Күңелле татар теле
(2 нче сыйныфта татар теле дәресе)
Айгөл ГАЛИЕВА,
Казандагы 8 нче гимназиянең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәрес барышы
1.Оештыру өлеше.
Дәресне “Дөньяда телләр бик күп” җырыннан башлап җибәрәбез.
Укытучы: Хәерле көн, укучылар! Хәлләрегез ничек?
Укучы: Әйбәт, яхшы, шәп. (укучылар үз урыннарына утыралар)
Укытучы: Күтәренке кәеф һәм шушындый матур нотада дәресебезне башлап җибәрик.
2.Карточкалар белән эш.
Һәм дәрес башында иң беренче эш итеп, татар хәрефләрен искә төшерик.
Ә – әтәч, әти, әни, әби.
Ү – үрдәк, үлән.
Ө – өй, өч.
Һ – һәйкәл.
Җ – җиләк, җимеш, җиде, җәй.
Укытучы: Укучылар, әйтегез әле, җиләк кайда үсә?
Укучы: Бакчада, урманда.
Укытучы: Әйдәгез, урманга барып кайтабыз.
“Автобус” уены уйныйбыз.
Мин барам
Син барасың
Ул бара
Без барабыз
Сез барасыз
Алар баралар
Укытучы: Менә урманга да килеп җиттек. Җиләк җыябызмы?
“Җиләк җыям чиләккә” җырын җырлыйбыз.
Укытучы: Укучылар, урманда нинди хайваннар яши?
Укучы: Аю, төлке, тиен.
Укытучы: Тактадагы хайваннар буталган. Аерырга булышыгыз әле? (укучылар хайваннарны икегә аералар)
“Кем беренче килеп җитә” уенын уйныйбыз. Тактага 2 укучы чакырыла. Чираттан хайваннар рәсеме күрсәтелә, дорес җавап биргән укучы бер адым атлый. Кайсысы беренче килеп җитә, шул җиңүче була.
“Тиеннәр” уенын уйныйбыз. Тактага 5 укучы чакырыла. Музыка астында алдан өйрәнелгән сүзләрне әйтеп уенны уйныйбыз.
3.Йомгаклау.
Урманнан кайтыр вакыт та җиткәндер. Тиздән караңгы да төшәр. Әйдәгез кайтыйк. Башта 1нче команданы кайтарыйк.
1 нче команда баса:
“Мин кайтам”, “Син кайтасың”, “Ул кайта”.
Аннан соң 2 нче команда баса.
“Без кайтабыз”, “”Сез кайтасыз”, “Алар кайталар”.
