Кышкы сәяхәт

№202

(Мәктәпкәчә әзерлек төркемендәгеләр өчен)

Казандагы 170 нче катнаш төрдәге балалар бакчасының югары квалификация категорияле татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе

Максат: балаларның табигатьтәге үзгәрешләр турында күзаллауларын киңәйтү. Табигатькә сокланырга, аның матурлыгын тасвирлап сөйли белергә өйрәтү.

Бурычлар:

– табигатькә сакчыл караш тәрбияләү;

– балаларның туган як табигате, андагы үзгәрешләр, кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету;

– авазларны дөрес әйтергә өйрәтү4

– сөйләм телен үстерү.

Методик алымнар: яңа сүз, күрсәтмәлелек, сораулар, әйтеп җибәрү, әдәби сүз, уен алымы, табышмаклар, шигырьләр, йомгаклау.

Ярдәмлек: күрсәтмә материаллар, мольберт,  ковролиннан җәймәләр, фетрдан ясалган сыннар, кыргый хайван битлекләре, магнитофон, тартма, конвертлар, киселгән рәсемнәр.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Исәнмесез,  балалар. Хәлләрегез ничек?

Балалар. Исәнмесез, әйбәт, рәхмәт.

Тәрбияче (балаларга тартманы күрсәтеп). Балалар, мин менә монда ниндидер тартма таптып, нәрсә икән анда, карыйбызмы? Әйдәгез, карыйк.  (Балалар тартманы ачалар, тартмадан ике конверт табалар, конверт тышында кышкы һәм җәйге фотосурәтләр төшерелгән.)

Балалар, бу ниндидер сихри конверт, нәрсә диеп әйтер идегез? Конвертларга елның кайсы вакыты төшерелгән?

Балалар. Конвертта кыш һәм җәй рәсеме төшерелгән һ.б.

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар, конверт тышында җәй һәм кыш рәсемнәрен күрәбез. Ә без бүген кайсы конвертны ачабыз? Елның кайсы вакыты турында сөйләшәсегез килә бүген?

Балалар. Кыш турында. (Конверт эченнән тагын конвертлар табалар.)

Тәрбияче. Кечкенә конвертлар бар икән монда, анда ниләр бар икән? Карыйк әле, балалар. (Кечкенә конвертлар эчендә киселгән рәсемнәр. Балалар, кисәкләрне җыеп, нәрсәләр килеп чыкканын әйтәләр.)

Тәрбияче. Тимур, бу нәрсә? (Һәрбер баладан сорап чыга.)

Балалар. Тимераяк, чана, чаңгы, кар бабай, кар бөртеге, киез итек, пәлтә, бүрек, бияләй.

Тәрбияче. Балалар, менә бу әйберләрне без елның кайсы вакытында кулланабыз?

Балалар. Ккыш көнендә.

Тәрбияче. Бик дөрес, кыш көне кулланабыз. Балалар, әйдәгез, алайса мин сезне кышкы сәяхәткә чакырам. Кышкы сәяхәткә барыр өчен, безгә кыш турынла бик күп нәрсә белергә кирәк. Шуның өчен җайлап кына утырыгыз, хәзер сезнең белән кыска гына хикәя тыңлап китәбез.

«Урамда кыш. Кар ява, җир өстен, агачларны кар каплаган. Салкын җил исә. Урамда салкын. Без җылы киенәбез. Пәлтә, бүрек, бияләй, киез итекләр киябез. Кар атыш уйныйбыз, кар бабай ясыйбыз, тауда шуабыз. Кыш көне рәхәт. Мин кышны яратам». (Ковролинда кыш турында рәсем төшерелгән, тәрбияче рәсемнәрне күрсәтеп сөйли.)

Тәрбияче. Хикәя ошадымы, балалар?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Ә сезнең кыш турында сөйлисегез киләме?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Әйдәгез, «Сорау-җавап» уенын уйныйбыз алайса, Мин сорау бирәм, сез җавап табыгыз. (Балалар сорауларга җавап бирәләр, җәймәгә кыш рәсемен ясыйлар. Һәрбер бала алдында ковролиннан җәймә, Балалар сорауларга җавап бирәләр, кирәкле сурәтне (фетрадан ясалган сыннарны) ковролинга куялар. Кышкы пейзаж барлыкка килә.)

Тәрбияче. Елның кайсы вакыты?

Бала. Урамда кыш. (Балалардан кабатлату.)

Тәрбияче. Нәрсә ява?

Бала. Кар ява. (Балалар кабатлый, кар бөртекләрен ковролинга төзеп куялар. Балаларга сорау бирелә, алар җавап бирәләр һәм дөрес сорауны бөтенесе бергә кабатлыйлар.)

Тәрбияче. Җир өсте, агачлар нәрсә белән капланган?

Бала. Җир өсте, агачлар кар белән капланган. (Карны, агачларны  ковролинга куялар.)

Тәрбияче. Нинди җил исә?

Бала. Салкын җил исә.

Тәрбияче. Без ничек киенәбез?

Бала. Без җылы киенәбез.

Тәрбияче. Нәрсә киябез?

Бала. Пәлтә, бүрек, бияләй, итекләр киябез. (Фетрдан ясалган курчакны киендерәләр, текстка туры килгән сыннарны тезеп чыгалар.)

Тәрбияче. Нинди уеннар уйныйбыз?

Бала. Кар атыш уйныйбыз.

Тәрбияче. Нәрсә ясыйбыз?

Бала. Кар бабай ясыйбыз.

Тәрбияче. Кайда шуабыз?

Бала. Тауда шуабыз.

Тәрбияче. Кыш көне  рәхәтме?

Бала. Әйе, кыш көнендә рәхәт,

Тәрбияче. Сез кышны яратасызмы?

Бала. Әйе, мин кышны яратам. (Балалар сорауларга җавап бирәләр һәм дөрес җавапны кабатлыйлар.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз балалар. Сәяхәтебезне дәвам иттерәбез. Мин сезне тауга чакырам, барасызмы?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Алайса, җылы киенәбез дә чанага утырабыз, тауга барабыз, киттек.

«Кышкы киемнәр»дигән җырлы-хәрәкәтле уен («Туган телдә сөйләшәбез» аудиокушымтасыннан алынган 2 – 3 яшьлек балалар өчен диск №28 Маэмай җырының көе.)

Пәлтә,

Бүрек,

Бияләй,

Киез итек киябез,

Чанага утырабыз

Һәм тауга без барабыз.

Тәрбияче. Менә тауга килеп җиттек, җайлап утырыгыз, балалар.

Балалар, кыш турында кемнең сөйлисе килә? (Хикәяне балалар сөйли, кыенсынган балалар сораулар ярдәмендә сөйли.)

Балалар. Урамда кыш. Кар ява, җир өстен, агачларны кар каплаган. Салкын җил исә. Урамда салкын. Без җылы киенәбез. Пәлтә, бүрек, бияләй, киез итекләр киябез. Кар атыш уйныйбыз, кар бабай ясыйбыз, тауда шуабыз. Кыш көне  рәхәт. Мин кышны яратам.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар.

Карагыз әле, балалар, хат таптым. Кемнән икән бу хат? Бу хат Кыш бабайдан. (Хатны укый.) Кыш бабай бездән шигырь, табышмак уйлап чыгарырга сораган. Әгәр инде аның үтенечен үтәсәк, ул безгә Яңа елга күп бүләкләр алып килермен дигән. Нишлибез инде, балалар? Язып карыйкмы?

Балалар. Әйе, язып карыйк.

Тәрбияче. Әйдәгез, алайса «Сорау-җавап» уенын уйныйк. Миннән – сорау, ә сездән – җавап. Минем белән уйнарга ризамы?

Балалар. Әйе

Тәрбияче. Әйдәгез, искә төшерик, балалар. Кыш көне нинди үзгәрешләр күрәсез? Нәрсә ява?

Балалар. Кар ява.

Тәрбияче. Нинди җил исә?

Балалар. Салкын җил исә.

Тәрбияче. Без ничек киенәбез?

Балалар. Без җылы киенәбез.

Тәрбияче. Нәрсә киябез?

Балалар. Пәлтә, бүрек, бияләй һ.б. (Балалар сорауга җавап табалар, сүзгә туры килгән рәсемне мольбертка ябыштыралар.)

Тәрбияче. Әйдәгез, карыйбыз, безнең нәрсә килеп чыкты?

  1. Карлар ява,

Җилләр исә,

Без җылы киенәбез,

Бүрек, пәлтә, бияләй киеп

Тау шуарга барабыз.

Тәрбияче. Кыш көнне нинди уеннар уйныйбыз?

Балалар. Кар атыш, чаңгы һәм чана шуабыз, кар бабай ясыйбыз.

Тәрбияче. Нинди зур бәйрәмгә әзерләнәбез?

Балалар. Яңа ел бәйрәменә әзерләнәбез.

Тәрбияче. Ул бәйрәмдә кунакка кемнәр килә?

Балалар. Кыш бабай, Кар кызы, куяннар, төлкеләр һ.б.

  1. Кыш көне

уйныйбыз без

Кар атыш, чана шуыш.

Яңа елга әзерләнеп,

Җырлыйбыз, биибез без.

Ашыга безгә Кыш бабай,

Кар кызы һәм куянкай.

Тәрбияче. Менә, балалар, безнең шундый матур шигырьләр килеп чыкты. Булдырдыгыз.

Балалар, менә без кыш турында сөйләштек, ничек киенәбез, нинди уеннар уйныйбыз, нинди үзгәрешләр турында сөйләштек. Ә урмандагы хайваннар кыш көнне нишли икән? Кем белә? Нинди кыргый хайваннар беләсез?

Балалар. Аю, бүре, тиен, куян, төлке һ.б.

Тәрбияче. Бик дөрес. Ә аю (бүре, тиен, куян, төлке) кыш көне нишли?

Балалар. Аю йоклый, куян сикерә, бүре йөгерә, төлке бии, тиен сикерә.

Тәрбияче. Әйе, балалар, бик дөрес. Әйдәгез, алар янына кунакка барабыз.

Балалар. Әйдәгез.

Тәрбияче. Балалар, агач артына нинди хайваннар качкан?

Балалар. Куян, бүре, аю…

Тәрбияче. Куян (аю, бүре, төлке…) нинди төстә?

Балалар. Ак төстә.

Тәрбияче. Ул нинди?

Балалар. Йомшак, кечкенә, матур…

Тәрбияче. Ул нәрсә ярата?

Балалар. Кишер ярата.

Тәрбияче. Куян нишли?

Балалар. Сикерә.

Тәрбияче. Әйдәгез, карыйбыз: нәрсә килеп чыкты икән?

  1. Ак төстә, йомшак, сикерә, кишер ярата. Нәрсә ул? (Куян)
  2. Соры төстә, урманда яши, йөгерергә ярата. Нәрсә ул? (Бүре)
  3. Җирән төстә, хәйләкәр, матур, урманда яши, биергә ярата. Нәрсә ул? (Төлке)
  4. Зур, көрән төстә, бал ашый, йокларга ярата. Нәрсә ул? (Аю)
  5. Кечкенә, матур, сикерә, чикләвек ярата. Нәрсә ул? (Тиен)

Тәрбияче. Булдырдыгыз балалар, әйдәгез инде хәзер алар белән уйнап алыйк. (Балалар битлекләрне табып кияләр, түгәрәккә басып уйныйлар.)

«Кыш көнендә хайваннар» дигән җырлы-хәрәкәтле уен

(Туган телдә сөйләшәбез аудиокушымтасыннан алынган 2 – 3 яшьлек балалар өчен диск. №20 «Куяннар һәм төлке уены» җырының көе.)

Куян, куян, ак куян,

Колагын ул селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колагын ул селкетә. (Куян битлеген кигән бала уртага чыгып бии, балалар аның артыннан кабатлыйлар, уен шулай дәвам итә.)

Бүре, бүре, соры бүре,

Йөгерә соры бүре.

Менә шулай, менә шулай

Йөгерә соры бүре.

Төлке, төлке, матур төлке

Бии ул, матур төлке.

Менә шулай, менә шулай

Бии ул, матур төлке.

Кечкенә, матур тиен

Сикерә ул, сикерә.

Менә шулай, менә шулай

Сикерә, әйбәт тиен.

Аю, аю, зур аю

Йоклый ул, безнең аю.

Менә шулай, менә шулай

Йоклый ул, безнең аю.

Тәрбияче. Менә балалар, без бүген шундый матур, күңелле сәяхәттә булдык, күп нәрсәне күреп белдек, сезгә ошадымы сәяхәт? Нәрсә күбрәк ошады? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Без сезнең белән кыш турында сөйләштек, кыргый хайваннар янында булдык. Матур шигырь, табышмаклар уйлап таптык. Икенче вакытта кемнәр янына барыр идегез, нәрсә турында күбрәк беләсегез килә? (Балалар җавабы.) Аңлашылды, балалар, ә бүгенгә сәяхәтебезне тәмамлыйбыз. Кыш бабайга дигән шигырь, табышмакларны конвертка салыйк, бүләкләр сорап язган хатны да чыршыга элеп калдырыйк. Төнлә килеп, ул безнең хатны алып китәр. Ә без инде Яңа ел бәйрәмен, Кыш бабайдан бүләкләрне көтеп калабыз.