Кышкы уеннар

№ 113

(Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүче IV сыйныфта татар теле дәресе)

Гөлфия СӘХӘБИЕВА,

Алабугадагы 5 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Максат:

– «Кыш» темасына караган лексиканы искә төшерү, «Кышкы уен» тексты аша уенга чакыра белү, кышкы уеннар турында сөйли белү күнекмәләре булдыру.

– Укучыларның тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйләм, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

– Сәламәт яшәү рәвеше, дуслык хисе  тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек (Хәйдәрова Р.З. Татар теле һәм уку китабы: рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең  4 нче сыйныфы  өчен), компьютер, кышкы уеннар туында слайд-презентация, карточкалар, кар бабай макетының детальләре, сюжетлы рәсемнәр.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар!

Укучылар. Исәнмесез.

Укытучы. Кәефләрегез ничек?

Укучылар.

Кояшлы иртә кебек,

Татар телен, Тукай телен өйрәнергә дип килдек.

Укытучы. Рәхмәт, укучылар, утырыгыз.

Укучылар.

Хәерле көн, дуслар, сезгә!

Хәерле көн һәммәгезгә.

Белем үрен яулаганда

Уңышлар булсын безгә.

Гел «5» леләр алып торыйк,

Өлкәннәрне сөендерик.

Шушы изге теләк белән

Хәзер дәрескә керик.

Укытучы. Укучылар, бүген дәрестә кем дежур?

Укучы. Бүген сыйныфта мин дежур. Сыйныфта барыбыз да бар. Бүген көн болытлы, кар ява, урамда 5 – 8 градус салкын.

Укытучы. Укучылар сез дәрескә әзерме? (Укучылар яшел түгәрәк күтәрәләр.) Димәк, сез дәрескә әзер.

II. Актуальләштерү

Укытучы. Укучылар, хәзер елның кайсы фасылы?

Укучылар. Кыш.

Укытучы.

Килеп җитте кыш та

Ай-яй салкын тышта.

Торса торыр өч ай,

Аның гомере кыска.

Укучылар, мин дәрескә чиләк белән кар алып кердем. Хәзер мин кардан шарлар ясыйм. Ә сез уйлап карагыз әле, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән? Тактада бирелгән сүзләр дә сезгә ярдәмгә килер.

Сүзләр: кыш, кар бәрешү, кар бабай, борыны кишердән, чаңгы шуам, чана шуам, тимераякта шуам, буран.

Укучылар. Кыш, кышкы уеннар турында.

Укытучы. Әйе, укучылыр, без бүген сезнең белән кыш, кышкы уеннар турында сөйләшербез.

Укучылар, ә сез нинди кыш билгеләрен беләсез? Санап китик әле.

Укучылар. Кар ява, салкын, көннәр кыска, төннәр озын, буран, бозлавык, салкын җил исә.

Укытучы. Укучылар, әйдәгез әле, үткән дәресләрдә  алган белемнәребезне искә төшерик. (Тактада кар бабай макетының беренче түгәрәге эленгән, анда кабатлау өчен сүзләр бирелгән.)

1. [къ] авазы кергән сүзләрне әйтәбез: кар, кыш, салкын, туңа, боз, кыскара, көчле җил, шугалак, шуам.

2. Прослушайте и скажите, что изменено во втором предложении каждой пары:

А) Менә салкын кыш җитте.

Менә салкын, буранлы кыш җитте.

Ә) Бездә кыш салкын була.

Бездә кыш озын һәм салкын була.

Б) Балалар хоккей уйныйлар, чана, чаңгы шуалар.

Балалар хоккей уйнамыйлар, чана, чаңгы шуалар.

III. Өй эшен тикшерү

Укытучы. Укучылар, хәзер өй эшләрен тикшерәбез. Сез кыш көне нинди уеннар уйнарга яратасыз? Сезгә шул турыда сөйләргә өйрәнергә иде. Әйдәгез, тыңлыйк әле.

1 нче укучы. Мин кышын чана, чаңгы шуарга яратам. Без дусларым белән таудан чана, чаңгы шуабыз. Бергә шуу бик күңелле.

2 нче укучы. Мин кыш көне чаңгы шуарга яратам. Без гаилә белән урманга чаңгы шуарга йөрибез. Кышкы урманда бик рәхәт.

3 нче укучы. Мин кыш көне дусларым белән хоккей уйнарга яратам. Минем тимераягым, кәшәкәм бар.

Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Сез кыш көне бик күп уеннар уйныйсыз икән. Әйдәгез әле, тагын бер кат санап китик. Кыш көне нинди уеннар уйнарга була?

Укучылар. Чана, чаңа, тимераякта шуарга, хоккей уйнарга, кар бабай ясарга була.

Үзбәя.

IV. Яңа теманы аңлату

Өйрәнәсе текстның исемен кроссвордны чишеп табу, текст өстендә эшләү.

Укытучы. Укучылар, бирелгән кроссвордны чишсәк, бүген өйрәнәсе хикәянең исемен белербез.

Кроссворд (тактада, кар бабай макетының икенче кечерәк түгәрәге эчендә бирелә).

966

 

1.Кыш көне нәрсә ява? (Кар)

2. Кыш көне төннәр нинди? (Озын)

3. Хәзер кайсы ел фасылы? (Кыш)

4. Кыш көне көннәр … (салкын).

5. Аның белән шуалар. (Чаңгы)

6. Без кайда уйныйбыз? (Урамда)

7. Аның белән шугалакта шуалар. (Тимераяк)

8. Ул кыш көне генә була? (Буран)

Укытучы. Укучылар,  нинди сүз килеп чыкты?

Укучылар. Кышкы уен.

Укытучы. Әйе, безнең бүгенге дәреснең темасы «Кышкы уен» дип атала.

Дәреслек белән эш.

Укытучы. Укучылар, текст белән эшли башлаганчы, яңа сүзләр белән танышыйк.

1. Сүзлек өстендә эш.

күмер – уголь

кар бабай – снеговик

борын ясыйк – слепим нос

бергә уйнау – играть вместе

зурая бара – становится больше

шар ясыйлар – лепят шар

ап-ак – белоснежный

2. Сүзләр белән җөмләләр төзү.

Үрнәк җөмлә. Урамда ап-ак кар ява. Кар бабайның күзенә күмер куябыз.

3. Текстны уку.

Үрнәк уку.

Текст

Урамда ап-ак кар ява. Олег урамга чыкты. Урамда малайлар уйныйлар. Йомшак кардан шар ясыйлар. Ап-ак кар зурая бара. Балалар шатланалар.

– Ай-яй, нинди матур булды!

Малайлар кардан ак аю һәм кар бабай ясап куялар. Аларга күңелле.

– Кар бабайның күзенә күмер куябыз.

– Борын да ясыйк. Борыны кызыл булсын.

Айнур өйдән кишер алып чыга. Кар бабайга кишердән борын ясыйлар. Бергә уйнау бик куңелле.

(Госман Бакирдан)

(Текстны укучылар укый.)  

Физкультминут.

V. Ныгыту

Материалны аңлау дәрәҗәләрен тикшерү.

1. Текст буенча сорауларга җавап бирү. Укучы-укучы диалогы.

– Олег кая чыкты?

– Урамда нәрсә ява?

– Балалар нәрсә ясадылар?

– Кар бабайның борын нәрсәдән ясадылар?

– Кар бабайның күзенә нәрсә куйдылар?

– Кар бабайның борыны нинди?

– Балаларга бергә уйнау күңеллеме?

– Малайлар дусмы?

– Ә сезнең дусларыгыз бармы?

Укытучы. Әйе, укучылар, бергә уйнау нинди күңелле һәм рәхәт. Сез дә хикәядәге балалар кебек дус һәм тату булыгыз. Бервакытта да бер-берегезне кыерсытмагыз.

2. Пригласи друга: (укучы-укучы диалогы)

– покататься на санках;

– покататься на лыжах;

– покататься на коньках;

– лепить снеговика.

3. Кайсы җөмлә текстта бар?

1. Урамда ап-ак кар ява. 2.Урамда яңгыр ява. 3. Урамда кызлар уйныйлар. 4.Урамда малайлар уйныйлар. 5. Малайлар кардан ак аю һәм кар бабай ясыйлар. 6. Малайлар кардан кыш бабай ясыйлар.7. Кар бабайга күмердән борын ясыйлар. 8. Кар бабайга кишердән борын ясыйлар.

4. Укытучы. Укучылар, искә төшерик әле,  без сезнең белән кар бабай турында нинди шигырь өйрәнгән идек?

Укучы.

Тәгәрәтеп карны,

Ясадык кар бабайны.

Куйдык кишердән борын,

Ясадык ике кулын.

Күзләре кара күмер,

Дидек, син, урам себер.

Зур себерке тоттырдык,

Көлешеп карап тордык.

(Г.Зәйнашева)

Укытучы. Укучылар, әйтегез әле, балалар кар бабайны ничек ясадылар? (Берничә укучының җавабы тыңлана.)

5. Төшеп калган сүзләрне куеп, җөмләләрне уку.

Урамда ап-ак кар … (ява).

Малайлар кардан … (кар бабай) ясыйлар.

Кар бабайның күзенә … (күмер), ә борынына … (кишер) куялар.

6. «Кар бабай» темасына монологик сөйләм төзү.

Сөйләү үрнәге. Йомшак карны алабыз һәм шарлар ясыйбыз. Беренче шар бик зур була, икенче шар – кечкенәрәк, өченче шар – кечкенә. Күзләрен күмердән ясыйбыз, ә борынын – кишердән. Аяклары һәм куллары – бик кечкенә шарлар. Башына эшләпә ясыйбыз. Бу – кар бабай.

7. Парларда эшләү. (Чикләнгән вакыт эчендә беренче укучы тема буенча сорау яза, икенче укучы җавап яза, ком сәгате куела, укучылар бер-берсен бәялиләр.)

8. Укучыларга «Кыш» темасына багышланган рәсемнәр таратыла. Кыска гына хикәяләр төзиләр.

Үзбәя.

VI. Йомгаклау

Алган белемнәрне кабатлау, ныгыту, рефлексия.

Укытучы. Укучылар, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? Нинди кышкы уеннарны искә төшердек?

Укучылар. Чанада, чаңгыда, тимераякта шуарга була. Хоккей уйнарга, кар атышып уйнарга була. Кар бабай ясарга була.

Укытучы. Сез ничек уйлыйсыз, уеннар ни өчен кирәк? Для чего нужны игры, особенно на свежем воздухе?

Укучылар. Сәламәтлек өчен. Для здоровья.

Укытучы. Әйе, укучылар, уеннар сәламәтлегебез өчен файдалы. Саф һавада уйнасак, без сәламәт булырбыз.

Тактага карыйк әле, укучылар. Без дәрестә сезнең белән кар тәгәрәттек. Өченче түгәрәкне тәгәрәтеп куябыз. Башына башлык кидерсәк, күзләр һәм куллар ясасак,  кар бабай килеп чыгар.

Модельләштерү. Ә хәзер үзегез кар бабай ясап карагыз әле. (Кисмә фигуралардан кар бабай ясау, пазл җыю.)

Укытучы. Кар бабай ясар өчен безгә өч төрле зурлыктагы түгәрәк кирәк. Башына турыпочмаклык куябыз. Кулларына һәм аякларына кечкенә түгәрәк кирәк, ә күзләренә тагын да кечкенәрәк түгәрәкләр куела. Борынына өчпочмак куябыз.

VII. Өй эше

1. Яхшы үзләштерүчеләргә: «Кыш» турында хикәя язарга.

2. Уртача үзләштерүчеләргә: «Кышкы уен» текстын сөйләргә өйрәнергә.

3. Авыр үзләштерүчеләргә: «Кышкы уен´ текстын сәнгатьле укырга.