Кышны сагындык

 № 184

(3 нче сыйныфта татар теле дәресе)

Ирина МАКАРОВА,

Казандагы 144 нче урта мәктәпнең югары квалифкация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Дәрес тибы: катнаш дәрес.

Максат:

эшчәнлек ягыннан: укучыларда эшчәнлек төрләрен ныгыту: күзәтү, анализ ясау;

эчтәлек ягыннан:

кыш билгеләрен әйтә белергә өйрәтү;

– һава торышын сорый һәм җавап бирү күнекмәләрен камилләштерү;

– кыш, кышкы уеннар турында сорый һәм җавап бирә белү күнекмәләрен булдыру, камилләштерү;

– кыш, кышкы бәйрәмнәр турында сөйли белү күнекмәләрен булдыру, камилләштерү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

шәхси:

– эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү;

– үзеңдә җаваплылык хисе булдыру;

– бер-береңә, табигатькә, белем йортына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Метапредмет УУГ:

регулятив:

максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлау һәм аларны куллана, үз эшчәнлегеңне контрольдә тота алу;

– план нигезендә укытучы ярдәме белән куелган максат буенча эшләү;

танып белү:

укучыны күнегүләр эшләү ярдәмендә логик фикерләргә өйрәтү;

– укучының тема тирәсендә төп билгеләрне аерып алу нигезендә диалог һәм монолог формалаштыру мөмкинлеге алуы;

коммуникатив:

– сыйныфташлары һәм укытучы белән бергә уку эшчәнлеген оештыруда укучыларда коммуникатив компетенцияләр  формалаштыру, хезмәттәшлек итәргә өйрәтү;

– күмәк эш вакытында уртак фикергә килү; үз эшеңне контрольдә тоту, фикерләреңне телдән һәм язмача җиткерә белү, башкаларны тыңлый, киңәш бирә белү мөмкинлеген үзләштерү;

предмет:

кыш билгеләрен әйтә белергә өйрәтү;

– һава торышын сорый һәм җавап бирү, кыш турында җөмлә, диалог, монолог төзи алу күнекмәләрен камилләштерү.

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1.Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Сәлам, сәлам!

Укучылар. («Сәлам» җырының бер куплетын җырлыйлар.)

Укытучы. «Хәлләр ничек?» уенын уйнап алыйк.

Укучылар.

Сәлам, дустым! (Кулларын кулга бәрешәләр.)

Хәлләр ничек? (Иң башларына җиңелчә сугалар.)

Кайда булдын? (Колак яфракларын тоталар.)

Мин сагындым! (Йөрәкләре турысына кулларын куялар.)

Син килдең! (Кулларын җәяләр.)

Мин бик шат! (Кочаклашалар.)

Укытучы. Рәхмәт, утырыгыз.

  1. Алган белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Бүген класста кем юк?

Укучы.

Укытучы. Хәзер елның нинди вакыты?

Укучы. Хәзер кыш.

Укытучы. Кыш айлары ничәү, сана?

Укучы. Кыш айлары өчәү: декабрь, гыйнвар, февраль.

Укытучы. Дөрес. Бүген һава торышы нинди?

Укучы. Бүген көн салкын (җылы), болытлы (аяз), көчле җил исә (җил исми), температура көндез 10 градус салкын.

Укытучы. Рәхмәт.

Фонетик күнегү

Укытучы. Укучылар, әйдәгез фонетик күнегү ясап алабыз. Кабатлагыз.

Кыш, кар, көн, салкын, февраль, шугалак, чаңгы, тимераяк, шуа, чыршы, Яңа ел, Кыш бабай, Кар кызы.

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Бу сүзләр нинди темага бирелгән?

Укучылар. Кыш темасына.

Укытучы. Монда нинди рәсемнәр күрәсез?

Укучылар. Кыш. Яңа ел бәйрәме. Кышкы уеннар.

Укытучы. Димәк, бүген дәрестә нинди темага сөйләшәбез?

Укучылар. Кыш темасына. (Яңа ел турында. Кышкы уеннар турында.)

Укытучы. Кыш нинди була?

Укучылар. Салкын, кар ява, җир ап-ак, тышта буран, көннәр кыска, төннәр озын, көчле җил исә.

Укытучы. Дөрес, без бүген нишләрбез дип уйлыйсыз?

Укучылар. Күнегүләр һәм текст белән эшләрбез, сөйләшербез, уйнарбыз, шигырь сөйләрбез.

  1. Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы. Сез кышны яратасызмы? Ни өчен? (2 – 3 укучыдан сорау.)

Укучылар. Әйе, яратам, чөнки тауда шуам. (Юк, яратмыйм, чөнки салкын.)

Укытучы. Карагыз әле, рәсемдә нинди бәйрәм?

Укучылар. Яңа ел бәйрәме.

Укытучы. Балалар, сез Яңа ел бәйрәмен яратасызмы?

Укучылар. Әйе.

Укытучы. Ничек әйтәбез?

– На праздник Нового года.

– На празднике Нового года.

Укучылар.

– Яңа ел бәйрәменә.

– Яңа ел бәйрәмендә.

Укытучы.

– Ты идёшь на новогодний праздник.

– Праздник начинается в 16 часов.

Укучылар.

– Син Яңа ел бәйрәменә барасың.

Бәйрәм уналты сәгатьтә (кичке сәгать дүрттә) башлана.

Укытучы. Афәрин! Булдырасыз!

  1. Рәсемгә карагыз, Бу – Яңа ел бәйрәме, анда кем кем булып киенгән? (Укучылар, чиратлашып, рәсем буенча әйтәләр.)

– Кыз керпе булып киенгән.

– Малай табиб булып киенгән.

– Әти бүре булып киенгән.

– Абый жираф булып киенгән.

– Әни тимерче булып киенгән.

– Кыз балыкчы булып киенгән.

– Бу бала җырчы булып киенгән.

– Бу укучы рәссам булып киенгән.

– Бу малай игенче булып киенгән.

– Бу кыз хәрби булып киенгән.

– Бу укучы пешекче булып киенгән.

– Бу укучы очучы булып киенгән.

– Бу укучы чәчтараш булып киенгән.

– Бу укучы сатучы булып киенгән.

– Бу укучы шагыйрь булып киенгән.

– Бу укучы тегүче булып киенгән.

– Бу укучы эшче булып киенгән.

– Бу укучы Винкс булып киенгән.

  1. Укытучы. Яңа елга Кыш бабай һәм Кар кызы килгән. Кайсыгыз Кыш бабайга шигырь сөйләп күрсәтә? Кем «Кыш» темасына шигырь белә?

Укучылар (шигырь сөйли).

Җәвад Тәрҗеманов «Яшел чыршы»   

Тышта буран бөтен җиргә

Карлар тутыра.

Безнең бүлмәдә ямь-яшел

Чыршы утыра.

***

Әминә Бикчәнтәева «Кыш”  

Салкын, саф һава,

Йомшак кар ява,

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

Үзләре матур

Һәм салкын була.

  1. Өй эшен тикшерү.

Укытучы. Афәрин. Мин сезгә өйгә хикәя язарга биргән идем. Темасы: «Мәктәптә Яңа ел бәйрәме» иде.

Ягез әле, Кыш бабайга кайсыгыз укып күрсәтә? (Бер-ике укучыдан язган хикщялщрен укыту.)

Укытучы. Булдырдыгыз. Инде ял итеп алабыз. (Укучылар торып басалар. Музыка астында эшләнә.)

Җил исә. (Селкенәләр)

Тышта буран. (Әйләнәләр)

Буран туктады. (Балалар чүгәлиләр)

Балалар урамга чыгалар. Кар бабай ясыйлар. (Куллары белән әйләндерәләр)

Кар атышалар. (Кар атышу хәрәкәте)

Сикерәләр. (Сикерү хәрәкәте)

Йөгерәләр. (Йөгерү хәрәкәте)

Чаңгыда шуалар. (Чаңгы шуу хәрәкәте)

Өйләренә кайталар. (Утыралар)

  1. Алган белемнәрне ныгыту

Укытучы. Балалар, рәсемгә карагыз әле. Монда кемнәрне күрәсез?

Укучылар. Балаларны күрәбез.

Укытучы. Алар нишлиләр?

Укучылар. Чанада, чаңгыда, тимераякта шуалар. Кар бабай ясыйлар. Таудан шуалар. һ.б.

Укытучы. Балалар бу кышкы уеннарны кайчан уйныйлар?

Укучылар. Дәрестән соң, каникулда, ял көннәрендә.

Укытучы. Дөрес. Хәзер парларда эшлибез. (Укучылар барысы да парларда эшли, укытучы рәтләрдә тыңлап йөри, һәр биремгә нәтиҗә итеп, төрле парларны сөйләтеп карый.)

А) Узнай у соседа справа:

– есть ли у него лыжи;

– катается  ли он на коньках.

Ә) Узнай соседа слева:

– нужны ли ему санки;

– катается ли он с горки;

– идёт ли он на каток.

Б) Позови соседа сзади:

– вместе играть на улице;

– кататься на лыжах.

В) Позови соседа спереди:

– кататься на санках;

– играть в хоккей;

– вместе пойти на праздник.

Укытучы. Рәхмәт. Сез рәсемдә нәрсәләрне күрәсез?

Укучылар. Кошларны.

Укытучы. Безгә рәхәт: без җылыда, ә тышта салкын. Кошларга кыш көне рәхәтме?

Укучылар. Юк, салкын, ашарга юк.

Укытучы. Без ничек ярдәм итә алабыз?

Укучылар. Җимлекләр ясый алабыз, ашарга салабыз.

Укытучы. Дөрес. Сез дә кошларга ярдәм итәсезме? (Җаваплар тыңланыла.)

Укучылар.

Әйе, без җимлекләр ясадык. Анда икмәк, ярма салабыз.

– Мин әти белән җимлек ясадым, балконга элдем. Кошлар очып килә, ярма ашыйлар.

Укытучы. Афәрин! Ярдәм итегез, аларга бик авыр!

Укучылар, дәресне дәвам итәбез, дәреслекләрне ачыгыз. 25 нче бит, 3 нче күнегү. Хикәяне укыгыз.

Каникулда

Гыйнвар ае җитте. Каникул башланды. Айрат каникулда авылга китте. Авылда аның әбисе, бабасы бар. Әбисе дә, бабасы да Айратны көттеләр. Алар малайга чана бүләк иттеләр. Айрат аларга рәхмәт әйтте. Ул бик шатланды. Хәзер аның яңа чанасы бар! Айрат дусты Юра белән чана шуды.

Малайлар авылда әбәкле уйнадылар, шаярдылар, көлделәр. Авылда бик күңелле, рәхәт булды.

Укытучы. Нинди сүзне аңламадыгыз?

Укучылар. әбәкле уйнадылар – играли в пятнашки.

(Аңлату. Текстны укытучы укый. Аннары бер укучыдан текстны укыту.)

Укытучы. Текстта ничә кеше бар?

– Кемнәр алар?

– Текстта нинди ел фасылы?

– Кышның кайсы ае җиткән?

– Айратны кем көткән?

– Әбисе белән бабасы кайда яшиләр?

– Айратка әбисе белән бабасы нәрсә бүләк итәләр?

– Айратның дусты кем исемле?

– Айрат һәм Юра нинди уеннар уйныйлар?

– Айрат каникулда кайда булды?

– Син каникулда кайда булдың?

Укытучы. Өстәлегездә карточкалар. 1 нче карточканы алыгыз.

1 нче карточка

Расположи предложения по содержанию текста.

1) Әбисе дә, бабасы да Айратны көттеләр.

2) Айрат каникулда авылга китте.

3) Малайлар авылда әбәкле уйнадылар.

4) Алар малайга чана бүләк иттеләр.

5) Авылда бик күңелле, рәхәт булды.

6) Айрат аларга рәхмәт әйтте.

Җавап: 214635.

Укытучы. Кемнең барысы да дөрес, «5» ле куегыз.

– Кемнең бер хатасы бар, «4» ле куегыз.

– Кемнең ике хатасы бар, «4» ле куегыз.

– Кемнең өч хатасы бар, «3» ле куегыз.

2 нче карточка

Айрат авылда нишләде? Дустыңа сөйлә.

Каникулда Айрат      кит…      .

Авыл…      аның     яши.

Алар малайга бүләк ит…    .

Айрат дусты Юра белән шу…     .

Малайлар    уйна…        , шаяр…         , көл…       .

(Тикшерү.) 

  1. Рефлексия

Укытучы. Без бүген дәрестә нәрсәләр белдек? Нинди эшләр эшләдек? (Билгеләр кую.)

– Кем дәрестә барын да аңлады, эшләргә җиңел булды?

– Кем аз гына аңлап бетермәде?

– Кем бернәрсә дә аңламады, бик авыр булды?

– Үзеңне бәялә, карточкага тиешле билгеңне куй.

– Кемгә дәрес ошады? Кемгә ошамады? Смайлик сайлап, карточкага ябыштырыгыз.

VII. Өй эше бирү

Укытучы. Укучылар, өй эшенә биремне сайлап алыгыз:

  1. «Каникулда» темасына 5 – 6 җөмләдән торган хикәя яз.
  2. «Каникулда» текстын сөйләргә өйрән.
  3. «Каникулда» темасына җөмләләр төзе.