Күңелле сәяхәт

(Мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр өчен дәрес)

Рузилә КАМАЛОВА,

Казандагы 161 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: балаларның кышкы табигать турындагы күзаллауларын киңәйтү.

Бурычлар:

балаларда табигать күренешләрен белергә омтылыш, үз фикерен әйтә белү сыйфаты тәрбияләү; су, кар, боз турында фикер алышу;

– диалогик сойләм күнекмәләрен, сүз байлыгын үстерү;

– әйләнә-тирә чынбарлыкка нәфасәти мөнәсәбәт формалаштыруны дәвам иттерү.

Дәрес барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Хәлләрегезлерегез ничек? Балалар, бүген бездә кунаклар, әйдәгез әле, алар белән дә матур итеп исәнләшеп алыйк.

Балалар.

Хәерле көн миңа да,

Хәерле көн сиңа да,

Хәерле көн безгә дә,

Хәерле көн сезгә дә!

Тәрбияче. Балалар, мин сезгә Г.Тукайнын шигырен укыйм, җавабын уйлап карагыз әле!

Бар җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак була?

Балалар. Кыш фасылы.

Тәрбияче. Дөрес, балалар, бу – кыш фасылы. Кышка керә торган айларны санап китегез әле.

Балалар. Декабрь, гыйнвар, февраль.

Тәрбияче. Балалар, экранга карагыз әле, бу рәсем буенча сез нәрсә әйтеп үтә аласыз? (1 – 3 нче слайдлар)

Балалар. Бөтен җирдә кар ята. Урамда суык. Кошлар сайрамый. Күгәрчен, чыпчык, кызылтүш безнен якта кышларга кала, ә күчмә кошлар җылы якларга очып китә.

«Серле янчык» уены

(Балалар, кулларын тыгып, чана, чаңгы, тимераяк тартып чыгаралар.)

Тәрбияче. Балалар, бу серле янчыкта нәрсәләр ята икэн?

Кышын чыгып шуабыз,

Җәен җыеп куябыз. (Чана, чангы)

Елгада су акканда,

Эшсез без, ял итәбез.

Елга бозга әйләнгәч,

Без йөгереп китәбез. (Тимераяк)

Тәрбияче. Балалар, без бүген сезнен белән кышкы урманга сәяхәткә китәбез. Киттекме? («Күнелле сәяхәт» жыры яңгырый. Балалар, чиратлашып, тылсымлы баскычлар аша урманга үтәләр.)

Тәрбияче. Балала,р урманда тыныч, кошлар да сайрамый. Агачлар да яфракларын койган, карагыз әле бу нинди агач?

Балалар. Чыршы агачы, ул җәй дә, кыш та яшел төстә.

Тәрбияче. Балалар, безнең җәнлекләр кайда соң? Әйдәгез әле, картинкалар алып, җәнлекләрнең кыш көне нишләгәннәрен әйтеп үтик.

«Кем нәрсә эшли?» уены

Аю, керпе йоклый, бүре, төлке уйнап, җырлап йөри, куян кышка ак тунын кия.

Тәрбияче. Әйдәгез әле, без дә уйнап алыйк әле. «Ак куян» уенын уйнап алабызмы? Саныйк әле, кем ак куян булыр икән?

Әке, бәке, кыек сәке, эремчек,

Син калып тор, ә син чык.

Физминутка «Ак куян»

Ак куянга ни булган?

Әллә инде авырган?

Иптәшен дә табалмый,

Урыныннан торалмый,

Куян, куян, син сикер,

Иптәшен табып китер.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, монда нинди матур итек ята. Нәрсә икән бу? Монда хат та ята, укыйбызмы.

Хат

Исәнмесез, минем кунакларым, сезне урманымда күрүемә мин бик шат. Мин сезне үземнең остаханәмә чакырам. Минем сезгә ничек кар ясый алганны өйрәтеп китәсем килә. Рәхим итегез минем остаханәмә, Кыш бабай.

Тәрбияче. Балалар, Кыш бабай безне үзенең остаханәсенә чакыра, ачабызмы бу серле сандыкны?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Әйдәгез, сандык эчендәге аш содасы белән әтиләр битләрен кырына торган күбекне болгатып карыйк.

Эксперимент Кыш бабай остаханәсендә бергәләп кар ясау. Без ясаган карны, бозны суга салып, батканын-батмаганын тикшереп карау.

Түгәрәкләр ясау

Тәрбияче. Әйдәгез, без ясаган кардан түгәрәкләр тәгәрәтеп карыйк. (Кечкенә такталарда эш.)

Балалар, кайтырга да вакыт житте. Кыш бабайга рәхмәт йөзеннән анын турындагы җырыбызны җырлап китик.

«Бу Кыш бабай» дигән җырлы-биюле уен

Кемнең кигән киемнәре,

Энҗе кар бөртекләре,

Кемнең көмеш күк сакалы,

Чәчләре, керфеклере?

Бу Кыш бабай,

Һай Кыш бабай,

Һәркемгә таныш бабай!

Тәрбияче. Нәни дусларым, кунаклар белән саубуллашыйк.

Балалар. Сау булыгыз, кунаклар!