Кызыклы уенчыклар

Айгөл НӘҖИПОВА,

Казандагы 122 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

– балаларның уенчыклар: машина, туп, курчак белән таныштыруны дәвам иттерү, аларга сак караш тәрбияләү;

зур, кечкенә, кызыл, сары, яшел, зәңгәр сүзләрен сөйләмдә куллану, сөйләм телләрен үстерү.

Җиhазлау: уенчыклар: машина, курчак, туп; кояш рәсеме.

Сүзлек өстендә эш: зур-кечкенә, кызыл, зәңгәр, яшел, сары.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Карагыз әле, безнең төркемебез нинди якты, матур! Аны нәрсә шулай яктырта икән, карап карыйк әле?!

Балалар. Кояш.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез әле, кояш нурларында кулларны җылытып алыйк әле. (Кулларны өскә күтәреп, кояшта җылыталар.) Кояш тагын да нурларын күбрәк сипсен өчен, аны үзебезгә чакырыйк әле.

Балалар.

Кояш, чык, чык, чык!

Синең җылың бик тансык!

Тәрбияче. Дуслар, безнең уенчыклар кая киткәннәр икән? (Як-якларына карашалар.) Алар белән уйныйсыгыз киләме? (Машина кычкырткан тавыш ишетелә.) Кайдан килә икән ул тавыш, эзлик әле?!

– Безнең Муса машинаны тапты.

– Машина зурмы, кечкенәме? Карагыз әле. (Әйе, зур.)

– Ул нинди төстә? (Зәңгәр төстә.)

– Аның нинди өлешләре бар? (Арбасы, тәгәрмәчләре, кабинасы, руле.)

– Әйдә әле, Айдан, машинаны йөртеп кил әле.

Айдан.

Мин дә, әтием шикелле,

Шофер булырга телим.

Шуңа күрә hәр көн саен

Машинам белән уйныйм.

Тәрбияче. Безнең Кәрим, машина белән уйнап, шофер булырга уйлый.

Ә менә бу уенчыкның исеме ничек? (Туп.)

– Туп нинди төстә? (Кызыл төстә.)

– Рияз, син кечкенә тупны алып бир әле.

– Солтан, син зур тупны алып күрсәт әле.

– Зәйнәп, син зәнгәр тупны тап әле.

– Туп нишли әле ул? (Сикерә, бии.)

– Әйдәгез, без дә туп шикелле сикереп алыйк әле. (Балалар сикерәләр.)

– Ә хәзер мин сезгә туп турында шигырь сөйләп күрсәтәм.

Туп, туп, тубыбыз,

Син – безнең матурыбыз.

Тишмәбез дә, югалтмабыз да,

Оста тота кулыбыз.

Тәрбияче. Хәзер курчаклар янына кунакка барып кайтыйк әле. Курчаклар нинди матур итеп киенгәннәр. (Киемнәренең төсләрен әйтеп чыгалар.)

– Курчаклар белән дә уйнап алыйк инде, алар безне сагынганнар. Күңелләре күтәрелсен өчен, үчтеки-үчтеки уйнатып алыйк әле. (Һәр балага курчак бирелә.)

Үчтеки-үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки.

Үсәр әле, зууур булыр,

Менә дигән дус булыр!

– Менә, балалар, без сезнең белән уенчыклар белән уйнадык. Ә хәзер ял итәбез. Уенчыклар белән дус булганыгыз өчен рәхмәт сезгә!