Күмәк уеннар
(Балаларның көзге лагеренда күмәк уеннар)
Гөлфия НАСЫЙБУЛЛИНА,
Яр Чаллы шәһәрендәге
«Адымнар-Чаллы»
59 нчы күптелле гимназия
педагог-психологы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Күмәкләшү, яки команда төзү – теләсә нинди төркем өчен, бигрәк тә вакытлыча оешкан төркем (мәсәлән, балалар лагере) өчен мөһим эш. Күмәкләшү бердәм команда булдыру гына түгел, һәр баланы команда уенчысы итеп күрергә мөмкинлек бирү дә ул. Берүк вакытта команда эчендә алып барыла торган күнекмәләрне үстерергә өйрәтү.
Күмәкләшү – балалар төркемнәрендә уңай психологик климат булдыру өчен дә мөһим. Эчкерсез аралашу яки психотехник уеннар, эстафеталар, иҗади юнәлешле уеннар шуңа керә. Бергәләп үткәрелгән уеннар балалар арасында бердәмлекне ныгыта, табигый аралашуга ярдәм итә, ышаныч хисен үстерә һәм үзара бәйләнеш һәм хезмәттәшлек итү теләген уята. Балалар бер-берсен никадәр тизрәк белсә, команда (отряд) эчендә шулкадәр тизрәк ышанычлы мөнәсәбәтләр барлыкка килә.
Төркем эчендәге мөнәсәбәтләр, танышулар аша лагерь оешуның беренче көннәреннән башлана. Бер-берең белән танышуның дөрес итеп оештырылуы команда эчендә ышанычлы атмосфера, уңай психологик климат булдырырга ярдәм итә.
Танышу.
Бу этап беренче көндә үткәрелә һәм түбәндәгеләрне үз эченә ала: команда эчендә бер-берсе белән танышу өчен уеннар.
Максат – команда эчендәге балаларны бер-берсе белән, шулай ук алар белән эшләячәк вожатыйлар белән таныштыру.
Катнашучылар: лагерь балалары (яки лагерьда катнашучылар).
Вакыт аралыгы: 30-40 минут.
Оештыру:
- Командадагы балалар түгәрәккә тезелеп утыралар.
Лагерьда катнашучыларны сәламләү.
- Программа һәм оештыручы белән таныштыру.
Җитәкче лагерьга килгән балаларны һәм аларга тәкъдим ителәчәк программа белән таныштыра.
- Лагерь командасының тулы составын таныштыру өчен уеннар.
«Исәнмесез!» уены
Катнашучылардан бер минут эчендә мөмкин кадәр күбрәк кеше белән исәнләшергә, үз исемен әйтергә һәм исәнләшкән кешенең исемен истә тотарга кирәк. Аннары барысы да түгәрәккә утыра, һәм җитәкче күпме кеше белән танышуын сорый: бер, ике, өч һ.б. Иң күп исемне истә калдырган кешедән барлык исемнәрне әйтергә сорала.
Бу биремне катлауландырырга да була: тәннең төрле өлешләрен, мәсәлән, кул, аяк, терсәк, баш һ.б. кулланып, бер-берсе белән исәнләшергә мөмкин.
«Кар йомгагы» уены
Уенчылар түгәрәк ясап утыралар. Беренче кеше үз исемен әйтә. Икенче кеше беренче кешенең исемен, аннары үз исемен әйтә. Өченче кеше беренче ике исемне, аннары үз исемен әйтә. Һәм шулай дәвам итә, беренче кеше түгәрәктәге һәркемнең исемен әйткәнче. Уенны уртасыннан башлап һәм ахырыннан башлап катлаулырак итәргә була.
«Өч сүз» уены
Һәр катнашучы үзен өч сүз белән тасвирларга тиеш.
«Үзең белән таныштыр» уены
Түгәрәктәге һәр бала төрле ысуллар белән «үзе белән таныштыр»га тиеш: ишарә ясарга, ымларга, шигырь укырга һ.б.
«Ел фасыллары» уены
Катнашучылар түгәрәк ясап утырлар. Җитәкче боерыгы буенча, алар туган көннәренә карап дүрт төркем төзергә тиеш: җәй, көз, кыш һәм яз. Шулай итеп, төрле ел фасылларында туган балаларның санын белергә мөмкин. Шул ук принципны кулланып, балаларны күз төсе, чәч төсе, аяк зурлыгы һ.б. буенча төркемләргә бүлергә мөмкин.
«Мин – су, җир, һава, ут»
Барлык катнашучылардан да күрсәткән элемент буенча бер минутта төркемнәргә җыелырга сорала.
Бәйләүче җеп
Балалар түгәрәк ясап утыралар, җеп тубын кулдан-кулга җибәләр, туп тоткан һәркем җепне тота. Тупны биргәндә, алар үзләренең уңай сыйфатларын әйтәләр. Алып баручы үрнәк күрсәтеп башлый. Мәсәлән, мин – шаян. Туп җитәкчегә кире кайткач, балалар җепне кире якка, кире сыйфатларын әйтеп йомгакны җыялар. Балалар бер-берсенең тискәре һәм уңай сыйфатларын беләләр. Бу күнегү башкалар белән туслык хисен үстерә, үзара кабул итүне, үз-үзеңә бәя бирү төйгысын үстергә ярдәм итә.
Автопортрет
Һәр катнашучыга кәгазьгә үзенең портретын ясарга кирәк, ләкин бераз гадәти булмаган формада: күзләр урынына алар нәрсәгә карарга яраталар, авыз урынына нәрсә ашарга яраталар, чәчләр урынына нәрсә турында еш уйлыйлар – шуны ясыйлар. Барлык портретлар да стенага эленә һәм «Безнең белән таныш булыгыз!» дип язып куела.
