Кышкы табигать
№ 144
(Уртанчы яшьтәге балалар өчен квест — бердәм эшчәнлек)
Миләүшә НАСЫЙБУЛЛИНА,
Балык Бистәсе районы Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасы I квалификация категорияле тәрбиячесе
Тема: Кышкы табигать.
Максат: Кышкы табигать, кышлаучы кошлар турында белем бирү.
Тәрбия бурычы: Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатларын тәрбияләү. Кошларга карата сак караш, шәфкатьлелек, миһербанлык хисләре тудыру.
Үстерү бурычы: Балаларның күзаллавын, диалогик, монологик, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру. Логик фикер йөртү, гади нәтиҗәләр ясау сәләтләрен үстерү.
Белем бирү бурычы: Кыш турында белемнәрен тирәнәйтү. Безнең якларда яшәүче кышлаучы кошларның гәүдә төзелешен, туклану үзлекләрен, исемнәрен ныгыту.
Белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интегральләшкән белем бирү өлкәләре: танып белү, матур әдәбият, математика, иҗат, физкультура, социальләштерү
Методик алымнар: күрсәтмәлелек, сүзле, практик, уен, дидактик уеннар, сораулар,
әдәби сүз, сөенеч мизгеле.
Сүзлек эше: җимлек, кышлаучы кошлар.
Алдан эшләнгән эшләр: рәсемнәр карау, әңгәмәләр үткәрү, матур әдәбият әсәрләрен уку.
Җиһазлау: рәсемнәр, уенчык кош — перчатка, ширма, мультимедия – проектор, җимлек ясау өчен атрибутлар.
Эшчәнлек төзелеше:
1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш мизгеле.
2. Сөенеч мизгеле.
3..Дидактик уен.”Сурәтне таны”
4. Уен. Лабиринт.
5.Пазл төзү уены.
6 Су, боз белән тәҗрибә.
7. Җимлек ясау остаханәсе. Кышлаучы кошлар турында әңгәмә.
8. Дидактик уен “Кошны өлештән җый”
9. Кошларны чакыру.
10.Хәрәкәтле уен. “Без- кошлар”
11.Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы.
Исәнмесез, хәерле көн, балалар! Минем яныма якынрак килегез, бер-беребезнең кулларыбыздан тотынышыйк, бер-беребезгә карап елмаешыйк, үзебезнең күңел җылыбызны бүләк итик. Кышкы салкын көннәрдә җылылык безгә бик кирәк. Менә ничек рәхәт булып китте! (1 слайд)
Тәрбияче. Мин ниндидер тавыш ишетәм.
Тәрбияче ширма артында перчатка — чыпчык уенчыгы белән әңгәмә үткәрә.
Тәрбияче. Исәнме чыпчык дускай. (2 слайд )
Чыпчык. Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Минем дусларымны усал кар патшабикәсе сихерләде.
Тәрбияче. Тыңлыйк әле балалар, Кар патшабикәсенең безгә әйтер сүзе бар.
(3 слайд +видео)
Экранда патшабикә сөйли.
Исәнмесез. Минем патшалыгымдагы урманнарда бик күп хайваннар, кошлар яши. Мин тынычлык яратам. Ләкин кышлаучы кошлар минем тынычлыгымны бозып, көн дә чыркылдашалар, каядыр очалар, колагымны тондыралар. Көзгемне дә ватканнар. Түземлегем бетте. Мин кышлаучы кошларны сихерләдем. Бары тик батыр, тырыш балалар гына аларны коткара ала.
Тәрбияче. Ай-ай балалар, кошлар белән нәрсә булган икән бит. Алар бездән ярдәм көтәләр. Сез шундый батырлар, тырышлар, ярдәмчелләр. Сез нәрсә тәкъдим итәрсез (балалар фикере тыңланыла, ярдәм итәбез).
Тәрбияче. Юлга кузгалганчы урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик. (4 Слайд — кагыйдәләр)
— Тәрбияче. Әйдәгез юлга кузгалдык (перчатка – чыпчыкны кулына кия). Хәзер кыш ел фасылы булганга юллар нәрсә белән капланган? Кышкы юллар кар белән капланган. Аякларыбызга нәрсә кисәк юлыбыз җиңеләер? (5 слайд — чаңгы)
Тәрбияче. Кышкы урман аланына килеп җиттек. Нәрсә күрәсез аланда? (Бар җирне кар каплаган, салкын көнне кар бөртекләре ялтырый. Урман һавасын сулау). (6 слайд)
Тәрбияче. Монда безнең өчен ниндидер бирем бар.
Бирем. 1 – 5 кадәр саннар арасында булган нокталарны тоташтырып, сурәтне танырга. (1 бала ясый, карга рәсеме чыга).
Тәрбияче. Балалар, карга ничек кычкыра? Әйе, “кар”,”кар”ди. Кабатлагыз, бергәләп. Тәрбияче балага карга курчак — перчаткасын бирә. (7 – 8 слайд)
Тәрбияче. Кар патшабикәсенең көзгесенең беренче өлешен таптык ( беркетеп куялар)
Тәрбияче. Юлны дәвам итәбез. Балалар карагыз, бозда кеше аяк эзләре калган.Таеп китмәс өчен вак адымнар белән барабыз. Эзләр безне киләсе биремгә илтер. (9 слайд. экран янына баралар)
Тәрбияче. Экранда Лабиринт уены сурәтләнгән. Аны дөрес итеп үтеп, нинди кошны коткарырбыз икән?(10 слайд). Бер бала күрсәткеч таягы белән күрсәтеп бара, саескан кошын таба). Саескан башка кошлардан кайсы ягы белән аерыла? (койрыгы озын)
Тәрбияче бирем үтәүче балага тәрбияче саескан перчатка – курчагын кидерә.(икенче көзге өлешен куялар)
Тәрбияче. Юлда барганда яхшы иптәш барыбызга бик кирәк.
Тәрбияче. 3 нче биремне үтәр өчен безгә биек кар көртләре комачаулый. Аякларны югары күтәреп юлыбызны дәвам итик. (11 слайд.).
Тәрбияче. Балалар сезгә пазлны җыярга кирәк.. ( кыш сурәте). Икенче ягында карабүрек кош рәсеме сурәтләнгән. Дусларым без пазлны җыеп нинди кошка ярдәм иттек. ( 12 слайд). Балага тәрбияче карабүрек перчатка – курчагын кидерә, өченче көзге өлешен бирә.
Тәрбияче.4 нче биремне үтәр өчен шигырне кабатлап, марш атлап барырга кирәк.
Бер, ике, өч
Безнең кулда көч.
Бер, ике, өч.
Безнең ил тыныч. (13 слайд)
—Дусларым без сезнең белән кайда яшибез? (Татарстанда). Әйе балалар, Татарстан халкы күп еллар дәвамында дус, тату яши. Кайсы кышлаучы кошны тынычлык символы итеп куялар.(Күгәрчен кошын). Балалар карагыз күгәрчен нинди бәлагә юлыккан? Кар патшабикәсе аны бозга туңдырган. Боз нинди?(каты, салкын, үтә күренмәле).Ә ничек аны коткара алабыз? (14 слайд.Тәҗрибә)
Тәҗрибә. Су Һәм боз кисәкләре. Ике савыт тора. Берсендә җылы су, икенчесендә боз. Тәрбияче. Димәк: җылы су бозны тиз эретә. Дөрес нәтиҗә чыгарып, күгәрченне коткардык. Балага тәрбияче күгәрчен — перчатка – курчагын кидерә, дүртенче көзге өлешен бирә. (15 слайд)
Тәрбияче. Карагыз эле көчле җил, давыл чыкты. Әйдәгез урманга таба барыйк, анда агачлар безне җилдән саклар. Балалар бер беребезгә якын итеп парлашып басып, җилне җиңеп алга барабыз. (16 слайд). Җил тавышы ишетелә.
Чыршы төбендә җимлекләр күрәләр. (17 слайд.).
Тәрбияче. Патшабикәнен ачуы зур булган. Хәтта җимлекләргә дә зыян килгән. Балалар кошларның зурлыгына карап сайлап алыгыз һәм эшкә керешик.
1. Таяк нәрсә өчен кирәк( басып ашау өчен — беркетәләр)
2. Җеп нәрсә өчен кирәк?( агачка элеп куяр өчен). Кошларыгызда булган төсләргә карап җепне сайлап аласыз.
Тәрбияче. Җимлек әзер. Җимлеккә нәрсәләр салабыз. (конбагыш, тары ярмасы, май.
Тәрбияче. Сезнең алдыгызда төрле җимнәр салынган савытлар. Күңелегезгә охшаган җимне сайлап, җимлеккә салабыз. ( һәрберсенең савытыннан песнәк кошының бер өлеше чыга. Балалар “Өлештән кошны җыялар”. 18 слайд. (Балага тәрбияче песнәк перчатка – курчагын кидерә, бишенче көзге өлешен бирә)
Тәрбияче. Кар патшабикәсенең көзгесе әзер, рәхмәт сезгә , бик тырыштыгыз. Ә хәзер күңел ачыйк.
Тәрбияче Сезнең һәрберегезнең якын дусты бар, ә мин сезне җимлеккә чакырам. Үз исемен ишеткән кош җимгә килә.19 слайд
Килегез, кил кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Җимлеккә сез куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз.
Песнәк, песнәк, кил тизрәк
Җим сибәм сиңа әзрәк.
Кызылтүшем оялма,
Җим сибәмен бер оя.
Күгәрченем гөр-гөр-гөр,
Җим сиптем менә күр-күр.
Саескан ала канат,
Җим сибәм кабат – кабат.
Карга, карга әй карга
Дусларыннан син дә калма.
Тәрбияче. Барыбыз да җыелдык, ә хәзер сыйланабыз. 20 слайд.
Менә кошлар очып килде җимлеккә (очалар)
Әй сөенде алар анда җим күпкә (сикергәлиләр)
Әй чукыйлар алар җимне җимлектән (башлары белән чукыган хәрәкәт ясыйлар)
Сөенешеп тыпырдыйлар җимлектә. ( тыпырдыйлар).
Кар патшабикәсе чыга. Исәнмесез. Сез тагын, минем тынычлыгымны бозып чыркылдашасызмы? Хәзер мин сезне.
Тәрбияче. Тукта Кар патшабикәсе син безне ачуланма. Без кошларны коткарыр өчен бик күп тырыштык, синен тылсымлы көзгеңне төзәттек. Менә рәхим итеп ал.
Кар патшабикәсе. Сез төзәткән көзгедән карагач, күнелем йомшарды, гел яхшылыклар гына эшлисем килә башлады. Рәхмәт сезгә балалар. Сезгә бүләк итеп кечкенә көзгеләр алып килдем. Миңа үземнең кар патшалыгыма кайтсам да була.
Тәрбияче: Рәхмәт Кар патшабикәсе бүләкләрең өчен. Дусларым, татар халкында “Үзең нинди, көзгең шундый” – дигән мәкаль бар. Әгәр сез көзгегә елмаеп, яхшы күңел белән карасагыз, ул да сезгә шулай карар һәм сезнең һәрвакыт күңелегез яхшы булыр. Дусларым без бүген никадәр яхшылыклар эшләдек, никадәр белемнәребезне ныгыттык.
—Сез миңа бик ошадыгыз, мин дә сезнең белән дуслашырга өлгердем.