Кыш бабай безне көтә

№40

(Балалар бакчасында кечкенәләр төркеме өчен Яңа ел бәйрәме эшкәртмәсе)

Гөлсинә ХӘМИДУЛЛИНА,

Казандагы 339 нчы санлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе

 

Балалар залга керә. Чыршының сул ягында Кыш бабай йоклап утыра. Алып баручы балаларны чыршы янына алып керә, чыршыдагы уенчыкларны күрсәтә.

Алып баручы. Абау, кем бу?

Балалар. Кыш бабай!

Алып баручы. Ә нишләгән соң ул?

Балалар. Йоклап киткән!

Алып баручы Кыш бабай тирәли йөри, балалар Кыш бабайга карыйлар.

Алып баручы. Менә сиңа яңалык! Бездә бүген бәйрәм, ә Кыш бабай йоклаган! Аны ничектер уятырга кирәк бит инде! Әллә, балалар, җырлап карыйкмы?

Балалар җыр башкара. Җыр ахырында Кыш бабай уяна.

Кыш бабай. Әллә инде мин йоклаганмы?

Алып баручы. Әйе, Кыш бабай, без бәйрәмгә килгәндә, син йоклап утыра идең! Бик ераклардан килеп, күп эшләр эшләп арыгансың да йоклап киткәнсең!

Залга песи керә.

Песи. Урамда йөргән чакта җырыгызны ишеттем. Бергә бәйрәм итәргә мин сезнең янга килдем.

Алып баручы. Әйдә, Мырау дус, рәхим ит! Утырып тор, ял ит!

Песи. Яратмыйм тик торырга. Әйдә, дуслар, уйнарга!

Уен уйныйлар. Уен беткәч, балалар урыннарына утыралар. Уен барышында чыршы артына Кар малай кача.

Кыш Бабай. (Кар малайны күреп.) Нәрсә бу? Бигрәк зур кар өеме!

Песи. Ул нигәдер селкенә! Мин куркам! Качыйк әйдә! (Балалар янына кача.)

Кар Малай. Исәнмесез, мин – Кар малай.

Син курыкма миннән, дускай!

Ерак юллардан килдем, арыдым, ятып тордым.

Карлы буран уйнаган, мине юрган белән каплаган.

Алып баручы. Әйдә, Кар малай, уян, безнең балалар белән уйнарга чык.

Бию башкаралар.

Кыш Бабай. Кар малай, син минем Кар кызымны күрмәдеңме?

Песи. Ерактан җыр ишетәм.

Кар Малай. Ул җырны мин дә беләм. Безгә Кар кызы килә!

Залга җыр җырлап Кар кызы керә.

Кыш Бабай. Исәнме, Кар кызым!

Кар кызы. Исәнме, Кыш бабай! Исәнмесез, дусларым! Кыш бабай, ә нигә чыршыда утлар янмый?

Кыш Бабай. Сине көттек, кызым! Яшел чыршы – чыршыкай, безнең дусларга елмай! Кабатлагыз, балалар: “Чыршыда янсын утлар!”

Чыршы утлары кабына.

Алып баручы. Бигрәк матур чыршыкай! Рәхмәт сиңа, Кыш бабай!

Кыш Бабай. Мондый матур чыршы тирәсендә биисе дә киләдер балаларның!

Җыр башкаралар. Җыр беткәч, түгәрәктә торалар.

Кыш Бабай. Бигрәк тә әйбәт җырладыгыз! Рәхмәт! Моның өчен мин сезгә күчтәнәчләр бирермен! Мин үзем белән бер капчык күчтәнәчләр тутырып килдем. Менә алар! (Капчыкны ачып җибәрә һәм карларны “ялгыш” чәчеп җибәрә.) Абау, нәрсә бу? (Кар.) Әйдәгез, җыеп алыйк бергәләп!

Уен “Кыш Бабайга булышабыз”. Балалар карларны Кыш Бабай капчыгына җыялар.

Кыш Бабай. Рәхмәт, балакайларым!

Алып баручы. Арыгансыздыр, утырып ял итәргә кирәк!

Балалар утыралар.

Кыш Бабай. Ял итү бер! Ә менә күчтәнәләрне нишләтик? Каян алыйк? Мырау дус, Кар малай, Кар кызы, сез ничек уйлыйсыз?

Кар кызы. Тылсымсыз эшләр уңмас,

Бүләксез бәйрәм булмас!

Шигырь уку тылсымы безгә ярдәм итмәсме?

Кыш Бабай. Балалар, сез шигырьләр беләсезме?

Алып баручы. Әйе, Кыш бабай, безнең балалар Яңа ел бәйрәменә бик күп шигырьләр өйрәнде.

Шигырьләр уку.

Кыш Бабай. Ай, рәхмәт, дусларым! Яле, капчыкны ачып карыйм. (Капчыкны карый, карны алып күрсәтә.) Юк, барып чыкмады!

Кар Малай. Әллә биеп карарга безнең нәни дусларга?

Кыш Бабай. Дусларым, сез бии беләсезме?

Алып баручы. Әйе, Кыш бабай, безнең балалар биергә бик тә оста!

Бию башкаралар.

Кыш Бабай. Яле, ачып карыйм әле капчыкны! (Карый.) Юк, бүләкләр күренми!

Алып баручы. Кыш бабай, әллә син үзең Кар кызы, Кар малай белән бергә биеп карыйсыңмы?

Кыш Бабай. Биемичә булмас! Ә сез, нәни дусларым, безгә кул чабып торыгыз!

Кыш бабай, Кар кызы һәм Кар малай биюе.

Залга Песи керә.

Песи. Чыршы янында йөрдем, бүләкләрне эзләдем.

Бер матур сандык таптым, ачып карый алмадым.

Кыш Бабай. Һай, дуслар, без бүләкләрне капчыктан эзлибез, ә мин бит аларны серле сандык эченә салып куйган идем. Яле, яле, хәзер, сандыкны ачабыз да бүләкләрне алабыз. Ачкычы аның миндә. (Бияләй эченнән эзли.) Биегәндә югалган!

Алып баручы. Балалар, әйдәгез булышыйк Кыш бабайга алтын ачкычын табарга!

Балалар җыр башкаралар. Җыр барышында, Кар кызының кулына ачкыч бирелә.

Кар Кызы. Кыш бабай, менә сандык ачкычы!

Кыш Бабай. Серле сандык, ачылып кит! Күчтәнәчләр бүләк ит!

Кыш бабай сандыкны ача, Кар малай, Кар кызы белән бүләкләрне тарата.

Кыш Бабай. Инде безнең саубуллашыр вакытыбыз да җитте.

Кар Кызы. Саубулыгыз, дуслар!

Алып баручы. Саубулыгыз, Кыш бабай, Кар кызы, Мырау дус һәм Кар малай! Безгә тагын кунакка килегез!