Кыргый җәнлекләр кыш көнендә

№42

Дөлфирә ШӘРИФУЛЛИНА,

Яр Чаллы шәһәренең 9 нчы санлы “Алан” балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат:

1) җәнлекләрнең кышкы табигатьтә яшәү рәвеше белән таныштыру;

2) балаларның грамматик яктан дөрес сөйләмен, рәсем төшерү күнекмәләрен үстерү;

3) тере табигатькә карата кызыксыну, хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлар: гади полиэтилен капчык (пакет); җеп, күз, авыз, борын сурәте; матур итеп бизәлгән тартма, кәгазьдән ясалган кар бөртеге; кар өеме артыннан төлке, тиен, бүре койрыгы, куян колаклары, поши мөгезләре күренеп торган картина, урман макеты; уенчык куян; ак кәгазьдән киселгән куян силуэты, аксыл-зәңгәрсу төскә кергән гуашь, кара, кызыл буяу; һәр балага гади дәфтәр битләре.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, нинди матур тартма! Аның эчендә нәрсәдер бар. Нәрсә икән? Табышмакка дөрес җавап бирсәгез, нәрсә икәнен белерсез.

Ак мамык кебек,

Ялтырый алмаз кебек. (Кар бөртеге)

Дөрес, балалар, кар бөртеге. Кар бөртеге нинди?

Балалар. Матур, салкын, нәфис, ак, җиңел…

Тәрбияче. Бик яхшы. Хәзер игътибарлы булыгыз. Кар бөртеге кемнең җилкәсенә куна, шул бала кыш турында нинди дә булса сүз әйтә. (Суык, кар, боз, буран, шугалак, чаңгы, чана, тау, һ.б.). Булдырдыгыз, балалар, кыш турында бик матур сүзләр беләсез икән. Безнең матур тартмада тагын нидер бар. (Тартмадан  “Чыгарыгыз мине!” дигән тавыш ишетелә.) Тагын табышмак тыңлагыз:

Елый-елый, яшь коя. ( Болыт).

Бик дөрес!

Тәрбияче тартмадан пакет, күз, авыз, борын сурәте һәм җеп ала. Пакетны кабартып, җеп белән бәйли, күз, авыз, борын ябыштыра.

Менә болыт килеп чыкты. (Балалар, куанып, кул чабалар. Болыт белән уйнап алалар.). Балалар, болыт нинди?

Балалар. Үтәкүренмәле, җиңел, матур, шаян, җитез.

Тәрбияче. Яхшы, хәзер без сезнең белән кышкы урманга сәяхәткә барабыз. Болыт безне озата барачак. (Болыт, очып, картинага куна.) Менә без кышкы урманга килеп чыктык. Нинди матур кышкы урман! Бар җир йомшак кар белән капланган. Урман һавасы нинди саф! (Тирән итеп сулыйлар.) Хәзер рәсемне игътибар белән карагыз әле, кар өемнәре артына нәрсәләр яшеренгән?

Балалар. Җәнлекләр.

Тәрбияче. Нинди җәнлекләр?

Балалар. Төлке, тиен, бүре, куян, поши.

Тәрбияче. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, урман җәнлекләр өчен нәрсә икән ул? Урман җәнлекләрнең өйләре дип әйтергә буламы? (Әйе.) Әйе, урман җәнлекләргә өй кебек. Ул аларны яшәтә, ашата, саклый. Балалар, тыңлап карагыз әле, урман тынычмы? (Кыштырдаган тавыш ишетелә.)

Балалар. Нәрсәдер кыштырдый.

Тәрбияче. Болыт безгә аны табарга ярдәм итәр. (Болыт яшергән куян уенчыгы янына очып куна.) Бу нәрсә?

Балалар. Куян.

Тәрбияче. Ул нинди?

Балалар. Куркак, йомшак, кечкенә.

Тәрбияче. Балалар, безнең куяныбыз чынмы, уенчыкмы? (Уенчык.) Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Балалар. Ул хәрәкәтләнми, ал төстә.

Тәрбияче. Чын куян нинди төстә булыр иде?(Ак). Ни өчен?

Балалар. Чөнки кыш көнендә куян ак төстә була. Кар өстендә дошманнары күрмәсен өчен, ул йонын алыштыра.

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар! Тагын кайсы җәнлек йонын алыштыра?

Балалар. Тиен. Җирән төстәге йонын коя, аның урынына соры төстәге куе йон чыга. Ул да шулай итеп дошманнарыннан саклана.

Тәрбияче. Афәрин, балалар. Әйдәгез, ял итеп алабыз. (Дәфтәр битләре өләшә). Кулдагы кәгазьне кыскалап, йомарлыйбыз. Нәрсә килеп чыкты? Нәрсәгә охшады?

Балалар. Тупка, шарга, кабартмага, кар йомарламына.

Тәрбияче. Әйдәгез, бу әкияттәге кабартма булсын. Аны, уч төпләренә кысып, әйләндерәбез. Сул кулның учына куябыз. Уң кулның имән бармагы белән сәяхәт иттерәбез. (Тәрбияче “Кабартма” әкиятен сөйләп тора. Балалар кәгазь йомарламын бармаклар буйлап йөртәләр. Баш бармак – әтәч, имән бармак – куян, урта бармак – бүре, атсыз бармак – аю, чәнти бармак –төлке.). Әйдәгез, кабартманы төлкегә бирмибез, уч төпләренә яшерәбез! Менә ял да иттек. Хәзер болыт артыннан сәяхәтебезне дәвам итик. (Болыт алдан әзерләнгән өстәлгә куна.) Өстәл янына утырабыз. Өстәлдә ниләр бар?

Балалар. Куян рәсеме (силуэты), буяулар.

Тәрбияче. Буяулар нинди төстә?

Балалар. Зәңгәрсу, кара, кызыл.

Тәрбияче. Балалар, хәзер без куян рәсеме ясыйбыз. Эш тәртибен аңлатам: куллардагы кәгазь йомарламын аксыл-зәңгәр буяуга манчып алабыз, куян рәсеменә төрткәләп таплар төшерәбез. Рәсемне шул рәвешле буяп бетергәч, кара төс белән – күз, кызыл төс белән авыз ясыйбыз. (Балалар рәсем ясыйлар.) Искиткеч матур куяннар килеп чыкты! (Балалар үз рәсемнәре турында сөйлиләр.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Сез бүген нәрсә белдегез? (Балаларның җаваплары.) Болытның да, куянның да ял итәселәре килгән, алар сезгә күңелле сәяхәт өчен рәхмәт әйтәләр.

Балалар. Сезгә дә рәхмәт! Сау булыгыз!

Тәрбияче. Мин сезнең барыгызга да матур көн телим!