Кыш – яраткан ел фасылым

№172

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә интегральләшкән эшчәнлек)

Язилә ЗАРИПОВА, Гөлсу ГАБДРАХМАНОВА,

Балтач районы Сосна балалар бакчасының 1нче квалификация категорияле тәрбиячеләре.

Максат: балаларның кыш турындагы белемнәрен ныгыту.

Бурычлар:

тәрбияви: кышкы табигатьне күзәтүгә омтылыш, кызыксынучанлык, дустанә мөнәсәбәт, ярдәмчеллек тәрбияләү;

үстерелешле: балаларның хәтерен, танып белү активлыкларын,  җөмлә төзеп сөйләү сәләтен үстерү;

белем бирүдә:

– балаларның кышкы табигать күренешләре турында күзаллауларын баету;

– традицион булмаган ысул белән рәсем ясау ысулларын өйрәтү.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче.

Минем нәни дусларым,

Тиктормас кошчыкларым.

Ягез әле, килегез,

Тирәли тезелегез.

– Әйдәгез әле, бер-беребезгә хәерле иртә телик.

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә сезгә.

Бармакларыбыз да бер-берсе белән исәнләшсен әле. (Бармаклар бер-берсе белән исәнләшә.)

– Балалар, хәзер тәүлекнең кайсы вакыты?

– Кояш чыкты, нурын чәчте. Менә нинди күп кояшлар чыкты. Кояшлар күп булгач, безгә тагын да җылырак, рәхәтрәк булып китә. Тәрәзәгә күз салыгыз әле, бүген кояш бармы? Елның нинди фасылы? Кышның нинди билгеләрен әйтә аласыз? (Такта янына киләләр. Анда төрле кышкы рәсемнәр эленгән.)

Тәрбияче. Рәсемнәргә игътибар белән карагыз да барысына бергә нинди исем кушып булуын әйтегез.

Балалар. Кыш.

Тәрбияче. Ә хәзер һәрберсенә аерым-аерым исем кушып карыйк.

Балалар. “Кышкы урман”, ”Балалар кошларны һәм җәнлекләрне ашаталар” һ.б. (Урындыкларга утыралар. Хат ташучы  керә.)

Хат ташучы. Исәнмесез, балалар! Мин почтальон  булам. Сезгә Африкадагы балалар бакчасыннан хат алып килдем. Сезгә тагын тылсымлы савыт алып килдем. Ул сезне карап утырсын да соңыннан иң акыллы, иң тәртипле, иң зирәк баланы әйтеп бирер. Шуңа күрә акыллы,тәртипле булырга тырышыгыз. (Рәхмәт әйтеп хатны алып калу.)

Тәрбияче. Балалар, без беркөнне генә Африка турында сөйләшкән идек. Ягез әле, искә төшереп китик.

Балалар. Африкада кыш булмый, җылы як. (Глобуста күрсәтәләр.)

Тәрбияче. Ә сез Африкада яшәр идегезме? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче (хатны укый). “Исәнмесез, сезгә Африкада яшәүче балалар хат яза. Безнең бик тә кыш турында беләсебез килә. Бездә бит кыш булмый, гел җәй генә. Без кышның нинди булганын белмибез. Зинһар өчен, үтенеп сорыйбыз!”

Балалар, Африкада яшәүче балаларга ничек итеп кыш турында хәбәр итик икән?

Балалар. Хат язабыз, кунакка чакырабыз, телефоннан шалтыратабыз, компьютердан интернет аша хат җибәрәбез.

Тәрбияче. Барлык җавапларыгыз да дөрес, балалар. Ләкин иң җайлы, иң уңайлы ысулын сайлап алыйк әле. Хат язсак, бик озак барачак, чөнки Африка бездән бик еракта урнашкан. Кунакка килергә дә ерак. Телефон аша без кышның ниндилеген күрсәтә алмыйбыз. Иң уңайлы һәм тиз ысулы –интернет аша рәсемнәр җибәрү. Минем кыш турында рәсемнәрем бар, шуларны бергәләп карап чыгыйк та интернет аша җибәрербез, ярыймы? Ләкин ул рәсемнәр табышмак, сораулар астына яшеренгән. Шуларга җавап тапсагыз гына рәсемнәр ачылыр. (Слайдлар карау.)

Сораулар

1. Кыш айларының исемнәре. (Декабрь, январь, февраль) 1 нче слайд

2. Кыш көне була торган явым-төшем. (Кар) 2 нче слайд

3. Кар бөртекләре нәрсәгә охшаган? (Йолдыз, чәчәк һ.б) 3 нче слайд

4. Кышын елга-күлләр нәрсә белән каплана? (Боз) 4 нче слайд

5. Бер юлы кар да явып, көчле җил искән табигать күренеше ничек дип атала? (Буран) 5 нче слайд

6. Кыш көне агачлар нинди була? (Яфраксыз, ботакларына кар кунган.) 6 нчы слайд

7. Җылы көннән соң кинәт суытып җибәрсә, агач ботакларына нәрсә ябыша? (Бәс) 7 нче слайд

8. Кайсы агачлар кышын да яшел килеш утыра? (Чыршы, нарат) 8 нче слайд

9. Безнең якларда кышлаучы нинди кошларны беләсез? (Кызылтүш, ала карга, песнәк, күгәрчен, чыпчык) 9 нчы слайд

10. Кыш көне дә агачта кып-кызыл булып утыручы, кошлар туклана торган җимеш. (Миләш) 10 нчы слайд

11. Сез кышын урамда нинди уеннар уйныйсыз? (Чана, чаңгы, тимераяк, боз чанасында шуу, кар атышу, Кар бабай ясау) 11 нче слайд

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар, сорауларга дөрес җавап бирдегез. Шушы рәсемнәрне мин интернет аша Африкага җибәрермен һәм алар кышны күз алдына китерерләр. Сезнең дә Африка турында күбрәк беләсегез килсә, алардан да рәсемнәр сорармын.

Физкультминутка

Кар, кар, кар ява,

Бураннарны туздыра.

Кулларга төшеп эри,

Үзе бик тиз туңдыра.

Йомшак карны алабыз,

Аннан туплар ясыйбыз.

Кар атышып уйныйбыз,

Бик күңелле яшибез.

Суыктан без курыкмыйбыз,

Рәхәтләнеп уйныйбыз.

Кар бөртекләрен куып,

Уйнаудан һич туймыйбыз. (Урындыкларга утыру.)

Тәрбияче. Балалар,шушы рәсемнәр арасыннан сезнең каршыда иң озак эленеп торган рәсемне күрсәтегез әле. Бүген шушы рәсем буенча гына сөйләшербез.

Фотокамераларыгызны алыгыз да, үзегез күргән бер генә әйберне фотога төшерегез. (Төшергән әйберләренең схематик рәсемен табып, тактага түгәрәк ясап тезеп баралар – мин өй күрдем һ.б.)

Ә хәзер шушы рәсемнәрне уклар белән тоташтырыр өчен, җөмләләр төзеп әйтергә кирәк. (Җөмләләр төзү, тоташтыру.)

Тәрбияче. Икенче көнне рәсем буенча матур хикәя төзербез.

Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз да үзегезне дә шунда дип хис итегез. Нинди тавышлар ишетәсез? Нинди исләр тоясыз? Карга кагылып карагыз әле, ул нинди? (Кул рәсеме күрсәтелә – салкын, таралып китә, дымлы.) Күз белән аның ниндилеген күрәбез? (Күз рәсеме күрсәтелә – ак, ялтырый, күп, аз.) Авызга кабып карасак нинди? (Салкын, тәме юк – авыз рәсеме.) Ә карны ашарга ярыймы? Ни өчен?

Физкультминутка

Без урамда уйнадык, уйнадык,

Без Кар бабай ясадык, ясадык.

Кар бабай миннән биек, бик биек,

Кар бабай миннән юан, бик юан.

Ә Кар әби тәбәнәк, тәбәнәк,

Китә яздым тәгәрәп, тәгәрәп.

Күзләргә гимнастика (Экранда салмак музыка астында күрсәтелә, балалар кабатлап эшлиләр.)

Өстәл янына утыру, рәсем ясау (Чыршы – чәнечке белән, хайван –трафарет белән, эзләрен – бармак белән, кар – мамык таякчыклар белән.)

Рәсемнәрне тактага элү

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, нинди матур кышкы урман килеп чыкты. Тылсымлы тартма да сезне бик куанып күзәтте. Яле, күрсәт безгә иң булган, иң акыллы, иң зирәк баланы? (Һәрберсенә күрсәтеп чыгу. Анда көзгедә үзләрен күрәләр.) Балалар, сезгә бүгенге эшчәнлектә бигрәк тә нәрсә ошады? Сез бу турыда кемнәргә сөйләр идегез? Миңа да сез бүген бик ошадыгыз. Шуның өчен сезгә елмаеп торучы смайликлар бүләк итәм.