Кыр казлары китә җылы якка…

№ 184

(3 нче сыйныфта әдәби уку дәресе)

Лилия ТАҖЕТДИНОВА,

Азнакай  районы Актүбә бистәсендәге 3 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы 

Тема. М.Мазуновның «Карап торам», Г.Хәсәновның «Кыр казы» әсәрләрен өйрәнү.

Максат. М.Мазунов һәм Г.Хәсәновның кыр казларына багышланган  әсәрләрендәге уртак фикерне табарга өйрәтү. Әсәрләрне тематик яктан берләштерү күнекмәсе булдыру.

Бурычлар:

көзге үзгәрешләрнең үзенчәлекләрен аңлатуны дәвам иттерү;

– табигать серләрен ачыкларга омтылышны үстерү;

– табигатькә соклану-гаҗәпләнү аша эстетик зәвыкны формалаштыру; мәрхәмәтлелек, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: М.Мазуновның «Карап торам», Г. Хәсәновның «Кыр казы» әсәрләре; һәр ике шагыйрьнең дә портретлары, дәреслек (1нче кисәк), презентация, тест материалы, аудиоязма, видеоязма.

Дәрес тибы: дистанцион.

Дәрес планы

  1. Дәресне оештыру. Мотивация.
  2. Дәреснең максатын билгеләү.
  3. Яңа тема белән танышу.
  4. Ял минуты
  5. Теманы ныгыту.
  6. Йомгаклау. Рефлексия.
  7. Өй эше.

Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру. Мотивация

Укытучы.

Хәерле көн, укучылар!

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә!

– Матур кызлар, сез дәрескә әзерме? (Әзер.)

– Рәхмәт. Уңышлар сезгә!

– Менә дигән егетләр! Ә сез дәрескә әзерме? (Әзер.)

– Рәхмәт! Сезгә дә уңышлар телим. Шундый күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйк.

  1. Дәреснең максатын билгеләү

Укытучы. Укучылар, табышмакны игътибар белән тыңлагыз әле һәм әйтегез, анда нәрсә турында сүз бара?

Суда юынып алды,

Өсте коры калды.

Укучылар. Каз турында.

Укытучы. Әйтегез әле, укучылар, казларны нинди төркемнәргә бүлеп була?

Укучылар. Йорт казларына һәм кыр казларына.

Укытучы. Дөрес, укучылар. Димәк, казлар ике төркемгә бүленә. Бәлки, сез миңа дәрес темасын әйтергә ярдәм итәрсез. (Укучылар үз фикерләрен әйтә.)

Укытучы. Әйе, сүз казлар турында барачак.

III. Яңа тема белән танышу

  1. Презентация карау.

– Сынамышлар.

– Кызыклы мәгълүматлар.

  1. М. Мазунов һәм аның әсәрләре турында кыскача мәгълүмат бирү.

а) «Кыр казлары кайтты бүген» видеоязмасы  https://vk.com/video-35371039_456239120

ә) http://tatarschool.ru/ сайтында бирелгән материал белән танышу, биремнәрне үтәү.

б) сүзлек өстендә эш.

Иңкү – әйләнә-тирә җирдән түбәнрәк, батыбрак торган җир.

Тымызык – 1) тын, җилсез (көн, һава,су һ.б.). 2) бик акрын исә торган җил.

  1. «Карап торам» шигырен уку.

Сүзлек өстендә эш.

Камыл – 1) өлгергән игеннең сабагы. 2) игеннәрне урганнан соң калган сабак төбе (камыллы басу).

  1. Ял минуты
  2. Теманы ныгыту
  3. Мөстәкыйль эш.

Укытучы. Балалар, әсәрләрне эчтән укыйбыз һәм түбәндәге сорауга җавап эзлибез:

– Бу ике әсәрне  нәрсә  берләштерә?

  1. Тест.
  2. Автор киек казларны нәрсә белән чагыштыра?

а) ак ташлар; ә) кечкенә шарлар; б) эшләпәләр.

  1. Ашлыклар кайда?

а) базарда; ә) амбарда; б) .келәттә.

  1. Кыр казлары кайчан кайта?

а) көз көне; ә) җәй көне; б)  яз көне.

  1. Үсмер каз булып җитешер өчен бәбкәләргә күпме вакыт кирәк?

а) 6 ай; ә) 1 ай; б) .3 ай.

  1. Әткә каз нинди рольне башкара?

а) жыештыручы; ә) хезмәтче; б) сакчы.

  1. Йомгаклау.Рефлексия

– Дәрестә тагын нәрсәләрне беләсең килеп калды?

– Син бу дәрестән һәм үз җавапларыңнан канәгатьме? Ни өчен?

VII. Өй эше

  1. «Кыр казлары кайта» дигән темага рәсем ясарга я хикәя язарга.
  2. «Кыр казлары киткәндә» дигән темага я рәсем, я хикәя язарга
  3. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә.

Укытучы. Дәресебезне «Табигатьне саклыйк!» җыры белән тәмамлыйк. (Укучылар җырлый, экранда әкрен генә табигать күренешләре чиратлаша.)