КЫШ БАБАЙДА КУНАКТА

(Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемендә Яңа ел кичәсе)

Раилә ИСРАФИЛОВА,

Гөлфия ХӨСӘЕНОВА

Балтач районы Бөрбаш балалар бакчасы тәрбиячеләре

Максат: Балаларда бәйрәмнәргә карата уңай мөнәсәбәт, театр сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү.

Әзерләү: Яңа елга залны бизәр өчен ялтыравыклы мишуралар, фонарьлар, костюмнар әзерләү; Кыш бабайның өй макетын ясау; җыр, бию, шигырьләр өйрәнү.

Җиһазлар: залда бизәлгән, утлары янып торган чыршы; сценарие өчен җиһазлар.

(НӘФИСӘ бүлмәдә уенчыклары белән уйнап утыра. Аларга әкият сөйли.)

– Еракта-еракта, урманнар, диңгезләр, таулар артында бик матур бер өй бар.   Ул өйдә Кыш бабай яши. Кыш бабай балаларны бик ярата, ел саен аларга бүләкләр алып килә. Эх, шул Кыш бабай яшәгән җиргә барсаң иде ул! Мин үзем аңа бүләккә җыр алып барыр идем. Хыялланырга рәхәт, миңа йокларга вакыт, иртәгә бакчага барасым бар. Сез дә ял итегез, тыныч йокы!

(Ул йоклап китә. Төш күрә, имеш, курчаклары терелгән, бергәләшеп Кыш бабайга кунакка баралар. Төн урталары җитә. Нәфисәнең уенчыклары чынлап та җанланалар һәм сөйләшә башлыйлар.)

Курчак.  Торыгыз, тор, могҗизалы төн елга бер тапкыр гына була, анысын да йоклап уздырмагыз.

Аю. Ә без йокламыйбыз, Нәфисә сөйләгән әкиятне уйлап ятам әле.

Төлке.  Әйдәгез, Кыш бабай янына барабыз.

Куян. Мин куркам (дерелди.)

Бүре. Ну, куян, погоди! Мин барында курыкма.

Барабыз, әзерләник тә китик.

 Нәфисә һәм курчаклар урманга килеп җитәләр. Аларны анда чыршылар  каршы ала.                                                                                                                    

1 нче Чыршы. Сез кая юл тоттыгыз, төнгә каршы?

АРЫСЛАН: Безнең барасы юл бик ерак. Кыш бабайга кунакка барабыз.

2 нче Чыршы Соң ул үзе килә бит. Һәр елны Яңа елда капчыгына бүләкләр тутырып үзе килә.

2 3 нче Чыршы Безне дә онытмый. Елкылдап торган утлар, шарлар, төсле тасмалар элә.

4 нче Чыршы Һәм без шатланышып биибез.

(“В лесу родилась елочка” көенәЧыршылар” биюе.)

Керпе. Сезнең туныгыз минеке күк энәле икән. Безнең белән барасыгыз киләме?

1 нче Чыршы.: Әйе, әлбәттә, барабыз. Кыш бабайга сюрприз ясыйк әле.

Бергәләшеп тагын китәләр. Кулга кул тотынышып чыршы тирәли “Яңа ел” җырын җырлап әйләнәләр.

Нәфисә. Карагыз әле, монда бер тартма бар. Ой, эчендә курчак!

(Тартманы ачалар, ә анда шәрыкъ кызы курчагы — 1 кыз чыга. Чыршы артыннан Африка кунагы Эссе бабай нәрсәдер эзли-эзли килеп чыга.)

Эссе бабай. Менә шунда гына куйган идем бит, кая китте соң?

Нәфисә. Исәнмесез! Сез кем, нәрсә эзлисез?

Эссе бабай. Мин – Эссе бабай булам.

Песи. Суык бабайны беләбез. Ул килгәч без песи халкы җылыга кереп ятабыз.

Эссе бабай. Менә сезнеңчә Суык бабай – Африкада Эссе бабай була инде.

Арыслан. Күптән туган илдә булган юк инде. Ничек анда, Африкада?

Эссе бабай. Эссе Африкада.

Арыслан. Монда нишләп йөрисең?

Эссе бабай. Мин Кыш бабайда кунакта идем. Без бит аның белән дуслар. Ул чакырды, мин килдем. Бүләк итеп курчак биргән иде, менә монда гына куйдым, хәзер тапмыйм. Кая китте, белмим?

Нәфисә. Менә бумы?

Эссе бабай. Шул үзе, ул бит хикмәтле курчак, бии белә.

(“Шәрыкъ кызы” биюе.Эссе бабай белән саубуллашалар, алга баралар.)

Төлке. Мин кышны аеруча нык яратам.

Урамнарга ак мамыктан

Юрган сыра бураннар.

Ай-һай җылы юрган, диеп

Сөенәләр урамнар.

Эт. (иснәнә) Биредә кемнәрдер бар (читлектә утырган МАЛЬВИНА белән БУРАТИНОНЫ күрә) нишләп утырасыз монда?

(Мальвина елый, аны Буратино юата.)

Буратино. Елама дип әйттем бит мин сиңа, елама. Менә хәзер дусларыбыз безне коткарырлар.

Мальвина. Ничек? Ачкыч та юк бит (елый.)                                           

Буратино. Ачкыч кирәкми, бу читлек курчаклар биесә, үзе ватыла.

(Курчаклар йөгереп чыгалар һәм биергә басалар.”Курчаклар”биюе. Читлек ватыла һәм аннан Мальвина белән Буратино чыгалар.)

Икесе бергә. Рәхмәт, дуслар. Сез кая барасыз?

Курчаклар. Кыш бабайга кунакка.

Мальвина. Без дә сезнең белән барабыз.

(Чыршы тирәли басалар һәм кыш турында шигырьләр сөйлиләр.)

1 нче бала. Яңа яуган кар шыгырдый,

Өстенә баскан саен.

Курыкмыйча каршылыйбыз

Салкын кыш аен.

2 нче бала. Төн буена туктамыйча

Тышта ап-ак кар ява,

Капланып кырлар, болыннар,

Җир йөзе ап-аклана.

Тиен. Мин искиткеч матур өй күрәм.

Буратино. Килеп җиттек бугай. Карагыз, нинди матур итеп чыршы бизәп куйганнар.

Кар кызы. Бизәдек шул, сез киләсен белдек, матур булсын дидек. Кыш бабай, Кыш бабакай, кунаклар килеп җиттеләр.

Кыш бабай. Хуш киләсез, узыгыз.Озын юллар үтеп арымадыгызмы?

Курчаклар. Юк, бабакай, арымадык.

Кыш бабай. Менә шушында без кызым Карчәчәк белән яшибез. Менә шушы олы капчыгымнан мин җир өстенә кар яудырам, чаңгы-чанада шуарга тау өям, су өсләрен туңдырам.

3 нче бала.

Әй!Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә якын дус бабай.

Көтеп алабыз сине,

Күңелләргә хуш бабай.

4 нче бала.

Без Кыш бабайга килдек,

Яңа ел каршыларга.

Капчыгыннан күп итеп

Бүләкләрне алырга.

5 нче бала.

Килдек сине сагынып,

Исән-саумы, Кыш бабай.

Өләш бүләкләреңне,

Капчыгыңны чиш, бабай.

6 нче бала. Без көттек бик күптән,

Яңа ел килә дип.

Сиңа дип җырларга

Җырлар да өйрәндек.

7 нче бала.

Кулга-кул тотышып

Ясыйк та түгәрәк,

Әйдә, кил, Кыш бабай,

 Әйләник бергәләп.

 (Э.Гыйльфанова көе, Н.Мадьяров сүзләре, Чыршы тирәли “Яңа ел” җырын җырлап әйләнү.)

КЫШ БАБАЙ: Балакайлар! Мин үзем дә сезне сагындым, әлбәттә, бүләкләр әзерләдем. Менә һөнәрләрегезне дә күрсәтеп китсәгез, бик сөенер идем.

8 БАЛА: Кышның бозлы таулары,
Шыгыр-шыгыр карлары,
Тәрәздәге бизәкләре,
Чыршыдагы шарлары —
Бар да матур, тылсымлы,
Нәкъ әкият диярсең,
Шушындый гүзәл дөньяны
Сөймәс җирдән сөярсең.

9 БАЛА: Төрле-төрле утлар яна,
Без уйныйбыз әйләнеп.
Бигрәк матур, бигрәк ямьле
Безнең чыршы бәйрәме.

10 БАЛА:
Каршылыйк, дуслар, бергәләп,
Яңа ел килә безгә.
Әнә күпме кунак килгән
Әйләнә-тирәбезгә.

11 БАЛА:Уянып бүген иртән
Карасам тәрәзәгә,
Ак сакаллы Кыш бабай
Кар алып килгән безгә.

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларының чыгышы (Рус халык әкияте “Волк и семеро козлят”).

12 БАЛА:  Кунак булып бәйрәмгә
Җәнлекләр дә килгәннәр.
Залыбызның түре сезгә —
Селкенсеннәр идәннәр.
Биегез, дуслар, биегез,
Шатлык белән тулсын көнегез.

“Җәнлекләр биюе” – башкаралар малайлар.

КАРЧӘЧӘК: Рәхмәт, җәнлекләр, нинди күңелле бию башкардыгыз. Сезнең бакчада да төрле хайван сыннары күп ясалган, бик матур, күңелле. Без кар бөртекләре шул сыннар өстенә кунабыз, тагын очып китәбез.
Без карлар очабыз,
Түбәнгә төшәбез.
Җитәбез дигәндә
Җил белән китәбез.
Без шунда һавада
Җилпенеп торабыз.
Җил тынган арада
Җирдә ял итәбез.

Кызлар башкаруында “Кар бөртекләре” биюе.

КЫШ БАБАЙ:
Һай-һай-һай!Менә ичмасам басалар болар. Күз тимәсен үзегезгә, ягымлы  матур сүзегезгә. Ә сез беләсезме, балакайлар, нинди ел килә безгә?

БАЛАЛАР:
Ат елы!

АТ: (керә) Мин Яңа ел, өр яңа.
Бу ел миннән башлана.
Китә иске ел, мин киләм,
Ел артыннан ел уза.
Мин елларны якынайтам
Якты киләчәккә таба.

БЕРГӘ:
Яңа ел, яңа ел!
Рәхим ит түребезгә.
Бары шатлык, сәламәтлек
Насыйп ит син безгә.

КЫШ БАБАЙ: Төкле аягың белән, малкай!

КАРЧӘЧӘК: Елыбыз тыныч, ипиле булсын!

АТ ЕЛЫ – 2014: Рәхмәт, Сезгә, җылы каршы алуыгыз өчен. Мин буш кул белән килмәдем, бер йөк эш алып килдем. Яле, сынап карыйм үзегезне.

Уеннар уйната.

Җыр “Кыш бабай”.

НӘФИСӘ:
Бик яхшы кунак булдык Кыш бабайда,
Инде кайтыр вакыт җитте үз бакчабызга.

МАЛЬВИНА
: Без биедек, җырладык,
Уйнадык, тик тормадык.
Кыш бабай, бәлки, үзең дә
Бер җилкенерсең, дидек.

КЫШ БАБАЙ: Әйдә, кызым Карчәчәк,
Аякларың тыпырдат.

(Кыш бабай белән Карчәчәк уртада, балалар кырыйда татар бию көенә бииләр.)

КАРЧӘЧӘК:
Сез үзегез буш кул белән килмәгәнсез,
Бер ел эчендә бик күп һөнәр өйрәнгәнсез.
Кыш бабай, бу тырыш балаларга өләшик бүләкләр.

КЫШ БАБАЙ: Рәхмәт, кызым Карчәчәк!
Инде эшләр уң булыр.
1, 2, 3 дигәнче

Бүләкләр монда булыр!

Таягы белән 3 тапкыр тукылдата, зур капчык керә, Кыш бабай бүләк өләшә.

Балалар. Рәхмәт, Кыш бабай! Рәхмәт, Карчәчәк! Безгә китәргә кирәк.

Кыш бабай. Атым җигүле, хәзер кайтарып куяр үзегезне.

Балалар. Рәхмәт, Кыш бабай! Сау булыгыз, Кыш бабай, Карчәчәк!

Төн. Балалар чыршы артына качалар. Ат чанасына уенчыклар куела. Ат аларны алып китә. Уенчыклар диванда йоклыйлар. Көн. Нәфисә уяна, уенчыклары янына килә.

Нәфисә. Нинди матур төн булды бу, шулаймы, дусларым? Ник дәшмисез? Ә-ә-ә, йокыгыз туймадымыни? Арыгансыздыр шул, ярый, ял итегез, мин киттем, кайткач яңа әкият сөйләрмен.

Чыгып китә.