Күңелле математика
Айгөл АМУРСКАЯ,
Сармандагы 1 нче «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе
Төркем | Зур яшьтәгеләр өчен йомгаклау шөгыле |
Төп белем бирү өлкәсе | Танып белү: гади математик күзаллауларны формалаштыру |
Белем бирү өлкәләренең берләштерелүе | Аралашу, физик культура, музыка, социальләштерү |
Үткәрү формасы | Фронталь, индивидуаль |
Максат | Балаларның математика шөгыле буенча алган белемнәрен ныгыту һәм арттыру |
Тәрбияви бурыч | Тырышлык, мөстәкыйльлек, математикага карата кызыксынучанлык тәрбияләү |
Үстерешле бурыч |
Сөйләм телен, хәтерне, игътибарлылыкны, логик фикерләү сәләтен, вак моториканы үстерү |
Өйрәтү бурычы |
Атнадагы көн исемнәрен, тәүлек өлешләрен, яз айларын, саннар тәртибен, 10 саны эчендә кушу һәм алуны, геометрик фигураларны, нокталар белән рәсем ясауны өйрәнүне дәвам иттерү, 7 саны турында кызыклы мәгълүмат белән таныштыру |
Көтелгән нәтиҗәләр | – Эмоциональ кызыксынучанлык төрле биремнәрне үти, мәсьәләләр чишә, физкультминуткада катнаша
– Сорауларга җавап бирә – Кызыксынучанлык белән 7 саны турындагы мәгълүматны тыңлый |
Ысуллар һәм алымнар | Ысуллар: сюрприз мизгеле – хат, сүзле-күрсәтмәле, интерактив, гамәли
Алымнар: сорау-җавап, мәсьәлә чишү, мактау, интерактив күрсәтмәлелек, бүләкләү |
Күрсәтмәлелек чаралары | Демонстрация материаллары: саннар, геометрик фигуралар, төрле рәсемнәр кулланылган презентация, конверт
Аудиоязма: «Татар халык биюе көе» Тарату өчен материал: биремнәр язылган кәгазь битләре, сантаяклар, буяу өчен геометрик фигуралардан торган рәсемнәр. Җайланмалар: ноутбук, экран, проектор, планшетник, тавыш колонкалары, туп |
Балаларның оешуы | Ирекле басып тору
Өстәлләр артында утыру Физкультминуткага басу Өстәлләр артында утыру Паласка түгәрәккә басу Өстәлләр артында утыру ИЗО почмагы кырында ирекле басып тору |
Сүзлек эше | Хәерле иртә, хәлләрегез ничек, зуррак, кечкенәрәк, азрак, күбрәк, сантаяк һ.б. |
Алдан эшләнелгән эш | 1. “Күңелле физкультминутка”
2. “Антонимын әйт” сүзле уены 3. “Татар халык биюе көе”, “Дважды два – четыре” аудиоязмаларын сайлау 4. Барлык биремнәр дә алдан эшләнелгән биремнәргә охшаган |
Структура | I. Исәнләшү, хатны уку – 2 мин.
II. Өстәлләр артында кәгазьдәге биремнәрне эшләү – 9 мин. III. Физкультминутка – 2 мин. IV. Өстәлләр артында мәсьәләләр чишү, 7 саны турында мәгълүмәт тыңлау – 5 мин. V. Паласка чыгып “Антонимын әйт” уены – 2 мин. VI. Сантаяклар белән логик биремнәр эшләү – 2 мин VII. Йомгаклау, ИЗО почмагыннан рәсемнәрне табу, аларны өләшү – 3 мин. |
Шөгыль барышы
(Балалар “Дважды два – четыре” җыры яңгыраганда төркем бүлмәсенә керәләр.)
Тәрбияче. Балалар, күрәсезме безгә күпме кунак килгән. Әйдәгез әле, алар белән исәнләшик.
Балалар. Хәерле иртә! Хәлләрегез ничек?
Тәрбияче. Кунакларга карап елмаегыз. Ә хәзер бер-берегезгә карап елмаегыз. Балалар, ә хәзер игътибар белән мине тыңлагыз. Мин бүген иртән балалар бакчасына килеп ишекне ачыйм дисәм, ишектә менә шушы хат кыстырылып тора иде. Аны безгә Математика патшалыгыннан җибәргәннәр. Хәзер без аны ачып укыйбыз. (Конвертны ачып, хатны укый.) “Исәнмесез, кадерле балалар! Сезгә математика патшабикәсе хат яза. Безнең математика патшалыгында бик күңелле иде, ә хәзер монда бик моңсу. Барлык саннар, геометрик фигуралар, бер-берсе белән талашып, кайсы кая таралышып беттеләр. Зинһар өчен, балалар, безгә ярдәм итегез! Мин җибәргән биремнәрне яхшы гына үти алсагыз, алар яңадан дуслашырлар иде һәм безнең патшалыкта янәдән күңеллелек, татулык хөкем сөрер иде. Зур утенеч белән, Математика патшабикәсе”- дип язылган бу хатка.
Балалар, Математика патшалыгына булышабызмы? Сезгә әзерләгән биремнәр катлаулы, ләкин бик кызык. Я, сез әзерме? Уңышлар сезгә, балалар! Өстәлләр артына утырыгыз.
1нче бирем: “Сорау-җавап” дип атала. Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез кул күтәреп кенә җавап бирерсез, килештекме?
– Балалар, әйтегез әле, хәзер нинди ел фасылы?
– Нинди сүзләр белән язны тасвирлап була? (Җылы, кояшлы, яңгырлы, хуш исле, көтеп алынган…)
– Ел фасылларын санап чыгыгыз әле? Ничә ел фасылы булды?
– Хәзер кайсы ай?
– Яз айларын атагыз.
– Бер елда ничә ай?
– Бүген атнаның кайсы көне?
– Атнадагы көн исемнәрен атап чыгыгыз.
– Тәүлекнең нинди өлешләре бар? Алар ничәү?
— Афәрин. Булдырдыгыз!
2 нче бирем: «Күршесен дөрес итеп әйт» уены.
Сезнең каршыгызда кәгазь битләре ята. Анда саннар язылган. Уйлап әйтегез әле, ул саннарның күршесендә нинди саннар «яши» икән? Ә хәзер, шул саннарны язып куегыз.
3 нче бирем: Тиешле билгене куегыз: >; <; =. 3 5; 6 4; 7 7. Ә хәзер бергәләп укыйбыз.
Тәрбияче. Әйдәгез әле, кәгазь битләреннән күзләрне алып, 1 дән 10 га кадәр санап күрсәтегез. Болай санавы җиңел, ә хәзер, әйдәгез, кирегә, 10 нан 1 гә кадәр дөрес итеп санап карыйк. (Бер-ике баланы индивидуаль кабатлату.)
4 нче бирем: “Нокталарны тоташтыр”. Алдыгыздагы кәгазь битенең икенче ягын ачыгыз әле. Анда нәрсәләр бирелгән?
Тәрбияче. Ә төгәлрәк анда нәрсәләр тасвирланганын белер өчен нокталарны тоташтырыгыз әле. (Геометрик фигураларның атамаларын хәтердә ныгыту.)
Тәрбияче. Балалар, экранга карагыз әле, геометрик фигураларны дөрес ясадыгызмы, тикшереп карыйк. 3 нче фигура ничек атала? 8 нче фигура нинди? һ.б. Экранның өске сул почмагында нинди фигура ясалган? Экранның аскы өлешендә уртада нинди фигура ясалган? һ.б. Түгәрәк кая ясалган? Ә трапеция? (Индивидуаль эшләү.)
Физкультминутка
Тәрбияче. Ә хәзер бер уен уйнап алыйк. Әйдәгез, паласка чыгабыз. Мин музыка куям, сез биеп йөрисез, аннан соң туктатам да, сан әйтәм, мәсәлән 2, сез икешәрләп басарга тиеш буласыз. 3 дисәм, өчәрләп басасыз. Башладык. (“Татар халык биюе көе” аудиоязмасы куела.)
— Булдырдыгыз! Утырыгыз, балалар.
5 нче бирем: “Мәсьәләләр чишү”
Тәрбияче. Хәзер мәсьәләләр чишеп карыйк. Игътибар белән тыңлагыз.
1) 7 песи баласы ни бирсәң шуны ашый, ә бер песи баласы ашарга каймак сорый.
– Ничә песи баласы бар иде, балалар?
– Ничек таптыгыз? Әйдәгез, бергәләп укыйбыз: 7+1=8.
2) Дүрт сарык бәрәне чирәмдә ятканнар. Аннары икесе өйләренә кайтып киткән. Я, әйтегез әле, чирәмдә ничә сарык бәрәне ятып калды? (4–2=2)
3) Мин сезгә шигъри табышмак әйтәм, сез җавабын табып карагыз әле.
Апа уенчыклар алган,
Балаларга тараткан.
Инзиләгә биргән шар,
Ә Исламга самовар.
Камиләгә барабан,
Зөһрәгә биргән диван,
Санагыз әле, дуслар,
Күпме уенчык булган?
- Булдырдыгыз, бу биремне дә яхшы гына үтәдегез.
6 нче бирем: “Югалган саннар”
Тәрбияче. Балалар, тактага карагыз әле, нәрсәләр язылган?
– Дөрес, балалар. Әйдәгез монда яшеренгән саннарны табып карыйк әле. (2, 5, 7 саннары.)
– Балалар, мин сезне серле сан – 7 саны белән ныграк таныштырырга телим. 7 саны әкиятләрдә, мәкальләрдә, әйтемнәрдә киң кулланыла. Мәсәлән,
- 7 кат үлчә,1 кат кис.
- Бу әкияттә кәҗә бәтиләре ничә булган? (Экранда рәсеме күрсәтелә.)
- Гномнар турындагы әкият ничек атала? (Экранда рәсеме күрсәтелә.)
- Атнада ничә көн? (Атна көннәрен санау.)
- Салават күперендә ничә төс? Төсләрен дә әйтеп китик әле. (Экранда рәсеме күрсәтелә.)
Тәрбияче. Күрдегезме инде, балалар, 7 саны кайларда очрый.
7 нчы бирем: “Антонимын әйт” уены
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, паласка чыгып түгәрәккә басабыз. Чираттагы уеныбыз “Антонимын әйт” дип атала. Мин сезгә бер сүз әйтеп, тупны ыргытам, сез аннан соң миңа шул сүзнең капма-каршысын әйтәсез:
Биек – тәбәнәк, киң – тар, зур – кечкенә, юка – калын, көн – төн, сул – уң, җәй – кыш, ак – кара, ябык – таза, чиста – пычрак, матур – ямьсез, ачык – ябык, иртә – кич, алда – артта, озын – кыска, батыр – куркак, яхшы – начар, каты – йомшак, җиңел –авыр, тиз – әкрен, якты – караңгы, җылы – салкын, сай – тирән, көз – яз.
Тәрбияче. Менә күпме сүзнең антонимнарын беләбез без! Булдырдыгыз, балалар! Урыннарыгызга утырыгыз.
8 нче бирем: “Тиешле фигура яса”
Тәрбияче. Хәзер без сезнең белән тагын бер уен уйнап алабыз. Балалар, сезнең өстәлләрдә сантаяклар бар. Тартманы ачып, 7 сантаяк санап алыгыз әле. Шушы 7 сантаяктан 2 квадрат ясагыз. Кем тизрәк ясар икән? Ә 3 өчпочмак ясый алырсызмы икән?
– Булдырдыгыз, балалар! Безгә Математика патшабикәсе җибәргән биремнәр шуның белән тәмам. Ошадымы сезгә шөгыль? Ә кайсы бирем ныграк ошады? (2 – 3 баладан индивидуаль сорау.) Өйгә кайткач, әни-әтиләрегезгә, әби-бабайларыгызга, абый-апаларыгызга нәрсәләр сөйлисез? Ярар. Рәхмәт, балалар, миңа да шөгыль бик ошады, сез бик яхшы җавап биреп утырдыгыз. Экранга тагын бер кат карагыз әле. Күрәсезме, саннарның, геометрик фигураларның кәефләре күтәрелгән, елмаешып торалар, алар сезгә бииик зур рәхмәт әйтәләр. Ой, ә менә монысы – Математика патшабикәсе. Ул безгә тагын хат җибәргән. “Балалар, бик зур рәхмәт сезгә! Сез минем патшалыгымны коткардыгыз. Мин сезгә рәхмәт йөзеннән геометрик фигуралардан ясалган рәсемнәр әзерләдем. Сез аларны ИЗО почмагыннан табарсыз һәм тырышып буярсыз дип уйлыйм. Алга таба да шундый акыллы һәм ярдәмчел булыгыз! Саубулыгыз, балалар!”. Балалар, табабызмы рәсемнәрне? (ИЗО почмагыннан рәсемнәрне эзләп табу, тарату.) Әйдәгез, кунаклар белән саубуллашабыз. (Чыгып китәләр.)