләрегезгә, белемегезгә карап, билге куясыз.

Үзеңне бәяләү таблицасы

Сорауларга

җавап

Карточкада эш Төркемнәрдә эш Мөстәкыйль эш дәфтәре Проект Билге

(нәтиҗә)

Баллар

 

VII. Өй эше

– «5» ле алу өчен сораулар әзерләргә.

– «4» лелек өчен эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.

– «3» ле өчен «Мөстәкыйль эш дәфтәре»ндәге 58 нче биремне эшләргә.