Кышкы матурлык

№ 130

(Мәктәпкә хәзерлек төркемендәгеләр  өчен оештырылган эшчәнлек)

Зөлфия СИРАҖИЕВА,

Казандагы 199 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр белән таныштыру.

Бурычлар:

– баларның туган ил турындагы белемнәрен ныгыту;

– табигатьтә ел фасыллары буенча барган үзгәрешләр турындагы белемнәрен системалаштыру һәм тирәнәйтү;

– балаларның уйлап юнәлтелгән фикер йөртү сәләтен, сөйләмен үстерү;

– кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатлары тәрбияләү, табигатькә сакчыл караш, халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

Белем өлкәләрен интеграцияләү: “Аралашу”, “Сәламәтлек”, “Танып белү”.

Ысуллар һәм алымнар: әңгәмә, рәсемнәр карау, китапчыклар ясау.

Җиһазлау һәм материал: ел фасыллары, кыш көне кошлаучы кошлар, Яңа ел бәйрәме һәм кышкы айлар турындагы рәсемнәр.

Эшчәнлек барышы

I. Оештыру өлеше

Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, без кайсы шәһәрдә яшибез? (Балаларның җавабы.)

Тәрбияче. Әйе. Безнең шәһәребез бик матур җирдә урнашкан. Казан шәһәре һәр ел фасылында да матур. Әйтегез әле, сез ниниди ел фасылларын беләсез? (Балаларның җавабы.)

Тәрбияче. Бик дөрес. Әйдәгез, без сезнең белән менә бу китапчыктагы рәсемнәрне карап китик. Менә беренче кесәдәге рәсемнәрне чыгарам. Бу рәсемдә нинди ел фасылы сурәтләнгән? (Балаларның җавабы.)

Тәрбияче. Әйе, яз. Менә безнең шәһәребездә яз вакытында ничек матур икән. Ә хәзер икенче кесәдән алып карыйк. Ә монда нинди ел фасылы сурәтләнгән? (Балаларның җавабы.)

Тәрбияче. Ямьле җәй фасылы. Җәй көне шәһәребез яшеллеккә күмелә. Кояш нурларын күбрәк сибә. Ә хәзер сезнең белән өченче кесәне карап үтәбез. Бу рәсемнәр нинди ел фасылына туры килә? (Балаларның җавабы.)

Тәрбияче. Әйе, шәһәребездә “алтын көз” вакыты. Ни өчен “алтын көз” дип  атала соң? (Балаларның җавабы.)

Тәрбияче. Әйе, агачлардагы яфраклар яшел,сары, кызыл төсләргә керә. Уңышлар җыелып алына.

Балалар, тәрәзәгә карагыз әле, бүгенге көн нинди ел фасылына туры килә? (Балаларның җавабы.)

Тәрбияче. Әйдәгез әле, кышның матурлыгы турында сөйләшик. Cез нәрсәләр күрәсез? (Балаларның җавабы.)

Тәрбияче. Шәһәребезнең кыш көне матурлыгын рәсемнәрдән дә карап китик әле.

Балалар, миндә тылсымлы савытлар бар, беренче савытны ачып карыйк әле. (Савытта – кар.) Нәрсә бу? (Балаларның җавабы.)

Тәрбияче. Кулларга карны алыйк әле. (Балалар карны учларына сала.) Ә хәзер әйтегез, кар безнең кулыбызда нишләде? (Балаларның җавабы.)

Тәрбияче. Әйе, кар суга әйләнде. Кардан без нәрсәләр ясыйбыз? (Балаларның җавабы.)

Тәрбияче. Бик дөрес. Әйдәгез, без сезнең белән тагын бер рәсемне карап үтик. Бу кесәдә сез ниниди рәсемнәрне күрәсез? (Балаларның җавабы.)

Тәрбияче. Әйе, шәһәребездә ясалган бозлы сурәтләр. Ул сурәтләрне нәрсәдән ясыйлар? (Балаларның җавабы.)

Тәрбияче. Бу сурәтләр нинди җирдә ясалган? (Балаларның җавабы.)

Тәрбияче. Ә хәзер сезнең белән икенче тылсымлы савытны ачып карыйк. Нәрсә бу, балалар? (Балаларның җавабы.)

Тәрбияче. Бик дөрес. Әйтегез әле, кыш көне нинди зур бәйрәм була? (Балаларның җавабы.)

Тәрбияче. Анда кунакка кем килә? (Балаларның җавабы.)

Тәрбияче. Әйдәгез, без сезнең белән балалар бакчасында, шәһәребездә ничек Яңа ел үткәргәннәрен рәсемнәрдән карап үтик әле.

Ә менә бу кесәдә сезнең өчен бүләкләр. Менә бу өстәләдә сезнең өчен китапчыклар. Шул китапчыкны ачып, кар бөртеген, аннан  икенче өстәлдә яткан рәсемнәрдән кыш фасылы тасвирланган рәсемнәрне ябыштырыгыз.

Балалар, сезгә бик зур рәхмәт, бу китапчыклар сезнең өчен. Сау булыгыз.

II. Әңгәмә

Тәрбияче. Кыш айларына нинди айлар керә? (Декабрь – елны тәмамлый, кышны башлый.) Бер елда ничә ай? (Декабрь – карлы ай. Гыйнвар – салкыннар ае. Февраль – бураннар ае.)

Тәрбияче. Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Балалар. (Күзәтүләрдән, рәсемнәрдән карап.) Җирне, агачларны кар каплаган. Ап-ак, салкын кар ява. Буран. Елгалар боз белән капланган. Агачлар йокыга талган. Чыршы, нарат яшел килеш утыра. Кышлаучы кошлар өчен җимлек эләбез. Җылы киемнәребезне (тун, пәлтә, бүрек, бияләй, киез итек.)киябез.

Тәрбияче. Кыш сезгә ошыймы? Ни өчен?

III. Тәрбияче. Кыш көне табигать үзенчә матур, бөтен дөнья аклыкка күмелгән. Аның матурлыгына сокланып шагыйрьләр – шигырьләр, композиторлар көйләр язган. Шуларның берсен тыңлап китәрбез. Шул музыка астында ял итеп алырбыз. (П.И.Чайковскийның “Ел фасыллары” циклыннан “декабрь” ае фрагменты.)

IV. Ял минуты

Без – карлар – очабыз, (кулларны болгап, очу хәрәкәтләре ясау)

Түбәнгә төшәбез. (ярым чүгәлиләр)

Җитәбез дигәндә,

Җил белән китәбез. (аяк очларында йөгерү)

Шунда без һавада

Җилпенеп торабыз. (куллар билдә килеш гәүдәне як-якка хәрәкәтләндерү)

Җил тынган арада,

Җилдә ял итәбез. (чүгәлиләр)

V. “Табышмак әйтәм – җавабын тап” уены

Тәрбияче. Балалар, кыш көне кояш турында нәрсә әйтеп була?

Балалар. Кыш башында кояш бик аз җылыта, югары күтәрелми, көннәр кыска, төннәр озын була.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, өйрәнгән табышмакларыбыз бар, искә төшереп китик әле. Табышмакларның җавапларын белсәгез, кояш та нурларын сибәр. Фил дә җылынып китәр иде.

VI.                           Кыш турында табышмаклар әйтү

Һәр җир каралган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран, –

Бу кайчак, туган? (Кыш көне)

VII. “Иҗади табышмак(Кыш турында табышмаклар уйлап әйтү)

Тәрбияче. Сез дөрес җаваплар әйткәч, кояш үз нурларын сипте. Филгә җылы булып китте. Ул сезгә рәхмәт әйтә.

Йолдыз, йолдыз вак кына,

Яфраклары ак кына.

Өс киемеңә куна,

Тәнгә тисә су була. (Кар бөртеге)

VIII. “Кар бөртекләре җыю” дигән хәрәкәтле уен

(Бүлмә идәненә кар бөртекләре таратыла. Төс буенча кар бөртекләрен җыю. Алдан җыеп бетерүче җиңүче була.)

IX. Кыш турында сынамышлар әйтү. “Халык әйтсә – хак әйтә”

– Кар калын булса, ашлык уңар.

– Төтен җиргә төшсә, кар явар, төтен туры менсә салкын булыр.

X. Бармак уены

Баш бармагым – кыш була

Кар-бураннары туза.

Имән бармак – яз килә,

Карлары эреп бетә.

Урта бармак – җәй җитә,

Җиләк кызарып пешә.

Атсыз бармак – көз икән,

Сары яфраклар сипкән.

Чәнти бармак ни икән?

Кыш, яз, җәй, көз бит үткән.

XI. Тәрбияче. Балалар, без кунагыбызга кыш турында күп сөйләдек. Аның әле безнең урманнарыбызда яшәүче җәнлекләртурында, аларның ничек кышлаулары турында беләсе килә икән.

Биремнәр: 1 дән 14 га кадәрге саннарны тоташтыргач, кыргый җәнлек рәсеме килеп чыга. Аю, куян, төлке, керпе, балалар бергә берләшәләр. Җәнлекнең исемен, кыш көне ничек яшәвен әйтәләр.

XII. Йомгаклау. Бүген нәрсә белдегез?

Тәрбияче. Балалар, шөгыльдә нинди яңалыклар белдегез? (Балалар фикере тыңлана.)

Тәрбияче. Рәхмәт, балалар. Сау булыгыз!