«Кыргый хайваннар дөньясы»


Зәлия ИШТУГАНОВА,

Казан шәһәре Мәскәү районының

Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең

мәктәпкәчә яшьтәге балалар  төркемнәре

тәрбиячесе, педагог-психологы

 

«Кыргый хайваннар дөньясы»

Максат: балаларның кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту.

Бурычлар:

  1. Кыргый хайваннарга карата кызыксыну уяту, сакчыл караш тәрбияләү.
  2. Аларның ничек тукланулары, кайда яшәүләре турында аңлату.

Җиһазлар: иллюстрацияләр, рәсемнәр.

 

Хәерле көн, балалар! Бүген без сезнең белән кыргый хайваннар дөньясы белән танышырбыз. Шөгылебезне гадәттәгечә табышмаклардан башлыйк.

  • Үзе кардай ап-ак ул,

Озын колак, бик сак ул.

Дошман күрсә элдерә,

Кем аны куып җитә?

Бик дөрес, куян!

  • Бер нәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри.

Әйе, керпе!

  • Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.

Афәрин, аю!

  • Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри

Һәм ризык эзли.

Бик дөрес, бүре!

Булдырдыгыз, балалар! Табышмакларга җавапларны белдек. Хәзер мин сезне кыргый хайваннар дөньясы белән якыннан таныштырырмын.

Кыргый хайваннар дөньясы бик бай һәм үзенчәлекле. Алар рәтенә аю, төлке, керпе, куян, тиен, бүре, поши керә. Әлеге хайваннар барысы да урманда яши. Урманда алар төрле җиләкләр, гөмбәләр белән туклана.  Шулай ук бик күп хайваннар җылы якта да яши. Мәсәлән, жираф, арыслан, юлбарыс, маймыл, фил. Әлеге хайваннарны да кыргый хайваннар дип атыйлар.

Балалар, әйдәгез, уйнап алабыз. Карагыз әле, әлеге рәсемдә хайваннарның тәненең бер генә өлеше сурәтләнгән. Әйдәгез, бергәләп ачыклыйк әле, кайсы өлеш кайсы хайванга туры килә икән.

Бик дөрес, кара сызыклы өлеш  – юлбарысныкы, көрән тырнаклы тәпи – аюныкы, кызгылт сары койрык – төлкенеке, ә сары түгәрәк таплы өлеш – жирафныкы.

Афәрин, булдырдыгыз, балалар!

Әйдәгез, тагын бер уен уйнап алабыз.

Игътибар белән рәсемгә карыйк әле. Әлеге рәсемдә төлке, тиен, аю ясалган. Балалар, хайваннарга ярдәм итик, аларга ризыкларын һәм ояларын табарга булышыйк.  Рәсемдә куян баласы, кошлар, җиләкләр, бал, балык, гөмбә һәм чикләвекләр ясалган. Шулай  ук оялар, өннәр һәм агач куышы сурәтләнгән. Уйлап карыйк әле, кайсы нинди хайванга туры килә икән? Әйе, афәрин!

Төлке өндә яши һәм ит белән туклана.

Тиен агач куышында яши һәм гөмбә, чикләвекләр ашый.

Аю да өндә яши һәм бал, җиләк ярата.

Булдырдыгыз, балалар!

Балалар, бүген без сезнең белән кыргый хайваннар дөньясы белән таныштык. Аларның ничек тукланулары, кайда яшәүләре турында белдек.

Ә хәзер, саубуллашыр вакыт килеп җитте. Сау булыгыз, балалар!