Кышкы уеннар

№ 198

(Әдәби уку дәресе. 4 нче сыйныф. Рус төркеме)

Алсу ШАКИРОВА,

Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– «Кыш» темасына караган лексиканы искә төшерү;

«Кышкы уен» тексты өстендә эшләү, кышкы уеннар турында сөйли белү күнекмәләрен булдыру;

– укучыларда әнгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу, парларда эшли белү, тема буенча диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру;

– сәламәт яшәү рәвеше, дуслык хисе тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

шәхескә кагылышлы: белем алуга мотивация формалаштыру, татар теленә карата кызыксыну уяту;

танып-белү УУГ: укытучы ярдәмендә эшне планлаштыру, текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу; төп төшенчәләрне аеру;

коммуникатив УУГ: коммуникатив максатлардан чыгып, сүзләрне дөрес куллана белү, үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү;

регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру; уку мәсьәләсен кую, бәяли алу, төзәтү.

Дәреснең тибы: яңа белемнәрне «ачу».

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа проекторы, экран, презентация, сюжетлы рәсемнәр.

Предметара бәйләнеш: татар теле, рус теле, әйләнә-тирә дөнья.

Дәрес барышы

  1. I. Оештыру өлеше, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я,кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә?

Ә хәзер бер-беребезгә карап елмаеп алыйк.

  1. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Әйдәгез, ребусны чишеп, дәресебезнең темасын белик. (Ребус чишәләр.) (1 нче слайд)

Укытучы. Дәресебезнең темасы ничек булды?

Укучылар. «Кышкы уеннар». (2 нче слайд)

Укытучы. Без сезнең белән «Кышкы уен» текстын укырбыз, шул текст буенча күнегүләр эшләрбез, кышкы уеннар турында сөйләшербез.

III. Уку мәсьәләсен кую

  1. «Тәрҗемә» уены. (Укытучы сүзне әйтә, укучылар җавап бирәләр.)

Укытучы. Татарча әйтегез. (Слайдтагы сүзләрне тәрҗемә итү.) (3, 4 нче слайдлар)

Сани, лыжи, коньки, каток, снеговик.

Укытучы. Бу сүзләр безгә дәрестә кирәк булыр. Әйдәгез, алар белән җөмләләр төзеп әйтик. (5 нче слайд)

– Кыш көне нинди уеннар уйнап була? Сорауга җавапны әзерлибез. (Бер укучы сөйли башлый.)

Укытучы. Рәхмәт. Димәк, кыш көне нинди уеннар уйнап була? Санап китик әле. (6 нчы слайд)

Чана шуарга, чаңгы шуарга, тимераякта шуарга, хоккей уйнарга.

Укытучы. Дөрес. Ә менә без сезнең белән укыячак «Кышкы уен» хикәясендә балалар нинди уен уйныйлар икән? (Кар бабай ясыйлар.)

  1. Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы. Текстны игътибар белән тыңлагыз. Авазларның әйтелешенә игътибар итегез.

– Текстның аудиоязмасын тыңлыйк.

– Текстны чылбыр буенча  укыйбыз.

– Яхшы, текстны барыгыз да аңладыгызмы?

Текстта сүз нәрсә турында бара?

Уен турында.

Физкультминутка

Кар, кар, кар ява, (5 нче слайд)

Бураннарны туздыра.

Кулларга төшеп эри,

Үзе бик тиз туңдыра.

Йомшак карны алабыз,

Аннан шарлар ясыйбыз.

Кар атышып уйныйбыз,

Бик күңелле яшибез.

Укытучы. Ә хәзер биремнәрне игътибар белән тыңлагыз һәм үтәгез.

Кайсы җөмлә текстта бар? Дөрес җавап булса, басабыз.Дөрес булмаса, утырабыз. (6 нчы слайд)

  1. Урамда ап-ак кар ява. Урамда яңгыр ява.
  2. Урамда кызлар уйныйлар. Урамда малайлар уйныйлар.
  3. Малайлар кардан ак аю һәм Кар бабай ясыйлар. Малайлар кардан Кыш бабай ясыйлар.
  4. Кар бабайга күмердән борын ясыйлар. Кар бабайга кишердән борын ясыйлар.

Укытучы. Текст буенча сораулар төзеп, бер-беребезгә сорау-җавап бирәбез:

Олег кая чыкты? – Олег урамга чыкты.

Урамда нәрсә ява? – Урамда ап-ак кар ява.

Кар бабайга нәрсәдән борын ясыйлар? – Кар бабайга кишердән борын ясыйлар. һ.б.

Укытучы. Укучылар, балалар кардан нәрсә ясадылар? (Ак аю һәм Кар бабай.)

– Кар бабайны ничек ясыйлар соң? (Бер укучы сөйли.) (7 нче слайд)

–Ә малайлар Кар бабайны ничек ясадылар? Бирелгән текстка төшеп калган сүзләрне куеп укысак, белербез. (8 нче слайд)

Урамда ап-ак … ява. Малайлар кардан … ясыйлар. Алар … һәм … ясыйлар. Кар бабайның күзенә …, ә борынына … куялар.

Укытучы. Ә хәзер үзегез Кар бабай ясап карагыз әле. (Кисмә фигуралардан Кар бабай ясау, пазлы җыю.)

Укытучы. Ә хәзер кышкы уеннар турында диалоглар төзибез. (Укучылар парлап эшли. Укучыларга «Кар бабай ясау», «Шугалакка бару», «Урамда уйнау», «Кышкы көн» дигән темалар тәкъдим ителә.)

Укытучы. Спроси у друга:

– Любит ли он кататься на лыжах?

– Играет ли зимой на улице?

– Играет ли он в хоккей?

– С кем он любит играть?

– Есть ли у него клюшка? (9 нчы слайд)

Укытучы. Яхшы. Әйдәгез, рәсем буенча хикәяләр тыңлыйк. (Укучылар сөйли.)

Укытучы. Укучылар, ә кыш көне нинди спорт төрләре белән шөгыльләнергә була? Рәсемнәргә карагыз һәм әйтегез. (10, 11 нче слайдлар)

– Ә безнең Яшел Үзәндә кайда һәм нинди спорт төрләре белән шөгыльләнергә була?

– Спорт уеннарының нинди файдасы бар? (Сәламәтлекне ныгыта; үзеңә дәрт, көч аласың.)

  1. Йомгаклау

Укытучы. Укучылар, бүген дәрестә нинди теманы үттек?

– Кыш көне нинди уеннар уйнарга була?

– Ә малайлар нинди кышкы уен уйнадылар?

– Сезгә дәрес ошадымы? Смайликлар күрсәтегез.

  1. Үзбәя

VII.Өй эше.

  1. Шәһәребездәге «Боз сарае» комплексы турында сөйләргә әзерләнеп килергә.
  2. «Кышкы уен» текстының эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.