«Кыш. Тиеннәр» темасына иҗади хикәя төзү

 

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә  сөйләм үстерү эшчәнлеге)

Фәнзилә ШАЙГАРДАНОВА,

Мөслим районы Мөслим авылындагы «Миләшкәй» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Бурычлар:

– хайваннарны кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту;

– эвристик (уйлап табуга юнәлтелгән) фикер йөртү алымнарын үстерү;

– балаларның урман җәнлекләре, яшәү рәвешләре турындагы белемнәрен баету, рәсем буенча хикәя төзүләренә ирешү.

Сүзлек: яңгырата, соры, җитез, койрык.

Җиһазлар: «Кыш. Тиеннәр» рәсеме, җәнлекләр яраткан азык муляжлары, койрыклар гына төшерелгән рәсемнәр.

Интегральләштерү: сөйләм үсеше, танып-белү үсеше, физик үсеш, эстетик-сәнгать үсеше (рәсем).

Эшчәнлек барышы

(Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар.)

Тәрбияче. Хәерле иртә, балалар! Карагыз әле тәрәзәгә, бүген көн нинди матур, кояшлы. Кояшлы көнне безнең кәефләребез дә яхшы, күтәренке. Әйдәгез әле, кулны кулга тотынышып, бер-беребезгә карап елмаябыз һәм үзебезнең яхшы күтәренке кәефебезне бер-беребезгә бирәбез.

Тәрбияче. Балалар, хәзер елның нинди фасылы?

Балалар. Кыш.

Тәрбияче. Әйе, кыш фасылы. Кыш айларының исемнәрен атап китик әле.

Балалар. Декабрь, гыйнвар, февраль.

Тәрбияче. Кыш аенда табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Балалар, ә бүген нинди көн?

Балалар. 1нче декабрь – кышның беренче ае, беренче көне.

Тәрбияче. Әйе, дөрес, балалар. (Экранда «Кыш. Тиеннәр» картинасы килеп чыга.)

Тәрбияче. Балалар, картинага игътибар белән карагыз әле. Кем нәрсә күрә?

Балалар. Кышкы урман, нарат агачы,тиеннәр, сусар.

Тәрбияче. Балалар, тиен, сусар – нинди хайваннар?

Балалар. Кыргый хайваннар.

Тәрбияче. Кыргый хайваннар йорт хайваннарыннан нәрсә белән аерыла? Алар ни белән туклана һәм кайда яши? (Балалар җавабы. «Кыш. Тиеннәр» рәсемен карау.)

Тәрбияче. Бер табышмак әйтәм, кем җавабын табар?

Кош түгел, оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

Балаларга сораулар:

– Рәсемдә нинди җәнлекләр күрәсез?

– Тиеннәрне нәрсә куркыткан?

– Беренче тиен ничек итеп кача?

– Икенче тиен нишли?

– Тиеннәрнең дошманы нәрсә? (Сусар)

– Ул ничек итеп тиеннәргә карап тора?

– Бу рәсемгә нинди исем кушар идегегез?

Физкультминут

Нарат агачы утырту:

  1. Балаларның кулларына үсентеләр биреп чыгу.
  2. Көрәк белән чокыр казу.
  3. Үсентеләрне чокырларга утырту.
  4. Лейка һәм чиләкләр белән су сибү.
  5. Агачлар әкеренләп үсә башлыйлар.
  6. Наратлар зур булып үсәләр, бер-берсенә карап елмаялар.
  7. Җил искәндә бер-берсен иркәлиләр, кочаклашалар.
  8. Нарат агачларының күркәләре үсеп чыга, алар шат.
  9. Көз үтә, кыш җитә, карлар ява ,наратлар моңсулана башлыйлар.
  10. Наратның күркәләре коела, аларга моңсу була.

(Мнемотаблица ярдәмендә «Серле хат» укыйлар.)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

(Балалар, исем, сыйфат, фигыльләрне яраклаштырып, җөмләләрне дөрес итеп укыйлар. Рәсемгә исем уйлау.)

Тәрбияченең үрнәк хикәясе

Бу рәсемдә кышкы урман сүрәтләнгән. Зур наратта сусар утыра. Бер тиен агачтан икенче агачка сикереп сусардан кача. Икенчесе әкрен генә, агач башына үрмәли, чөнки сусар – аларның дошманы. Ул игътибар белән аларның кайсысын тотып ашыйм икән дип карап тора. Мин бу рәсемгә «Җитез тиеннәр» дип исем кушар идем.

Балалар эшчәнлеге (6 – 7 бала сөйли.)

Тәрбияче. Балалар, күзләребезне йомабыз, әйдәгез, рәсем эченә керәбез.

– Сез рәсемнең кайсы кырында басып торасыз?

– Нинди тавышлар ишетәсез?”

– Нинди исләр килә?

– Бар әйберне тотып карау.

Тәрбияче. Балалар, күзләрне ачабыз һәм ниләр күргәннәрегезне өстәлдәге кәгазләргә төшерәбез. (Рәсем ясау.)

«Уйлап тап!» уены (Кыргый хайваннар турында табышмак уйлап табу.)

«Кем нәрсә ярата?» уены (Кыргый хайваннарның нәрсә белән туклануларын әйтү. Мәсәлән, куян кишер, кәбестә ашый һ.б.)

Уен дәвам итә. Йомгаклау.