Кышлаучы кошлар – безнең канатлы дуслар!
(Мәктәпкәчә яштьәге балаларда рәсемгә карап җөмләләр төзергә өйрәнү эшчәнлеге)
Фарида ӘХМӘТҖАНОВА,
Казандагы 132 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Лилия МӨХӘММӘТҖАНОВА,
Казандагы 273 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат:
– темага кагылышлы сүзлек запасын активлаштыру;
– рәсем буенча җөмлә төзергә өйрәтү;
– җөмләдә сүзләр тәртибен ныгыту, логик фикерләуне үстерү.
Сүзлек: гәүдә, түш, койрык, томшык, тәпи, каурый, канат.
Җиһазлау: кош рәсемнәре, “Кошлар ашату” сюжетлы рәсеме.
Уен эшчәнлеге барышы
Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!
Балалар. Исәнмесез!
Тәрбияче. Балалар, бүген безнең уен – дәресенә кунаклар киләчәк. Әйдәгез аларны каршы алабыз. (Ишек шакыйлар. Тәрбияче ишекне ача. Бер кулына – уенчык песи, икенчесенә эт күтәреп керә.)
– Исәнмесез, балалар! Мин – йомшак песи – Актәпи! Мияу!
– Вау-вау! Исәнмесез, балалар! Мин – батыр эт – Акбай!
Балалар. Исәнмесез, Актәпи һәм Акбай!
Тәрбияче. Исәнмесез, дусларым! Кунакларны без бик яратабыз, шулай бит, балалар?
Балалар. Без аларны чәй, тәм-томнар белән өстәл артына дәшеп сыйлыйбыз. (Тәрбияче балаларны һәм кунакларны өстәл артына сыйланырга дәшә. Барысы да өстәл артына чәй эчәргә утыралар. Чәй эчеп сыйлангач, уен эшчәнлеге башлана.)
Актәпи. Дусларым, зур рәхмәт мул табын, сый-хөрмәтегез өчен. Без дә сезгә кунакка буш кул белән килмәдек.
Акбай. Вау-вау, без сезгә кош рәсемнәре һәм “Кошлар ашату” дигән сюжетлы рәсем алып килдек. Бергәләшеп уйнарбыз, сезнең белемнәрне сынарбыз.
Тәрбияче. Дөрес, Акбай. Безнең балалар уйнарга һәм белемнәрен күрсәтергә бик яраталар. Без сынатмабыз, шулай бит, балалар?!
Балалар. Шулай. Әйдәгез, уенны башлыйк. (Актәпи белән Акбай алып килгән рәсемнәрен тәрбиячегә тапшыралар.)
Тәрбияче. Балалар, әлеге рәсемнәр белән бәйле миндә табышмаклар бар. Әйдәгез, аларга җаваплар табабыз.
– Табышмакларны тыңлагыз, Актәпи белән Акбай алып килгән кош рәсемнәрен танырсыз. Җавапларны, урыннан кул күтәреп, берәмләп җавап бирәбез. “Табышмак әйтәм, син тыңла” уены башланды.
Тәрбияче (беренче табышмакны яңгырата).
Түшем кызыл, койрыгым кара.
Җылы якка китмим, монда калам.
1 нче бала. Кызылтүш.
Тәрбияче. Дөрес.
Тәрбияче (икенче табышмакны яңгырата).
Гөлдер-гөлдер-гөлдергү,
Кызыл тәпи, кемдер бу?
2 нче бала. Күгәрчен.
Тәрбияче. Бик яхшы.
Тәрбияче (өченче табышмакны яңгырата).
Ап-ак карга бассам да,
Мин үзем…
3 нче бала. Ала карга.
Тәрбияче. Афәрин. Булдырдыгыз. (Кош рәсемнәре тактага тезеп барыла.)
Актәпи һәм Акбай. Дусларым, сезнең белемнәрне күрдек. Бик яхшы җавап бирдегез. Әйдәгез, уен-викторина уйнап алабыз. Кем тапкыр һәм җитез булыр, күрербез. Без сораулар яңгыратабыз, ә сездән тапкыр һәм дөрес җаваплар көтәбез. Уенны башладык:
– Болар нинди кошлар? (Бездә кышлаучы кошлар.)
– Кошларның гәүдәсе нинди формада? (Овал формасында.)
– Кошларның тәне нәрсә белән капланган? (Каурый белән.)
– Тагын нәрсәләре бар? (Томшык, канат, тәпиләре, түше.)
– Күгәрченнең тәпие нинди? (Кызыл читек кигән.)
– Чыпчыкның томшыгы нинди? (Кечкенә.)
– Кошларның тәпие ничә? (Кошларның 2 тәпие бар.)
– Хайваннарның ничә аягы бар? (4 аягы бар.)
– Кошларда ничә канат һәм алар нигә кирәк? (Кошларда ике канат, алар очар өчен кирәк.)
Тәрбияче. Уен тәмам, нәтиҗә чыгырыр вакыт җитте.
Актәпи белән Акбай (бергәләп).
Балалар!
Сез бик тапкыр, җитез, өлгер.
Тапкырлыкта сезгә тиңнәр юк.
Белем белән меңне егарсыз сез,
Белем белән илне данларсыз!
Тәрбияче. Ай, Актәпи, Акбай, шигъри юллар белән мактадыгыз. Рәхмәт сезгә.
Балалар. Уен-викторина бик мавыктыргыч узды. Үзегезгә рәхмәт, Актәпи, Акбай.
Тәрбияче. Ә ин кызыгы алда. Игътибар белән карагыз әле. Рәсемдә нәрсәләр күрәсез? (Тәрбияче балалар һәм кунаклар каршына “Кошлар ашату” рәсемен чыгара.
Тәрбияче. Балалар, рәсемгә карап, тулы җөмлә белән хикәя төзибез. Җавапны урыннан кул күтәреп җавап бирәбез.
Балалар.
– Балалар кошларга җимлек ясап куйган.
– Җимлеккә песнәк очып килә.
– Кызылтүш җим чүпли.
– Җимлек агачка эленгән.
– Балалар җимлеккә ипи валчыклары, орлыклар сала.
– Бер песнәк ашап тукланган, очып китә.
Актәпи һәм Акбай. Дусларым, афәрин. Әйдәгез, үзегезгә гөрләтеп кул чабып алабыз. (Балалар кул чаба.)
Тәрбияче.
Эш беткәч, уйнарга ярый.
Җитте ял итәр вакыт. Уйнап, шаярып алыйк.
Ял минуты. “Кошлар ашату” уены. (Балалар, Актәпи һәм Акбай түгәрәккә баса. Тәрбияче артыннан уен күнекмәләрен кабатлыйлар.)
Песнәк җим ашарга диеп,
Җимлеккә килеп кунды. (Балалар кош булып хәрәкәтләр ясый.)
Як-ягына каранды,
Томшыгына җим алды. (Кулларның учларын бергә кушып томшык ясыйлар, җим чүплиләр.)
Бер, ике, өч, дүрт, биш,
Канатларын кагынды. (Кулларын як-якка җәеп, кош канатларын күрсәтәләр.)
Алты, җиде, сигез, тугыз, ун,
Каурыйларын чистартты. (Үзләрен куллары белән сыйпап, чистарталар.)
“Җим белән сыйладың, – диеп,
Маратка рәхмәт әйтте”. (Рәхмәт әйтәләр.)
Тәрбияче. Балалар, бик күңелле уйнадыгыз, рәхәтләнеп ял иттек!
Актәпи һәм Акбай. Соңгы сынау – уенны уйнап алыйк, дусларым. Без сүзләр әйтәбез, сез алардан тулы җөмлә төзеп бирәсез.
“Җөмлә төзеп әйт!” уены
Акбай.
- Җимлеккә, килде, песнәк, очып.
1 нче бала. Песнәк җимлеккә очып килде.
Актәпи. Җим, Рәсим, салды, кошларга.
2 нче бала. Рәсим кошларга җим салды.
Акбай. Агачка, элде, Тимур, җимлекне.
3 нче бала. Тимур җимлекне агачка элде.
Актәпи һәм Акбай. Без бик шат. Сезнең белемнәр көчле һәм нык. Сынатмадыгыз. Күңелле уен эшчәнлеге күрсәттегез.
Тәрбияче. Сезгә рәхмәт, Актәпи һәм Акбай, безгә кунакка килгәнгә, уеннар, биремнәр алып килгәнгә. Сез безгә рәсемгә карап җөмлә төзү алымнарын ныгытырга, кышлаучы кошлар темасын кабатларга һәм күңелле уен күрсәтергә булыштыгыз. Балалар вакытны күңелле һәм мавыктыргыч уздырдылар.
Актәпи белән Акбайга да ошагандыр дип уйлыйм.
Актәпи һәм Акбай. Бик ошады, бик. Без тагын сезгә кунакка килербез. Көтегез безне, дусларыбыз. Саубулыгыз, вау-вау, мияу-мияу.
Тәрбияче. Сау булыгыз. Киләсе очрашуларга кадәр.
Балалар. Сау булыгыз. (Уен эшчәнлеге тәмам.)