«Кыш бабайдан сәлам!»

№ 111

Алсинә ӘХМӘТШИНА,

Казан шәһәре 126 нчы балалар бакчасының Iквалификация категорияле тәрбиячесе

Максат:Балаларның ана телендә сөйләшү күнекмәләрен үстерү.Кыш фасылы турында белемнәрен баету.

Бурычлар:

-Балаларда күмәк сөйләшүдә катнашу, бер-береңне тыңлыйбелү күнекмәләре формалаштыру.

-Парлы предметларны таба белергә өйрәнүне дәвам итү.

-Уң һәм сул кулны аера белүләрен ныгыту.

-Балаларның сүзлек запасын арттыру, сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен, тапкырлыкларын, күзәтүчәнлекләрен,хәтерне  үстерү.

-Сулыш күнегүен дөрес  башкаруларына ирешү.

-Күнегү-схемаларны кулланырга өйрәтүне дәвам итү.

-“Кышкы әкият” төзегәндә гадәти булмаган алым кулланырга өйрәтү.

-Балаларда дус һәм ярдәмчел булу теләге үстерү.

Интегральләштерү: әйләнә-тирә белән танышу,физик тәрбия, аралашу, конструкцияләү, матур әдәбият,нәфасәти үсеш.

Җиһазлар:конверт белән хат; китап-табышмак; кәгазъдән киселгән бизәкле биялиләр;физминут өчен күнегү-схемалары; “Кышкы әкият“ темасы буенча TUNNEL BOOK техникасын куллану өчен материал; “карлы буран” уены өчен үтә күренмәле шешәләр, пенопласт кисәкләре, трубочкалар; магнитафон.

Методик алым һәм ысуллар:сөенечле мизгел, әдәби сүз, уен, сорау-җавап,  сөйләү, күрсәтү, аңлату, ял минуты, техник чара, рәсемнәр  куллану, мактау, мөстәкыйль иҗади эш.

Алдан башкарыла торган эш:

-Этюд, санамыш, бармак уены сүзләрен өйрәнү;

-TUNNEL BOOK техникасын куллану өчен киселгән рәсемнәр әзеләү.

-Табышмак-китап әзерләү.

-Физминут өчен карточкалар ясау.

-“Карлы буран”уены өчен материал әзерләү.

-Саф һавада карның учка кунгач эрүен күзәтү.

-Кыш фасылы турында рәсемнәр карау. 

Эшчәнлек барышы:

— Балалар, карагыз әле, бүген безгә бик күп кунаклар килгән. Әйдәгез   алар белән матур итеп исәнләшик.

Балалар: — Исәнмесез.

—         Ә хәзер балалар:

Кулны кулга тотынышыйк,

Бер-беребезгә елмаешыйк,

Яхшы кәеф өләшик!

Сәлам юллыйк кояшка,

Сәлам юллыйк агачларга,

Сәлам юллыйк кошларга

Шатлык таратыйк бар дөньяга! (һәр шигъри юл буенча хәрәкәтләр ясала)

— Балалар, бүген безгә Кыш бабайдан хат килде, әйдәгез укыйк әле,нәрсәләр язды икән бабакай?! Укыйм:

-Сәлам сезгә балакайлар,

Исәнмесез!Үсәсезме?

Мине инде көтәсезме?

Мин дә җыенам сезгә…

Тик менә,белмим, нишләргә?

Бияләйләрне таба алмыйм,

Бияләйләрсез мин килә алмыйм!…

-Балалар, Кыш бабай бияләйләрен югалткан ахрысы, таба алмый. Ә кыш көне бияләйләрсез йөрергә ярыймы? Ни өчен ярамый? (балалар җавабы, тәрбияче тулыландыра).Әйдәгез бабакайга ярдәм итик. Без аңа яңа, матур, җылы бияләйләр җибәрик. Менә һәрберегезгә берничә бияләйләр бирәм, шулар арасыннан парлы бияләйләрне табарга кирәк (һәр балага 4 бияләй, арада 1 парлы бияләй). Менә нинди матур бияләйләр таптык без.Парлы бияләйләрне үзебезнең алга дөрес итеп парлап куйыйк әле. Бияләйләрне киеп карыйк әле, уңайлы микән алар, Кыш бабайга ошар микән?

-Менә минем уң кулым(уң бияләй өстенә кулны куябыз).

Менә минем сул кулым (сул бияләй өстенә куябыз).

Уң кулым,сул кулым — менә минем куш кулым! (Сүзләрне балалар белән бергә әйтәбез.)

-Балалар, кем бияләйләрне парлап дөрес куймаган, дөреслибез.Тагын бер уйнап алабыз.Балалар, карагыз әле, сезнең парлы бияләйләрдә төрле матур бизәкләр, фигуралар бар.Әйдәгез шул бизәкләр турында сөйлик әле. (Һәр бала үз бияләендәге бизәк турында әйтеп чыга). Тырыштыгыз.Булдырдыгыз! Әйдәгез, бияләйләрне җыеп куйыйк!Бу бияләйләрне Кыш бабайга җибәрербез. (Кечкенә капчыкка салам.)

Балалар мин хатны укып бетермәдем,дәвам итик әле:

-Сезгә килер алдыннан

Сыныйсым килә сезне.

Кыш бабайны яратасыз,

Ә кыш турында беләсезме?

-Балалар Кыш бабай безгә табышмак-китап җибәргән.Карагыз, нинди матур табышмак-китап.Мин сезгә китаптагы табышмакларны укыйм, ә җавапларны сез менә шушы рәсемнәр арасыннан табарга тиеш.Тыңлагыз:

 

1.Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран

Бу кайчан,туган? (кыш фасылы)

 

2.Йолдыз кебек вак кына,

Үзе гел ап-ак кына,

Өс киеменә куна,

Кулга тисә-су була. (кар бөртеге)

 

3.Үзе су,үзе каты. (боз)

 

4.Шундый җылы киеп куйсаң,

Бармаклар да туңмыйлар.

Бик яратканга балалар

Кышын кулдан салмыйлар. (бияләй)

 

5.Үзе шома табанлы, атсыз да алга чаба,

Җитез булса аяклар,кулда булса таяклар. (чаңгы)

6.Утырам да шуам мин,

Биек-биектаулардан.
Мәтәлеп тә китәм мин

Егылып төшсәм ……..(чанадан)

7.Үкерә дә, котыра,

Бөтен җирне тутыра.   (буран)

(Һәр табышмакка җавап бирәләр һәм туры килгән рәсемнәрне табып китап кесәсенә тыгабыз)

-Балалар, әйдәгез, без дә сезнең белән  карлы буран уйнатып алыйк.Үзегезнең шешәләрне алабыз, (шешәләргә балаларның исемнәре язылган) кулда тотып торабыз.Ә хәзер игътибар белән мине тыңлыйбыз һәм миңа карыйбыз.Авызлар ябык, борын аша сулыйбыз. Балалар,без сулаганда борын аша һаваны эчкә алабыз һәм кире чыгарабыз.Менә бу кире чыгарган  һава безгә “карлы буран” уенын уйнарөчен кирәк була. Тыңлагыз һәм карагыз: борын аша сулыш алабыз, аннары авызны трубочкага куеп эчтәге һаваны шешәгә өреп чыгарабыз (күрсәтәм).Авыздан чыккан һава җил барлыкка китерә һәм безнең шешәдәге кар бөртекләре җилдә бөтереләләр.Әйдәгез, уйнап карыйк.Ә сез ничек уйлыйсыз, карлы буран бик көчле булсын өчен нишләргә кирәк? (Балалар җавабы, мин җавапны тулыландырам:тирән сулыш алып, көчлерәк итеп һаваны өреп чыгарырга кирәк).Әйдәгез, көчле карлы буран ясыйбыз. Булдырдыгыз (шешәләрне алып куябыз).

-Ә хәзер ял итеп алабыз.Һәрберегез берәр карточка алыгыз.Бу карточкаларда физик күнегүләр ясалган.Үзегезнең карточкада нинди күнегү ясалган, карыйбыз.Муенга элеп, рәсемле ягын яшереп торабыз.Уенның кагыйдәсен искә төшерәбез.Уенны башлаучы үзенең карточкасын ачып куя, ә без шул карточкадагы күнегүне дөрес итеп башкарырга тиеш.Самира уенны башлаучыны билгели: Җыелдык уйнарга,

                                      Ял итеп алырга.

                                     Син, дустым,чык әле,

                                     Уенны башларга.

(уенда барлык балалар катнаша).Барыбыз да тырыштык.Булдырдыгыз.

-Балалар Кыш бабайның хатынукып бетерик әле:

Тәрәзәдән карап йөрим…

Барысын да беләм,күрәм..

Җыенам сезнең бәйрәмгә

Бүләкләр әзерлим сезгә

Сез дә мине көтегез,

Шигырьләр өйрәнегез.

Төркем бүлмәләрендә

Кышкы бизәкләр элегез.

-Балалар, кыш бабай безгә килергә җыена икән.Сез Кыш бабайга хатлар яздыгызмы соң әле? Менә сезгә бүләкләр әзерли башлаган инде Кыш бабай.Без дә бабакайны матур итеп каршы алырга әзерләник, төркемне бизәр өчен туннель-куб ярдәмендә “Кышкы әкият”төзик.

(Һәр балага “Кышкы әкият” төзер өчен материал таратыла, TUNNEL BOOK техникасын кулланабыз.)

-Сезнең алдында безгә таныш  туннель — куб һәм киселгән әзер рәсемнәр.Без бергәләп кышкы әкият  төзербез.

1.Урманда кар ява.(Рәсемгә карап җөмләне кабатлыйбыз, кар яуган рәсемне алып арткы планга куялар.)

2.Урман уртасында чыршы үсеп утыра. (Кабатлыйбыз һәм чыршыны урнаштырабыз.)

3-4.Кар яуган, яуган да кар көртләре –таулар өеп куйган (рәсемнәрне урнаштырабыз).

4.Урман эчендә ап-ак, йомшак куян йөгереп йөри.(җөмләне кабатлап,рәсемне куябыз).

— Менә нинди матур әкият килеп чыкты.Балалар,сезгә шөгыль ошадымы? Бигрәк тә нәрсә ошады?Авырлыклар булдымы? Сез ничек уйлыйсыз, шөгыльдә кем бик актив булды? Балалар, рәхмәт сезгә,сез Кыш бабайга да булыштыгыз, табышмакларны да чиштегез, яңа ел бәйрәменә матур әкият тә төзедегез. Балалар,әйдәгез кунаклар белән дә саубуллашыйк.