Кыш бабай белән Кар кызы безгә кунакка килгән

№ 107

(Башлангыч сыйныфлар өчен сценарий)

Нурфия ТИХОНОВА,

Казандагы 156 нчы урта мәктәпнең башлангыч сыйныфларында туган тел укытучысы

Бәйрәм барышы

(Зал уртасында матур итеп бизәлгән чыршы. Чыршы тирәсендә төрле җәнлек костюмнарын кигән балалар җыелган. Музыка уйный. Балалар биеп йөриләр. Шулвакыт чыршы артыннан кишер борынлы Кар бабай килеп чыга.)

Кар бабай. Исәнмесез, дуслар! Ничек матур итеп чыршыгызны бизәгәнсез, үзегез дә бик матурлар. Яңа елны каршы алыр өчен Кыш бабай белән Кар кызын көтәсезме?

Куян кызы. Әйе шул, бәйрәмгә җыелдык. Безнең дә, урман дусларыбыз белән бергәләшеп, Яңа елны каршы аласыбыз килгән иде.

Төлке кызы. Кыш башында Кыш бабайга телеграмма җибәргән идек. Менә бергәләп бәйрәмгә җыелдык.

Керпе. Кыш бабай белән Кар кызын көтәбез… Тик алар күренми.

Кар бабай. Шуңа күрә мин дә ашыга-ашыга килдем шул. Кыш бабай мине дә бәйрәмгә чакырды. Артыңнан килеп җитәрбез дип шалтыратты. Нигәдер күренмиләр. Әйдәгез, үзләрен чакырып карыйк.

Барысы бергә. Кыш бабай! Кар кызы!

(Чыршы янына ике чыпчык очып чыга.)

Чыпчыклар (кычкырып). Урман хәбәре, урман хәбәре! Кыш бабай белән Кар кызын Убырлы урлаган! Бәйрәм булмый, бәйрәм булмый!

(Кар бабай һәм җәнлекләр кайгырышалар.)

Бүре малае. Әйдәгез, Кыш бабай белән Кар кызын коткарырга барыйк.

Барысы бергә. Әйдәгез, киттек,  Кыш бабай белән Кар кызын  Убырлы явыздан коткарыйк!

(Чыршы артыннан әйләнеп киләләр. Чыршы алдында Убырлы ясап куйган беренче тоткарлыкка очрыйлар. Җил-буран тавышын чыгарып, бик каты музыка уйный.)

Кар бабай. Бу ни бу!? (Кулларын ике якка җәя.) Бу – Убырлы эше. Без җил-буранны узар өчен, Убырлының теләген үтәргә тиеш булабыз. Ә ул бездән бию сорый.

(Музыка уйный башлый. Чыршының ике ягыннан ак күлмәкләрдән кызлар йөгереп чыгып, «Кар бөртекләре» биюен башкаралар. Шулвакыт җил-буран тавышы туктый һәм барысы да бергәләшеп юлларын дәвам иттерә. Чыршы тирәсен тагын бер кат урап алгы якка киләләр. Икенче тоткарлыкка очрыйлар. Алларында үтеп чыкмаслык койма барлыкка килә.)

Кар бабай. Бу Убырлыны нишләтергә инде? Безнең килгәнне сизеп, безгә авырлыкларын, сихерләрен җибәреп кенә тора.

(Шулвакыт чыршы артыннан клоуннар килеп чыга. Һәм бию башкарыла. Алкышлап, юлларын дәвам иттерәләр. Чыршы тирәсен әйләнеп, алга килеп басалар. Шулвакыт каршыларына Убырлы килеп чыга.)

Убырлы. Ай-ай, үзегез бик тә оста икән, җәзаларымны үтәдегез. Бик матур биюләр биедегез. Ләкин мин сезгә Кыш бабай белән Кар кызын бирмим. Бәйрәмегез булмасын.

Кар бабай. Убырлы, нигә син болай үҗәтләнәсең? Күрәсенме, нинди матур, йолдызлы кич. Матур итеп бизәлгән чыршы. Тиздән Яңа ел җитә. Бәйрәм итәргә, бүләкләр алырга кирәк.

Убырлы. Ә, шулаймы, сезнең бәйрәм итәcегез киләме? Миңа соң ни эшләргә? Мине беркем дә бәйрәмгә чакырмый, минем дә бәйрәм итәсем килә. Ә сез мине бар дип тә белмисез. Үзегез генә биисез, җырлыйсыз. Беләсегез килсә, мин җәйдән үк җыр-бию әзерләп куйдым, сез мине чакырырсыз дип уйладым. Сез мине чакырмадыгыз, шуның өчен мин Кыш бабай белән Кар кызын урладым. Миңа – юк, сезгә дә булмасын. Мин аларны сезгә кайтармыйм.

Аю баласы. Хәзер менә мин сиңа күрмәгәнеңнекүрсәтермен, яхшылык белән җибәр диләр сиңа!

Кар бабай. Дуслар, әйдәгез, Яна ел килгәндә ачуланышмыйк, бәйрәм кичендә дус булыйк, тыйнак булыйк. Әшәкелек эшләмик. Әйдәгез, Убырлыны да бәйрәмгә чакырыйк. Дуслар, Убырлыны гафу итәбезме?

Убырлы. Бәйрәмгә чакырсагыз, Кыш бабай белән Кар кызын җибәрәм.

Барысы бергә. Әйдә, чакырабыз!

(Убырлы үз тирәсендә әйләнә башлый, ямьсез музыка уйный, сихерли. Шулвакыт чыршы артыннан Кыш бабай һәм Кар кызы килеп чыга.)

Кыш бабай.

Исәнмесез, минем нәни дуслар!

Хуш килдегез, бәйрәм итәргә,

Уйнап, көлеп, бию-җырлар белән

Булсын безгә гомер кичәргә.

Дусларым, зинһар ачулана күрмәгез, Убырлы урлап качты. Рәхмәт, безне коткардыгыз. (Убырлыга таба атлап китә.) Әйтегез, ни эшләтик бу явызны?

Убырлы. Зинһар, гафу итегез. Минем бәйрәмгә бик тә барасым килде. Сез мине чакырмаганга күрә шулай эшләдем.

Кыш бабай. Дуслар, гафу итәбезме?

Кар кызы. Җырлап-биеп күрсәтсен әле, аннан карарбыз. Шулай бит, матуркайлар?

Убырлы. Риза, риза, бик риза!

(Музыка уйный башлый, Убырлы җырлап бии.)

Матур күлмәгемне киеп,

Күзгә кара сөрмә тарттым.

Иренемә иннек сөртеп,

Сезгә бәйрәмгә килдем.

Кар бураннарын уйнаттым

Себеркем ярдәмендә.

Кыш бабайны да урлап,

Куркыттым һәммәсен дә.(Көлә.)

Кыш бабай. Син әле шаяртып җырлый да беләсеңмени? Аһ, сине!

Барысы бергә (көлешәләр).

Кар кызы. Балалар, ничек ошадымы сезгә?

Балалар. Бик әйбәт.

Кыш бабай. Менә бит ничек, начарлыкка караганда яхшылык эшләсәң, күңелләр күтәрелә. Күрденме инде, Убырлы!? Әйдәгез, хәзер бәйрәмне башлыйк. Тиздән Яна ел килә. (Җилкәсенә капчыгын асып, шигырь сөйли.)

Мин – Кыш бабай, Мин – Кыш бабай,

Бик ераклардан килдем.

Ракетага утырып, ай тирәсендә йөрдем.

Айда кар да яумый икән,

Безнең яшел дустыбыз –

Чыршы да үсми икән.

Кар бабай. Бик әйбәт булды әле. Бер биеп тә күрсәт инде, Кыш бабай.

Кыш бабай. Ярар, ярар, кая уйнап җибәрегез әле. (Кыш бабай белән Кар кызы бииләр, аларга Кар бабай һәм башкалар да кушыла.(Кул чабулар, алкышлар.)

Кыш бабай. Ә хәзер, балалар, сезнең кайсыгыз матур итеп шигырь сөйли?

(Кыш бабайга балалар шигырьләр сөйли. Барысы бергәләп җырлыйлар. Җәнлекләр биюе башкарыла.)

Кыш бабай. Афәрин, афәрин, нинди молодецлар сез! Бии дә беләсез, шигырь дә сөйлисез, җырлыйсыз да. Укуда да гел шулай алда булыгыз. Ә хәзер, әйдәгез, төрле уеннар уйнап алыйк.

Кар кызы. Әйдәгез, балалар, түгәрәккә басыгыз. Җәнлекләр, сез дә килегез. Кыш бабай хәзер безне туңдыра башлар, ә безгә качарга кирәк булыр.

(Уеннар уйнау.)

Кар кызы. Менә әйбәт булды әле. Ярый әле урман дусларыбыз безне кунакка чакырды. Балалар да үзләренең матур чыгышларын күрсәтте. Бик тә матур бәйрәм булды.

(Шундый сөйләүләр вакытында Убырлы һәм клоуннар төрле кызыклы күренешләр күрсәтеп йөри алалар.)

Кар кызы.

Ак бураннарга уралып,

Ак хыялларга төренеп,

Яңа ел килә безгә.

Һәммәбез өчен дә ул

Торсын тик шатлыктан гына.

(Чыршы артыннан ак күлмәк кигән бала чыга. Ул – Яна ел.)

Яңа ел. Исәнмесез, дуслар, балалар, килгән кунаклар!

Менә мин килеп тә җиттем.

Һәммәгезгә дә шатлык һәм куанычны

Күп иттереп алып килдем.

Саулыкны һәм бәхетне

Тигез итеп бирермен.

Ел буе һәрберегезнең

Хәлен белеп йөрермен.

2019 елның имин булсын көннәре!

Кыш бабай. Әйдә, түрдән уз Яңа ел! Шатлык-куанычлардан гына тор!

Кар кызы.

Котлы булсын Яңа еллар!

Сөенечләр китер безгә.

Хәерле булсын туар таңнар,

Тынычлык булсын өйдә.

Кыш бабай. Шуның белән безгә китәргә вакыт. Мине башка илләрдә дә көтәләр. Сау булыгыз! Әйдә, Кар кызы, безгә юлга чыгарга вакыт.

Кар бабай (мәтәлеп алларына чыга).

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Тукта әле син ашыкма.

Капчыгыңны чиш, әйдә,

Бүләкләрне бир, әйдә.

Кыш бабай. И-и-и! Гафу итә күрегез. (Бүләкләр тарата.)

Кар кызы. Хушыгыз, балалар, җәнлекләр, килгән кунаклар!

Кыш бабай. Хушыгыз, киләсе елга кадәр. ( Китәләр.)

Барасы бергә. Хушыгыз!

Кар бабай. Бәйрәм дәвам итә! Ә хәзез бергәләп биибез!

(Музыка астына биюләр, әти-әниләр белән төрле уеннар оештырыла.)