Кыргый хайваннар

(4 – 5 яшьлек балалар өчен  укыту дәресе)

Эльмира СИБГАТУЛЛИНА,

Яшел Үзәндәге 19 нчы «Кызыл калфак» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

Алинә СӘЛИМУЛЛИНА,

Яшел Үзәндәге 55 нче «Киләчәк» балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: балаларның кыргый хайваннар турында, яшәү урыны, туклану турында белемнәрен ныгыту. Әлеге тема буенча сүзлек байлыгын активлаштыру һәм киңәйтү.

Бурычлар:

– балаларның кыргый хайваннарны белү һәм аеру сәләтен формалаштыру;

– балаларның кыргый хайваннарның тышкы кыяфәте, аларның урмандагы эшчәнлеге турында күзаллауларын ачыклау;

– бәйләнешле сөйләм үсешенә ярдәм итү;

– әйләнә-тирә дөньяны белү белән кызыксыну, тере табигатьтә яшәүчеләргә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Материаллар һәм җиһазлар: кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары рәсемнәре җыелмасы, мультимедиа системасы, интерактив тактада мультимедиа презентациясе белән ноутбук: «кыргый хайваннар», «йорт хайваннары», «сихерләнгән урман», «уен, кем монда өстәмә».

Дәрес барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар. Тактага карагыз, бу нәрсә? (Интерактив тактада аудиоозату белән конверт барлыкка килә.)

Балалар, бүген безнең төркемгә электрон почта аша хат килде. (Слайдны ачабыз, хатны укыйбыз.)

«Ашыгыч, ашыгыч килегез,

Ашыгыч, ашыгыч ярдәм!

Могҗизалар була,

Без урманнарны бүлешмибез.

Безне тылсымчы куркытты,

Ул барыбызны да сихерләде.

Без кем икәнебезне оныттык,

Без нәрсә эчәргә һәм нәрсә ашарга тиеш.

Керегез, килегез, сезнең ярдәмегезне көтәбез.

Тәрбияче. Балалар, урманда бәла-каза килеп чыкты, анда яшәүче хайваннар да безнең ярдәмгә мохтаҗ! Сез хайваннарга  ярдәм итергә ризамы?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Ләкин кыргый хайваннарга ярдәм итәр алдыннан, балалар, әйтегез әле: «Ни өчен без ул хайваннарны кыргый дип атыйбыз?».

Балалар. Чөнки бу хайваннар урманда яши, алар үзләре турында үзләре кайгырта,  ризыкны да үзләре таба.

Тәрбияче. Ләкин урман җәнлекләренә ярдәмгә бару һәм урманда булу өчен без сезнең белән тылсымлы сихер әйтергә тиеш. Күзләрегезне йомыгыз һәм минем арттан кабатлагыз:

Күзләребезне йомдык,

Уңнан сулга борылдык,

Тылсымлы урманга

Барып та җиттек. (Серле урман турында презентация кертелә (тылсымлы музыка яңгырый).

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән хәзер кайда?

Балалар. Урманда.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, урман буйлап җырлап барабыз дип күз алдына китерик.

Бергәләшеп җыйналып,

Без барабыз урманга.

Хәерле юл теләп безгә

Күктә кояш елмая.

Канатларын җилпи-җилпи

Күбәләкләр очалар.

Ал, кызыл, сары, зәңгәр –

Нинди матурлар алар.

Тәрбияче. Афәрин, балалар! («Урман» презентациясе буенча фикер алышу.) Балалар, сез урман буйлап йөрергә яратасызмы?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән барлык кыргый хайваннарны искә төшерергә, кайда яшәгәннәрен һәм нәрсә ашаганнарын ачыкларга тиеш.

Әйдәгез, утырыйк һәм урман җәнлекләре турында бик кызыклы видеоны игътибар белән карыйк. (Тәрбияче аю турындагы презентацияне кабыза.) Карагыз: бу кем?

Балалар. Аю. (Презентация туктала.)

Тәрбияче. Аюны карагыз. Әйтегез әле, ул нинди? Зурмы, әллә кечкенәме? Аюның төсе нинди? Тәне нинди?

Балалар. Аю зур, көчле, коңгырт төстә. Аның озын тырнаклары һәм көчле аяклары бар. (Презентация дәвам ителә.)

Тәрбияче. Аю йорты ничек атала? (Презентация туктала.)

Балалар. Аю өнендә яши. Кыш көне ул йоклый.

Тәрбияче. Алга таба без сезнең белән урманның башка кыргый хайваннары белән танышачакбыз. Табышмакның җавабын табыгыз:

Кош түгел – оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса – урманны яңгырата.

Балалар. Тиен.

Тәрбияче. Дөрес. (Презентациянең тиен турындагы өлеше күрсәтелә.) Тиенне карагыз. Әйтегез әле, ул нинди? Колаклары, койрыгы нинди?

Балалар. Тиен җирән төстә. Аның озын, чәчле койрыгы һәм кечкенә колаклары бар.

Тәрбияче. Ә сез тиеннең кайда яшәгәнен беләсезме? Аның йорты ничек атала?

Балалар. Куышта яши.

Тәрбияче. Ни өчен тиен өен шулкадәр биектә ясый?

Балалар. Башка ерткыч хайваннар тотмасын өчен.

Тәрбияче. Яхшы, балалар! Аюның – оясы, тиеннең куышы бар. Ә куян кайда яши? Аның нинди йорты барлыгын кайсыгыз белә?

Балалар. Куянын йорты юк, ул куак астында йоклый һәм дошманнарыннан кача.

Тәрбияче. Әйдәгез, куянга әйләник. Торыгыз. Әйдәгез, сикерик. Менә безнең нинди искиткеч куяннарыбыз бар икән.

Тәрбияче.

Ап-ак куян утырган,

Колакларын селкетә.

Балалар.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Тәрбияче.

Куян, туңа башлагач,

Тәпиләрен җылыта.

Балалар.

Менә шулай, менә шулай

Тәпиләрен җылыта.

Тәрбияче.

Куян тагы да туңа,

Сикергәләп тә куя.

Балалар.

Менә шулай, менә шулай

Сикергәләп тә куя.

Тәрбияче.

Кем куянны куркытты?

Куян сикереп качты.

Балалар.

Менә шулай, менә шулай

Куян сикереп качты.

Тәрбияче. Афәрин! Афәрин! (Презентациянең куян турындагы өлеше күрсәтелә.)

Тәрбияче. Ә куян нинди?

Балалар. Куян кечкенә, аксыл төстә. Аның озын колаклары бар.

Тәрбияче. Исегездә тотасызмы икән, кышын куян нинди тун киеп йөри, язын аны нинди тунга үзгәртә?

Балалар. Кышын туны ак була, ә язын ул аны соры төскә үзгәртә.

Тәрбияче. Афәрин, балалар. (Презентациянең бүре турындагы өлеше күрсәтелә.)

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, әйтик, бүре нинди? Ачулымы? Сорымы? (Балалар җавап бирә.)

Тәрбияче. Дөрес. (Презентациянең кабан дуңгызы турындагы соңгы блогы күрсәтелә.)

Тәрбияче. Балалар, кабан дуңгызы нәрсәгә охшаган?

Балалар. Дуңгызга  охшаган.

Тәрбияче. Дөрес.

«Артыкны тап» уены

Тәрбияче. Хәзер мин сезгә уйнап алырга тәкъдим итәм! Ризамы?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Тактага карагыз, сезнең алдыгызда дүрт хайван картасы бар. Сезгә артык картаны бетерергә кирәк. Игътибарлы булыгыз.

Тәрбияче. Дөрес, бик яхшы! (Тәрбияче өстәлгә якынлаша һәм балаларны чакыра, барлык хайваннарны категория буенча классификацияләргә булышу: кошлар, йорт хайваннары, кыргый хайваннар.

– Балалар, барлык кошларны барлагыз.

– Малайлар, барлык йорт хайваннарын җыештырыгыз.

– Хәзер игътибар: мин кыргый хайван турында тыбышмак уйладым. Бу хайванның кайсы икәнен белү өчен сезгә серне чишәргә кирәк:

Бернәрсә тегә белми, Энәләр тагып йөри.

Балалар. Керпе.

Тәрбияче. Дөрес!

Менә, балалар, урман буенча сәяхәтебез тәмамланды. Хәзер безгә балалар бакчасына кайтырга вакыт. Күзләрегезне йомыгыз, хәзер мин тылсымлы сихер әйтермен һәм без үзебезнен төркемдә булырбыз.

Күзләребезне йомдык,

Уңнан сулга борылдык,

Yзебезнен төркемдә

Барып та җиттек. (Тылсымлы музыка уйный.)

Тәрбияче. Балалар, безнең маҗаралар сезгә ошадымы?

Балалар. Әйе!

Тәрбияче. Бүген без кайда булдык?

Балалар. Урманда.

Тәрбияче. Бүген без нәрсәләргә булыштык?

Балалар. Урман кыргый хайваннарына.

Тәрбияче. Әйдәгез, бүген без сөйләшкән кыргый хайваннарны санап китик. Сезгә нинди уеннар ошады?

Барыгыз да булдырдыгыз, искиткеч шөгыльләндегез!