Кыш бабай, Кар кызы һәм ил гизүче җәнлекләр турында әкият

№63

(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек  төркемендә Яңа  ел кичәсе)

Раилә ИСРАФИЛОВА, Гөлфия ХӨСӘЕНОВА,

Балтач районы Бөрбаш балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре

Кичә барышы

(Чыршы янында – Кыш бабай троны. Кыш бабай тронда утыра. Кар кызы тартмаларга бүләкләр тутыра.  Бүре, куян,  тиен, керпеләр керә.)

Бүре. Әссәламегаләйкем, хөрмәтле Кыш бабай әфәнде һәм сылу Кар кызы!

Кыш бабай. Вәгаләйкемәссәлам, керегез, түремә узыгыз.

Бүре. Рәхмәт, Кыш бабай.

Куян. Таза саулык телибез Сезгә, Кыш бабай.

Кыш бабай. Сез дә сәламәт булыгыз.

Тиен. Эшләрегез уң булсын.

1 нче керпе. Барасы юлларыгыз киң булсын.

2 нче керпе. Туасы көннәрегез аяз булсын, балкып торсын.

Кыш бабай. Рәхмәт, рәхмәт, теләкләрегезгә, яхшы сүзләрегезгә. Кай тарафлардан кайтып киләсез? Озын юллар үткән булгансыз, ахры, бик арыгансыздыр.

1 нче керпе. Әйе, ерак диңгезләр, биек таулар артыннан ук кайтып киләбез һәм күргәннәребезне түкми-чәчми сезгә җиткерәбез.

Куян. Анда бар шундый дәүләт – балалар бакчасы дип атала.

Тиен. Анда яшәүчеләр, үзләре кечкенә булсалар да, төрле һөнәр беләләр.

2 нче керпе. Сезне дә бик яхшы беләләр, күп сәламнәр әйтеп җибәрделәр, кунакка көтеп калдылар.

Бүре. У-у-у, андагы җылылык, гадилек һәм матурлык, төшегезгә дә кермәгән гаҗәеп бер дөнья!

Кыш бабай. Кар кызы, оныгым, алып кил әле картаны, кайда урнашкан икән ул гаҗәп соклангыч урын?!

(Бергәләшеп картаны карыйлар.)

Кар кызы. Әйе, Кыш бабай, ул бакчаны мин дә беләм. Шундагы балалар өчен бүләк тутырам. Җигик бүз атларыбызны, очыйк безне көткән балалар янына.

Кыш бабай. Бик хуш, бик хуплыйм фикереңне. Ашыгыйк, соңга калмыйк.

(Алар бүләкләр тутырылган капчыкны алып чыгып китәләр. Чыршы янына төрле костюмнар кигән балалар керәләр, музыка яңгырый, балалар чыршы тирәли җырлап әйләнәләр. «Төрле-төрле утлар яна» җыры башкарыла.)

Бал корты. Б-з-з-з, Кыш бабай белән Кар кызы юлга чыктылар, тиз-з-здән килеп җитәчәкләр.

1 нче Кикимора. Ишеттеңме, нәрсә, ди, балалардан алдарак каршы алырга, юлларына киртә булып төшәргә кирәк!

2 нче Кикимора. Өйрәтеп торма, үзем дә ишеттем, нәрсә эшләргә кирәклеген әллә кайчан хәл иттем. (Пышылдашалар, кычкырып көләләр дә юкка чыгалар.)

1 нче бала. Кыш бабай белән Кар кызы килеп җиткәнче, шигырьләребезне матур итеп сөйләп карыйк. Алар алдында сынатырга ярамас.

Төлке. Дөрес әйтәсең, елга бер тапкыр гына килгән кунакларны кунакчыл каршы алырга кирәк.

2 нче бала.

Яңа яуган кар шыгырдый,

Өстенә баскан саен.

Курыкмыйча каршылыйбыз

Салкын кыш аен.

3 нче бала.

Яшен яшәгән инде,

Эшен эшләгән инде,

Юллары бетеп бара,

Иске ел китеп бара.

Бабай булган – сакалы

Биленә җитеп бара…

4 нче бала.

Кыш җитте, килде суык,

Чаналар китте шуып.

Суык бабай балаларны

Урамнан кертте куып.

Кыш бабай, суык бабай,

Куркытма безне алай.

Без инде үскән малай.

5 нче бала.

Кыш бабай авылга

Килеп тә җиткән.

Һәм ап-ак карларны

Яудырып киткән.

6 нчы бала.

Юеш көннәрдә зарыгып беттек.

Кыш бабабызны сагынып көттек.

Без нәниләрне кыш та сагынган,

Төнлә килеп, ул карлар яудырган.

7 нче бала.

Чанада да шуабыз,

Чаңгыда да шуабыз.

Тимераякта очабыз,

Чыжлап тора шома боз.

8 нче бала.

Тауларга да барабыз,

Кырларга да чыгабыз.

Кар-буран дип тә тормыйбыз,

Шуабыз да шуабыз.

9 нчы бала.

Урамнарга, бакчаларга,

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә.

10 нчы бала.

Сөенәбез, шатланабыз,

Күңелле үтә кышлар.

Чаңгы, чана, тимераяк –

Безнең иң якын дуслар.

(Чыршы тирәли биеп-җырлап әйләнәләр. «В лесу родилась ёлочка» җыры башкарыла.)

1 нче бал корты. Б-з-з-з, харап булдык, саклап кала алмадык, күпме көткән бәйрәм, хыяллар юкка чыкты. Инде нишлибез-з-з?

2 нче бал корты. Б-з-з-з (очып йөри, тынычсызлана). Бал тутырганда кулымнан кашыгым төшеп киткәч, уйлаган идем: яхшыга түгел бу , дип, тәки шулай килеп чыкты да. Кыш бабай белән Кар кызын карлы урманга урлап алып киттеләр.

Ак аю. Кемнәр ул явызлар? Кирәкләрен алырлар.

1 нче куян. Менә бәла, свежий кишердән коры калдым. (Елый.)

2 нче куян. Ә мин кәбестә сорап хат язган идем. (Елый.)

Көрән аю. Елап эш чыкмый, киттек коткарырга. Кара урман эчен мин яхшы беләм, юлны үзем күрсәтәм.

(Җәнлекләр барысы бергә юлда барган кебек бию башкара. Ахырда җәнлекләр кулга-кул тотынышып басалар, Кикиморалар уртада кала, чыкмакчы булалар, чыга алмыйлар.)

1 нче Кикимора. Бу нинди ятьмә?

2 нче Кикимора. Моннан чыгу юлы юкмы әллә?

Җәнлекләр. Кайда Кыш бабай? Кайда Кар кызы?

Кикиморалар (белмәмешкә салыналар). Каян белик: кемнәр соң алар? Җәнлекме, кошмы алар?

Төлке. Оныттыгызмы аларның кем икәнен, хәзер исегезгә төшерәм. (Өсләренә килә.)

Кикиморалар (калтырап). Ә-ә, әйе, теге ни ич алар, шунда бер бабай, кыз бугай?

(Куллары бау белән бәйләнгән Кыш бабай һәм Кар кызын алып керәләр, бауларын чишеп алалар.)

Кыш бабай: Уф, кара инде боларны, нәрсә эшләп йөриләр, узган ел Убырлы белән Шүрәле капчыгымны урлап эзләткәннәр иде, быел әллә нинди шыксыз адәмнәр безне алдап юлыбызны кистеләр. Без хәзер дөрес урынга килеп җиттекме? Бу Бөрбаш балалар бакчасымы?

Балалар: Әйе, нәкъ үзе.

Кыш бабай: Ә боларны нишләтәбез? Бер юлга кичерикме үзләрен?

Балалар: Кичерербез,  тик башта сүз бирсеннәр: яңадан бәйрәмнең ямен җибәреп йөрмәсеннәр!

Кар кызы: Ишеттегезме?

Кикиморалар: Ишеттек, ишеттек, сүз бирәбез: башка беркайчан да әшәкеләнеп йөрмәбез. (Кыш бабай таягы белән әфсенли, Кикиморалар матур яшь кызлырга әйләнәләр)

Кыш бабай.

Менә шулай яхшы булыр.

Исәнмесез, балалар,

Исәнмесез, кунаклар.

Яңа ел котлы булсын,

Бәхетләр алып килсен! (Башын ия)

Кар-бураннар туздырып,

Барыгызны туңдырып,

Ерак юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Сез дә мине көткәнсез,

Чыршы бизәп куйгансыз,

Җем-җем яна утлары,

Яктыртсын ул юлларны.

Килсен күп-күп кунаклар:

Аю, бүре, куяннар,

Төлкеләр һәм керпеләр,

Тагын соң, тагын кемнәр? (Бабай уйлана, башын кашып  ала, Кар кызына борыла)

Кызым, онытмадыммы? Барысын да чакырдыммы?

Кар кызы. Булды, бабай, булды, барысы да килде инде.

Кыш бабай.

Шулай дисеңме, кызым,

Кызым минем, йолдызым. (Балаларга карап)

Ягез, бер биеп алыйк,

Ягез, бер җырлап алыйк.

Кар кызы:

Мин – Кар кызы, Карчәчәк,

Кардан йолдызлар ясап,

Җир өстенә яудырам,

Каплыйм җирне кар белән.

Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм, дуслар! Яңа елда якты хыялларыгыз тормышка ашсын! Күңелегез ак, эшләрегез уң булсын!

5 нче бала. Сезнең килүегезгә бик нык әзерләндек. Сезне сагынып  көттек.

6 нчы бала.

Безгә Кыш бабай килгән

Яңа ел алып килгән.

Капчыгына күп итеп

Бүләкләр салып килгән.

7 нче бала.

Көттек сине сагынып,

Исән-саумы, Кыш бабай,

Өләш бүләкләреңне,

Капчыгыңны чиш, бабай.

8 нче бала.

Әй! Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә якын дус бабай.

Көтеп алдык без сине,

Күңелләргә хуш бабай.

9 нчы бала.

Ак туныңны кигәнсең,

Безне котлап килгәнсең.

Сине көтеп торганны

Әллә кайдан белгәнсең.

(«Бал кортлары» биюе башкарыла.)

10 нчы бала.

Бәйрәм Кыш бабай килгәч,

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

(«Кыш бабай шаяруы» тәкъдим ителә.)

1 нче бала.

Кыш бабай, синең

Менә шундый бүрегең.

Бүрегемне батырып кисәм,

Буран чыгар, күрерсең.

2 нче бала.

Кыш бабай, синең

Менә шундый сакалың.

Сакалымны сыпырып куйсам,

Карлар явар, күрерсең.

3 нче бала.

Кыш бабай, синең

Менә шундый таягың.

Таягымны шакылдатсам,

Биеп китәр аягың.

(Караоке-җыр башкарыла.)

Кыш бабай. Һай, оста сөйлисез, матур җырлыйсыз! Минем  кызым Карчәчәк тә бәйрәмгә барам дип биюләр өйрәнде. Кызым, чакыр дусларыңны, кар туздырып алыгыз әле бер.

(«Кар бөртекләре» биюе башкарыла.)

Алып баручы.

Игътибар, дусларым, игътибар,

Бер кызык итик әле.

Кыш бабайның үзен дә

Биетеп китик әле.

(Музыка уйный. Кыш бабай бии, аңа Кар кызы кушыла.)

Алып баручы.

Әйттерәләр, типтерәләр

Кар кызы һәм Кыш бабай.

Егетләрчә бие, бабай!

Таягың ташла, давай!

Кыш бабай. О-о-ох, шәп күңел ачтык, ә менә мин сезнең әкият яратканыгызны белдем һәм бик матур әкият китабы алып килдем. Тыңлагыз, карагыз, әкият күңелле.

(Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар башкаруында «Белоснежка и семь гномов» әкияте сәхнәләштерелә.)

4 нче бала.

Иске ел китсә моңаеп,

Яңа ел килә елмаеп –

Яшисе яше алда,

Эшлисе эше алда,

Юл чыккан яңа гына,

Ул әле бала гына.

Алып баручы.

Каршылыйк, дуслар, бергәләп:

Яңа ел килә безгә!

Күпме кунак җыелышкан

Әйләнә-тирәбезгә.

(Яңа ел керә.)

Яңа ел.

Мин – Яңа ел, өр яңа.

Быел миннән башлана.

Китте иске ел, мин килдем.

Ел артыннан ел ага.

Мин елларны якынайтам

Матур киләчәккә таба.

Яңа ел тыныч булсын!

Яңа ел матур узсын!

Алып баручы.

Хуш киләсең, Кызыл кикрик – Әтәчкәй!

Рәхим ит син, Яңа ел!

Бәхет-шатлыклыр иленә,

Сал син безгә яңа юл!

Әтәчкәй.

Төяп киләм байлык, муллык,

Сәламәтлек, шатлыклар.

Эшегездә зур уңышлар,

Күңелләргә сафлыклар.

Илләрегез имин булсын,

Бәхетегез тулып торсын.

Көн-таң атса, һәрберегез

Игелекләр генә кылсын.

Яңа ел белән, дуслар! Минем ел белән!

Кыш бабай: Маймыл елы да безнең өчен бик матур булды. Халкыбыз тагын бер мәртәбә үзенең эш сөйгәнен күрсәтте. Сезнең бакчага килеп кергәндә кардан әвәләп ясалган сыннарны күргәч, алтын куллы кешеләр эшли икән биредә дип уйладым. Матур теләкләр теләп язылган котлауларны укыгач, тәмле телле гаиләләребез дә күп икән дип сөендем. Рәхмәт, дуслар, рәхмәт. Сезгә бүләкләрем бар. (Котлау открыткаларын аеруча матур, эчтәлекле итеп эшләгән гаиләләргә бүләк тапшырыла.)

Кыш бабай.

Менә, дусларым, сезгә

Яңа ел бүләкләре.

Матур, рәхәт яшәгез –

Шул  минем теләкләрем!

(Балаларга бүләкләр өләшә.)

Кыш бабай.

Рәхмәт сезгә, балакайлар,

Мин китәм, сау булыгыз!

Тик бәхеттән генә торсын

Сезнең Яңа елыгыз!

Хушыгыз, сау булыгыз!

Балалар. Сау бул, Кыш бабай, хуш, Кар кызы!

Алып баручы.

Иске елның яңа кары

Йомшак итеп сала юл.

Бөтен яхшылыгың белән

Хуш киләсең, Яңа ел!

(Балалар чыршы тирәли җыр җырлап әйләнәләр.)