«Күбәләкләр патшалыгы»на сәяхәт

№ 189

(Мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр өчен шөгыль)

Эльвира РӘХИМОВА,

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: балаларда тирә-юньдәге матурлыкны тоя, күрә белү омтылышы уяту, бөҗәкләрнең кешеләр тормышындагы әһәмиятен аңлату, аларга карата сак караш тәрбияләү, фотохәбәрче һөнәре белән таныштыру.

Интегральләштерү: матур әдәбият белән танышу, танып белү, эстетик үсеш.

Методик алымнар: әңгәмә, күрсәтмәлелек, иҗади эш.

Җиһазлау: мультимедиапроектор, компьютер, «Бала белән күбәләк» мультфильмы, телефон, фотолар, карандаш, рәсем буявы, альбом.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Без бүген “Күбәләкләр патшалыгына” сәяхәткә барырбыз. Сәяхәт вакытында болында очып йөрүче матур күбәләкләрне фотога төшерербез һәм, күргәзмә ясарбыз, журналга җибәрербез. Әлеге эшне безгә «Мәгариф» журналы тәкьдим итте, безне вакытлыча фотокорреспондетлар булырга чакырды. Сәяхәткә без автобуска утырып барырбыз. Һәрберебез үзебезнең урыннарыбызга утырдык, хәерле сәгатьтә юлга кузгалдык.

Ә сәяхәтебезнең беренче тукталышы – «Табышмак әйтәм – җавабын тап». (Балалар, ике төркемгә бүленеп, кара-каршы басалар, беренче төркем табышмакны әйтә, икенче төркем җавап бирә.)

  1. Кызарып пешә җиләк,

Чикләвекләр өлгерә.

Санап та бетереп булмый,

Нәрсә соң ул, кем белә? (Урман)

  1. Ул булса, көн була,

Ул булмаса, төн була. (Кояш)

  1. Патша түгелмен –

Таҗым бар.

Кешеләргә бирер

Назым бар. (Чәчәк)

  1. Җәй буе бал җыя,

Кыш буе хәл җыя. (Бал корты)

  1. Чәчәкләрдән чәчәкләргә

Көнозын оча-куна.

Нектар белән тамак ялгап,

Чыклар белән юына. (Күбәләк)

Тәрбияче. Нәрсә ул нектар?

Көтелгән җавап. Үсемлекләр бүлеп чыгара торган татлы, баллы сыекча, чәчәк балы.

Тәрбияче. Әйдәгез әле, бергәләп кабатлыйк: нектар.

Нектарны тагын нинди бөҗәкләр эчә? (Бал корты) Әйе, алар да, чәчәктән-чәчәккә кунып, нектар җыялар икән.

Тәрбияче. Балалар, табышмаклар нәрсә турында иде?

Балалар. Табигать, чәчәкләр, бал корты, күбәләк турында.

Тәрбияче. Сәяхәтебезнең икенче тукталышы – «Күбәләкләр патшалыгы». Без сезнең белән болынга – «Күбәләкләр патшалыгы»на килеп тә җиткәнбез икән бит. («Бала белән күбәләк» мультфильмын карау, әңгәмә үткәрү.)

– Мультфильмдагы төп геройларны әйт. (Бала белән күбәләк)

– Бала күбәләккә нинди сораулар бирә? (Күп очып – армыйсың син ничек? Ничек соң тормышың?)

– Күбәкләк ни дип җавап кайтара? (Мин торам кырларда, болында, урманда.)

– Күбәкләне нәрсә иркәли? (Кояш)

(«Күбәләкләр» коллекциясеннән слайдлар карау.)

Тәрбияче. Сәяхәтебезнең өченче тукталышы – фотохәбәрчеләр булып уйнау. Ә кем соң ул фотохәбәрче?

Балалар. Газета-журналларга фоторәсемнәр әзерләүче кеше.

Тәрбияче. Әйе, бик дөрес әйттегез, балалар. Аларның эше бик тә кызыклы, мавыктыргыч. Фотохәбәрчеләр башкалар күреп бетермәгән матурлыкны да, җитешсезлекне дә күрә белә. Ә сез, хәтерлисезме, әти-әниләрегез белән җәйге ялларыгызны, аларга ничек ярдәм итүегезне телефонга төшергән фотолардан фотокүргәзмә ясаган идек. Бүген үзебез фотога төшерербез. Әйдәгез, эшне башлыйк. (Тәрбияче балаларның игътибарын өстәл өстендәге рәсемнәргә, үлән-чәчәкләргә юнәлтә. Аларның матурлыгына соклана, хозурлана, әңгәмә алып бара. Матур дип исәпләгән урыннарны бергәләшеп фотога төшерәләр.)

Тәрбияче. Без бүген сезнең белән үзебезгә ошаган матур урыннарны, күбәләкләрне, бер-беребезне фотога төшердек. Хәзер үзебез төшергән күбәләкләрдән фотоларны рәсем итеп ясыйк.

Йомгаклау

Тәрбияче. Без рәсемнәребезне «Мәгариф» журналына җибәрербез. Кешеләр табигатьнең матурлыгын күрсеннәр, алар да, әйләнә-тирәне күзәтеп, аңа соклансыннар, күбәләкләрне, гомумән, барлык тереклек иясен сакласыннар. Ә бу исә һәр кешегә табигатьне яратырга һәм сакларга ярдәм итә.

Шуның белән безнең сәяхәтебез тәмам. Автобуска утырып, үзебезнең балалар бакчабызга кайтыйк.

Бергәләп басыйк әле, (басалар)

Түгәрәк ясыйк әле. (түгәрәк ясыйлар)

Менә нинди түгәрәк!

Әйтерсең лә, күбәләк (күбәләк шикелле канат кагалар)

Тыпыр-тыпыр тыпырдыйбыз, (тыпырдыйлар)

Без дә карап тормыйбыз.

Менә шулай ял итәбез,

Бик тырышып биибез. (татар халык биюе бииләр)